Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Буталу (ХИКӘЯ)

Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклау өчен гаять зур көч таләп ителсә дә, бозар өчен, артык тырышлык кирәкми.

Уеннан уймак, табада коймак, мичтә бәлеш, ал да чык, дигәндәй, сәбәбе юктан гына килә дә чыга бит әле аның. Хәдичә апа да туган якларына кунакка кайтырга чыкканда, четерекле вәзгыять китереп чыгарырмын дип, башына да китермәгән иде. Бер кытай ыштаны бөтен эшне бозды. 
 Иптәшенең үлгәненә хәтсез еллар узып, үзе лаеклы ялда булса да, яшь чагында барып урнашкан Себерне ташлап китә алмады ул. Башта, балалары югары уку йортын тәмамлаганын көтте. Аннан «башлы-күзле» булсыннар диде. Инде бер-бер артлы оныклары да туа башлагач, Хәдичә апаны бөтенләе белән Себергә «ябыштырып» куйдылар. Бер караганда өйрәнгән җир, күз күргән, колак ишеткән күрше-тирә белән җайлы, рәхәт. Аралашып яшәрдәй якташлар да җитәрлек. Шуңа күрә: «Миңа туган ягым якын булган кебек, балаларыма да кендек каны тамган җирләре якын шул», – дип, язмышыннан риза булып, яшәвен дәвам итте. Шөкер, инде туксанга җитеп килгән әнкәсе белән әткәсе, туган-тумачалары янына һәр җәй саен кайтып, икешәр-өчәр ай торып китәргә җаен гел табып торды. Тик менә быел, кече кызының бәбәйләү вакыты май азагына туры килгәнгә, планнарга бераз үзгәреш керде. Шуңа күрә, Яңа еллар үткәч кенә кайтыр юлга чыкты. Бер айлап авылда әниләре янында сагыну-юксыну хисләрен басканнан соң, поездга ике көн кала, башкалага терәлеп торган бистәдә гаиләләре белән яшәүче уртанчы энесе Тимербулат, сеңлесе Дамирага кунакка китте. Төп йортта яшәгән Ризат Хәдичә апасын ялт иттереп, туганнарына илтеп тә куйды. Бер капка төбеннән икенче капка төбенә кадәр җылы машинада барасын белгәнгә, Хәдичә апа чалбар эченнән киеп йөри торган җылы кытай ыштанын сумкасына салып куйды. 
 Беренче көнне ул Тимербулатларда кунды. Сеңлесе дә иптәше белән килделәр. Туганнар кич буе гөрләшеп-серләшеп утырдылар. «Апа, барыбер иртәгә поездга бездән кузгаласың», – дип, Дамиралар юл сумкаларын үзләре белән алып киттеләр. «Ярый, бигрәк әйбәт, ерак ара түгел, иртәгә сезгә иркенләп, саф һава сулый-сулый гына барырмын», – диде Хәдичә апа. Фәридә дә: «Әйе, дөрес, үзем озата барырмын, апа», – дип хуплады. 
Иртән ул, коридордан төшкән яктылыкка риза булып, йокы бүлмәсендәге утны кабызмый гына киенде. Җәяүләп кенә барасын уйлап, урындык артында эленеп торган ыштанны да киеп куйды. 
 Икенче көнне, сеңелләрендә поездга җыенып йөргәндә, сумкасын ачып караса, ыштаны монда ята! Әйе шул авылда юлга җыенганда, кирәге чыкканда тиз генә алып кияргә, өстә генә торсын дип, куйган иде, ләбаса! «И юньсез, тегеләрнең ыштанын киеп киткән булып чыгам түгелме соң?! Әйтәм аны, зуррак кебек тоелды. Кайсы базарны карама, шул бер төрле әйбер бит, инкубаторскийга әйләнеп беттек», – дип, сөйләнә-сөйләнә, үзенекен, алыштырып киде. Фәридәгә ыштан турында телефоннан хәбәр итмәкче булган иде, шул чакта олы кызыннан шалтырату килеп, өлгерә алмый калды. Кызы белән сөйләшеп бетүгә, Дамира белән Газим ишегалдындагы иртәнге эшләрен бетереп керделәр. Шуннан җыелышып табынга утырдылар, ыштан онытылды. 

 

​Люция ӘБЛИЕВА

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев