31 март 2020 яңалыклары
-
Алексей Махлай: Төп закондагы төзәтмә кешеләргә яхшы тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән
Конституциягә төзәтмәләрдә пенсияне мәҗбүри, даими рәвештә индексацияләү, социаль иминият, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль пособиеләрне индексацияләү кебек социаль гарантияләргә хокук билгеләнәчәк
-
Уфа янындагы авылда коронавируска каршы тәре йөреше үткән
Дмитриевка кешеләре тәреләр күтәреп авылны әйләнгән.
-
«Баламны җен алыштырды»: татар халкы үләтләрне нинди им-томнар белән дәвалаган?
Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова «Әлбәттә» YouTube каналында им-том һәм ышанулар турында сөйләде. Им-том ярдәмендә үләтләрдән ничек дәваланганнар? Баланы җен алыштырса нишләргә? Йорт өстеннән козгын очып китсә, нәрсәгә юрарга? Онлайн-лекциядә әйтелгән кызыклы фикерләрне һәм фактларны сезгә тәкъдим итәбез.
-
Мөслим егете авариядә үлгән: «Гел Салаватның «Салкын чәй» җырын җырлап йөрде»
Юл газабы — гүр газабы, диләр. Машина йөртүгә хирыс булган Раил Сафинның гомере 25 яшендә юлда өзелә. Кичә Мөслимдә чит ил машинасы кюветка чыгып очкан һәм берничә тапкыр әйләнгән. Бүген Раилне Мөслимдә җир куенына салдылар. Без фаҗиганең нечкәлекләрен белешеп, мәрхүмнең якты истәлегенә хатирәләр тупладык.
-
Германиядә белем алган егетне Нурлатка коронавирус ияртеп кайтуда гаепләгәннәр: «Ялган мәгълүмат таратучылар бу гамәлләре өчен җәзасын алсын иде»
Кеше сүзе кеше үтерә. Нурлат районының Түбән Нурлат авылында яшәүче Гомәровлар гаиләсенә бу сүзләрнең хаклыгын үз җилкәләрендә татырга туры килгән. Германиядә белем алган Зөфәр Гомәров турында коронавирус ияртеп кайткан дигән сүз таралган. “ВТ” хәбәрчесе Зөфәрнең әнисе Рузалия ханым белән сөйләште.
-
Рөстәм Миңнехановның cанитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле мөрәҗәгате
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!
-
Татарлыгың киемеңнән күренсен!
Таныш булыгыз – Дамир ага Хәйретдинов, 73 яшендә. Гап-гади татар карты.