Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бикле капкалар чоры

(БУЛГАН ХӘЛ)

Өйдә аны-моны эшләп йөргән Әзәлия карчык урам яктагы муел агачы төбенә килеп туктаган  ят   машинаны шәйләде дә, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, капкадан кереп килүчеләргә каршы чыкты. Ялгыз карчыкның  бу арада гына көткән кешесе юк. Машиналары да, аннан чыккан ике егет тә таныш түгел кебек.  Кемнәр булыр болар? Әбинең башында кайнаган сорауларына җавап итеп егетләрнең берсе исәнләште дә керә-керешкә кулындагы таныклыгын карчыкның борын төбенә сузды: “Исәнме, әби! Без – районның электр уты белән тәэмин итү оешмасыннан. Менә таныклыгыбыз. Без электр челтәрен тикшереп йөрибез”. Әзәлия карчыкка, алай икән, дип, артка чигенүдән башка чара калмады. Егетләр аяк киемнәрен идәндәге чүпрәккә  аннан-моннан сөрттеләр дә өй эченә уздылар. Ят кешеләр күргәч бераз каушап киткән Әзәлия әби аларны дивардагы счетчик янына өндәде: “Һәр айда үз вакытында түлим, балалар. Бурычым бер тиен дә юк!” Егетләрнең олырак күренгәне йорт эченә күз йөгертеп чыкты. Яшьрәге, чегән арбасыннан төшеп калгандай каратут йөзлесе,  счетчик янына басып, нидер яза башлады. Алар тикшергән арада  Әзәлия әби тиз генә газ чәйнүген куйды. Ачыкканнардыр балалар. Районнан килдек,  диләр бит. Чәй булса да эчеп китсеннәр. Егетләрнең олырагы кече якка, әби янына чыкты да кулы белән дивар буенча сузылган электр уты  чыбыгына күрсәтеп сорады: “Әби, кайчан алыштырган идегез электр чыбыгын?” Әзәлия карчык, нидер хәтерләргә тырышкандай, бер мизгел өнсез торды да сүлпән генә җаваплады: “Кем алыштырсын инде аны, балам? Бу йортны төзегәч иликтр керткәннәр иде инде. Шул...” Егет тынмады,  төпченде: “Ничә ел элек төзегән идегез йортыгызны?”  Сорауның монысына әби төгәл җавап бирде: ”Аугустта утыз бер ел була, улым. Утыз бер ел!” Егетләр бер-берсенә карашып алдылар да икесе дә берьюлы, -у-у-у, дип суздылар. Каратут чырайлысының  сүзләре карчыкны куркуга салды: “Әби, электр чыбыгыгыз бик тузган. Янгын чыгу куркынычы яный!” Икенчесе дә  әбинең күңеленә шом өстәде: “Ут чыгып, йортсыз калуың, күршеләреңә зыян салуың  бар бит, әби!” Ут-күздән үлеп курыккан Әзәлия карчыкка җитә калды. “И балалар, беләм инде иликтр чыбыкларының тузганын! Кая соң аларны алыштырырлык хәлем! Бер пенсиягә яшим бит”.  Штраф салу турында сүз кузгатып,  электрик егетләр шөрләгән әбине тәмам бәлтерәттеләр. Шулай да  ялгыз карчыкның  хәленә керергә булдылар, ахры, йөзләренә кайгыртучанлык  әсәре чыгарып дәштеләр: “Әби, без ут чыгу куркынычы янаган җирләрне бүген төзәтербез. Тик бу бушка түгел”.  Әзәлия карчыкка бераз җан керде: “Көйләгез генә, балалар! Тиешен түләрмен”. Шуны гына көткәндәй, тикшерүче егетләр җәһәт кенә эшкә тотындылар: урындыкка басып, нидер бордылар,  урадылар,  рәтләделәр.  Алар эшләгән арада Әзәлия карчык табын әзерләде. Ипи телгәч, өстәлгә хәергә кергән балын,  кышка дип саклаган җиләк кагын,  үзе кайнаткан алма кайнатмасын, маен-каймагын куйды. Саклап кына тоткан һинди чәен бер әчмуха пешерде.  Сый-хөрмәте әллә ни булмаса да, үзенчә яхшылыкка яхшылык белән җаваплыйсы килде карчыкның. Каян килеп керделәр бу балакайлар! Әлегә хәтле Алла саклады Әзәлия карчыкны!  Үзе белән бергә йорты да картая бара шул! Быел җил өреп торган өч  тәрәзәне яңартты.  Узган елны өйнең тишек түбәсен яптырды. Аннан алдагы елны черегән нигез бүрәнәләрен алыштырды. Күпме гомерем калды да болар миңа нигә, дип кул кушырып утырып булмый шул җитмеш яшьтә дә. Ә менә электр чыбыгын рәтләргә һич кенә дә җиткерә алмый. Киләсе елга,  гомере булса, авызыннан өзеп булса да, пенсиясен әз-мәз янга калдырып, шул  электр утын  рәтләргә иде, Алла бирса!  Аңарчы ут-күз чыкмаслык итеп ясап китсәләр иде  бу балалар!  Ярый әле бу тикшерүчеләр  белән уртак тел таба алды! Гомерне белеп булмый, әллә шушы йортта сиксәнне-туксанны тутырырга туры килер... Үкенечкә, Шәфигулласы белән балалары булмады бит!  Баласыз олыгаюның ачысын да иртә киткән  ире татый алмады.  Ә Әзәлия кырык алты яшьтән башлап  тормыш йөген ялгызы тарта.  Карт көнендә таяныч булырлык бер  баласы гына да юк бит!  Барлы-юклы туганнары да еракта.  Үзалдына уйлана-уйлана табын әзерләп йөргән әби егетләрнең дәшкәненә сискәнеп китте: “Әби, без эшне бетердек. Пожар чыга дип хафаланма. Синнән унбер мең сум!”  Ялт иттереп эшне бетергәнгә бер яктан сөенсә,  хакны ишеткәч, әбинең  сөмсере коелды. Унбер мең!  Әбинең ике айлык пенсиясе! Колагыма ялгыш ишетелмиме дигәндәй, әби, башындагы яулыгын бушатып,  егеткә карады.  Арттарак басып торганы  иптәшенең сүзләрен раслады: “Әби, менә без шул арада күпме эшләдек. Хәзер хаклар шундый!” −  дип электр чыбыгында анда-монда  борылган  зәңгәр изолента кисәкләренә төртеп күрсәтте. Бик күп  сорыйсыз түгелме, балалар, дип шикләнә башлаган карчыкны  егетләр, без сине  янгын  чыгу куркынычыннан коткардык,  әби, дип тиз бастылар.  Әйе, тиенен тиенгә санап яшәгән әбигә унбер мең бик күп күренсә дә, ут-күз чыгудан хафалануы  күпкә көчлерәк иде.  Шуңа күрә ул үлемтегенә дип җыйган акчадан унбер меңне чыгарып егетләргә сузды.  Кулларына акча эләгү белән  егетләр тиз генә чыгып та киттеләр. Хәтта әбинең чәй эчәргә кыставына да ризалашмадылар: “Ашыгабыз, әби! Эш муеннан!”
      Егетләрнең хакны артык каерып алуларымы, кулларына акча эләккәч тә тиз генә чыгып таюларымы, әллә нәрсә карчыкның күңелендә  пошаман уятты. Газны тикшерергә, көйләргә  керсәләр дә бу хәтле каермыйлар иде. Нинди хәл соң бу?  Кемнән сорарга да, кемнән белешергә? Каршыдагы йортка якын барырлык түгел – бикле капка төбенә бәйләнгән бозау хәтле этләре үткән берсен  чәйнәп өзәргә  тора. Уң як күршеләре әле эштәдер. Әзәлия әби ут күршеләренә юнәлде. Күрше егете Хәлиф әбәткә кайткан булырга тиеш. Ул – замана баласы, ни дә булса аңлатыр зиһене таралган карчыкка. Күрше капкадан керергә торган  Әзәлия әбигә Хәлиф үзе каршы чыкты. Әбинең зарын  тыңлап торды да, әйдә кереп карыйк йортыңа,  дип, Әзәлия карчыкның өенә табан атлады. Дивар буенча сузылган электр чыбыкларын, анда-монда эленеп торган изолента кисәкләрен  җентекләп карап чыккач, баш чайкады: “Әби, кәкре каенга  терәткәннәр  бит болар сине! Берни дә алыштырмаганнар да, рәтләмәгәннәр дә бу “эшем ияләре”.  Ничек бар, барысы да шул килеш! Бары тик эшләгән булып күренсен өчен кирәксә-кирәкмәсә изолента урап чыкканнар!..” Хәлифнең калган сүзләрен мескен Әзәлия  карчык  ишетерлек хәлдә түгел иде. Терәлеп торган урындыкка лып итеп утырмаса, мөгаен, артына авып китәр иде бахыркай әби. Күрше малае карт-корыны алдап йөргән “осталар”ның җиде бабасына җитеп бер ярсыса, әбинең башбаштаклыksгына тагын  ачуланды: “Ничә кат әйттем мин сиңа, әбекәй, теләсә кемгә ишек ачма, дип!” Замана баласы шул инде, һәрнәрсәнең рәтен белә. Тиз генә район электр оешмасына шалтыратып, аннан нәрәт-йөкләмә булмавын ачыклады. Әбидән “электрик”ларның  төс-кыяфәтен, нинди киемдә, нинди машинада икәнлеген сораштырды да хокук саклаучыларга хәбәр итте. Әбәткә генә кайткан бала  җиңел кәсепчеләргә  юлыккан күрше әбисе белән әвәрә килде. Бераздан егет,  капкаңны биклә, башкача беркемгә дә ачма, эшкә ашыгам дип чыгып китте. Ә Әзәлия әби  җыелмаган кунак табыны, суынган чәе янында  башын иеп ялгызы утырып калды.        
        Эш кешеләренә йөз итим,  якты чырай күрсәтим,  дип  табын корып йөр инде  беркатлыланып! Кирәк иде ди аларга синең табының!   Җиңел табыш кирәк аларга, ә табын түгел! Бер-берсенә хәйләкәр генә карашып алганда ук, күпләп акча каерганда ук шикле күренделәр дә бит! Шул ут-күз белән куркытып ушын алдылар бит карчыкның!  Штраф белән өркеттеләр! Күзгә төтен җибәрделәр!  Һәр ачык авызга бер алдаучы бар димәсләр иде. Ниндидер  кызыл катыргы кисәген таныклык дип  борын төбендә уйнаттылар, ышанычка керделәр.  Вак кына хәрефләрне ничек күрсен дә, анда ни язылганын ничек аңласын Әзәлия әби?!  Көндез ишек бикләп утыра торган заманнар җитте шул!  Ябык капкалар, бикле күңелләр  заманасы. Күрше авылга киткәндә дә ишекне  ялганчы йозакка гына элгән чакларны сагынырга гына калды!  Акчасы да бер хәл,  дөньядан бикләнеп яшәве авыр шушы яшьтә,  кешеләрдән  куркып яшәве авыр. Кайчан бүгенге караңгы  йөзләр ачылыр,  чырайлар белән бергә бикле ишекләр ачылыр? Кайчан  куркыныч түгел, ә  сөенечле хәбәрләр күбрәк ишетелә башлар? Кайчан карт-коры куркудан туктар?  Бүгенге хәлне  әйт –  япь-яшь кенә балалар бит әле үзләре. Үз тормышларының тамырына балта чабалар түгелме.  Акыллы кеше алданмас та, алдамас та дигәндәй, үзе юләр инде Әзәлия!

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев