31 май 2018 яңалыклары
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 21 (2018)
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 21 (2018)
-
Разил Вәлиев: “Берлекләр эшне яхшырту өчен кирәк”
Бүгенге әңгәмәдәшебез – республиканың халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
-
Якты моңы бар иде...
Мин театр труппасын, андагы талантлы артистларны, аларның бергәләп иҗат итүен бер зур оркестрга охшатам, дирижер да бар, һәрбер уен коралының үз яңгырашы, үз аһәңе, үз урыны... Рәсим Сәлаховның иҗатын, тормыш юлын, аның үзен дә мин шушы оркестрдагы бер моңлы курайга тиңләр идем. Башкортстан җирендә туып-үскәнгә генә түгел, ыспай төс-кыяфәте, сөйкемлелеге, чишмә чыңлавын тоеп була торган йомшак тавышы, ихлас елмаюы, самимилек югалмаган күз карашлары, хисләнүчән күңеле – барысы да бер якты моң белән сугарылган кебек. Уйнаган рольләренең дә күбесенә сафлык, пакьлек хас.
-
Булат Сөләйманов: Адашкан да тайга эчендә, Бала чагым елап йөридер...
Булат Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, туган төбәгендә төрле хезмәтләр башкара: маляр да, бетончы да, китапханәче дә булып эшли. 1961 елда исә Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, әмма бераздан укуын ташлап, яңадан хезмәт юлын дәвам иттерә. Ә 1974 елда ул М.Горький исемендәге Әдәбият институтының поэзия бүлеген тәмамлый.
-
Бездә толерантлык юк
Йосыф Дәүләтшин Сарман районында туып-үскән. Совет гаиләсендә тәрбияләнгән. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та, Чаллыдагы “Нуретдин” мәдрәсәсенә муллалыкка чыгып киткән. Мәдрәсәне бер елда тәмамлап, кулына диплом алып, кире Сарманга кайтуга, 16 яшьлек үсмерне Сарман үзәк мәчетенә имам итеп куялар. Бер ел эшләгәннән соң, гыйлем җитмәвен аңлап, ул Чаллының яңа мәдрәсәсенә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә берьюлы укырга керә.
-
Айга кырын карама 2-8 июнь
2 июнь (шимбә). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 6.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.12 сәгать.
-
Сөембикә Кашапова: Сәнгать музее кирәк
Казанда дүрт көн дәвамында “Заман мәдәнияте киңлегендә театр музее” дип исемләнгән V Бөтенроссия семинары үткәрелде. Ул Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, А.Бахрушин исемендәге үзәк театр музее тарафыннан оештырылган иде. Семинар эше А.Горький һәм Ф.Шаляпин мемориаль – әдәби музеенда “Музей һәм театр: тере тарих” дигән темага фәнни-гамәли конференция белән башланып китте.