Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Безнең девиз

Демократиянең идарә ителә торганы да ярап куя икән.

Элек: "Ачык җәмгыятьнең нәрсә икәнлеген белмисез сез", – дип диңгез артындагылар да, бу ягындагылар да безнең белән булыша иде, идарә ителә торган демократия барлыкка килү белән шыр ачылып калдык хәзер. Ил эчендә нәрсәләр булганын гына  түгел, киләчәктә кая юл тотуыбызга хәтле белә тегеләр. Үзебездән күбрәк тә беләләр. Тәмам ачылып, тишек-мошыкка әйләнгәнбез, күрәсең. Моңарчы күрмәгән, белмәгән илләрнең вәкилләре белән дә очрашабыз, хәтта сөйләшәбез дә. 

Дусмы-дошманмы дип талымлап тормыйбыз, исәнләшәбез, хәлләрне дә белешәбез. Атышуга караганда кул бирешү әйбәтрәктер кебек. Әмма бер-беребезне аңлау ягы читенрәк. Грамота ягы аксый бугай аларда. Бездән үрнәк алсыннар иде. Бөтен дөнья таный безне ул яктан. Советларны таратканнан соң, бездә аң-белем дәрәҗәсе шундый нык күтәрелде ки, туктата алмаслыкка әйләнде. Ярый, белгечләр бар, бик җайлы әмәлен таптылар. Бу өлкәдә егерме беренче гасырның бөек ачышын ясадылар. Гиннесс китабына кертмәсәләр дә, тарихта калыр аларның хезмәте. Бу ачышны тормышка ашыру гамәлләре дә ифрат җайлы, икътисади яктан табышлы да икән. Хәтта коралланырга да акча кала.

Күптән уйланасы булган бу хакта. Нигә безгә мәктәп? Телевизор-радио эшли, газета-журналлар кайта, теләгәннәр интернет аша гыйлемлеген арттыра. Балалар үзләре дә укырга атлыгып тормый, һәр атнаның алты көнендә алтышар сәгать мәктәп тәрәзәсеннән тышка тилмереп карап утыру җиңелдән түгелдер. Аларның хәлен чамалаган социологлар сораштырып караган да гаҗәпкә калган: укучы балаларның 70-80 проценты мәктәпкә йөрүне өнәми икән бит. Бүрене тукмап эт итеп булмаган шикелле, теләмәгән баланы чыбыклап укытсаң да аннан мулла чыкмаячак.

Укырга теләмиләр икән, эшләсеннәр, ил баер ичмасам. Ә мәктәпләрне кыс­картырга. Ике авылга бер "ликбез" калдырсаң, бик ярый. Анысы да хезмәт хакы алганда имза куярга өйрәтү өчен генә. Бу алым авыл китапханәләрен ябып, шактый күләмдә экономик табыш алырга да мөмкинлек бирәчәк. Укымаган яки укыр­га теләмәгәннәр өчен дистә меңнәрчә китап җыеп, аларны тузанландырып яткыруда ни мәгънә?

Институтларны университетка әйләндерү, аларны берләштерү дә илдә гыйлемлек дәрәҗәсен бертөрле биек­леккә китерүдә уңай алым булырга охшый. Урам себерүчеләр армиясенең гыйльми дәрәҗәле кадрлар белән тулылана баруы шул хакта сөйләмимени? Башка өлкәләрдә дә мондый бай практикага кертми калмаслар. Базар сатучыларының күпчелеге техник югары белемгә ия. Вакыт табып, ярый, алар белем алып калган, ә хуҗа директорлары җитешә алмаган. Икесенекен бергә кушып урталай бүлгәч, болай ярыйсы күренә. Миллер белән Сечинның айлык хезмәт хакын безнекенә кушып урталай бүлгәндәге сыман килеп чыга.

"Оптимизация" исеме белән йөртелгән бу ачыш ил халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә дә зур үзгәрешләр кертте. Участок сырхауханәләрен ябып бетергәннән соң, район үзәгендә калган бердәнбер бүлнистә үлүчеләр саны бермә-бер кимеде. Хәзер министрлыкка җибәрелгән отчетларга баш духтырлар эчке горурлык белән имза сала. Кинәт кенә нишләп кимеде соң ул, дип аптырап сораучылар да булыр. Сәбәбе бик гади: 60-70 чакрымнан район үзәгенә килеп җиткәнче авыр чирлеләр юлда ук җан тәслим кыла.

Таяк ике башлы шул. Элек балалар күп, тууга бүлнис хезмәткәрләре горурланып йөри иде, хәзер бераз борыннары төште – анда туу азайды. Якты дөньяга чыгарга кабаланган нәниләр юлда ук аваз сала башлады. Ара ерак, юллар озын, дип тормыйлар. Безнең хәлне белмичә ашыгулары яман.

Хөкүмәтнең һәм идарәче партиянең уртача яшь озынлыгын арттыру буенча былтыр үткәргән чаралары да тарих битләренә, алтын хәреф белән язылмаса да, кара хәреф белән сызгалап куелыр. Ярый, алар кайгырта, чөнки безнең халык игелекне, ярдәмне өстән көтеп яшәргә күнеккән. Ирләрнең уртача яшь озынлыгын җитмешкә җиткерү турында уйламыйча, шул илле тугыз белән канәгатьләнеп яшәп яткан булыр идек әле. Сөенеч бит, уртача яшебез биш елга арткан! Пенсиягә чыгу вакытын чигермәсәләр, аны да белми калыр идек.

Ил өчен, димәк, халык өчен экономик файдалы гамәл кылынган. Тагын ун-унбиш елдан ирләргә пенсия түләү күләме кискен кимиячәк, чөнки күпләр эш урыныннан туры кабергә генә китәчәк.

Әгәр депутатларны үзебез сайлаган булсак, газета-журнал укырга иренми торганнарын күрсәтер идек. Безгә әйтми, күрсәтми генә утыртып куялар, хәзер аларның "халык хезмәтчесе" дигән исеме дә юк. Хәер, айга ярты миллион сум эш хакы алган кешенең хезмәтче буласы киләмени?! Иренәләр шул укырга. Конституциядә ирләр белән хатын-кызларның тигез хокуклылыгы турында ап-ачык язылган. Депутатлар күрәләтә шушы маддәне үтәми. Нигә аларның пенсиягә чыгу яшен кыскартырга? Аларның да, ирләр шикелле, озаграк яшиселәре килмимени? Килә, билгеле, тик омтылышларын гына аңларга теләмиләр.

Гаепләштән булмасын, депутат әфәнделәр. Күрсәткән шушы игелегегез өчен дә рәхмәт. Бергәләп яшик әле, гомерне үзегезнекен дә озынайт­кансыздыр, шәт?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев