Мәдәни җомга

АЛМА (ХИКӘЯ)

–Тагын алманы коеп алдыңмы? – абыйсы шелтәле тавышы белән Кадриягә эндәште.

–Юк, үзе коелып төшкән бит... – кызчык учындагы алмасын артына яшерде.

–Кая, бир әле, хәзер дөресен беләбез, – абыйсы, Кадриянең артка яшергән кулыннан алмасын каерып дигәндәй тартып та алды.

Биш яшьлек кызчыкның йөрәге дөп-дөп кага, беләчәк, тагын беләчәк, хәзер аның өзеп алганын әйтеп бирәчәк абыйсы. Эх, төшмиләр бит, алары да, эленеп тик торалар, үзләре коелсалар булмый микән ни...

 

Алманы әйләндергәләп кенә карады да абыйсы:

–Әйттем бит, коеп алгансын, сиңа нәрсә дип әйттеләр, үзе төшмәсә тотынмаска куштылармы? – шулай дип ачуланды ул апаен.

Әй, шул абыйсын, болай да Кадриягә көн күрсәтми ул нигәдер. Җиде ел буе төпчек булып йөреп өйрәнгән абыйсы үзсенми шул аны, үртәп, үчекләп, елатып бетерә. Зурлар, синең ашыңа таракан булып төште апаең, дип тә әйтештерәләр аңа, анысы тагын нәрсә буладыр... Бу алманың сере нидә икән соң, ничек, каян белеп була икән аның коелганмы, түгелме икәнен? Шул сорау бәләкәч кенә башыннан көне буена чыкмады. Моның серен әтисе генә аңлатып бирә алыр, башкалар белсәләр дә әйтмәс... Әнә, сарыкларның бер туктаусыз нинди сагыз чәйнәгәнен дә аңардан сорап беләсе бар... Шулай үзенчә уйланып, өйгә бер кереп, бер чыгып, түземсезлек белән әтисенең кырдан кайтуын көтте. Әнисе кичкелеккә тавык ашы пешергән. Өстәл янындагы озын эскэмиягә җайлап урнашып, бәләкәч кыз әнисен күзәтә башлады. Әнә нинди оста итеп бүлә ул итне. Өстәлдәге сигез ямыякка калҗаларны аерып-аерып бүлеп салып та бара. Менә ботлары әтисе белән өлкән абыйсына, урта ботлар тагын абыйларына, башка калҗалар да үз хуҗасын таба, аларын Кадрия инде әллә кайчан белеп бетергән. Үзенә тагын, бу юлы да канат белән муен эләккәнен күреп:

–Әни, миңа кайчан урта бот бирә башлыйсың инде, – дигән сүзен кыстырмый булдыра алмады.

Әнисе ипле генә:

–Үскәч. Әле абыйларың, өйдә синнән өлкәнерәкләр бар бит әле. Кызлар алар очып китәсе, шуңа канат кимерергә тиеш...– диде әнисе, мәгънәле генә елмаеп.

Үскәч кызлар кошка әйләнеп өйдән очып чыгып китәләр микән ни?.. Тагын әллә нинди сораулар бирергә әзерләнеп кенә тора иде, шулвакыт аның күзе тәрәзәгә төште. Һәм ул берни әйтми, эскәмиясеннән сикереп кенә төште дә, чыгып та йөгерде.

Әнә, кайтып та килә әтисе! Каршысына йөгереп килгән кызчыгын күтәреп алып, трактор маена батып беткән ата бәләкәчен үчтеки-үчтеки итеп, уч төбендә сикертеп алгач:

–Кызым, кая, куян биреп җибәргән күчтәнәчне бирим әле, – дип, азык алып киткән сумкасыннан пешкән йомырка чыгарып тоттырды.

–Әти, бу чәйне дә куян биреп җибәрдеме? – банка төбендә калган кыр чәенә төртеп күрсәтте Кадрия.

–Әйе, әйе, сиңа дип биреп җибәрде инде.

–Әти, аның балалары бармы, мин дә аларга күчтәнәч җибәрим әле, синең артыңнан... – йомырканы әрчеп, тәмләп ашап, банка төбендәге кыр чәен эчә-эчә, гел дә күчтәнәч биреп җибәрә торган шул юмарт куянны күз алдына китереп утырды кыз.

Әтисе юынып, өстәл артына килеп утыруга, Кадрия тагын аның итәгенә менеп кунаклады. Әле беркем дә табынга килмәгән, шул форсаттан файдаланып, әтисенең колагына үрелә төшеп, кызчык:

–Әти, алманың коелганын каян белеп була ул, ничек беләләр соң аны, әйт әле миңа, – дип пышылдады.

–Өзеп алынганның сабак төбе яшел була, ә үзе коелганның сабагы корып, караеп китә, – хәлнең нәрсәдә икәнен аңлап алды булса кирәк әти кеше, хәйләкәр генә елмаеп, кызчыгын күкрәгенә кыса төшеп, тагын иркәләп, сөеп куйды.

Менә нәрсәдә икән хикмәт! Сабак төбе яшелме, түгелме икәнен генә карый икән бит аның абыйсы. Тәмле алмалы алмагачның алмалары коелып төшми торса, кызчык астагы ботактагы тәмлекәчне өзеп алгач, һич тә булмаса, балчыкка буяп куя башлады. Абыйсы, аның алма ашап йөргәнен күреп, янә алмасын алып карый:

–Кара, каян белдең, өзеп алгансың да, балчык кына буягансың бит, – ди.

–Ә, ул алмагачтан егылып төшкәндә балчыкка буялгандыр, – дип әйтә хәзер сеңлесе, җиңел сулап. Нишләсен инде, Кадрия гаепле түгел бит, алмаларның сирәк коелганына...

 

Миләүшә Әхмәтҗанова

Алга

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: