Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бәхетнең өч төсе (ХИКӘЯ)

...Әйе, яшьрәк чакларында үзләре өчен бик яши алмадылар шул.

Икесе ике яктан бәхетсез, юктан бар булган ике ятим җан табышып, кавышып, ике китек күңелне ялгап, менә шундый гаилә корып, йорт торгызып, кеше арасында бар булып яшәп китүләре үзе бер могҗизадыр әле ул...

 

Бүген көне аеруча рәхәт әле. Кичә әнә җәй буе коргаксыганлыктан һаман дымга туя алмаган җирләрне сугарып тагын яңгырлар явып китте. Дымсу һаваны саранрак булса да җылысы белән иркәләргә тырышып көзге кояш та калыкты. Хәзер кара көзгә аяк басар мәл якынлашканда, кояш җылысына әллә ни өмет итәсе түгел, ара-тирә шулай якты нурлары белән хушландырып торса да бик рәхмәт. Алайса болай да моңсурак мондый көннәрдә кара-кучкыл, аксыл-күк болытлардан арчылмаган, шул болытлары өстеңә төшәрдәй булып актарылган күккә карыйсы да килми бит. Афзал абзагыз яшендә көзнең, гомернең дә әллә нинди могҗизаларына өмет итәсе юк инде. Барына канәгать булып акрын гына күптән салынган, һәр борылмасы, һәр адымы таныш сукмактан атлыйсы да атлыйсы. Аллага шөкер, булганның кадерен белер, барына сөенеп яшәр яшьтә ул хәзер. Көз дип ни аның матурлыгын гына түгел, файдасын, мәнфәгатен дә күрә белергә кирәк. Алтындай сары йомшак каен яфраклары, уттай кызыл чаганнар ел белән үзләренчә сызып хушлаша микән. Әнә әкрен генә дымлы җиргә түшәләләр. Түшәлсеннәр, яфраклар көз саен коела, ә быел аллага шөкер, дымлы җирнең кочагына сыеналар. Матурлык матурлык инде, ә ул менә быелгы корылык, чүл кызулыгындай тын алгысыз эссе җәйдән соң яңгырлы көзгә ныграк сөенә. Яше шундый инде аның хәзер, әйттек бит инде, акылының чыкмаска утырган, алдыннан бигрәк артын уйлап эшләгән мәле, сабырланган, ярты гасыр торып басылган авыл өе сыман мүкләнгән чагы. Сөенә дә белә ул, бөтенләй мүкләнеп үк бетмәгән әле. Әнә, көзгә кергәнгәме, төсе бераз уңала тәшкән зәңгәр күктә сирәк кенә йөргән болытлар бар челтәр-бөдрәләре белән күренеп, күңелне иләсләндереп ала. Шуларны тотып карыйсы килеп китә. Көзге үтә күренмәле һава ерактагы урман тарафларын ап-ачык күрсәтә. Яшел чыршылары, көз ялкыны кагылган каен, усаклары белән алар, офык кырында булса да, яп-якын тоела. Афзал яфрак яңгыры уйнаклаган шул урманның дымлы һавасын сулагандай булды. Җәй кояшының ут сарысы хәзер, алтын сабырлык булып, урман болыннарына, агачлардагы яфраклар төсенә иңгән. Басуларга бер чыгып әйләнергә кирәк әле, кара көзгә бөтенләй генә кереп киткәнче.

Әйе, монда да матур, әнә миләшләр уттай яна. Тик быел миләш чыпчыклары бигрәк иртәләгәннәр әле. Көйдергеч эсседә әллә ни сөендермәгән уңыштан алар өлешенә басуда ризык күп калмагандыр шул. Яңа еллар алдыннан гына өер-өер булып килеп, бер-ике көндә бар агачларны авыр тәлгәшләреннән арындырып китәсе бу бераз әрсезрәк кунакларның кышын сыйланыр ризыклары кала микән соң. Кешегә, кош-корт, хайванга да алдагы көненә ризык кирәк шул. Ни итәсең, иң элек шунысын уйларга кирәк. Ярый аларның менә эше бар. Кризис дигәннәре бик кагылмады, ахыры. Кешегә аңа эш бирсеннәр, дөньяны бит эш кешесе тота. Кеше кулында эш бар икән, димәк, дөнья тукталмаган дигән сүз.

 Менә Афзаллар бригадасы да электр линияләрен алыштыра. Бүгенгене генә түгел киләчәкне дә кайгырту дигән сүз монысы. Егетләр дә канәгать, читтән караган кешегә уен-көлке белән җиңел генә эшләгән кебекләр. Тик электрик эше бик хәтәр инде ул, хәвефе янәшәдә сагалап кына тора. Яшьләр бераз очыныбрак та китмәкче, Афзал агагыз андыйга үтә таләпчән. Иң элек сакчыллыкны алга куя. Шуңа егетләр дә аның сагы барның сагы ятар дигәнен көндәлек шаяру сүзенә әйләндереп тә бетергәннәр.

– Егетләр, карап тотыныгыз, уен түгел, әнә бит агачларны кискәндә нәрсә була язды. Гел булмый, бер була диләр, берәгәйле була күрмәсен, –  диде ул, тагын багана башына үрмәләүче егетләрне күздән кичереп.

Эш башкарыласы участокта линия токсызландырылганмы, юкмы – монысын ул мотлак үзе тикшерә, бервакытта да кешегә ышанмый. Бу гадәте анекдот сыманрак бер вакыйга сыман кабул ителсә дә, бригадагылар чынында аның шушы картларча ваксулыгын эчке бер хөрмәт, ярату белән кабул итәләр, шуңа үзләренә ышанган кебек ышаналар иде.

 Шулай эшкә башлар алдыннан гына яннарына җиңел машина килеп туктады. Ишектән күренгән хатын-кыз арадан Афзалның баш кеше икәнен чамалады, ахыры, аңа эндәште.

Торак-коммуналь хуҗалыгының яшелләнлерү буенча кешесе булып чыкты бу сөйкемле хатын-кыз. Алар утырткан яшь агачлар аллеясы электр линиясенә туры килә икән.

– Линияләрне кысрыклый дип, шул агачларны тагын кисеп-кыркып бетерерсезме инде?

– И матурым, ул агач кайчан үсә дә, аңынчы кем бар да, кем юк, дигәндәй. Булмаган хәсрәт белән үзеңә мәшәкать арттырып йөрисең ич. Ә менә ун минутка электр уты сүнсә, бөтен халык безгә шалтырата башлый.

Үпкәләде дә куйды теге матуркай.

Афзалның һич кенә дә кеше кәефен бозасы килмәгән иде, киресенчә, үзенең дә күңеле күтәренкелектән, бу хатынкайны да якын итеп сөйләшүе иде. Их, хатын-кыз белән сөйләшә белми башлаганмы, әллә аңа шаярту да килешмәслек яшькә җителгәнме.

– Ярый, идарәлеккә керерсез дә, зуррак иптәшләр белән сөйләшерсез инде. Болай ел саен диярлек үсеп килгән агачларны имгәтеп кенә торып булмас, -диде дә, борылып китте хатын.

Әллә нинди үзсүзле киребеткән кеше дә түгел икән, үзенә күрә эшлекле дә күренә. Эшлекле хатын-кызга Афзал бертөрле кызыксынып та, шаяртып та караучан. Аныңча, хатын-кызга өйдә, аш-су тирәсендәгерәк урын килешә. Ир-атны карау, хөрмәтләү, алай гына түгел, кеше итү алар кулыннан гына килә, бары тик аларның гына моңа көче җитә. Менә аның Кәүсәриясе кебек. Кәүсәриясе аның өчен бөтен дөнья, менә шушы җир, сулар һава, эчәр су, тереклекне яшәтүче кояш кебек алыштыргысыз. Ул өен дә аннан башка күз алдына китерми, хәер, үзен дә аннан башка бар дип исәпләми, теге җырдагыча, аның бер яртысы ул. Хатын-кыз шулай булырга тиеш.

Шулай да теге матур, эшлекле хатынны кыерсыткан кебек калган тойгы күңеленә тынгы бирмәде. Торак-коммуналь хуҗалык идарәлегенә килерсез, диюен башта әллә ничегрәк – үзенә боерык бирү кебек кабул иткән иде. Аның яшендә, үз эшен белеп башкарган, үзенекен бирми, кешенекенә тими яшәгән тыныч, ипле кешенең хәзер нидер юллап, нидер исбатлап йөрер чагы үткән кебек. Ярый, барып килсен инде. Бер уйлаганда, электр, телефон үткәргечләре шул үсеп килүче, я ботакларын ян-якка иркенләп таратып җәелергә тырышучы агачлар белән тыныша алмыйлар инде. Ут, элемтә дә кирәк, шыр ялан утырган урамнар да ямьсез. Инде үсеп, олпатлык корына кергән тупыл, каен, юкәләрне шул яшьләрендә кырыкмыш тай кебек кискәләп, имгәтеп бетерү дә күңелгә ятышлы гамәл түгел. Берәр төрле чишелеше бардыр бит инде кирәкмәгән шул алышның.

Барып килергә булды әле ул идарәлеккә. Камиләне, исеме дә шундый ятышлы булып чыкты, ишек алдында ук очратты. Идарәлек начальнигына кереп, сөйләшеп утырдылар. Агачларны кисү аларга да өстәмә мәшәкать кенә түгел, урамнарның ямен җибәрә. Мөмкин булганча, табигатьне дә кыерсытмаска дигән уртак фикергә килделәр. Бик матур, кирәкле урында үскән агачларга тотынмыйм дисәң, үткәргеч чыбыкларны урам аша да сузып була. Линияләрне чикләп тоташтырган вакытта болай да урамның каршы ягына чыгарга туры килә. Моңа игътибар гына итеп җиткерелмәгән бары. Әнә Камиләнеке дә бик дөрес, хәзер кеше яшәгән җирдә агачларга караганда электр белән телефон баганалары күбрәк.

Риза булып кайтты бу очрашудан, сөйләшүләрдән Афзал. Камиләнең дә аңа үпкәсе басылгандай тоелды үзенә. Бәлки, үпкәләмәгән дә дер әле. Кем әйтмешли, бар да үз эшен эшләп йөри бит. Барын да ничек уйлап бетерәсең. Хатын хәзер аңа ничектер рәхмәтлерәк кебек тә әле. Электрикларның бригадиры белән кирәк урыннарда агачларны имгәтмичә эшләргә була икәнен ныклап аңлаштылар. Хәзер хатынның кирәкле урында үз дигәнен исбатларлык җирлеге бар.

Берничә көннән аларга кабат очрашырга туры килде һәм бик якын танышлар кебек сөйләшеп тә киттеләр. Урамнарны чистартырга өмәгә чыкканнар икән. Янәшә генә эшләп йөриләр. Эше нинди мәшәкатьле булса да, Камилә һич йөз җимереп, кул салындырып утыра торганнардан түгел. Һәр нәрсәдән кызык таба белә, күңелне кытыклап рәхәтләнеп көлеп җибәрә. Аның янында Афзал да үзен яшьрәк, кыюрак итеп тоя. Бер күзе үзенең эшендә булса, икенчесе якындагы клумбаларны корыган сабаклардан чистартып йөргән шул өмәче кызларда иде. Эшен дә онытып алар арасыннан Камиләнең килешле гәүдәсен эзли, яңгыравыклы көләч тавышын ишетми калырмын дип, бар игътибарын янә шул тарафка юнәлтә.

 Кызык, хәтта сәер иде аның бу халәте. Иллене атлап чыккан, инде тормышы бар яклап та утырган, булганына бар итеп, югына өмет өзеп яшәргә күптән күнегелгән иде. Алай гына түгел, үзенең бу булмышы да кайчагында Ходайдан бер бүләк кебек тоела. Һәм һич кенә дә белмәгән, күрмәгән бер хатынның кинәт шулай күңел тынычлыгын югалтуына сәбәп булырын башына да китерми иде. Бер үк кеше сизенә күрмәсен дә, Кәүсәриясенең күңеленә шик төшмәсен. Моңарчы ни, гомумән, үзендә мондый халәт тоярга язмагач, әллә ничек, хәтта аяк астында җир дә вакыты – вакыты белән каядыр төшеп киткәндәй тоела.

Көндәлек яшәү рәвеше күптән ташка басылган аның. Иртән хатыны кичтән барын да әзерләп куйганны ашап, эшкә чыгып китә. Төшкә кайтуына Кәүсәриясе ашка токмачны да салмый көтеп тора. Ул кайтып ишекне ачкач кына кайнар шулпага кылдай киселгән токмач салына. Кулын юып өстәл янына килеп утыруга, кабартып кына алынган токмачлы аш аны көтә.

– Син я озакларсың да, изелеп тәме китәр дип, салмый торган идем шул, –  дип, бер дә кирәкмәгәнгә акланып торган була әле хатыны да, Афзалның кайнар шулпаны, кабалмыйча, калагы белән болгаткалап утыруын күреп.

Ашап туйгач, чынаягы белән тәлинкәсен этеп куя да олы якка чыга. Хатыны әллә кайчан таянып ятарга мендәрләрне салып куйган, кырын төшеп йоклар-йокламас телевизордан концерт карый. Хәзер бит ике йортның берендә кабельле телевидение, рәхәтлән Казан концертларын карап. Оҗмах шушы буладыр дисәләр, һич каршы килми ризалашыр иде.

Бердәнбер Алияләре дә үз юлын табып килә. Кыз университетта тырышып кына укып йөри. Кәүсәриясенең пенсиясе ярыйсы гына. Афзаллар үзләре эштән өзелеп тормый, шулай булгач, мал асрап интекмиләр. Өйне теге арурак заманда төзеп, башка кирәк-ярагын да җиткереп калганнар иде. Хәзер менә үзләре өчен генә яшиләр.

Әйе, яшьрәк чакларында үзләре өчен бик яши алмадылар шул. Икесе ике яктан бәхетсез, юктан бар булган ике ятим җан табышып, кавышып, ике китек күңелне ялгап, менә шундый гаилә корып, йорт торгызып, кеше арасында бар булып яшәп китүләре үзе бер могҗизадыр әле ул. Һәм барысы да Кәүсәриясенең сизгер күңеленнән булды инде. Кайдан тойган аның бер җылы карашка тиенсә, өр-яңадан туардай булып, адәмчә тормышка кайтасы килүен. Үзенең дә күңеле сарылыр урын тапмаган, багышланмаган ярату, хәстәрлекләре тулышып чайкалган булгандыр шул.

Пошмасрак җан булды бугай ул үзе тумыштан да. Вакыты җитеп, армия хезмәтен тутырып кайтты, ир-ат өчен кирәкле бар һөнәрләрне дә үзләштерергә өлгерде. Шофер, сварщик, менә дигән электрик, кирәге чыкса балта эшенә дә кулы ята. Мәйсәрә түтинең алтын баганасы инде. Ата янында үскән малайларның да казык та юна белмәгәннәре була, ә аның кулы бәләкәйдән эшкә ятты.

– Ичмасам, улыңнан бәхетең булган инде, – диде күрше-күләндәге хатын-кыз, Мәйсәрә түтинең күңелендә кытыкланып торган сөенечен күпертеп.

Тәртибе, уңганлыгы белән кызлы әниләрнең игътибарын яулап йөргән вакытлар да шулай үтеп китте. Афзал тик нигәдер кыз-кыркын янына ашыкмады. Үзләре эндәшсә, җавап кайтара, юк икән, туры карап яннарыннан үтеп китә. Буй-сыны, төс-кыяфәте дә бар да соң, әллә вакыты җитеп, никах сәгате сукмады, әллә үз насыйбы очрамады. Аңа әби булып, кияү сыйлап йөрисе апалар күптән онык үстерә. Тәвәккәл, кыю холыклы Мәйсәрәттәй бердәнбер улының башлы-күзле булыр вакытын көтеп карады да, түзәлмәде, вакыйгаларны үзенчә хәл итте. Ахирәтенең хәтәр чая, җитез, уңган кызы Гөлсемне димләде дә куйды. Күрше-күлән кинәт кызып киткән хатынның итәк-чабуын тартмакчырак булып сүз әйтергә тырышты:

– Син, Мәйсәрә, артык ашыкмыйсыңмы, ул баланы шәһәрләрдә йөреп бик чарланган дип тә сөйлиләр. Синең Афзалыңа үзе кебек берәр басынкы бала килеп чыгар әле, – дигәннәр иде дә.

– Какраз инде ул минем улыма, теге тартай да бер уңганга бер ялкау, бер матурга – бер ямьсез, бер усалга – бер юаш дип әйтә ди бит. Әйдә, уңган усалдыр әле, ахирәтнең үзенә охшаса, тапшырырга булдык инде балаларны.

Күңеле берәр нәрсә сизенеп, шуңа башлы-күзле итеп калыйм дип укталганмы, өйләндерергә өлгергән генә иде Мәйсәрә улын. Ярты ел яшәп калдымы, авыр чир үзен әле бик вакытлы гына чагында алды да китте. Әйе, авыруы белән беркемгә дә артык авырлык салмыйча, шулай матур гына, үкендереп кенә, улының күңелен авыр югалтуга салып китте дә барды. Киленнең ни рәхәтен, ни михнәтен күрә алмады.

Килен дә бианай белән яшәүнең ни икәнен дә белми калды. Мәйсәрә апа да авыру булгач, яшьләр матур гына йөрде, яңа өйләнешкәннәргә хас булырга тиешле үзара җылылык булмау авыру хәстәре белән акланды кебек. Башта ияләшеп тә өлгермәдек әле, дип уйлады яшь хатын. Авыруның әҗәлгә тигәнен белгәч, иренең авыр хәсрәтендә терәк булырга тырышты. Кеше арасында ямьсез күренәсе килмәгәндер, байтак тәҗрибә, акыл туплаган хатын бианасын яхшы тәрбияләде. Исеме авыл өстенә кычкырып ук чыкмаса да, чыш-пышның кирәк тарафларда байтак йөргәнен яхшы белгән хатынга Афзал кебек ипле егет белән парлашу, авылда бер күркәм йортка килен булып төшү бәхетендә бианасының өлеше зур икәнлеген аңлау кыен авыр түгел иде. Бәлки, әйбәт килен, яхшы хатын да буласы килгәндер.

Ярты ел дигәндә Мәйсәрә гүр иясе булды. Икесе генә калгач та байтак кына тыныч, имин яшәделәр әле. Ир булгач сугып ексын, тартып торгызсын, дигәнен кәләшнең ахирәтләре еш ишетә иде. Гөлсемне мондый тормыш ялкытты. Нишләптер, Ходай бала насыйп итәргә дә ашыкмады. Чая, үткен хатынның тарткалавына, эткәләвенә бирешмәде Афзал, үз юлыннан үз көенә атлый бирде. Утыз яшьтә кешене үзгәртү мөмкин түгелдер инде, камчылыйсыңмы, җил тузгытып дәртләндереп сызгырасыңмы-аңа барыбер. Иркәләп, назлап та карады әле, ир-ат йөрәгенә юлның төрлесен белгән Мәйсәрә. Үзгәртәлмәде. Үҗәтлегеме, әллә күңеленә башта ук ят булган кешене барыбер кабул итәлмәячәген искәртүеме, ир ачылмады, торган саен ныграк бикләнә генә барды. Юк, хатын үзенә карата алмады, җанын да эретә алмады аның.

Бары тик хәмергә генә тартыла төште. Күңелләнеп алган чакларында урыс әкиятләрендәге кино артистларыныкы кебек сары бөдрә чәчләрен артка чөеп, зәңгәр күзләрен кыса төшеп, бер басасы урынга биш басып ут өерелткән хатынына сынаулы һәм әллә яратулы, әллә үкенүле караш ташлап әйтер иде:

– Берәр малай алып кайтсаң менә...

 

(Дәвамы бар.)

Фәнзәлия МӘСНӘВИЕВА

"Тулпар"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев