Мәдәни җомга

Айгизә

Озын юлның яртысыннан күбрәген узган идек инде.

Көн аяз, юл буенда калган күренешләр күзләргә рәхәтлек бирә, шулай да бераз гына туктап ял итү комачауламас иде. Тимер машина акбүз ат түгел ул: арка-билләр дә авыртырга тора, кан йөрешен җайлап җибәрәсе бар. Уйларымны сизеп алган кебек, янәшәмдә телефонында кем беләндер язышып утырган җиңги, башын күтәрде дә абыйга эндәште:

– Карале, җанаш, Айгизәләргә сугылып чыгыйк әле, моннан ерак түгел ич? Бераз аяк язып алу да булыр, күптән күрешкән дә юк.

Абый, башын гына кагып алды да, бераздан олы юлдан уңга каерды. Күп сөйләшергә яратмый ул. Аларның икесе өчен дә җиңги сөйләшә. Тәмләп, сүзенең көчен-егәрен тоеп, кирәк чакта баллап-матурлап, урынына күрә борычлап та. Аны тыңлавы рәхәт. Иренмичә, вак кына хәлне дә вакыйгага әйләндереп сөйли белә ул. Андый вакытта дөньяңны онытып тыңлыйсың да, үзеңнең агач тел булуыңа гарьләнеп куясың. Тик бер нишләр хәл юк, нәселеңдә дә җәелеп сөйләшүче кеше булмагач, сиңа гына фәрештәләр тел ачкычларын нигә бирсен әле?

Телефон заманы үз эшен эшләгән: ватсап аша (җиңги язып куйды) көтелмәгән кунаклар киләсен белеп өлгергән дус кызы безне капка төбенә үк чыгып каршы алды. Машинадан төшәргә дә өлгермәдек, кече капкадан хуҗа да күренде:

– Әйдүк, әйдүк, кунаклар, мактап кына йөрисез сез, рәхмәт яугырлары. Хәбәрегез килеп ирешкәндә, Айгизә аш өлгертеп тора иде, - уртача буйлы, киң җилкәле ир, күрешергә дип абыйга кулын сузды.

– Нихәл? – диде абый. Бу сүзгә бары да сыйган аның өчен: хәл сорашу да, исәнләшү дә, күрешүгә бик шат булуын күрсәтү дә.

– Ат мөгезе кебек, – дип шаярып җаваплады хуҗа, – хәлләр бишни, әйдә тот бишне!

– Сезне дә мактамасак, кемне мактарга соң, җаныкайларым, – дип кочагын җәйде җиңги дус кызына. – Дөньяларыгыз түгәрәк, килгән саен берәр нәрсә корып куясыз. Әле бу веранданы кайчан өлгерттегез соң, вәт хикмәт!

Җиңгинең очлы күзе нарат бүрәнәләрдән эшләнгән, сырлап-бизәкләп ясалган кәрнизле янкормага төште.

– Әттәгенәсе! Китегезче, болайлап матур итеп тә ясап буламыни ул? Ай-яй, булдыклы инде үзегез! Кай арада җитешәсез дә кайдан акчасын җиткерәсездер.

Җиңгинең ах-вахлап гаҗәпләнүен күреп, хуҗалар бер-берсенә карап елмаешып куйды.

– Матур өйдә яшисе килә ич, – дип кушылды Нәргизә.

– Аңлашылды, – дип куйды абый да. Монда да хатын-кыз командир икән, дип уйлап куйды булса кирәк. Миңа кызык булып китте.

– Кунак кызын кем дип белик? – дип сүз катты хуҗалар миңа төбәлеп.

Авызымны ачып «исәнмесез» дип кенә әйтергә өлгердем, калганын җиңги элдереп китте:

– Ришатның сеңелесе бу. Сәгадәт. Кунакка дип алып киттек әле менә үзен. Һава алыштырып кайтсын бераз, безнең дә торган җирләрне күреп китәр. Дөнья көтә-көтә туган-тумача барлыгын да онытып җибәрәбез бит, хикмәт.

– Бик хуп, бик әйбәт уйлагансыз, – диештеләр хуҗалар. Аннары чәчәкләргә күмелеп утырган ишегалдына үттек.

– Вәт, малай, ә! Айгизә, синең эшме бу, сөбханалла! Кулыңнан куанырсың дия иде сиңа әнкәй, хәтерлисеңме? Ай-яй!

– Минем эшме дип, бергәләп инде безнең бөтен эшебез дә. Сабир алтын куллы ич, бу койма-киртәләр бар да аның эше.

Йорт хуҗасы Сабир атлы икән. Исеме җисеменә туры килүе күренеп тора, ул тыйнак кына елмаеп атлавын бирә. Без тыныч кына, җиңги шаккатуын теленә чыгарып, бизәкле таш җәйгән юлдан атлыйбыз. Ян-якта әллә ни рәвешләргә китереп эшләнгән чәчәк түтәлләре. Тимер кысага утыртылган читән койма. Ике катлы нарат йорттан да биегрәк булып үсеп утырган алмагач ышыгында ял итү урыны.

– Карале син бу хикмәтне, ә! Ришат, күпме әйтәм мин сиңа менә шушындыйрак утыргычлар яса әле дип, колагыңа да элмисең. Тукта, фотога төшереп алыйм әле. Юк, әйдә мин утырам бу хикмәткә, Айгизә, төшер әле. Кайткач, шундыйны ясап биргәнче, бу фотоны күрсәтеп чәчен агартам әле мин бу пошмасның.

– Агартып кына калмассың син, пеләш тә калдырырсың, - дип куйды абый. Кәефе яхшы иде, җиңгинең төрттерүләренә ярты кылы да селкенмәде бугай.

– Менә сиңа! Иске колак, яңа сүз, – диде җиңги тел шартлатып.

Көлешеп куйдык.

Җиңги әйткәнчә, «хикмәт»ләр өй эчендә тагын да күбрәк иде.

Минем күзем зал ягындагы асылмалы каз оясына төште. Күрү белән «каз оясы» дигән атама телгә килсә дә, бу чып-чын релакс почмагы иде. Нәзек кенә талчыбыктан үреп эшләнгән, аннары ныклык өчен күн каешлар белән кысага беркетелгән бу ояга кереп чумуым булды, ул мине әкрен генә, салмак кына тирбәтә дә башлады. Бәй, модерн-бишек икән ич бу! Зурлар өчен бишек. Ыгы-зыгылы, мең мәшәкатьле көннең бер вакыт аралыгында шунда чумасың да ... онытыласың. Нәкъ бала чактагы кебек. Берни уйламыйча җай гына тирбәләсең, уйларың шул талгынлыкта эреп юкка чыга... Күзем «бишек» янындагы кечкенә өстәлдәге ачык китапка төште. Китап мине һәрвакыт тыны белән тартып китерә ул: исемен карамый түзмәдем. Стивен Кинг. «Зеленая миля». Кызык, кем укый икән бу китапны? Янәшәдәге тышлык таныш булып күренде. Анысы да яртылаш укылган. Мәһдиев икән. «Торналар төшкән җирдә».

Ул арада нарат исе аңкып торган өйнең өске катыннан төшкән кунакларны хуҗабикә (хуҗа – таныштырып йөрүче) аш өстәле янына чакырды.

Кай арада өлгергәндер: пилмән ашы да, өчпочмагы да өстәлдә. Минем күз чәнти бармактан да нәзегрәк гөмбәләргә төште. Әле ярый җиңги бар! Минем телгә тагын эш кимеде.

– Әстәгафирулла! Гөмбәме бу шундый? Каян җыйдыгыз бу хикмәтне? Эскәк белән җыйдыгызмы әллә?

– Айгизә шундыйларны җыярга маһир. Минем бүрәнәләр арасына кысылмый болар, - дип көлде Сабир көрәк кебек кулларына карап.

– Илтеп куеп, алып кайтучы булгач та әйбәт инде ул. Яныңда ир җанашың булгач, бернидән дә курыкмыйсың ул, бармаклар үзләреннән-үзе кыймылдый, – хатын елмаеп иренә күз ташлады.

– И уңган инде, Айгизә, үзең, – дип тел шартлатты җиңги янә. – Шул бет хәтле гөмбәләрне дә җыймасаң.

– Ашны суытмыйк әле, яме. Әйдә, ни барыннан җитешегез. Әле урманнан кайткан гына идек, әллә нәрсәләр ясап өлгермәдем.

– Әллә нәрсәсе ни була инде тагын, моннан ары?

– Хәзер эшне җиңелгә көйләдек ич без. Токмач кисеп киптерелгән, пилмәннәр, сумса-өчпочмаклар ясап туңдыргычка куелган. Ал да пешереп кенә куй.

– Кисеп, ясап куючысы кирәк шул аның, – дип баш чайкады җиңги.

Без бераз тыныч кына аш ашадык.

– Юллар тынычмы? – дип сорап куйды хуҗа – абыйга карап.

– Тыныч.

– Безнең җиңелаяк күзгә чалынмагандыр?

Безнең аптырабрак карап куйганны күргәч, хуҗалар көлешеп алды.

– Безнең авылның Гаяз исемле юл сакчысын шулай йөртәләр монда. Берәрсе тизлекне арттырса, туктата да «Ботинкаңа авыр мәллә? Газга басасың», ди. Беркемгә ташлама ясап тормый.

– Юк, җиңелаяклар да, авыраяклар да очрамады, аллага шөкер. Машиналар да әллә ни күп түгел. Ул Кара диңгездән кайткандагы машинаны күрсәгез сез!..

Җиңги ялдан кайткандагы юл азапларын сөйләп китте. Аннары күзе өстәл өстендәге грушаларга төште.

– Грушалар да үзегезнекеме? И сорап торган булам тагын, җавабын белгән көе. Нишләтәсез аларны?

– Грушаның сорты бик әллә кем булмаган әле. Нишләтәсең дип...Кабып карыйсың да...ыргытасың инде аны, – диде Сабир көлеп.

– Ии, алай димә инде, юләр, кеше ышандырырсың, – дип куйды Айзиләсе иренең кулына кагылып.

 

Баядан бирле бу икәүне күзәтеп утырам икән. Юк-юк та, бер-берсенә мөлаем гына күз ташлап алалар. «Җәзибәле» дип әйтер иде, мөгаен, борынгырак чор шагыйре. Яшьләре иллеләр тирәсе бит боларның, яратуларын бөтен килеш саклый алганнар, күзләр тия күрмәсен дигән уй үтте күңелдән.

Сирәкләр өлешенә тия торган бәхет. Хәер, сирәкләр ул яратуны саклый алганга күрә, бәхетле дә инде. Саклый алганга күрә. Юрганны үзенәрәк тартмыйча, пар канатына җылырак булсын дип, аның өстенә ябарга тырышканга. Икенчесе дә, карале, мине уйлап, үзе өши бит инде бәгырькәем, дип уйлап, аңа тагын да елыша төшкәнгә. Уртак юрган, зурмы ул-кечкенәме, икесен дә бердәй җылытканга, шулай җылылык бөркеләдер бу йөзләрдән. Ярату җитмәүдән күңеле каткан, теле усалланган, холык-фигыле танымаслык булып бозылган кешеләр түгел болар, шиксез.

Табын артыннан торгач, юл кешесенең юлда булуы хәерле дип, кузгалдык та.

– Юлны беләсез, күрешүләрне озын-озакка сузмагыз, кайткан чакта да сугылып чыгыгыз. Иң әйбәте – куна килегез, – дип озатып калды хуҗалар.

– Кунак ашы – кара каршы булса әйбәт ул, җанкайларым. Айгизә юлны белә, әйдә үзегез килеп китегез әле безгә, яме, – җиңги иптәш кызын иңнәреннән кочып, Сабирга эндәште. – Без сезнең тормыш-көнкүрешне күрдек, аллага шөкер. Рәхәтен татып яшәргә язсын. Инде сезне көтәбез! Дусларны кунакка көтү дөнья көтүдән тансыграк бит хәзер.

– Кузгалыйк, – диде абый. – Рәхмәт.

Абыйның сүзләре нокта булып яңгырады, мин дә рәхмәтемне белдереп, машинага кереп утырдым. Рәхәт бер хис биләп алды күңелне. Якты күңелле кешеләр синең дә күңелеңә яктылык өсти ул шулай. Ул яктылыкны тагын кемгәдер тапшырасы килә, ул елмаю аша дөньяга чыга. Бу күзгә күренмәс яктылык нуры Галәмнәрдән килеп ирешәдер дә, шулай кешедән кешегә күчеп, җирдәге тереклек гармониясен тудырадыр. Шулайдыр. Бер төксе, караңгы чырайлы кешенең тискәре энергетикасын томалар өчен, ничә якты йөзле кеше кирәк икән?..

Үзалдыма шул рәвешле уйланып бара идем, җиңги:

– Авыр язмышлы кеше ул Айгизә, – дип куйды.

Мин телсез калдым.

Җиңги, минем чиксез гаҗәпләнүдән түгәрәкләнеп киткән күзләремә карап, көлемсерәп куйды да иптәш кызының баштан кичергәннәрен сөйли башлады.

***

Айгизә белән бер авылдан без. Кечкенәдән инә белән җеп кебек идек: куна-куна да йөрештек, мәктәптә дә бергә, урамда да. Абыйны армиягә озатканда, аларның бер-берсен ошатканнарын да күргәч, тагын да якынаеп киттек. Әни дә «кызым» дип кенә торды. Ике кызым бар минем, берсе – ай гизә, берсе – ил гизә, сәяхәтчеләр шул, һич кенә дә өйдә тотып булмый, дип көлдерә иде. Сәяхәтчеләр диюе безнең гел концерт-театр юлында йөрүебезгә ишарә инде. Яшьрәк чакта авыл сәхнәсеннән төшмәдек без.

Кешенең тәкъдире өстән язылу дөресме-юкмы, белмим, Айгизәнең чәчкә кебек чагында сулып калуында да шул каһәр суккан тәкъдирнең эше булды кебек инде. Тьфу-тьфу, әйтмәгәнем булсын. Бергә-бергә укырга китәргә, сөйгән ярларыбызга кияүгә чыгарга, өчәр бала үстерергә дип хыялланып йөргән чакта урладылар аны. Күрше авылдагы дус кызыбызның туена барган идек. Унсигезебез тулып киткән иде генә әле.

Туй ахырына якынлаша иде, берзаман карыйм, Айгизә күренми. Ничек күздән югалганын сизми дә калганмын, биергә дип тәнәфескә чыккан чак иде ул. Сораштырып карыйм, белүче юк. Берәү генә «кайтып китте бугай ул», диде. Аптырадым инде. Берәр машина туры килдеме икән, авырып киттеме икән, берәр ашыгыч эш килеп чыктымы икән – белмим бит. Әйтми-нитми, кисәтми нинди китү инде ул дип ачуландым үзенә. Иртәгә әйтәсемне әйтермен әле, минәйтәм. Иртәгәне көтәсе калмаган икән дә бит ул, егыласымны белсәм, салам түшәп куяр идем, диләрме әле?

Бу вакытта утызның аръягына чыккан бер ата хөрәсән урлап киткәндер дип каян башыма килсен?? Җитмәсә, инде даны тарала башлаган алкаш бит!

Иртәгесен бу хәлләр билгеле булгач, әти-әнисенә ияреп мин дә бардым.

Бергәләшеп үгетләп карадык җаныкаемны. Башын аска игән дә ник бер сүз дәшсен шунда.

– Балам, әйдә кайтабыз, бу җирбит белән бәхетле булалмассың син, – дип бер яктан әнисе елый. Икенче яктан:

– Хәзер елаудан ни мәгънә? – дип атасы тузына.

– Кайтыйк, Айгизә, кеше сүзенә карап торма, шәһәргә китәрбез, онытырсың, -дип мин үксим.

Кайтмады безнең белән. Еллар узгач кына, бу шок хәленнән чыккач, кайтасы булган икән дип мең үкендем, тик соң иде инде, авырга узган идем, диде ул очрашкач.

– Озак яшәделәрме? – дим ишеткәннәремне башыма сеңдерә алмыйча. Ничек инде алма кебек кыз авылның юлдан язган берәве белән яшәсен?

– Улы үлгәнчегә кадәр.

– Улы үлгәнчегә кадәр?!

– Унсигез яшендә улы авариягә очрап үлде бахыркаемның. Бердәнбере, карап торганы, яшәвенең мәгънәсе дә шул Айгиз иде аның. Һай, авыр кичерде бу югалтуны. Бала – бәгырь җимеше ул, ничекләр түзгәндер. Яшиселәр килми, дигән чаклары да булды. Алла саклады тагын үзен, акрын-акрын тормышка кайтты.

– Ник ул исеректән китмәде соң ул?? Ничек яшәде? Юләр кешегә охшамаган бит бер дә! – минем күңел әле ун минут элек кенә өстәл янында балкып утырган ханым белән җиңгинең ихтыярсыз дус кызын тәңгәлләштерә алмыйча азаплана иде.

– Бер тапкыр китеп караган ул. Малаена ун яшьләр тирәсе иде бугай. Аннары кире кайткан.

– Шул исерекне сагыныпмы?

– Ул зәхмәтне сагынып түгел инде, аның сагынырлыгы бармы?! Әле бит ул ир аламасы кайт дип ялынып та килмәгән көе. Берәр атна уйланып йөргән-йөргән дә кайтып киткән. Бер өзелгән алма кая өзелеп төшсә, шул җирдә аш булырга тиеш, дип санагандыр күрәсең. Дистә еллап туплаган бар мал-мөлкәте шунда бит. Аны да калдырасы килмәгәндер. Теге булдыксызы идән белән диван җанвары булса да, Айгизә үзе бик уңган бит ул, үзең дә күрдең. Юк кына нәрсәне дә чәчәк итә ала ул. Баласы исәя төшкәч, читтән торып укыды да китапханәдә эшли башлады ул соңрак, бәйрәмнәр-туйлар алып бара башлады. Шуның белән күңел яраларын дәвалагандыр инде.

– Китче әле! Чүпрак-чапрак дип исерек иргә түзеп яшәргәме? Булдыксыз да дисең. Бәхет белән әйбер-сәйбер тигез үлчәмдә булалмый инде. Сәбәп башкададыр.

– Әй, ул үзе дә аңлата алмады моны. Аннары кайтып кая барсын соң? Нигез йортта энесенең гаиләсе. Ишле гаилә.

– Башыма сыймый барыбер. Ярар, унсигез яшендә бала гына булсын, ди, югалып та калсын, ди. Кешедән оят, ирдән кайткан дип сөйләрләр, дип тә уйлагандыр, бәлки. Ярар! Элегрәк шулай иде инде ул. Соң бит ике дистәгә якын гомереңне суга салу бит бу. Аңламыйм мин моны, җиңги.

– Китсәң, үз-үземә кул салам, йортка ут төртәм, дип тә куркыткан, ди инде. Менә ничә ел ип-исән әле үзе дә, йорты да. Икесе дә янтайган да бөкшәйгәннәр инде анысы. Карарга куркыныч.

– Ә Самат белән ничек кушылдылар?

Төрле шартлар корбаны булган хатын-кызны күргән саен, минем күңелдә уйлар өермәсе кузгала.

Бүгенге халәтенә барып җиткән икән, дөрес юлны сайлый алган инде, димәк. Дөрес ирне сайлаган, гомер азагына кадәр үз-үзенә кул селтәмәгән. Хатын-кыз бәхетле булыр өчен яратылган! Нинди генә кыен хәлдә калса да, ул кыенлыкларны җиңәр көче барлыгын аңларга тиеш ул. Тереклек суты хатын-кыз учларында ләбаса.

– Улы үлгәч, үзе дә кинәт кенә айнып киткән кебек булды ул. Әле кырыгы да тулмаган яшь хатын. Янәшәсендә хатын-кыз итеп түгел, хатын итеп тә кадерли белмәгән бер алама ир кисәге.

Бер дустымның абыйсы белән таныштырырга уйлагач, каршы килмәде, рәхмәт төшкере. Үзеңә карарсың, ошамый икән, башкасы табылыр, мир бетмәсә, ир бетмәс, ташла ул имгәгеңне, дидек. Ризалашты. Аннары бераз аралашып-сөйләшеп йөрделәр дә кушылырга булдылар.

– Ул Самат та төшеп калган кешегә охшамаган бит, тол идемени? Андый ир ялгыз булмас диясе килгәннән соравым.

– Хатыны үзчирле булган, диделәр. Тиктомалдан әйберләр бәрә-бәрә куа башлый, дуамалланып акыра-бакыра икән. Соңрак ишетелде, хастаханәдә, ди, хәзер.

– Психик тайпылышлары булган инде алайса. Кызганыч.

– Кызгансаң, кем дә кызганыч инде. Кайсы үзенең йомшаклыгы сәбәпле кызганыч хәлгә кала, кайсын әнә шул тәкъдир дигәнең тезләндерә. Ярар инде, соңлап булса да бәхетләрен таптылар. Хәзер икесе дә кеше белән кешенең аермасын анык белә. Булганның кадерен арттыручылар болар хәзер.

– Үкенеч күп инде бу тормышта, име, җиңги?

– Шунсыз булмыйдыр инде ул, нихәл итәсең. Бер ялгышыңа башкасы иярә тора аның. Берәү кеше батканны күреп батмаска өйрәнә, берәү үзе батып карап өйрәнә. Хатадан беркем дә хали түгел, дия иде минем әнкәй.

– Ә балалары? Балалары бармы соң? – минем тизрәк бу икәүнең дәвамнары булуы турында ишетәсем килде. Өйләрендә бала-чага күренмәде ич.

– Булмады шул, никтер Ходай күпсенде. Теге баруымда берәр ятимне тәрбиягә алырга исәпләре бар иде. Бу юлы сүз кузгатып тормадым инде. Алырлар, икесе дә бик бала җанлы алар. Тагын бер сынаудыр инде монысы да.

Юлыбыз чокыр-чакырлы авыл юлына борылды. Җай гына килгән машина холыксызлана башлады. Никадәр оста йөртүче булса да, абый машинасының торым-торымга сикергәләп, селкенгәләп баруы белән килешергә мәҗбүр иде. Әле ярый, кыска аралык икән, тагын тигез юлга чыгып җиттек.

Тормышта да шулай бит, дип уйлап куйдым мин. Синнән торган нәрсәләр бар, син ничек кенә теләсәң дә үзгәртә алмаган нәрсәләр була. Ярый әле бар да вакытлыча. Тик сиңа бу җирдә бирелгән гомер үзе дә вакытлыча гына бит ул. Вакытлыча. Айгизәләрдән чыккандагы кәефемә бераз моңсулык өстәлгән иде инде. Күкләрдән бирелгән якты нурны бик озак вакытка караңгы сандыкка бикләп торганнар микән дигән юләр уй килде башка. Бәлки, юләр дә түгелдер.

 

Лилия ФӘТТАХОВА

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: