Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Анастасия Усачева: «Яулап алынган бәхет»

(ХИКӘЯ)

Дания, гаиләдә өч ир бала арасында бердәнбер кыз булып дөньяга килде. Гаиләдә ул иң зурысы булса да, әти-әнисенең җылы канаты астында иркәләнеп үсте. Иркәләнеп дип, кирәгеннән артык узындырмадылар аны, кыз балага тиешле матур, дөрес тәрбияне бирделәр. Кеше хәлен аңлый торган игелекле бала булып үсте ул. Үзенең өч энесен тәрбияләшеп, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып үсте. Холык-фигыле, чибәрлеге, уңганлыгы белән һәркемгә үрнәк булып торган кызга табигый матурлык бирелсә дә, бәхет дигән байлык кына аз бирелгән иде, күрәсең. Унынчыда укыганда, сыйныфташы Динар белән араларында мәхәббәт уянды аларның. Ике ел яратышып йөрделәр. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, икесе дә бергә Казан каласына барып, медицина институтына укырга керергә планнар коралар. Тик... бер-берсен яраткан бу гүзәл парга әллә ятлар күзе тия, әллә язмыш бәхетне күпсенә, ике-өч көннән Казанга чыгып китәбез, дип өметләнеп торганда, Динар авариягә очрап һәлак була. Шулай итеп, 18 яшьлек лачындай егетне җир куенына иңдерәләр. Даниянең ул көндәге халәтен сүзләр белән генә аңлатып биреп булыр иде микән? Елады да елады ул. Укырга дигән ниятләре дә җилгә очты. Авылда гади хезмәткәр булып эшләүче әти-әнисенең хезмәт хакына өметләнеп, өйдә утырырга да базмады. Авыл башында урнашкан сыер фермасына сыер савучы булып эшкә керде Дания. Беренче мәхәббәте, бергә булган кадерле көннәр турындагы хатирәләр онытылмасмы, дип уйлады ул. Юк шул, онытылмады керсез мәхәббәт еллары. Ир-ат заты да очрамады түгел. Араларында яшь егетләр дә булды. Тик Даниянең күңеле берәүне дә якын итә алмады. Бер күрше авыл егете белән очрашкалап йөргән дә иде, аракы белән дус булуы ачыклангач, Дания озак уйлап тормады, араны өзде. Шулай итеп, яшьлегенең иң матур чакларын ялгыз үткәрде. Еллар бер-бер артлы үтә торды. Дания дә үзе сава торган сыерларын яратып өлгерде. Алар да аның җан әрнүен аңлагандай, мөгрәп каршы алалар иде. Эшләвен дә намус белән, җан җылысын биреп эшләде Дания. Тик менә яңгыр яуган көннәрдә, авыр резина итекләр генә җанына тия, бик арыта иде аны.

Бердән-бер көнне Дания ишектән кайтып керүгә үк:

– Уф, котылам бу саздан, котылам көн саен таң тишегеннән фермага эшкә чабудан! Җитәр, ничә ел аягымнан бутый, өстемнән куфәйке төшмәде, – диде. –Көне буе интеккән җитмәгән, төнлә төшкә керә бит әле, билдән пычракка баткан сыерлары. Юньле сәнәк, йә кыргыч юнәтә белмәгән, “сөт-сөт” дип җанга тигән завфермасын әйтер идем инде. Всё, җитте! Яшь гомеремне саз, тирес ерып үткәрмим менә, унбер ел укыган башым белән! – дип, болай да катгый карарын тагын да ныгытты Дания.

Аның төшенә пычранып беткән сөтсез бикәләре генә түгел, биек матур йортлары, чип-чиста таш урамнары, гөлләргә күмелгән парклары, зур, бай кибетләре белән кызыктырган шәһәр дә керә иде.

Шәһәрдә яшәүләр үзе ни тора! Зур бәхеткә ия булганнар гына шәһәрдә яшидер, – дип, хыял диңгезенә чумып, шәһәргә китәргә булды Дания.

Әти-әнисенең ризалыгы булмаса да, Дания үз бәхетен сынап карамакчы булды. Туганнан туган апаларына (әнисенең сеңлесенә) кунакка гына барып кайтыйм инде, әни,  – дип тынычландырды ул аларны...

Иртә таңнан Дания инде автобуста бара иде. Башында мең дә бер хыял!.. Автобустан төшеп, вокзалның таш җәелгән юлына аяк басуга, аңа  шундый рәхәт булып тоелды. Күктә кояш елмая, көн җылы, күңел күтәренкелеге сизелә иде Даниядә! “Ә” дигәнче Даниянең каршысына такси да килеп туктады. Дания машина эченә кереп утыруга ук, машинаның караңгы тәрәзәсеннән хыялындагы шәһәрнең аллы-гөлле язуларын укып бара торгач, әнисенең сеңлесе яшәгән йорт янына килеп тә туктадылар. Дания шофёрга акча сузды. Тик тегесе урысчасын вата-җимерә:

– Диник не вазму, ти мене очын понравылас, вот мой тилифун, пазвани. Прибигу, солнышка мая, – дип, киң итеп елмайды, авызында сары тимер тешләре ялтырап кына калды, ул күздән дә югалды.

«Кара, нинди яхшы, миһербанлы  кешеләр яши икән бит шәһәрдә», – дип шатланып, Дания ишектәге төймәгә басты. Ишек бик тиз ачылып, ул бүлмә эченә үтте. Аны бик җылы каршыладылар, авыл хәлләре һәм апасының хәлләре турында бик тәмләп сөйләштеләр. Авыл күчтәнәчләре белән чәй эчеп, яңалыклар сөйләшеп хәл алгач ук, Дания кибеткә чыгарга җыена башлады. Иң беренче чиратта кирәк дип санаган әйберсе – бизәнү әйберләре иде аның. Сыер савучылар ярышына баргач биргән иннеге, болай да кечкенә булмаган авызын тагын да җәеп күрсәтәдер кебек тоелды аңа.

 «Самый красный» дип эзли торгач, чыннан да, иң матурын табып бирделәр үзенә сатучы кызлар. Аны буяп карарга дип, «Примерочная» язуы торган пәрдә артына кереп, зур көзгедән үзенә күз салды кыз, үзенең матурлыгыннан канәгать булып, яшьлек дусты – Динары да йөрәген чеметеп алды аның.    

Шәһәр буйлап ике-өч көн буена эш эзләде Дания. «И-и, ни кушсалар, шуны эшлим бит мин. Үзебездә гел мактыйлар иде, любой эшкә барасың син, дип, районнан килгән кешеләр дә шакката иде бит, саву аппаратын тиз җыйганыма!» – дип, күтәренке күңел белән чыгып китеп йөреп карады ул. Юк, шул... Эш эзләп кергән бер җирендә йә  югары белем, йә компьютерда эшләү, йә тәҗрибә кирәк булып чыга иде. Аралашкан кешеләре дә бик дорфа сөйләшәләр кебек тоелды аңа. Биек, матур биналарда утыручыларның русчаны вата-җимерә генә сөйләүче Даниядә гамьнәре юк иде шул...

Бик җылы каршылаган булсалар да, кечкенә генә ике бүлмәле фатирда яшәүче туганнарына «тагын булмады» дип кайтып керүләр Данияне оялта башлады, ул бик уңайсызлана иде.

Шулай беркөнне вокзал тирәсеннән үтеп барганда, теге көнне аны туганнарына озатып куючы таксист килеп чыкмасынмы! Күптәнге танышын очраткан кешедәй елмаеп хәлләрен сорашты. Даниянең кәефе юклыгы йөзенә үк чыкан иде. «Какие праблемы, гавари, памагу!» – диде. Дания өчен шәһәргә аяк басканнан бирле ишеткән беренче иң җылы сүз булып тоелды бу. Кыз да күп уйлап тормастан, эш эзләгәнен дә, торыр урыны юклыгын да, акчасы беткәнен дә сөйләп бирде. Аның каршысында, әйтерсең лә, бу газаплардан аны коткаручы бер «изге зат» басып тора иде.

– Заплачу за день 50 рубля, работа ни трудный, пайдем, садис, – дигән сүзләрне ишеткәч, күп уйлап тормады Дания, машинага кереп тә утырды.

Утыруын утырса да шомланды. Склад кырыена килеп туктап, анда эшләүче кызларны күргәч кенә, эченә җылы керде аның. Чыннан да, биш-алты кеше, ишегалдында, зур җәймәмгә таратылган сливаны аралап, черекләреннән чистарта иделәр. «Эш хуҗасы» кызларга эш кушты да тиз генә китеп та барды.

– Бик җиңел эш булды бит әле бу, – дип уйлады Дания.

Ләкин бертуктаусыз иелеп эшләү билгә төшә, кызу кояш арканы, миләрне яндыра иде. Кызлар русчаны да, татарчаны да аңламыйлар икән. Арадан берсе бригадир ролен башкаручы буларак, бик зәһәр, күз кырыс белән генә карап, тын алырга да ирек бирмичә эшләтә. Кич җиткәндә инде, умыртка сөягенең кызышып сызлавына чыдарлык түгел  иде. Утырган урында йоклап китәр дәрәҗәдә иде Дания. Такталардан әмәлләп куелган өстәл артыннан чыгып, складның эчке ягын күзәтте ул. Почмакта унлап матрас куелган иде, кыз шул пычрак матраслар остенә авып, йокларга әзер булса да, әле эш күп иде шул. Көнозын чүпләнгән бозык җимештән повидло кайнатасы бар. Инде төнге сәгать унбер  дә тулган, тик әле йокларга рөхсәт юк.

Иртәнге сәгать алтыда яңадан шул ук эшләр. Инде бөтен сливаны аралап бетергәч, бүтән эш тә булмас, дип уйлаган Дания бик тә ялгышты: ишегалдына бик күп итеп виноград бушаттылар.

«Көнгә 50 сум гына түләсә дә, айга бер мең ярым була бит. Ни әйтсәң дә, колхозда бушка эшләү түгел инде», – дип тынычланды Дания. Көн саенга киткәч, ашау-эчү проблемсы да җанга тынычлык бирми башлады бит әле.

Пластмас савыт белән алып  килгән суы да көн үзәгенә җылынып, тынчып бетә. Нишлисең бит, ут булып кызса да эчәсең инде. «Их, безнең авылның чишмә суы нинди тәмле, сап-салкын бит, тешләреңне камаштырырлык. Аны эчеп куйсаң, арыганнарың басыла, тәнгә, җанга рәхәт булып китә. Менә хәзер учларымны тутырып алып эчсәм, бөтен тәнең сызлавы да бетәр иде», – дип, ямансулап, сагынып куйды кыз. Әнисе пешергән токмачлы шулпаны да ашыйсы килде. Авыллары да, «сөтсезбикәләре» дә бәйнәшә-бәйнә күз алдына килделәр. Тик авылларына кайта торган автобуста түләрлек акча эшли алмый иде шул әле Дания, чөнки теге 50 сум эшләп табар өчен, «за питание», «за ночлег» тотып калалар иде.

Санаулы вакыт, авыр булса да, бик тиз үтә шул. Табигатьнең иң матур чоры – авылда печән өсте бара иде... Авылда эш кайный. Кайтырга кирәк!

Офыкларны алсу нурга күмеп, бар җиһанны җылы кочагына алып күтәрелгән кояш нуры астында Дания «сөтлебикәләре» яныннан сөт савып кайта иде инде. Бәхете эченә сыймый, чөнки монда аның туган нигезе, аның өчен кадерле булган  әти-әнисе, балачактан аунап үскән болыннары, төшләренә кереп йөдәткән челтерәп аккан салкын чишмәләре, унбер ел белем биргән газиз мәктәбе белән бергә – яшьлек дусты булган Динарның истәлекләре – гомернең соңгы көннәренә кадәр истән чыкмаслык хатирәләр иде бит алар. Динары да бик еш төшләренә кереп, кызның сары сагышларын оныттырмый иде шул. Аны алыштырырлык башка берәү дә юк кебек тоела иде аңа. Тик шулай да район үзәгеннән килгән «егет» белән танышып та йөргәннәр иде дә бит, ул да гаиләле, “малай әтисе” булып чыкты.

Еллар бер-бер артлы үтә торды, Даниягә дә 30 яшь тулды. Картлык көнемдә ялгыз ничек яшәрмен икән, дигән уйлары да булмады түгел аның. Үзенә тиң кешене табып, гаилә кору турында өметләре өзелсә дә, бер юаныч булыр, дип, бала табарга дигән карарга килде ул.

Корсак үстереп, бөтен авылга рисвай буласын яхшы аңлый иде ул. Аннары әнисе дә бу ниятен хупламаячак, шуның өчен үстердекмени без сине, дип елаячак бит. Авылга килгән саен Ленар да бу гаиләдә кунак булып киткәли башлады. Авыл халкы бу күренешне читтән генә күзәтеп йөрде. Дания үз хәлен үзе генә аңлап йөри бирде. Бала көтү шатлыгы тик аның өчен генә сюрприз иде...

Ләкин, бердәнбер көнне, Дания сыерларын савып кайткач, әнисе белән икәүдән-икәү генә чәй эчеп утырганда, кызының инде түгәрәкләнеп үк килгән корсагына игътибары төшмәсенме әни кешенең.

Әй, Аллам! Бу ни хәл?! Корсагың үсә түгелме соң, балам! – дип калтыранып, йөзләре агарынып, елый ук башлады. – Адәм хурына калдырасың бит безне! – дип такмаклый-такмаклый үз бүлмәсенә үк кереп китте.
Тынычлан, әни! – диде Дания. - Аңла мине, зинһар өчен! Миңа бит озакламый 31 яшь тула. Динар үлгәч, үзем дә үлгән кебек йөрүемне сизгәнсең бит үзең дә. Күпме вакыт үтсә дә, үз тиңемне таба алмадым бит инде. Гомер буе ялгызым тилмерергә тиешмени соң мин? Үземә бер юаныч булыр, иптәш кирәк бит инде. Сезнең дә оныгыгыз булыр! – дип, үзе дә әнисенә кушылып елады ул. Ильдарыңның да өйләнгәненә елдан артык вакыт узса да, әле бала күрсәтергә ниятләре юк бит... Ильгиз энемнең армиядән кайтуына бер сюрприз булсын, әнием, сөйләшкәндә минем турымда сүз әйтмә. Үзем дә бит, әллә уйламыйча гына бу юлга бастыммы? – дип йөрәк әрнешен аңлатмакчы булды ул әнисенә. Ләкин әнисе аны ишетергә дә теләмәде, бары үз фикерен генә яудыра бирде:
Бала табасың килсә, исем өчен генә булса да кияүгә чыгар идең! Кызыгыз зиначы, дип, күзебезне дә ачтырмаячаклар бит хәзер, – дип үксеп елаган вакытта мәктәптән укып кайтучы иң кечкенә энесе Ильмир кайтып керде. Барысы да авызларын яптылар.
Шул сөйләшүдән соң, Даниянең алдагы яшәү планнары да, тормышы да үзгәрде. Карынында типкән җан иясе  аның тормышын ямьгә төргәндәй булып, яшәвенең бөтен мәгънәсен туачак сабыенда күрде ул. Әнисе-әтисен бу “хурлыктан” коткару өчен планнар корды. Шулчак аның исенә, Чистай шәһәрендә ялгызы гына яшәп ятучы ерактакгы, әтисенең апасы булган Зөлфия әбисе исенә килеп төште Ул мине кечкенәдән үк яратты бит, бәлки мине кабул итәр. Мин аны кадерләп карармын, дип уйлады ул. Озаклап уйлаганнан соң, Зөлфия әбисенең адресын сумкасына салып китеп барырга дигән карарга килде.

Сыерларым нишләрләр икән инде, малкайларым, – дип, күзләренә яшьләре тулды аның. Икенче көнне эштән азат итүләрен сораган гаризасын да калдырып кайтты. Тик әле бу турыда энекәшләре белми иде.
Таң белән Дания автобуста бара иде инде. Әллә куркыныч төш, әллә аяусыз өн булды бу. Әнисенең өзгәләнеп елаганы, әрнүле йөзе гел күз алдында торды.

Йөрәк астында яткан сабыең дөнья явызлыгыннан, каргыш-ачудан сакларга теләгәндәй, корсагын куллары белән тотып карады. “Мин дә бит бу дөньяга бары бәхетле булыр өчен генә туганмын кебек сизгән идем үземне. Нишләттең син мине, язмыш?  дип уйлады.  - Кырыс син. Аяусыз син, язмыш...

Зөлфия әбисенең квартирасына килеп кергәндә инде, төн караңгылыгы төшкән иде. Зөлфия әбисе өнемме-төшемме бу дигәндәй, ышанмый торды хәтта, аннан соң Данияне кочаклап алды, күзләренә яшьләр килде. Шатланды, аралашырга өйдә кеше булу – әйтеп аңлата алмаслык бәхет кебек тоелды аңа. Ул шулай булды да. Хәлләрен сөйләп аңлаткач, Зөлфия әбисе аны аңлагандай, тыныч кына тыңлап утырды да:

Кайгырма, кызым! Миндә урын иркен. Балаңа да, үзеңә дә урын табылыр! Исән-сау гына тудыр сабыеңны, - дип, Даниягә яшәү өмете өстәде.
Чыннан да, монда яшәве бик рәхәт кебек тоелды Даниягә. Көндезләрен белдерүләр укып кайта да, Зөлфия әбисе белән уртага салып сөйләшәләр. Буш вакытларында әбисенең бүлмәләрен ялт итеп юып та чыгара, чәен дә, аш-суын да пешерә Дания.

 

Зөлфия әбисе дә гел мактау сүзләре генә яудырып, аның күңелен  күтәреп кенә тора. Беркөнне Зөлфия әбисенең хәлен белергә дип, күрше Наилә ханым керде. Ул үзе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли икән. Сөйләшә торгач, балаларга нәнкеләр җитмәвен дә әйтеп, Данияне шунда барырга күндереп тә китте. Ул әйтүгә үк Даниягә канатлар үскән кебек булды, яшәү өмете уянды аңарда:

Ходай бар икән бит дөньяда! Мин әле Ходай каршында кичереп бетергесез гөнаһлы да түгелмендер, -  дип, яшь аралаш йокларга ятты бу төндә Дания.
Иртә таңнан торып, күңел күтәренкелеге белән бар эшләрен бетереп, Зөлфия әбисенә чәйләр ясап эчерде дә зур өметләр баглап, эчтән генә белгән догаларын укып, балалар бакчасының кадрлар бүлегенә китте.

Данияне бик хуплап кабул иттеләр анда. Әллә Даниянең түгәрәкләнеп килгән корсагына игътибар итмәделәр, әллә инде бераз эшләп карасын, барыбер озакка түзмәс, дип уйладылармы? Иртәгә үк эшкә керешергә куштылар аңа.

Икенче көнне Дания шат йөз белән эшкә китте. Өлкән сестра булып эшләүче ханым Даниягә ак халат кидереп, иң кечкенә балалар төркеменә алып керде. Дания беразга куркынып калган кебек тойса да, балаларга бик тиз ияләнде.

- Минем дә бит тиздән шушылар кебек үк сабыем туачак, аңар да ана җылысы кирәк булачак, мин бу сабыйларга ничек кырыс була алмыйм соң, - дип, эшкә кереште ул. Эшләде, бөтен авырлыкларны да башыннан кичергән авыл кызы өчен бу эш түзмәслек түгел иде. Балаларны бик яратты Дания. Әти-әниләр дә аны яратып өлгерде, аңар үзләренең ихтирамнарын белдереп, бәйрәм саен бүләкләрен кызганмадылар...

Дания үзен бер бәхетле кеше итеп хис итте.

Җәй дә үтте, көзе дә килеп җитте. “Көзе дә шәһәрдә матур икән бит”, - дип сокланды ул. Тик менә әти-әнисеннән хәбәрләр юклыгы гына аның эчен пошыра иде шул. Югыйсә Дания үзе Зөлфия әбисенә килеп урнашуын да, балалар бакчасында эшләвен дә язып, хат салган иде. Җавап кына килмәде.

- Өйдәгеләр мине кичерә алмыйлар икән, - дип уйлады ул. - Авыл халкы минем турыда ниләр сөйли икән? Ленар элеккечә безнең авылга килеп киткәли микән, - дигән уйлар белән озак йоклый алмыйча интегә башлады Дания соңгы вакытта.

Декрет ялына чыкканына да бер айдан артык. Сагынудан никадәр генә җәфа чиксә дә, авылга кайтудан ваз кичте ул, Аллаһыдан сабырлык сорады.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды, Дания дөньяга лачындай таза ир бала тудырды. Аны дәваханәдән алырга Зөлфия әбисенең күршесе булган Наилә ханым да, үзе эшләгән балалар бакчасының мөдире белән бергә тәрбиячеләре дә килгәннәр иде.

Шулай итеп, Дания яшь әни дә булды. Аның өчен яшәү гел шатлыктан гына торадыр кебек тоела иде бу минутларда. Дания дөньядагы барлык бәхетләрне үзенә җыйган кешеләрнең берсе итеп хис итте. Зөлфия әбисе дә баланы бик ярата, сабый йокысыннан уянса, еларга да ирек бирмичә, янына йөгереп килә, имезлеген каптырырга тырыша иде.

Балага исем сайлаганда да үз фикерен әйтеп караган иде дә, тик Даниянең күңел түрендәге хыялында йөрткән исеме бар иде шул:

Әбием, аның исеме бар инде, - дип елмайды ул.
Шулаймыни? Сер булмаса, әйт әле, кызым. Алла сакласын, шушындый матур малайга урыс исеме куя күрмә тагын, дип борчылуым гына, - диде ул.
Аның исеме  - Динар! – диде Дания, катгый гына итеп, ә күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Зөлфия әбисен дә шомга салгандай булды аның бу өздереп әйтүе.
Шул көннән башлап, Зөлфия ханым бу хәлнең асылын аңларга теләгәндәй, Даниянең күзләренә карап, җавап көтә башлады. Динар исемен ни өчен газизенә биргәнлеген сорарга базмаса да, “табышмакка” җавап көтте. Дания дә әбисе белән сөйләшеп, күңелендәге сагышларын уртаклашырга булды. Бу хәлдән соң Зөлфия ханым Даниягә аеруча ихтирам белән карый башлады.

Көн артыннан көн үтте. Бала тууга да бер ел вакыт үтеп китте. Даниянең дә туган йортын сагынуына чик-чамасы юк иде.

Эх, туган җир, диләр аны! Туган нигез, диләр! Җаныбыз шунда яралганга шундый якын микән син, туган туфрак?! Туган йортым, әти-әниләрем! Барыгызны да бик сагынам бит мин. Туган җиреңнән читтә яшәп, күкрәк тутырып, авылының һавасын суларга сагынган кеше генә белә торгандыр аның тәмен, кадерен! – диде ул көрсенеп.
Дания күзләрен яшь пәрдәсе томалаган килеш урамга карады. Урамда көзге табигать, әкияттәгедәй, агачларны алтын төскә манып та өлгергән иде.

Көннәрдән бер көнне Дания җырлап, моңаеп кына сабыен тирбәтеп утырганда, ишектә кыңгырау чылтырады. Дания саклык белән генә ишеккә барып (чөнки Зөлфия әбисе дә йоклый иде) ачып җибәрсә, каршында йөрәккә якын кечкенә энесе Ильмир басып тора иде. Дания үз күзләренә үзе ышанмыйча: “Өнемме бу, төшемме!” - дип кычкырып җибәрде һәм энесенең муенына сарылды, еламсырап кына аны бүлмә эченә алып керде.

Ир-ат тавышына Зөлфия әбиләре дә уянып чыкты. Бергәләп тәмләп чәй эчтеләр, хәлләрен аңлаштылар. Ильмир баланы  күргәч, Данияне тагын беркат кочаклап алды да:

Нәселебезгә тагын бер баһадир арткан икән, молодец, апа! Син чын-чын әни кеше икәнсең,  - дип аркасыннан какты.
Әни мине һаман да гафу итә алмыймы, энем? Каргыймы? – диде Дания.
Юк, каргамый да, синең турыңда сөйләми дә ул, апа, - диде. - Әле менә атнадан артык булды инде, авырып китте әле, ашарга да әти пешерә,” - диде ул. Даниянең йөрәге нечкә кыллары өзелгән скрипка сыман чыңлап куйды, башы әйләнеп китте.
Йә Ходаем! Әниемнең бәхиллеген дә алмый калсам, мин бик каргышлы бала булып, ничек яшәрмен икән соң? – дип уйлап куйды.
Ильмир да шәһәрдәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керү өчен килгәнлеген, шушы көннәрдә авылларына китәчәген әйтте. Дания дә энесе белән бергәләп, авылга кайтырга булды.

Алар авылга кергәндә инде, кояш сүрелеп, көн җылысы да югалып бара иде.

Баласы көйсезләнеп китеп еламакчы булган иде дә, авызындагы имезлеге җиргә төшеп пычранды. Дания җиргә иелеп, шул имезлекне алырга үрелүе булды, аның җиңеннән йомшак кына итеп, кемдер тотып алды. Дания күтәрелеп карауга аның каршында таныш йөз елмаеп басып тора иде. Бу – район үзәгеннән килеп йөрүче Ленар иде.

Дания, синме бу? Авылга бөтенләйгә кайтуыңмы? –  дип, аңардан ниндидер өмет көткәндәй, күзләренә карады.
Даниянең кулындагы гаҗәпсенеп карап торучы ир балага күзе төште.

Исеме ничек? - диде йомшак кына итеп.
Динар исемле минем улым, - дип сүзен кыска тотмакчы булган иде Дания.
Ленар аларны өйләренә кадәр озата барачагын әйтте, сүзсез генә атладылар.     Ата – ана йорты бусагасын атлап керү белән, урын өстендә яткан әнисе дә түргә чыгып утырды. Дания дә әнисенең каршына килеп тезләнде.

Әнием, кичер мине, зинһар, булдыра алсаң, кичерә күр... - диде.
Балам, син үзең мине кичерә күр! Мин сиңа үземнең бәхиллегемне бирергә тиешмен, - диде.
Әни кешенең калтыранулы тавышында ачыну, сагыш, үкенү, сагыну – тагын әллә нинди хисләр сизелә иде.

Араларында бернинди дә үпкәләү, каргышлар калмаганына ышангач, Дания дә үзен гөнаһсыз сабыйдай хис итте һәм әти-әнисе исән вакытта алар өчен дә кадерле  булган оныкларын күрсәтә алганга канәгать калып, төнге йокыга талды. Сабые да алай көйсезләнеп интектермәде, авыл һавасы бик файдалы булды. Әби-бабасы да баланы бик яраттылар, хәтта әби кеше төнлә торып та сабыйга имезлеген каптырып, аның изрәп йоклаганын озаклап карап торды.

И-и, гөнаһсыз сабый, - диде дә бүлмәсенә кереп китте.
Йөрәген моңарчы кысып  торган нечкә кыллар чишелгәндәй булып, сулышлары иркенәйгәндәй тоелды аңар.

Иртәгесен кызын озатырга торып, коймаклар пешереп, тәмле чәйләрен дә ясап эчерә алды ул аларны. Бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчкәч, Даниягә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, урамга кадәр озата чыкты ул кадерлеләрен.

Әнисенең хәле яхшырганын күреп, Даниянең дә күңеле шат иде булып калды.  Алар белән бергә энесе Ильмир да шәһәргә китеп бара, чөнки беренчедән, – укулар якынлашкан булса, икенчедән – Дания апасына ярдәм күрсәтүе иде аның...

 

"Казан утлары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев