Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бизәкле чиләк (ХИКӘЯ)

Минем бүлмәгә беренче кат кергән кеше беразга аптырап кала.

Почмакта акай күзле ябалак утыра, ике тузбаш твист бии.Киселгән агач төбе янында шүрәлеләр домино суга. Бөкресе чыккан карт аю, зур таш өстенә утырып, үзенең иске чабатасын ямый. Сихерче карчык киледә ярма төя...

Миңа калса, боларның әллә ни аптырар нәрсәсе юк. Төрле ботак-сатактан, тамыр-томырлардан үзем юнып ясаган әкәмәтләр.

Агач шүрәлеләрне тамаша кылып күз ияләшкәч, кергән бер кеше иң соңыннан түр стена каршысына килеп туктый. Анда чатлы-ботлы зур мөгез – поши мөгезе эленеп тора. Мөгезнең бер чатында ак бизәкле кечкенә генә зәңгәр чиләк.

Кунак бу мөгез янына килдеме, аның нинди сорау бирәсен мин инде алдан ук чамалыйм.

– Балан куагымы? Бусын да үзең әтмәлләдеңме?

– Юк, агач түгел монысы. Чын мөгез, поши мөгезе, – дим.

Бу җавапны ишеткәч, кайберәүләр сәерсенеп тынып кала, ә кайберәүләр сак кына сорап куя:

– Ничек соң, рөхсәт белән аттыңмы? Әллә болай гына чәпәдеңме?

– Юк, атмадым. Бу мөгезнең хуҗасы хәзер дә карурманның иңен иңләп, буен буйлап йөридер әле, – дим.

Никтер ышанмыйлар. Шул мөгезгә, шул уенчык чиләккә бәйләнешле шактый кызыклы бер вакыйганы баштанаяк сөйләп чыгарга туры килә.

Моңарчы инде, теге кем әйтмешли, йөз кат сөйләгән булсам да, бер сүз башлагач, сезгә дә сөйләми булмас. Тыңлагыз.

Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, диләр. Үземне бүре диюем түгел, әмма тумыштан авыл баласы булгангадыр инде, язлар җиттеме, күңел гел урман-кырларга ашкына. Әгәр дөнья бимазасы белән берәр язда шомыртлар чәчәк атканны күрми калсам, арышлар серкә очырганда җир исен, кырлар һавасын сулый алмасам, кыш буе эшем эш түгел.

Көннең көнозын берьялгызым урман сукмакларында каңгырап йөрергә яратам. Шыбырдык усакларның үзара серләшүен тыңлап, сәгатьләр буе аунап ятарга яратам.

Минем шулай иләс-миләсрәк хыялый бер бәндә икәнемне инде дус-ишләр белеп бетергән. Узган кыш художниклар күргәзмәсендә яшьтәшем Госман белән очрашкач, ул турыдан-туры шул хакта сүз башлады:

– Син, урман шүрәлесе, яз җитү белән берәр яры чыгып таярга җыена торгансыңдыр инде. Кил әле безнең дачага. Рәссам кешегә җан азыгы җитәрлек анда.

Рәссам дип алай авыз тутырып әйтүе күңел хушлыгы өчен генә инде, әлбәттә. Гап-гади эшче мин. Хезмәтем гел тимер-томыр арасында. Шул җан азыгы итеп кенә кайчак кәгазь-киндер буяп, агач сырлап маташкалыйм. Тик дустым шулай ачык йөз белән чакырып торгач, артык ялындырмадым. Ялга каршы буяуларымны, этюдникларымны төяп, художниклар дачасына, Касә-күл буена киттем.

Эңгер-меңгер чакта гына барып төшсәм дә, төнге урман авазларын тыңлап бер әйләнеп кермәкче идем, Госман ирек бирмәде, якамнан алып, өстәл артына утыртты.

Шулай итеп, ул көнне җан азыгы урынына шулпалы бәлеш белән хушланырга туры килде.

Аның каравы иртән кояш белән бергә кузгалдым. Хуҗаларны уятмаска тырышып, шыпырт кына ишеккә юнәлдем.

Верандага килеп чыгуга, таң балкышыннан күзләрем чагылды. Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный. Яшь алмагачларның һәр яфрагында, өй тирәсен уратып алган чыршыларның һәр ылысында меңләгән чык бөртекләре җемелди. Әйтерсең урман, мин килгәнне сизеп, болай да иләс-миләс күңелне тагын да җилкетү өчен, хәзинәсендәге барлык энҗе-сәйләннәрен чыгарып чәчкән. Күргәнең бар идеме әле мондый хозур дөньяны, янәсе. Күр инде менә, күргәнең булмаса!..

Чыннан да... Белми сайламаган икән художник халкы дача урынын. Көнгә каршы йөз куеп яткан ямь-яшел тау иңе. Тау дисәң, тау да түгел, гөрләвекләр гөлдерәп агарлык кына авыш бер алан. Хәтфә келәм җәелгән театр идәне диярсең. Биниһая зур бу театрның түшәме – зәңгәр күк, стеналары – өч яктан яшел урман. Тик бер ягы гына тоташтан ак каенлык. Бусын инде яшел түрләмәле ак чаршау корылган сәхнә дияргә була.

Баксаң, артистлары да бар икән бу театрның. Хәйран тамаша күрсәттеләр үземә.

Дачаны уратып алган биек койма артыннан сәер бер чытырман күренеп китте. Кемдер берәү урманнан агач тамыры күтәреп кайта дип торам. Ләкин шулчак озын сакаллы котсыз зур баш койма аша эчкә сузылды. Мин аны-моны абайлап та өлгермәдем, чытырман мөгезле, озын торыклы ата поши, ыргылып, эчке якка төште.

Ул, миңа һич игътибар итмичә, тәкәббер генә атлап, дача йортлары арасыннан узды да яшь бер алмагачның сусыл ботагын шырт итеп сындырып алды. Тәмен татыгандай, ашыкмыйча гына чәйнәде. «Ничава, ашарга ярый» дигән кебек, баш кагып, сакалын селкетеп куйды. Тик ни сәбәпледер башка агачларга кагылмады, ничек килгән булса, шулай салмак атлап кире китте.

Шунда гына күреп алдым: тышкы якта аны кечкенә бозавы белән ана поши көтә икән.

Алар койма аша башларын сузып, бераз иснәшеп тордылар. Үз телләрендә нәрсәдер сөйләшеп, серләшеп алдылар, күрәсең. Мәгънәсе тиздән миңа да аңлашылды.

– Иснәгез әле минем авызны! Рәт бар монда, керегез! – дигән, ахры, Мөгезбай.

Шулай инде ул ата күңеле. Баласы авыз күтәреп торганда, тамагыннан аш узамы соң?!

Кинәт кенә бераз артка чигенде дә күкрәге белән коймага китереп бәрде. Ихатаның ун-унбиш адымнар чамасындагы бер кисәге шатырдап җиргә ауды. Ана поши, бозавын ияртеп, шул ачыклыктан эчкә узды.

Әле күптән түгел генә яшел төймә тезгән яшь алмагачлар кызганыч тоелды миңа. Верандадан төшеп, һай-һайлап кычкырырга керештем. Һич исләре китмәде. Тик ата поши гына, «Нинди җир корты бимазалап йөри монда!» дигәндәй, өстән генә миңа карап куйды да тагын алмагач ботарларга кереште.

Чакырылмаган кунакларның бу тикле әрсезлегенә ачуым кабарды. Өй почмагына сөяп куелган көрәкне алып һөҗүмгә киттем.

Поши бозавы, куркынып, әнисенә сыенды. Әнисе дә бер-ике адым читкәрәк тайпылды.

Әмма Мөгезбайга бу минем тәвәккәллек ошамады, ахры. Ул кинәт кенә каты итеп пошкырып куйды. Алай да чигенергә исәбем юклыгын күргәч, чытырманлы башын түбән иеп, бөтен гәүдәсе белән алга омтылды. Аннары, кинәт тукталып, тоягы белән җир актарырга кереште... Тана башы кадәрле зур-зур кәсәнкәләр, алмагачлардан биегрәк күтәрелеп, әллә кайларга очтылар.

Мин, көрәгемне ташлап, читкә тайпылдым. Баскычка килеп җитәрәк абынып егылдым.

Дөресен әйткәндә, бу вакытта эшләр мөшкел иде минем. Котым ботыма төшеп, башым ни дә булса уйлау сәләтен тәмам югалткан иде.

Тик колак төбемдә генә яңгыраган көчле шартлау авазы аңыма китерде.

Күтәрелеп карасам, пошилар, гамьсез генә юыртып, үзләре ачкан «капка»дан урман ягына чыгып баралар. Ә янәшәмдә, кулына мылтык тотып, базык кына гәүдәле бер малай басып тора. Аның аягындагы резин итекләре, юка сатин чалбары тез тиңентен үлән чыгына баткан. Өстендә сары майка, башы ялангач. Минем кычкырганны ишетеп, әле генә йокыдан уянып чыккан, күрәсең.

Күрер күзгә сигез-тугыз яшьләрдән ары булмаса да, малай шактый кырыс табигатьле күренә. Тавышы да, хуҗаларча, бөердән чыга:

– Кем син? Нишләп йөрисең монда таң тишегеннән?

Аның шулай дорфарак дәшүенә бераз кәефем кырылса да, үземне бәладән коткарган кешегә каты бәрелмәдем, сүзне уенга бордым:

– Кунакка килгән идем дә, алай бик ачылып каршыламый икән шул мондагы хуҗалар. Сөзеп егарга торалар.

– Коры кул белән бозаулы пошига якын бармыйлар аны. Әле ярый килеп җиттем. Күрсәтер иде күрмәгәнеңне!

Һәм ул баягы соравын кабатлады:

– Каян килдең? Кемгә?

– Шәһәрдән. Госманнарга.

Бу җавапны ишетүгә, малайның йөзе яктырып китте.

– Ә-ә-ә! Назыйм абый инде син, алайса. Син дә художник бит, абый. Әйеме, абый?

– Художник дип... Мин ясаган рәсемдә усакны каеннан, бурсыкны куяннан аерырга була инде.

Малай урман яңгыратып көлеп җибәрде:

– Шаярма-а! Сөйләде миңа Госман абый.

– Таныштырырга өлгергән икән. Миңа әйтмәде тагын.

– Рөстәм исемле мин. Каравылчы Фарук малае. Әти өйдә юкта үзем каравылчы... Белеп тор, Назыйм абый, якын барма кабат бу гыйфриткә! Күрдеңме әнә мөгезен?

– Килмәсләр бит инде кабат. Куркыттың.

– Һи! Исе китә аның кысыр патрон шартлатканга. Кыштан бирле шушы тирәдә. Күл буендагы яшь усаклыкны талкыйлар.

– Күлегез еракмы соң?

– Кул сузымы гына. Әнә шул сукмак туп-туры алып бара. Көтсәң, соңрак бергә төшәрбез. Калган ашны җылытып Юлбарыска бирәм дә...

– Бик назлы икән Юлбарысың. Ашны да җылытып ашаткач.

– Чучкамыни ул салкын апара чөмерергә! Европа овчаркасы! Бүре буа торган нәселдән.

Малайның тавышы тагын бөердән чыга башлады. Минем аны бераз үртәп карыйсым килде.

– Эт симерсә, иясен тешли, диләр, сак бул!

– Тешләде ди! Койрык болгап кына йөри ул минем алда.

– Соң, койрыгы булгач, нишләтсен аны. Мин ашатсам, миңа болгар иде.

– Ашатып кара! Ят кеше кулыннан сынык алырга урам көчеге ди ул сиңа!.. Юлбарыс! Юлбарыс! Маһ-маһ!..

Баягы вакыйгадан соң әле һаман тез буыннарым калтырап тора иде. Инде бу малай Юлбарысын чакыра башлагач, күңелгә тагын пошаман төште. Этюднигымны алу сылтавы белән тизрәк өйгә шылдым. Бүре буа торган холыксыз этнең кәефен күтәреп булмасмы дип, өстәлдәге савыттан кесәгә шикәр-конфет тутырдым. Тик бу юлы юкка курыкканмын икән. Мин чыкканда, малай китеп барган иде инде.

Аның әйләнеп килгәнен көтеп тормадым, яшел коридор кебек тар гына урман сукмагыннан күл буена төштем.

...Касә-күл! Исеме җисеменә туры килә икән. Һәрьяктан урманлы таулар чорнап алган. Тирән яшел касә төбендә яткан көзге кебек, кечкенә генә, түп-түгәрәк күл. Бөдрә толымлы зифа каеннар, миләш, юкә агачлары, су буена ук килеп, һәммәсе шул көзгегә текәлгәннәр. Тал-тирәкләр исә, күл эченә үк кереп, тубык тиңентен суда торалар, әз генә җил исеп куйдымы, иелеп-сыгылып үзләренең яшь яфракларын юалар. Күлнең бер читендә ярга якын ук кечкенә генә утравы да бар. Анда сирәк-мирәк кәрлә каеннар, зирек, тал куаклары үсә. Ярдан утрауга кадәр басма урынына нечкә генә ике каен сузылган.

Шул басма аша утрауга кердем.

Сәер утрау иде бу. Баскан саен җир өсте тирбәлеп куя, аяк асты йомшак ястык кебек батып керә дә, чупырдап саз суы сыгылып чыга. Күпме эзләсәм дә, бер коры түмгәк таба алмадым. Әмма күл буеның этюдын ясау өчен моннан да уңай урынны табу мөмкин түгел иде. Нечкә куакларны җиргә иеп, шулар өстенә киндерле урындыгымны җайлап куйдым да эшкә керештем.

Сагындырган эшем белән артык мавыгып, вакыт узганын сизми дә калганмын. Кинәт кенә төрле яктан ишетелгән сәер авазлардан сискәнеп башымны күтәргәндә, кояш урманлы таулар өстеннән сөңге буе күтәрелгән иде инде.

– На-а-зыйм... А-аыйм... А-шар-га... А-га-га...

 

Госман мине эзләп чыккан иде, күрәсең, ләкин тавышларның кайсы яктан килгәнен һич абайлап булмый. Әйтерсең йөзләгән кеше йөзләгән юнәлештән бөтен урманга сөрән сала.

– Мин монда-а...

Минем җавабым да күлне әйләндереп алган урманлы тауларга бәрелеп челпәрәмә килде, сүзләремнең ватык-санаклары кат-кат яңгырап үземә кире кайтты.

– Мин... о-он... а-а-а... Ин... о-он... а-а-а...

Кешегә мәшәкать ясаганым өчен уңайсызланып, тизрәк кайтырга җыендым.

Әмма басма турысына килеп чыгуга, бөтенләй аптырашта калдым... Утрау белән яр арасындагы бугаз икеләтә киңәйгән. Әле күптән түгел генә үзем басып кергән каен киртәләр утрау кырыенда суда ята.

Күзләремә ышанмыйча, бер киртәне ярга таба сузып карадым. Җитми. Хәтта икесен бергә ялгасаң да җитешле түгел...

Сәер күренеш иде бу. Су арткан дисәң, куаклар да үз урынында, яр комындагы киртә эзләре дә пичәт кебек ярылып ята...

Инде нишләргә?.. Йөзеп чыгудан башка чара юк.

Киемнәремне салып, барысын бергә чалбар каешы белән бәйләдем дә, чалкан йөзеп, ярга чыгардым. Этюдникларым өчен икенче кат керергә туры килде. Аларны кулга күтәрергә уңайсыз иде. Теге ике каен киртәне бәйләп, сал сыманрак нәрсә әмәлләдем дә әйберләремне шунда төядем. Салымны күкрәк белән этә-төртә, ярга таба йөзеп киттем.

Чыгып җитәргә ун-унбиш адымнар ара калгач, башымны күтәреп карасам... Тагын бер хәйран тамаша! Әлеге пошилар! Нәкъ минем киемнәр янында, яр читенә тезелеп, күлдән су эчәләр... Китәргә һич исәпләре юк. Эчеп туйдылар да шул тирәдәге яшь усакларны ботарлый башладылар.

Мин әле һаман муен тиңентен су эчендә. Ярга чыгып, өстемә киенергә йөрәгем җитми: бая алган сабагым бик яхшы хәтеремдә.

Күл суы боздай салкын. Озакламый бөтен тәнем бизгәк тоткандай калтырый башлады. Андый чакта теше тешкә тими, диләр дә бит, тимәгән кая!.. Сыерчык томшыгыдай шыкы-шыкы бәрелә тегеләр!

Түзәр хәлем калмагач, кире утрауга чыгып, бераз җылынырга уйладым. Әмма анда бер газап урынына мең газап. Канечкеч озынборыннар шунда ук бөтен тәнемне кара капкачтай каплап алдылар.

Яңадан суга кердем. Тагын ярты сәгать чамасы сыерчык булып сайрадым.

Ярдәм сорап кычкырырга да җай юк. Авыздан бер аваз чыктымы, чытырман башлы теге гыйфрит, «Кычкыр, якты дөньядан туйган булсаң» дигәндәй, күзләрен акайтып карый...

Туңып, бөтенләй эштән чыкмас өчен бердәнбер чара – анадан тума, шәрә килеш дачага йөгерү...

Тик шунда минем бәхеткә дача сукмагыннан Рөстәм килеп чыкты. Бер кулында кармак таягы, икенчесендә кечкенә генә зәңгәр чиләк.

– Ве-ве-ве... Вөстә-әм... – дидем мин аңа. – По-по-по... По-ши чы-чы-чыгармый!..

Сүзләремне аңлавы ничек булгандыр, әмма төшенде малай минем хәлне. Дөньяга сөрән салып маташмады, юкә куаклары артына посып килде дә кулындагы зәңгәр чиләкне кинәт кенә ата пошига томырды. Чиләк шалтыр-шолтыр итеп пошиның чытырман мөгезенә барып эленде.

Көтелмәгән бу хәлдән Мөгезбай, кинәт сискәнеп, арт санына чүкте. Аннары, яр балчыкларын чәчрәтеп, урман ешлыгына атылды.

Мин, өстемә киенеп, бераз сүз әйтерлек хәлгә килгәндә, Рөстәм яр буенда кармак салып утыра иде.

– Бик мәзәк икән сезнең бу утравыгыз, – дидем мин аңа. – Бер карасаң, кул сузымы, бер карасаң, күл уртасында. Әллә юкса йөзеп йөри инде, әкәмәт!

– Әйе шул, йөзмә утрау ул, – ди Рөстәм, һич исе китмичә. – Җил уңаена күчеп йөри. Кояш чыгышыннан исә бит җил.

Күчмә утраулар турында моңарчы аннан-моннан ишеткәләгәнем булса да, дөресен әйткәндә, юньләп бернәрсә дә белми идем. Шуңа күрә, артык сер бирмичә генә, читләтеп, Рөстәмнән сөйләтергә тырыштым:

– Аргы як ярга бәрелеп, су төбенә китмәсә ярый инде...

Ләкин Рөстәм шәрә кармакка каба торган малай түгел иде, күрәсең.

– Китмәс. Тамырлары җибәрми аны, – диде ул, хәйләкәр елмаеп. – Син, Назыйм абый, безнең түгәрәккә языл. Яшь натуралистлар түгәрәгенә. Ике айда бөтенесенә төшенерсең. Әнә кара, су читендә черегән ботак-сатаклар өелеп ятамы... Алар өстенә агач башларыннан тагын әллә никадәр вак ботаклар сынып төшә, көз көне тау кадәр яфрак өелә. Шунда үлән, агач орлыклары да очып төшкәли. Урман ышыгында булгач, җил туздыра алмый. Язын шул орлыклар шытып чыга. Зуррак үскәч, тамырларын күл төбенә үк җибәрәләр. Әнә теге утрауны да каен тамырлары якорь бавы кебек тотып тора. Бер чамадан ары җибәрми.

Наданлыгымны ачып салганчы, сүзне икенче якка борырга уйладым:

– Каптыр инде әйдә бер зур балык. Уха ашасак, эчкә җылы керер иде.

– Һи, бар ди монда. Узган ел Госман абый зур гына бер чуртан тоткан иде. Шуннан бирле юньле балык тоткан юк.

– Тота белмисең инде алайса.

– Булса, белер идек анысы.

– Соң, Госман тоткан бит.

– Шул берәү булган инде ул.

– Һавадан төшмәгәндер бит ул ялгыз чуртан?

– Һавадан төшкән шул менә.

– Сәяхәтче бака турында ишеткәнем бар иде. Әмма сәяхәтче балык турында белмим.

Рөстәм, бу мәсьәләдә дә үзенең өстенлеген сиздереп, тагын елмаеп куйды.

– Сәяхәтче балык түгел, сәяхәтче уылдык. Зур суларда йөзгәндә балык уылдыгы үрдәк каурыена ябыша да шушындый урман күлләренә күчә.

Аның сүзен раслагандай, шулчак калкавыч тирбәлеп куйды. Рөстәм чәнчә бармак кадәрле генә балык тартып чыгарды.

– Әһә, мая бар. Ярап тора ул Юлбарыска. Юлбарыс! Юлбарыс! Маһ-маһ!..

Мин тагын итәк-җиңемне җыя төштем. Кесәмнән конфет алып, ашыга-ашыга, кәгазен сүтә башладым.

Әмма куркаклыгым бераздан үземә үк көлке тоелды. Рөстәмнең бүре буа торган Юлбарысы йомраннан әз генә калкурак, мәчедән кайтышрак кәкре аяклы бер көчек булып чыкты.

– Юлбарыс! Конфет яратасыңмы? Мә, Юлбарыс!

Көчек соры йомгактай тәгәрәп яныма килде. Рөстәм, корт чаккандай, кармак таягын бер читкә ыргытып, эте артыннан ташланды:

– Юлбарыс! Чужой! Ярамый, ташла!

Әмма көчек шоколадлы йомшак конфетны кабып йоткан иде инде. Тагын өмет итеп, кырыемда биеп тора иде.

Рөстәм аны күтәреп алды да әзрәк арт санын чәбәкләп куйды:

– Әйттемме сиңа! Әйттемме, чит кеше кулыннан азык алма, дип!

– Чит күрмәгән ул мине, Рөстәм. Үз кешегә санаган.

Әмма бу юлы малайның миңа хәтере калган иде, ахры. Бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып, сукмакка таба атлады.

Бу килүемдә мин Рөстәмне кабат күрә алмадым. Көз көне килгәндә дә өйдә булмады. Интернат-мәктәптә торып укый, диделәр. Шуннан соң елдан артык вакыт узгач, һич көтмәгәндә ул үзе минем фатирга килеп керде. Башта танымый да торам. Үсеп киткән, тәмам егет булган. Өстендә кара костюм, ап-ак күлмәк. Муенында кызыл галстук. Җитен сүседәй сары чәчләрен кыйгачлап тарап җибәргән. Күзләре ут яна егетнең. Авызы колагына җиткән.

– Җыеныгыз, Назыйм абый, сезне алырга килдем. Бер кызык бар, – ди. – Тизрәк булыгыз, тизрәк! Соңгы автобус китә.

Юлда барганда, болай ут капкандай эзли килүенең сәбәбен сорап, күпме төпченсәм дә, бер сүз дә ала алмадым. Көлә генә:

– Алдан әйткәч, кызыгы бетә. Баргач күрерсез, – ди.

Килеп төшүгә, туп-туры урманга алып кереп китте.

Юлсыз, сукмаксыз караңгы ешлыклар аша күкрәк белән юл ярып шактый баргач, Рөстәм юан бер имән төбенә килеп туктады. Имәнгә сыенып үскән чикләвек куакларын аралап, өскә таба ымлады. Күтәрелеп карауга, мин ирексездән кычкырып җибәрдем:

– Поши мөгезе! Синең чиләк бит!..

Әйе, җирдән ике метр чамасы биеклектә имән ботагында поши мөгезе асылынып тора иде. Ә мөгез чатында әлеге дә баягы шул зәңгәр чиләк.

– Бүген иртән гөмбә җыярга чыккач тап булдым, – ди Рөстәм. – Күрү белән сезгә йөгердем. Алып барырга уйлаган идем дә, ни кызыгы булсын үзең күрмәгәч...

Рөстәм, тиз генә агачка менеп, мөгезне алып төште дә миңа сузды:

– Бүләк булсын. Истәлек. Сезне туңдырып үтерә язган теге Мөгезбай истәлеге.

– Мөгезбай түгел, Мүкләкбайдыр инде, болай булгач.

– Булыр сиңа! Күптән түгел күрдем мин аларны. Яңа мөгез үстерә башлаган. Монысыннан да хәтәррәк булмакчы!

– Аннары тагын өстәп куйды: – Укыганыгыз бардыр инде, яз башында бөтен пошилар да мөгез сала. Март аенда... Ярты ел буе шушы чиләкне шалтыратып йөргән икән, сакаллы сабый...

Без кайтырга борылганда, урман эчендә күз бәйләнә башлаган иде инде. Касә-күл буена җиткәндә, бөтенләй төн булган иде.

Кара бәрхет ябынган җәйге тымызык төн. Меңләгән йолдызларга бизәлгән сихри төн.

Күл төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын урак ялтырап ята. Ниндидер илаһи зат аның тирәсенә учлап-учлап йолдызлар сипкән. Су өстендә вак балыклар уйнаганда, алар челпәрәмә килеп ватылалар да тирә-якка сибеләләр. Ул очкыннар берсен-берсе эзләп табып, яңадан кушылалар, аннары тагын чәчелеп китәләр.

Яр буендагы агачлар этешә-төртешә тыгызланып күл читенә елышканнар да хәйран калып шул тамашаны күзәтәләр. Киң итәкле яшел чапан кигән мәһабәт карт чыршылар, башкалардан бераз читтәрәк, үзләре бер төркемгә җыелганнар. Аз гына җил истеме, «Ай-һай! Бар бит бу дөньяның хикмәтләре» дигәндәй, очлы бүрек кигән башларын уңга-сулга чайкап куялар.

...Әйе, бар шул дөньяның хикмәтләре. Исәпләсәң исен китәрлек могҗизалары бар. Әле аның кеше ачмаган, кеше акылы ирешмәгән яшерен серләре күпмедер!

 

1972 ел

Габделхәй Сабитов

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев