Мәдәни җомга

Ак әби, кара әби (ХИКӘЯ)

Җәйге ял ул – чәнти бармак кебек кыска.

Ел буена җыелган алҗуыңнан котылыйм, арыган җаның-тәнеңә рәхәтләнеп ял, көч-хәл алыйм, дип уйларга да өлгермисең, җәйге ял күз ачып йомганчы үтә дә китә. Ялымда әни янында күбрәк булыйм, йорт эшләрендә булышыйм, дип туган өенә озаккарак кайткан Нәсимәнең дә, ни кызганыч, китәр вакыты җитеп тә килә. Шәһәрдә – дәүләт, авылда – җәннәт тә бит. Үкенерлек түгел дә кебек – эшләнәсе эшләр эшләнде: өй юылды, юылган керләр үтекләп өелде, капка-койма буялды, бакча каралды. Шулай да әллә ни җитеп бетми бу күңелгә. Әлеге дә баягы бу ашыгыч замананың чире – тагын вакыт җитми калды. Әни янында туйганчы кунак булырга вакыт калмады... Хәер, әни янында кунак булудан туямы икән берәрсе? Әнидән аерыласы минутлар алдан ук күңелне моңсулатып-сагышлатып тора. Китәргә бер-ике көн кала Нәсимә, тагын нинди ашыгыч эшләр калды, дип күңеленнән үткәрде. Шәһәр белән авыл арасы якын түгел. Атна-ун көн саен кайтып булмый. Кышка керсәң, ике айга бер кайтыла диярлек. Олыгайган әни карчык шәһәргә барырга һич тә ризалашмый. Җитмештән узган әнисенең тормышын кайткан арада гына булса да җиңеләйтергә тырышып яткан көне Нәсимәнең. Газимә карчык кызының эшләгәненә сөенеп, шөкер итә итүен: “Балакаем, тагын җимереп эшләдең! Үзең рәхәт күреп яшә шәһәреңдә!” Ярый, әнисенең күңелен күрүе яхшы булды анысы. Тик бик зур йомыш эшләнми калуы гына җанын кыбырсытып тора Нәсимәнең. Нәкъ авылга, туып үскән шушы җиргә, нигезгә бәйле бик зур саваплы гамәл үтәлми калуы кайтып кунак булуның бар рәхәтен ала. Шәһәргә кайтып китәр алдыннан Нәсимә һәр елны хәер-догасыз юлга чыкмый иде. Шушы йортка нигез салган ата-бабасының, ун ел элек вафат булган әтисенең , дөньяда дүрт ел гына яшәп киткән абыйсының рухына сәдака бирмичә, әнисе, туганнары, гаиләсе исәнлегенә дога кылдырмыйча, фатиха алмыйча киткәне юк иде. Иманлы, динле Ак әбидән әрвахлар рухына, терекләр исәнлегенә дога укытып кайтырга чыксаң, юл да һичшиксез уңа, күңел дә тынычлана. Хәерле юл дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик авылның диндар абыстае – Ак әбекәй олыгайды, йөзне куган карчык ерактагы улында яши. Җиде буын ата-бабаны искә алып, авылдашларны, туганнарны хәтерләп, Ак әби белән бер яшьтәге самавырны бушата-бушата сөйләшеп утырган чакларны сагынырга гына калды. Динле генә саналган Камилә әби дә дөнья куйды. Күрше авылда мәчет тә, мулла бабай да бар ул барлыгын. Тик нәсел-тамырыңны, ата-анаңны белгән, балачактан башыңнан сөеп үстергән берәр иманлы авылдашыңнан дога кылдырсаң, ул догаңның кабул буласына шик калмый. Ак Әби булмагач, ничек кыен икән! Сәдака да бирмичә, дога да алмыйча ничек китмәк кирәк?! Бар ул барлыгын авылда бер ятимә карчык. Ире күптән үлгән, балалары аналарының җир йөзендә бар икәнлеген дә оныткан. Бик сайланып тормаганы аңа төрле хәерен дә илтә, догасын да укыта. Китаптан карап булса да, хәтта никахын да башкара, җеназасын да чыга дип әйтәләр Ямал әбине. Укыйдыр укуын, тик кабул булуы гына икеле. Бер дә булмаса әллә шул карчыкка гына илтергәме хәерне дигән уен Нәсимә үзеннән куып җибәрде. Әнисенә дә бу уен әйтмәде. Әнисенең Ямал карчыкны өнәмәү генә түгел, җене сөймәвен ул белә иде. Хәер, бер Газимә генә түгел, кимеп барган авылдашларның күбесе “тәүбәгә килгән” Ямалның Ак әбидән соң бик дини әһелгә әйләнеп китүен артык хупламадылар. Бурычы өстеннән төшсен өчен генә теләсә кемнән дога ишетергә Нәсимәнең дә күңеле тартмады.

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: