Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

“Абзар иясе” (ХИКӘЯ)

Уналты яшьлек апамның кичке уеннан кайтуын көтеп, әни тирәсендә сырпаланам. Вәсимә апам минем ише ыбыр-чыбыр, вак-төяк түгел. Әнием әйтмешли, апамның чәчәктәй чагы – ул түбән оч Хәлим белән гыйшык-мыйшык тота.

Кеше күзеннән яшеренеп кенә йөрергә тырышсалар да, әни дә бу “серне” белә, әлбәттә. Үсеп буйга җиткән кызының кем белән кая аяк басканын әни дә белмәгәч?! Көне буена йорт эшләрен карап арыган апамның кичен бераз гына сулыш ачып кайтуына әнием каршы түгел. Шулай да Вәсимә апам кич чыкканда әни аңа кат-кат тукый: “Әйбәт кенә йөр, ишетсен колагың! Соң кайтма!” Ә миңа, “борын асты кипмәгән” унөч яшьлек кызыйга, Хәлим апаны капка төбенә хәтле озатып куйгач, чөкердәшеп туйганнарын, бер-берсеннән аерыла алмый азаплануларын көтеп утырырга туры килә. Чөнки йоклар урыныбыз келәттә. Ә келәткә берүзем генә кереп ятарга куркам, әлбәттә.

 

Абыебыз Фиргат бик соң кайта. Аның “йокы бүлмәсе” бездән өстә – сәндерәдә. Егерме ике яшьлек абыебызга әтиебез тезгенне бушатты, дәү әни әйткәнчә ул “пулный бүледә”. Ягъни аның, кызлар озатканнан соң, кайчан сәндерәгә кайтып ятканы әтигә дә, әнигә дә бик мәгълүм түгел. Бүген кич салкынча, яңгыр ява, читтәрәк яткан калын мамык юрганны ябынсагыз да начар булмас, ди әни. Ярар, әни, дим табынны җыя-җыя. Үзем караңгыга күмелә барган ишек алдыннан күземне алмыйм. Усалрак холыклы әтиебезнең “керпе бияләенә” килеп эләкмәс өчен, апа кайвакыт өйгә кереп тә тормый, туп-туры келәткә юнәлә. Бүген дә шулай булды. Апа җил капканы ачып кергәндә авыл өстенә җәйге төн бәрхет шәлен япкан, авыл тәрәзәләрендә утлар сүнә башлаган иде инде. Йокыга киткән әтине уятмас өчен шым гына басып, ишек алдында минем чыкканны көтеп торган апа янына ашыктым. Дәү әни артымнан дога укып калды. Бәйләнчек энекәшем, мин дә сезнең белән йоклыйм әле, дисә дә мин аңа тел генә күрсәттем. Без йоклыйсы келәт быел салган яңа абзарда. Анда әле мал ябылмаган, борынны кытыклап, йомычка, сәндерәдән хуш исле печән исе аңкып тора. Шулай ук анда әле электр уты да үткәрелмәгән. Ут-күздән үлеп курыккан әни, очкын төшерерсез, дип келәткә сукыр лампа да куймый. Әни безне, абына күрмәгез, дип озата бара. Ярыйсы гына шәп яуган яңгыр безне тизрәк түбә астына куалый.

 

 

Дөм караңгыда апа белән, җитәкләшеп, абзар ишегеннән сак кына атлап керәбез. Әнинең, тыныч йокы теләп, тышкы ишеккә йозак элгәне ишетелә. Малай-шалай куркытмасын, тыныч йокласыннар дип әни абзар ишегенә төнгелеккә олы йозак элә. Әни өйгә кереп китте, ә без апа белән, аякларны чак шуыштырып, абзар эченнән келәт бүлмәсенә табан атлыйбыз. Күзгә төртсәң дә күрмәслек дөм караңгыда ташбака адымы белән бара торгач, ниһаять, келәт бусагасы аша үтеп, үзебезнең ятак турысына җиттек. Мин, арттарак калып, өске киемемне салырга тотындым. Апа, кармаланып, такталардан кагылган сәкене, андагы урын-җирне капшый. Читтәге аерым сәкедә элегрәк энекәш ята иде. Тик аны, авызында сүз тотмас саесканны, безнең серләрне белмәсен өчен, төрткәләп тиз арада йокларга өйгә куаладык. Безнең әни аны, төчкереп туган бала, ди. Ягъни җитмәгән җире, кысылмаган урыны, төбенә төшмәгән нәрсәсе юк. Бүген дә энекәшем миңа иярмәкче иде, кая ул! Ятсын дәү әни янында. Ә гыйшык җан апаның сере эченә сыймый: Хәлим белән ни турында сөйләшкәннәрен, кайлардан урап килгәннәрен – барын да миңа сөйләп бара. Бүген дә мин түземсезләнеп апаның яңа “мәхәббәт хикәятләре” бәян иткәнен көтәм. Менә тизрәк, юрганнарга ябынып, үз урыныбызга – әткәйнең иске толыбына чумыйк та...


Күлмәгемне сала-сала, сораулар яудырырга дип авызымны гына ачкан идем, дөм караңгыда апаның куркынган тавышы ишетелде: “Абау! Галия, монда кемдер бар!” Кем бар? Кайда ул? Ни кирәк аңа? Бер мизгел эчендә күз алдымнан әллә нинди куркыныч күренешләр үтте. Дәү әни минут саен безне куркыткан җен-шайтаннан башлап, күз алдымнан тезелеп, абзар ияләре, шүрәлеләр, албастылар, тагын әллә нинди хәшәрәтләр үтте. Хәтеремдә кайдадыр кемнәндер ишеткән дию-җеннәргә бәйле коточкыч вакыйгалар җанланды. Курыкканга куш күренә – почмакта кинәт кемдер кыштырдады, килбәтсез кулларын сузып, безгә якынлаша башлады кебек тоелды! Шыр җибәреп чәрелдәгәнемне сизми дә калдым! Үзем күлмәгемнән чыга алмый азапланам. Үзем, кая барырга белмичә, әле бер мөешкә, әле икенчесенә барып төртеләм. Куркуымны басарга тырышып, “кем бар анда?” дип сорарга өлгермәдем, җиңеп булмаслык шүрләвем котны алырлык чыелдау рәвешендә эчтән бәреп чыкты. Кем әйткәндәй, куркакның күңеле юртак. Шүрләвеннән апа ишеккә ташланды. Чәчем үрә торды, абына-егыла аның артыннан мин дә ыргылдым. Келәт тупсасына абынып, аягымдагы бер кәлүшем төшеп калды. Миңа исә аны кемдер караңгыңда аяктан тартып алды сыман тоелды. Ябык абзар ишеге янына бәрелә-сугыла ике-өч сикерүдә барып җиттек. Ә ишек теге яктан бикле! Җаным табаныма төшкәнлектән, калтыранган куллар тыңлашмый, һаман да күлмәктән чыга алмый азапланам. Тарткалый торгач, күлмәгем умырылып төште. Куркуымнан мескен кәҗә бәтие тавышлары чыгарып, ападан: “Кем бааар андааа? Кемне күрдееең?” – дип сорыйм. “Күрмәдем. Кулым сәкедә яткан кемнеңдер башына тиеп китте”, − ди коты алынган апа. Икәүләшеп кычкыра-бакыра абзар ишеген төяргә тотындык: “Ачыгыз! Ачыгыз! Үтерәләр!” Кемнеңдер чиркандыргыч салкынча бармаклары тәнне кармалап уздымы, әллә, бөтен гәүдәдә дерелдек кузгатып, билгесез затның дымлы сулышы килеп бәрелдеме, әллә ярыклардан кергән яңгыр җиле аякларга тиеп бөтерелде... Апа белән караңгыда бер-беребезгә тиеп киткәнебезне күрмибез – кемдер безгә ышкыла кебек тоела! Куркыныч янаган келәт ишегеннән коточкыч албастымы, абзар иясеме чыгып, сөякләребезне керт-керт итеп кимерә-кимерә, телен чыгарып ялмана-ялмана безне ашап бетерер төсле! Абзар иясенең энекәшебез урынында иркенләп киерелеп ятуы өркүдән миңгерәүләнгән башка һич тә сәер тоелмады. Хәер, нинди дә булса аек уй уйларлык халәттә түгелбез. Башыбыз буш. Дер калтыранган гәүдәне биләгән кебек, аны да курку параличлаган. Онытчак бүреген югалтыр, куркак башын югалтыр – шулдыр инде. Бикле абзар ишеген дөбер-шатыр шакысак та безне өйдәгеләр ишетмәде, әлбәттә. Үрле-кырлы сикерә-сикерә, апага, әйдә астан чыгып карыйбыз, дидем дә, ялт кына иелеп, ишек астындагы тишеккә башымны тыктым. Яңа абзар ишеге астында киң кенә ярык калдырганнарын мин белә идем, әлбәттә. Түбәдән яуган яңгырда ишек астына күлдәвек җыелуга да карамыйча, алга шуыштым. Билгесезлектән куркуым пычрактан җирәнүгә караганда күпкә көчлерәк булып чыкты. Мин ләпеккә ятып шуышам, апа мине арттан этә. Манма суга, лычма пычракка батып булса да, маташа торгач, теге якка, иреккә чыктым! Апа да тишеккә башын тыкты. Тик аның гәүдәсе минекеннән калынрак та, тазарак та. Мин аны бар көчемә кулларыннан бу якка тартам! Чыкмый гына бит. Апа, елардай булып, ныграк тарт, дип кычкыра. Ниһаять, тарткалый торгач, апа, күлмәгенең изүен ертып, аркасын тырнатып-сызырып булса да абзар ишеге астындагы тоткынлыктан котылды. Арттан кугандай, яңгыр астында икәүләп өйгә табан чабабыз. Безнең тавышка лапас астындагы мал-туар, кош-корт кычкырыша башлады. Әни ишекне эчтән бикләп өлгергән, утны сүндерүләренә караганда, өйдәгеләр татлы йокыга киткәнгә охшаган!

 

Өйне селкетерлек итеп, мин ишекне дөбердәтәм, ә апа, үрелеп, дөп-дөп тәрәзә кага. Гомеребез бар икән – бераздан тәрәзәдә ут кабынды һәм әнинең борчулы тавышы ишетелде: “Балалар, ни булды? Берәрсе тимәгәндер бит?” Безнең чыр-чу килүгә уянып чыккан әти белән әнигә апаның абзар иясен үз куллары белән тотып каравын тотлыга-тотлыга аңлаттык та өйгә кереп йөгердек. Аптыраган әни, тизрәк өйгә кереп, керосин лампасы алып чыкты. Ертылган, пычранган күлмәкләрне алыштыру кайгысы юк, идәнгә ләпек тамыза-тамыза, дерелди-дерелди, дәү әни янына, чаршау артына постык. Тавышка торып утырган дәү әни безне, дога кылмыйсыз, ашагач әппәр итмисез, шайтан ияләшкән, дип һаман да шул җен-шайтаннары белән куркыта. Энекәшем, уянып, төшемме бу, өнемме, дигәндәй күзләрен челт-мелт китереп ятты да куркудан юрганын башыннан ук бөркәнде. Тәрәзәдән карап, абзарга кереп киткән әти белән әнине шөбһәләнеп көтәбез.

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев