Мәдәни җомга

Авыр яуланган бәхет кадере (ХИКӘЯ)

Әмир Гөлсемгә хәрби хезмәттән кайткач, эшләп бераз аякка баскач өйләнде.

Күрше район кызы белән гөрләтеп туй ясадылар.  Әмир –  колхозның  бердәнбер эретеп ябыштыручысы.  Хезмәте җиңел булмаса да, хөрмәтле дияргә була.  Авылдашларының ялынычы  төшеп кенә тора. Ә Әмир кеше йомышын артка ташлый торганнардан түгел.   Гөлсем колхоз сыерларын сава.   Чиләк-чиләк  тутырып  акча алмаса да, тырыш авыл хезмәткәрләренең  мактаулы, җәмгыятькә кирәк чагы.   Уңган куллы Гөлсемнең  дә сүрәте мактау тактасыннан төшми.  Шул эшенә чыгарга ашыгып,   Гөлсем  балалары юньләп үскәнне дә көтмәде.   Каенанасы Бибинур:  “Балам,  тир түгәргә өлгерерсең, чарасы чыкканда бераз ял итәр идең  колхоз эшеннән”, − дип караса да, Гөлсем кызы белән улына дүртәр ай тулганда эшкә чыкты.   Әти-әнисе эштә чакта балаларны  Бибинур  карчык карады.  Нишләмәк, яшьләргә  тормыш көтәргә, балаларын үстерергә кирәк.  Өй, мунча, гараж салабыз, дип хыялланалар.  Тормышта Бибинур карчык  − балаларына, балалары –  аңа терәк-таяныч түгелмени?   Ике бала өстенә  дөньяны алып баруы   олыгая барган Бибинурга  җиңелдән түгел иде анысы. Килене белән улы таңнан чыгып китәләр.  Малны көтүгә озату, каршылау, ашарга пешерү, йорт-бакча  карау  кебек тавык чүпләсә дә бетмәслек эш Бибинур  карчык өстендә. Шулай да  шушы  мәшәкатьле, тынгысыз  чак  иң бәхетле мәле  булган икән бу гаиләнең.    
       Иртәнге савымнан кайткач, Гөлсем  тиз генә районга барып кайтмакчы булды.  Балаларга да кием карарга кирәк, йортка да вак-төяк аласы бар,  кичке савымга барганчы тиз генә урап кайтам, янәсе.  Өй бусагасын атлап чыкканда әллә “аллабирсаны” әйтергә онытты, әллә күрәчәге булды, башкача Гөлсем  яшәгән йортына үз аяклары белән атлап кермәде. Төш вакыты да үтте, кояш  та баеды, тик килен  күренмәде. Җәйләүгә сыер саварга киткән хатыннар артыннан карап, Бибинур пошаманга төште.  Кайда йөри бу бала  эшен, балаларын онытып? Кичен эштән арып кайткан Әмир, хатынының  кайтмаганын күреп,  ашап та тормады,  председательдән машинасын сорап, районга чыгып китте.  Туры милициягә барды.  Анда аңа  башы тишелгән авыр хәлдәге бер яшь хатынны юл буеннан табып алулары турында әйттеләр.  Әмирне  ияртеп,  юл һәлакәтенә очраган бу бәхетсезне танырга алып киттеләр.  Башы-күзе  кан саркыган бинт белән уралган, борын очы гына күренеп торган Гөлсемен  Әмир әлбәттә танымый калмады.  Башына кинәт ишелгән бу хәсрәттән  ир чак-чак тын алып яткан хатыны янына бөгелеп төште.  Район табиблары, бу  катлаулы очрак ,без хәл итәрлек   түгел, авыруны Уфага җибәрәбез, диделәр.  Юл буенда   торганда йөк машинасына кул күтәреп утырган  Гөлсем борылышта йөк тартмасыннан егылып төшеп калган була. Шофер әллә моны күрми, әллә күреп тә  тизрәк качуны карый, башы ташка бәрелеп юл читендә  ушсыз яткан  хатынны чит кешеләр табып ала. Гаепле шоферны күпме эзләсәләр дә, таба  алмадылар. Машиналарның әз чагы, кешеләрнең   хәвефсезлек сакламыйча, йөк машинасына утырып йөргән чаклары иде шул ул елларда.  
         Зур хыяллар белән башланып киткән гаилә тормышына  каты  сынаулар килде.  Әмирнең эчендә әллә ни шартлап сынгандай булды.  Ачык йөзле ирнең чыраена  кара болыт кунды.  Балаларын элеккедәй күккә чөймәде. Эшен  дә элекке кебек күңел салып эшләмәде.  Әнисенең,  сабыр бул, бәлки,   балалар бәхетенә терелеп тә китәр,  дип юатуына ләм-мим  сүз дә дәшмәде.  Уфада хастаханәдә яткан хатынының хәле бик мөшкел  икәнлеген ул  бөтен тирәнлеге белән аңлый иде шул. Илнар белән Илнара, берсенә дүрт, икенчесенә ике яшьлек бала,  ишектән күзләрен алмый, әниләрен зарыгып  көтте.  Гөлсемне беркөнне  хастаханәдән чыгардылар. Тик  баш миенә зыян килгән хатынның өметсез икәнлеген табиблар  иреннән яшермәделәр.  Яшәсә бер ай яшәр,  диделәр.  Якыныңның соңгы сәгатьләрен санаудан да газаплырак халәт бармы икән?   Сөенә-сөенә бергә балалар үстерергә, тигез картлыкка, озын гомер юлын  бергә узарга   өметләнгән   кешең белән  язмыш  еллар түгел, ә бары тик бер ай вакыт  калдырды... Үзеннән дә бигрәк, Әмир балалары өчен өзгәләнде. И балалар! Әниегезнең җылы кочагында тупылдап үсәр чагыгыз бит!  Ятим-ятимә язмышларын татыйсыгыз булган икән!
     Әмир эшен, бар дөньясын онытып,  яныннан китмичә хатынын тәрбияләде.  Астын да үзе алыштырды, күтәреп мунчада да юындырды.  Кашыклап тамагына аш,  чәй  каптырды.  Авыл фельдшерының авыруны саклап утырырлыгы юк – Әмир ул калдырган уколларны хатынына үзе кадады.   Гөлсем ушына килгән  чакта  Әмир,  хатынының кулларын учына алып, аның күзләренә карап утырды. Ыңгырашудан ары аваз чыгармаган Гөлсем  мондый минутларда,  иренең күзләренә төбәлеп,  тын  ятты.  Әмир, үз сүзләренә үзе ышанмаса да, терелерсең, бәгърем,  дип хатынының чәчләреннән сыйпады. Чаршау артында яткан хатынның карашы  балаларны эзләгәндәй булгач, Әмир Илнар белән Илнараны әнисе янына кертте.  Гөлсем  авырып кайткач моңаеп шым булган балалар әниләренә килеп сыендылар.  Әнисе янына ятасы килеп,  Илнара аның өстенә менәргә азапланды. Олыларча җитдиләнеп киткән Илнар, әни, тизрәк терел яме, дип әнисенең кулларыннан сыйпады. Балаларын күргәч, Гөлсемнең дә карашы беразга гына җылынды кебек.   
      Өмет белән өметсезлек арасында  шулай бер ай узды.  Үлем белән яшәү арасында көрәшә-көрәшә Гөлсем яши бирде. Хатынының болай ятуы сөенеч булмаса да, аның барлыгы, балаларның үксез түгеллеге  Әмирнең  җанына әз-мәз юаныч бирде.  Ай  буена  хатынын караган Әмирнең  эшкә чыкмыйча чарасы калмады.  Хәл белешергә кергән колхоз председателе дә ничә тапкыр эшен исенә төшерде.  Гөлсем урынына да  бер хатынны  таптылар. Бибинур карчык өйдә ике бала, авыру килене белән калды.  Гөлсемнең  башка районда яшәгән туганнары хәл белергә килеп киттеләр  китүен.  Тик  барлык ярдәмнәре шул хәл белүгә калды.  Җиденче дистә белән барган Бибинурга  бу сынауларны үтү җиңел түгел иде, әлбәттә.  Килене өчен кайгыруданмы, көн саен эт булып аруданмы,  карчыкның кан басымы күтәрелде.   Болдырда ушсыз калып егылган  дәү әнисен “уята алмыйча”,  Илнар бер көнне язгы пычракта  яланаяк урамга йөгереп чыкты. Үзләре турысыннан узып барган    Фәндәлияне чакырып алды: “Апа, кер әле безгә.  Дәү әнигә әллә ни булды. Әни дә чирли...”
      ...Әмирнең  яратып, йөрешеп өйләнгән беренче хатыны исән булып, аның өстенә икенче хатын булып  Әмиргә килүе   Фәндәлиягә әлбәттә җиңел булмады.  Беренче вакытларда  урын өстендә яткан  Гөлсемне,  аяксыздан кулсыз  берсеннән берсе кечерәк ике  баланы, картлык чиреннән айнымаган Бибинур карчыкны  кызганып кергәләде.  Керләрен юып бирде, ашарга пешерде, Әмир өйдә юк чакта Гөлсемне карашты.  Үзенең  күзе алдында   төзелгән, заманына карата  матур итеп яшәп киткән  гаиләнең бәхете кыска булуына ачынды. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә тегүче булып эшләгән кыз  бәхетсезлек килгән бу йортка эшкә барганда да, кайтканда да керде. Ава-түнә йөргән Бибинур карчыкның үзен карар кеше кирәк иде инде.    Әмир ничек яшәргә, ничек балаларын үстерергә  белмәде.  Бер якта авыру хатын урында ята, икенче якта  хаста әни  ярдәмгә мохтаҗ, өченче якта  караусыз калган балалар үзәкне өзә.  Бу хәлләрдән  чәче күзгә күренеп агарган Әмир  йончыды, ябыкты.  Авыл халкыннан  мондый чакта әллә ни ярдәм юк.  Кешенең авырдан авыр чагы дип тормадылар,  сүз йөрттеләр.  Фәндәлия Әмиргә Гөлсем өстенә чыккан икән дип гайбәт тараттылар.    Мондый нахак сүзгә Фәндәлиянең күңеле әз әрнемәде.  Ике хатын бергә туры килсә – базар, өч хатын бергә туры килсә – ярминкә!  Җәелгән һәр авызга яулык каплап булмый. Үзенә сәер караш ташлаган һәр үткән-сүткәнгә, мин бит монда балаларны кызганып, ике авыруны жәлләп кердем дип аклансынмы?!   Кешегә үзе ярдәм кулы суза алмаган адәм яхшылыкта да бары тик яманлыкны күрә шул.  Янәсе, Фәндәлия балаларны түгел, Әмирне тирәләп йөри... Бибинур карчык  каты чирләгәч куна калган чаклары да булды Фәндәлиянең.  Әмир белән бер-берсенә якын килү турындагы уй башларына да килмәсә дә, авыл халкы аларны күптән “өйләндереп” куйды.  Суга төшкән хатынның алтмыш авыз сүзе бар, артында да күзе  бар.
       Гомере бетеп, вакыты җиттеме, Бибинур карчык үз чиратын Гөлсемгә бирмәде.  Башына кан савып бер атна ятты да карты янына, бакый йортына кайтып китте.  Әнисен кәфенгә төрер алдыннан  Әмир хатынын күтәреп алып чыкты  да каенанасы янына китерде.  Биш елдан артык ана белән кыз кебек тату яшәгән килен һәм  каенана,  озаккамы-түгелме, шулай  бәхилләштеләр.  Кешеләрнең бездәй очлы карашына түзеп, Фәндәлия  Әмир йортында булышып  йөрде.  Бибинур карчыкның җеназасын да ул оештырды, өченә, җидесенә  аш әзерләп кеше җыйды.  Шундый зур мәшәкать арасында да Гөлсем турында, балалар турында  онытмады. Җеназа вакытында күршеләргә чыгарып торган Гөлсемне һәм балаларны  Әмир белән бергә алып кайттылар.
      Интегә-интегә булса да, Гөлсем ярты еллап яшәде. Тик ята-ята авыруның хәле авырайганнан авырая барды. Авыртынудан куйган уколларның да файдасы бик тимәде.  Тәне тишелә башлаган хатын  ыңгырашудан туктамады.  Фәндәлия,   аны әйләндереп,  авырткан җирләрен кирәкле дару белән сылады.  Мондый авыр чакта ялгызы Әмир ни кылыр иде дә, ничек  түзәр иде, билгесез.   Кайгы күрми,  егет ир булмый да бит. Тик нигә шул хәтле өяргә иде Әмирнең бер башына?!  Үзен бик динле, иманлы санамаса да,  Әмир Фәндәлияне үзенә  Аллаһ җибәргән  изге ярдәм дип кабул итте.  Үләр алдыннан бер көн кала Фәндәлия аларны карашы белән чакырып алды. Янына тезләнгән балаларына,  иртә  олыгая барган Әмиренә, аның артындагы Фәндәлиягә карап торды да күзләрен йомды. Бу карашта  рәнҗү дә, гаепләү дә юк, бары тик   иртә китәчәгенә  ачыну  һәм авыртыну газабы гына бар иде.  Ә Әмир   хатынының  сүнә барган карашында балалары өчен  ышаныч күрде.  Фәндәлиягә  төбәлгән бу карашта  әйтелмәгән үтенеч тә, өмет  тә бар иде... 

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: