28 июль 2017 яңалыклары
-
Фәндәс САФИУЛЛИН: Мәктәп китсә, ни калыр?
Ил китәр дә ни калыр? Ил киткәндә йорт калыр, Йорт китәр дә сөт калыр, Ак күкрәктән сөт имгән Сүзе татлы тел калыр. Тел китәр дә ни калыр? Язганнан язган хат калыр. Баш китәр дә ни калыр? Буында типкән кан калыр; Буыннан буын чабылса, Ул чагында ни калыр? ("Идегәй") Мәктәп -...
-
Татар олы сәнгать сараена мохтаҗ
Ирек (Ирик) Рәшид улы Мусин яңа картинасын Интернет битенә куйгач бирелгән бәяләмәләр ахырында - бары өндәү билгеләре. Яңа гына фотога төшерә башлаучыга: "Син башта табигатьне фотога төшер, һәрхәлдә, ул сиңа үпкәләмәс", - дип киңәш бирәләр. Аны яңа гына яза башлаган рәссамга да бирергә мөмкиндер. Тик менә табигать күренешен җанга үтеп...
-
Кипрдагы татар мөһаҗире
Элек монда үзем күреп белгән, ә берзаман чит-ят илгә качкан татарлар арасында иң катлаулы, иң аяныч язмышка ия булган Ильяс Абдуллинны һич оныта алмыйм. Алар нәселе күрергә дучар ителгән тәкъдир турында, ябык тәгәрмәчкә утыртылган тиен шикелле, кузгалам да уйлыйм, кузгалам да уйлыйм. Ильясның бабасы Хәбибулла агай утызынчы еллар башында кулак...
-
Флёра ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА: Минем дә бит, дустым, йөрәгемне Син юлыккан давыл ялмады...
("Кояш күзләре" дигән циклдан) Сагыну Сагыныштык, әнкәй, зар-интизар, Очрашасы килә, күрәсе. Тәрәзәгә кат-кат карыйсыңдыр Кайтып килмәсме дип берәрсе... Саҗидә Сөләйманова Үз анаңны өзелеп сагына белү Тумыштан ук килә, күрәмсең... Илләр гиздем, - аны сагынуымны Бүлешмәсме диеп берәрсе. Авыл зиратыннан безнең өйгә Якын булгангамы ара бик, Күз йомдисәм, төшемә керде әнкәй:...
-
Ханнарыбыз лаек һәйкәл көтә
Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановка Ачык хат Башкалабыз Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтүгә дә 12 ел вакыт узып китте. Бар дөньяны шаккатырган юбилейны Кремль үзәгендә Кол Шәриф мәчете, Миллениум күпере, метрополитен, "Әкият" курчак театры, кала читендә яңа аэропорт һәм ипподром, йөзәрләгән яңа сарай һәм йортлар төзеп каршылый белдек. Башкалабыз Универсиада уеннарына әзерлек...
-
Генерал, разведчик, Герой
Казанда кырыктан артык урам Советлар Союзы Геройлары исемен йөртә. Алар арасында 340 метрга сузылган Панфиловчылар урамы һәм дүрт чакрымлы Рихард Зорге проспекты да бар. Әмма генерал Алексей Павлович Панфиловның тыкрыгы да юк. Югыйсә, аның исеме мәңгеләштерелүгә күптән лаек. Беләсегез килсә, Казанда 1898 елның 17 маенда туган генерал-майор 1940 елның 22...
-
Айга кырын карама
5 август (шимбә). Зөлкагдә аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.11 сәгатьтә калка, 1.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.44 сәгать. Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене...
-
Гамир ГАРИФУЛЛИН: Туган тел, катнаш никах һәм милләт
Бүген элеккеге СССР төбәкләрендә рус телен куллану бер дә тигез бармый. Мисалга, Россия хөкүмәте Кыргызстанның тел сәясәтеннән бик канәгать, чөнки анда рус теленең урыны түрдән. Ә 1940 елларда Советлар тарафыннан басып алынган илләр, әйтик, Балтыйк буе республикалары Мәскәүнең элеккеге гамәлләре өчен үч кайтара: русларга гражданлык алганда бу республика телләрен белүне...