Мәдәни җомга

Асия (хикәя)

– Нәрсә катып калдың? Атлыйсыңмы-юкмы?

Атлый, нишләп атламасын. Атлау гына түгел, йөгерә. Авыр сумкасын беләгенә аскан Асия, адашмас өчен иренең киң җилкәләренә текәлеп, адымнарын тизләтте. Аэропорт. Тавыш-гауга. Этеш-төртеш. Рейсларны әйтеп торган репродуктор. Таможня контроле. Бер мәртәбә үттеләр, ике. Ниһаять, паспорткашалт итеп виза печатен суктылар. Әле кайчан нына ир хатыны булуны исбатлаган печать сукканнар иде. Инде язмышында яңа тамга өстәлде: ул чит илгә чыгып бара. Симез, пеләш, карт, кырыс һәм... акчалы иренә ияреп. Хәерле булсын. 

Асия, самолетның төннек кадәр генә тәрәзәсеннән якты дөньяга бакты. Очкыч, очу аланын иңләп, биеклеккә күтәрелде. Кисәк кенә күңеле болгана башлады Асиянең. Түбәнгә бер тәгәрәп төшкәч, биеклеккә менү шулай ук авыр микәнни? Хатынга тиз генә биеклектән куркучылар даруы – конфет тоттырдылар... 

Аның язмышы яңгыр болытына эләккән самолет кебек кисәк кенә упкынга очты, йә булмаса болытлар өстеннән акты. Инде менә «автопилот» белән җил искән якка оча. Тәгәрмәчләр эсселектән кайнап торган юлга килеп төртелгәч, пассажирлар кул чабарга, бер-берсен тәбрикләргә тотындылар. Асия дә күрше урындыктагы таныш булмаган ир кочагында калды. Аннан иренең ачулы карашыннан кая качарга белми аптырап бетте. Көтелмәгән хәлләр аны адым саен сагалап кына тора күрәсең. Шәяхмәткә дә кисәк кенә кияүгә чыкты ул. Җәй гөлләре кар астында калгандай, көз кочагына ташланды, ялгышты, бик нык ялгышты... Ә көзләрне барыбер көтеп ала Асия. Ишелеп төшкән томанда сәгатьләр буе адашып йөри ала,кызарып тулышкан,беренче кыраулардан балланган миләш тәмен, агачыннан коелганда пәрәвез челтәренә уралып калган сары яфраклар исен үлеп ярата. Көзләр аңа мәхәббәт алып килгән иде. 

Яшьлек дәрте белән ялкынланып йөргән көннәрдә аны шаһит итеп судка чакырдылар. Бик ашыга иде, автобус көтеп тормастан, юлда узучы машиналарга кул күтәрде. Соры төстәге вольксваген килеп туктагач, бер мәл шикләнеп калды Асия. Руль артында утыручының ышанычлы йөзен күреп тынычлангач кына, «Судка кадәр! Соңга калам. Үтенечемне кире какмагыз!» дип сорады. Тегесе елмайды, кулы белән утыргычтан урын тәкъдим итте. Һәркемгә ачык күңелле Асия ни өчен судка баруы, бу хәлнең башка сыймаслык аңлашылмаучанлык булуы хакында бертуктамый сөйләде дә сөйләде генә. Равил (егетнең исеме шулай булып чыкты), беркатлы, күзләре очкын чәчеп торган кызга карап, серле итеп көлде генә. Суд бинасы янында Асия төшеп калды. 

«Басыгыз! Суд керә!» тавышына торып баскан Асия телсез калды. Судья мөнбәреннән кызга Равил карап тора иде.

Вакытлар үтеп, алмагачлардан коелган сары яфракларны күккә чөеп уйнаганда, агачта калган бердәнбер алмага кар атып шаярганда танышуларын көлеп искә алды алар. Равил бер учка сыеп бетәрлек Асияне еш кына кулларына алып зыр-зыр әйләндерә, кызның куркудан муенына чытырдап ябышуыннан тәм таба иде.

  – Кадерлем, бердәнберем, гомерем буе көттем сине!

 – Җүләрем син! Җибәр, егасың бит! 

Яшьләрнең бәхетеннән көнләшеп, агачында калган алма өзелеп кар көртенә чумды... 

Бер елдан Равил өйләнде. Асиянең тормыш сукмагын урап узып башка бер кызны яр итте. Берни аңлатмады, акланмады. Кисәк кенә юкка чыкты. Шуның белән шул. Бер-бер артлы яман хәбәрләрне дошманнар ташыды. Алмагачның чәчәкләрен йолка-йолка,сөйгәненең эзләренә үсеп чыккан чирәмнәрне сыйпый-сыйпый елдады Асия. Елый торгач, бәгыре катты. Равиле үтергән мәхәббәт пыяла кисәкләре булып бәгырен телгәләде. Җанына шыплап тулган бушлыкка башка берни дә сыймас кебек иде. Шулай да ахирәте Таңсылу аны концерт-театрларга, күргәзмәләргә кулыннан җитәкләп йөри башлагач, хәсрәте кимегән төсле булды. Бер көнне кызлар яңа машиналар күргәзмәсенә сугылдылар. Автосалон хуҗасы – Шәяхмәт, ялтырап торган буяулы, күн исе аңкып торган Тойотаның соңгы маркасы янында бөтерелсә дә, зифа кызларны шунда ук күреп алды. 

– Менә сиңа мә! Нинди машина! Асия, утыр тиз генә. Һай, ничек килешә! – Таңсылу көчләп диярлек Асияне Тойотага утыртты. Затлы машина нкры ягылды кызга. Хәтта кызыгып китеп, автосалон залында машина йөртеп карарга да кыюлыгы җитте. Шәяхмәт, тастымал кадәр кулъяулыгын чыгарып, маңгай тирләрен сөртте.

 – Йә Аллам, Шәһрезадә бит бу... 

Мышный-мышный Тойота янына килеп басты, бер кулы белән корсак майларын кыскан бил каешын тотып, Асия утырган машина тәрәзәсенә иелде. 

– Үзеңнеке булуын телисеңме? 

Шәяхмәткә башта көлеп карада Асия. Тегесе, янында бөтерелеп йөргән консультантка машинаны Асия исеменә теркәргә боерды. Карышып та карады кыз, елмаеп та, әмма бу дөньяда дистәләрне шактый ваклаган Шәяхмәт үзенекен итте. Кыйммәтле бүләкнең әҗерен дә яхшы белә ул. Хатыны белән күптән аерылган, бу кызыйны кунактан-кунакка курчак итеп йөртергә була. Асиянең исә Равил белән кичергән хисләрен күңеленнән аралап арган чагы иде.  Кисәк кенә ныклы карарга килде ул – мәхәббәтен ахмаклык белән генә онытырга була! Автосалоннан алар өчәүләп казинога киттеләр. 

...Мисырның эссе һавасы башка капты. Йөрәк кага. Сулавы да авыр. Климат алмаштыру ияләшмәгән кешегә яңадан туу белән бер. 

– Сүндер кондиционерны! Нәрсә, мине шул ясалма җил белән катырып үтерергә җыенасыңмы әллә? 

Чәй бүлмәсендәге көрпә-мендәрләргә чумгач та, бу сүзләрдән тынычлана алмады әле яшь хатын. Чыгып китә, эчеп кайта, ямьсез сүзләр белән мыскыл итә... Йә, нәрсә өмет иткән идең соң, Асия? Үзеңнең дә кияүгә чыкканда максатларың изге түгел иде бит... Түзми нихәл итәрсең хәзер? Һәр нәрсә өчен түләргә кирәк шул. Асия, башына фәс кигән официант егеттән чәй сорады. Чәйнең тәмен белә бу гарәп халкы. Чәй белән тәнгә рәхәт җылылык таралды. Ачык ишектән салкынча рәхәт җил исә, диңгез шавы җанны иркәли. Асия күзен йомды. 

«Асия! Мин сине сагындым!» 

Диңгез дулкыннарын аяклары белән сөзә-сөзә аның каршына Равил килә иде. 

Син бит миңа хыянәт иттең! Хисләремне таптадың, күңелемне рәнҗеттең... Төшләремә дә кереп йөдәтмә! 

Дулкыннар белән уйнаучы егет кабат телгә килде: 

«Юләрем минем! Чын мәхәббәткә киртәләр була димени? Алай булгач, син дә кияүдә бит!» 

– Үзем теләп чыктыммыни? Синең хыянәтеңә үч итеп кенә ич! 

Равил елмайды. «Каргама язмышыңны, кадерлем. Сөюләрең чын булса, яраларың төзәлер...» Дулкын-егет ерагайды һәм... Шәяхмәт тавышы белән сукранырга тотынды: «Миндә бит язва! Вакытында ашау кирәк миңа! Нигә диетик ризыклар аз?» 

Татлы төшне бозган тавыш ресторан ягыннан килә. Асия өчен ул соңгы тамчы кебек тоелды. Диңгез ярына йөгерергә, дулкыннарга ташланырга теләде, әмма аяклары атламады, сылу гәүдәсе хәлсезлектән идәнгә сыгылып төште... 

...Палатаның аклыгыннан күзләр камаша. Кемдер җырлый, ахры. Юк, җырламый, кесә телефоны чылтырый икән бит.  – Асия, көне буе эзлим сине! Алло!!!

– Сәлам, Таңсылу! Нәрсә булды? 

– Менә синең белән сөйләшергә теләүчеләр бар... 

Их син, тормыш! Нигә дип тагын бер кат газапларга булдың әле? Бер көн элек кенә Равилнең әле генә телефоннан әйткән сүзләрен ишетсә, үзе кош булып аэропортка очар иде Асия. Ә бүген... Тукта, ничек диде әле?

– Асия, кичер мине! Кеше сүзенә ышанганым өчен гафу ит! Шундый затлы кыз барыбер сине яратмаячак, диделәр. Ташлап китүеңнән курыктым. Үзем китсәм җиңелрәк булыр кебек иде. Беләм, беләм, кадерлем... Гаиләң турында сөйләделәр инде. Шулай да көтәм сине.Кайчан да булса мине гафу итәреңә ышанам. Яратам! Һаман да яратам! Тик сине генә яратам!!!  Ул көнне елады да елады Асия. Һәм... язмышына күнәргә булды. Дөньяның башка шатлыклары да барлыгын искәртеп, карынында Шәяхмәтнең нарасые тибенеп куйды. 
 

Гөлүсә ЗАКИРОВА
Сөембикә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: