Мәдәни җомга

Бәхетле булыр өчен гаилә кирәкме?

Хатын-кызның гаиләдәге хәле турында еш фикер алышабызмы?! Кияүгә чыктың икән – яшә! Барган җиреңдә таш бул! Кәләш булырга җыенган кызларга менә шундый теләкләр теләнә. Ә бит гаиләле булу – бәхетле булу, дигән сүз түгел әле ул...

Түбәндәге хатны журнал укучыбыз җибәргән иде. Сез дә укып карагыз әле, аның фикерләре белән килешәсезме? «Миңа 36 яшь. Иремнән аерылдым. Чәчәк кебек өч балам бар. Укытучы булып эшлим. Эшемне дә, балаларымны да бик яратам.  Без ирем белән 14 ел яшәгәннән соң аерылыштык. Бергә яшәгән чорда мин гаиләдә хтын-кызга булган хөрмәт хисен күрмәдем дә, тоймадым да. Бала көткән вакытларда иремне эштән өзелеп көтеп алам, ярдәменә өметләнә идем. Ә аның өчен һәрвакытта да беренче чиратта эш булды. Мин авырып урын өстендә ятканда да, аптекага чыгып дару алып кайтуны зур эшкә санады. Үземнең әнинең дә бу тормышта әллә ни кадер-хөрмәттә яшәгәнен күрмәдем, инде менә үзем дә кадерсезгә әйләндем. Ә бит кеше алдында ничек кенә кыйланмый иде ул! Безне читтән күзәткән кешеләр, мине мөгаен, җир йөзендәге иң сөекле хатын дип уйлаганнардыр. Ә өйгә кайткач бар да үзгәрә, минем карета яңадан кабакка әйләнә иде. 

 

Балалар хакына дип озак түздем. Әмма көннәр узган саен, әтиләренә карап балаларның да миңа карата хөрмәтсез булып үсүеннән курка килдем. Беркөнне көзге каршына килеп бастым да, күзләремә карадым. Үз күзләреңә тутырып карау шундый куркыта икән ул. Җыерчыклар, таушала башлаган йөз, иске халатым, тузгыган чәчләр... Күңелдә бер шатлык та юк. Ә бит мин шаярырга, көлергә һәм биергә ярата торган шаян кыз идем. Яшел күзләрем күпләрне әсир итте яшьлектә, күпләрнең мине үз яры итәсе килде. Ә мин Берәүне, гомерлек бәхетле итүчемне көттем һәм... аны – икейөзле иремне сайладым. Һәм гомерлеккә ялгыштым. Хәзер аңлыйм, минем ялгышны бик күп кызлар кабатлый. Бигрәк тә, бер күрүдән гашыйк булганнар...

 

Түздем, түздем дә узган ел аерылышырга карар кылдым. Көчем дә, яшәү дәртем дә сүнеп бара иде. Ә мин бит әле шундый яшь! Балаларым белән шатланып, төрле җирләргә барып, дөнья күреп, бәхетле яшисе килә минем! Дистә елдан артык яшәгәннән соң, аерылышу турында уйлау бик оят икән ул. Башкалар ни әйтер? Мине аңлаучы табылырмы? Балалар гаепләмәсме? Әмма барысын да үлчәп, күңел бизмәненә салып карагач... болай дәвам итеп булмый дигән төпле фикергә килдем. Әйе, мине күпләр аңламады. Күңел белән кыйналып, газапланып, кадерсезләнеп яшәү – тирә-юньдәгеләр өчен бер ни түгел икән, синең бәхетсез тормышыңа берәүнең дә исе китми. Хатын-кыз кадерсезлеге гадәти хәл дип кабул ителә. Ә менә син бәхетең өчен керәшергә баш күтәрә башладыңмы?! Әйләнә-тирәдә акыл сатучылар күбәя, кемлегеңне искә төшерүчеләр арта. Беренче чиратта мине ирем аңламады. Ул мине китәр дип уйламаган иде, күрәмсең. Балалар каршы килмәде. Алар белән утырып сөйләштек, башта ук барысын да аңлатып куйган идем инде. Хәер, әтисе белән әнисенең аерым яшәве бер генә сабый өчен дә күңелле түгелдер, әмма гаиләдәге көндәлек тавыш, усаллык, кимсенү... Болары да бала күңелендә эзсез калмый торгандыр. 

 

Хәзер без балаларым белән аерым яшибез. Әтиләре балалар белән очрашканда үзен аерылышу корбаны итеп күрсәтергә тырыша. Бәхетсез әти роленә кереп, балаларда кызгану хисе уятмакчы. Вакытлар узу белән барысын да аңларлар дип ышанам. Балалар белән авыр чакларыбыз да була, күңелле вакытлар да. Әмма мин үземне бәхетсез хис итмим. Балаларга кирәклегемне аңлыйм. Иртәләрем тыныч, кичләрем күңелле шау-шу белән тулы. Хатын-кыз бәхетенә ирешер өчен – гаиләле булу дигән фикер белән мин хәзер килешмим. Хатын-кыз бәхете ул – әни булуда. Миңа балаларым белән бик рәхәт».

 

Менә шундый фикер. Сез ничек уйлыйсыз, кадерле укучыларыбыз, балалар өчен генә дип гаиләдә кимсетелеп, бәхетсез хатын-кыз тормышы кичереп яшәү гаделме икән? Бәхет – парлы булуда, дигән әйтем белән килешәсезме? Фикерләрегезне көтәм.
 

Раилә Хәялиева
Сөембикә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: