Мәдәни җомга

Җандагы төер (ХИКӘЯ)

Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән?

Юктыр! Кемгәдер бик гади тоелыр бәлки, ләкин Мәрйәм өчен шкафтагы өр-яңа пәлтә, кышны тыны белән тартып китерерлек иң зур сәбәпләрнең берсе иде. Хәтта ки, август башында ук алып куелган кызгылт төсле билле кышкы пәлтәнең үзенең дә түземлелеге көннән-көн кими кебек тоелды. Әле дә ярый хуҗабикәсе аны атна саен караңгы почмактан чыгарып, алтыпочмаклы өйнең олы як дип аталган өлешендә аяклы зур көзге каршына алып килеп, әйләндереп-болгандырып ала. Шулай булмаса, әллә кайчан элгечтән өзелеп төшеп, үзе чыккан булыр иде якты бүлмәгә, чын! 
Мәрйәм пәлтәне быел җәйге каникулда колхоз басуында мәк утаган акчага алды. Үзең эшләп алгач, бигрәк кадерле икән әйбер! Апаларыннан калган иске пәлтәләрне киеп йөрү чистый туйдырган иде аны, шуңа да бригадир мәк утарга кызлар җыя икән дигән хәбәрне ишеткәч, иң беренчеләрдән булып язылды. Инде тугызынчыга җиткәч өр-яңа пәлтә кию фарыздыр бит! Җитмәсә, быелгы уку елында аларның классына күрше авылдан да укучылар өстәләчәк. Алар янында Мәрйәмнең яңа матур пәлтә киеп йөрисе килмиме әллә? Бер генә әйбер эчне тырный – бер сыйныф түбән укыган күрше кызы Гөлфиянең дә кибеттәге шушы бердәнбер кызгылт төсле билле пәлтәгә күзе төшкән булган икән. Имеш, әниләреннән алдырмакчы булып атна буе елап йөргән ди. Тик бәхетең булмаса көтү көткән акчаңны да бирмиләр дигәндәй, көйсез кыз әниләрен җиңә алмаган. Сатучы апалар тагын кайтырга тиеш дип ышандырсалар да, базадан икенче төрле пәлтәләр генә кайткан. Мәрйәмнең, дөресен әйткәндә, Гөлфия белән бертөрле пәлтә киеп йөрисе дә килми. Хәер, кемнең килсен инде, һәркем дә башкалардан аерылып торырга ярата, бигрәк тә, кыз-кыркыннар. Әле ике күрше кызы арасыннан үткән ел кара мәче үтмәгән булса, кызгылт төсле билле пәлтә ул кадәр игътибарга лаек та булмас иде, мөгәен. Танауларына «ис» керә башлаган кызлар икесе дә бер егеткә «күзләре төшеп», көндәшләргә әйләнделәр, ләбаса! Дөрес, Хәмит бу турыда үзе белми. Быел мәктәпне тәмамларга әзерләнгән егеттә кызлар кайгысы юк, башы-аягы белән дәреслекләргә чумган – университетка керергә җыена. Әгәр дә Мәрйәмнең сеңлесе Рәсилә апасының серен Гөлфиягә ычкындырмаган булса, бәлки алар элеккечә ахирәтләр булып калыр иделәр. Сеңлесе күрше кызының да Хәмитне ошатып йөрүе турында хәбәрдәр булса, ләм-мим, су капкан булыр иде дә бит! Ләкин хәзер эш узган, чабата тузган дигәндәй, терсәкне тешләп булмый. Гөлфиясен әйтер идем инде, әйтерсең лә үзеннән ике сыйныф зуррак укыган Хәмиткә күзе төшмәсә, мәктәптә башка егет юк! Әнә бит Мәрйәм белән бер сыйныфта укыган Зиннур Гөлфия өчен айга менәргә әзер диләр. Юк, имеш аңа Хәмит кенә кирәк. 
Ниһаятъ, ноябрь башында бөтен дөньяны тутырып кар яуды. Ләкин җиргә бер-бер артлы төшкән кар бөртекләре белән бергә Мәрйәмнең ничә айлык ашкынулары да аяк астына төшеп яткан кебек булдылар. Күз алдына Гөлфия килеп баса да, яңа пәлтә кию куанычы үзеннән-үзе юкка чыга. Ичмасам, иптәш өчен сыйныфташлары арасында быел берсенең дә яңа кышкы пәлтәсе юк. Шулай булса да, җиңелрәк булыр иде. Дөрес, бер атнадан яңа пәлтә «искерәчәк», игътибар кимиячәк. Тик ул атнаны оялмыйча, кыенсынмыйча үткәрәсе бар бит әле! 
Кеше күзенә ташланмаска тырышып, Мәрйәм мәктәпкә иртәрәк китте. Башкалар килгәнче, пәлтәсен тизрәк гардеробка элеп куйды да, класска үтте. Дәресләр тәмамлангач, Мәрйәм гардеробка ашыкмады – китапханә бүлмәсенә китте. Ничек тә яңа пәлтәдә күзгә ташланмаска тырышуы иде. Китапхәнәче ападан яңа кайткан китаплар турында сораштырып торып, вакытны сузды. Ниһаятъ, сыйныфташларыннан җилләр исте. Әнә гәүдәсенә шундый матур булып яткан кышкы пәлтәсе аны көтеп тора! Фойеда беркем юк, көзге каршында рәхәтләнеп яңа пәлтәдә бөтерелеп алырга да була.Чү, нәрсә бу?! Мәрйәм үз күзләренә үзе ышанмый торды – пәлтәсенең җиңе буйдан-буйга өч рәт киселеп төшкән иде. Ул баскан урынында катып калды. Кем эше бу? Иң беренче күз алдына әнисе килде. Ничек кайтып аның күзенә күренергә? Нәрсә дип аңлатырга? Белә ул әнисенең баштан сыйпамаячагын. «Үзең гаепле!» – дип тиргәп ыргытачак, анысы берсүзсез! 
Ул көнне гүя аның пәлтәсен түгел, ә бәгырен үтмәс пычак белән кистеләр. Тормышта көтеп торган каршылыкларга, авырлыкларга, югалтуларга бирешмәскә Мәрйәм сабакны бик яшьли алды... 
...Быел мәктәпне тәмамлауларына егерме биш ел уңаеннан очрашуны Себер якларында бик зур оешманың җитәкчесе булып эшләгән сыйныфташлары Зиннур оештыра дигән хәбәрне Мәрйәм Сабантуй бәйрәмнәрендә ишетеп килде. «Карале, авылга сирәк-мирәк кенә кайтып йөргән Зиннур нишләп бу эшкә алынган, ерып чыгар микән?» – дип аптыраучылар да булды. 
Очрашу атнасы Хәмитнең эш командировкасына туры килгәнгә, Мәрйәм башта кайтмаска да уйлаган иде. Тик иренең: «Сыйныфташлар белән очрашудан баш тарталармени, иркенләп ял итеп кил», – дигәненә сөенеп, бала-чага кебек канатланып авылга кайтырга чыкты. 
И-и, үзләре дә болай сагынышырбыз дип уйламаганнар иде! Мәктәп ашханәсенә каладан кайтарткан ризыклардан әзерләнгән табын артында укытучылары белән сөйләшеп сүзләре бетмәде, җырлап җырлары кимемәде, тыпырдап аяклары талмады. Бер кулдан икенче кулга күчеп йөргән баянның да туктарга һич исәбе юк. «Ну, Зиннур, маладис, барыбызны җыеп, күңелләрне күрдең», – дип рәхмәтләр әйтеп таралышыр чак җиткәндә, әтәчләр кычкыра башлаган иде инде. Саубуллаша-саубуллаша да тагын бер сәгать вакыт үтте. Мәрйәм машинасына кереп утырыйм дигән иде, Зиннурның эндәшүе аны бу уеннан кире кайтарды. 
Мәрйәм, биш кенә минутка тоткарласам, ачуланмыйсыңмы?
Нишләп ачуланырга тиеш, сыйныфташ? Киресенчә, һич кенә дә аерыласы килми, сагынулар да басылмады, сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән кебек.
Рәхмәт, һаман да шул элеккеге Мәрйәм син, күңелең саф! Иптәшең зур вазыйфа биләсә дә, бернинди эрелек юк үзеңдә, гел шулай булып кал, яме!
Очрашу тәэссирләреннән болай да йомшарган күңелләр, тагын да ныграк йомшарган кебек тоелды. Ирексездән, күзләрдән яшь бөртекләре тәгәрәде. 
Зиннур, син үзең дә бик маладис, оештыру эшләре белән бергә, чыгымнарны да үз өстеңә алгансың. 
Их, Мәрйәм, бу дөньяда акча гына бөтен проблемаларны чишсә икән....
Ник алай дисең, әллә ярдәм кирәкме? 
Зиннурның нәрсәгедер борчылганы бөтен кыяфәтенә, торышына чыккан иде. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды, шулай булмаса, җитәкче кәнәфиенә үрләп, ничә еллар эшләмәгән булыр иде.
Мәрйәм, синең каршыңда бик зур гаебем бар...

 

Люция ӘБЛИЕВА

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: