28 июнь 2022 яңалыклары
-
Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә
«Ялкын» YouTube каналында яңа видео.
-
Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде
Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2022 нче елның 9 июленә туры килә.
-
Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды
Казанда татар теле укытучыларынын Бөтенроссия съезды башланды. Аның эшендә илебезнен 26 төбәгеннэн 400 укытучы һәм жирле татар автономиясе вәкилләре катнаша. Өч кон дәвам итәчәк чараның беренче көнендә ераклардан килгән укытучылар борынгы Казаннын тарихи урыннарына сәяхәт кылдылар.
-
Төркиядә «Адым саен Анкара» күргәзмәсендә татар фотографының әсәрләре тәкъдим ителде
Анкарада туып-үскән милләттәшебез Мәсүт Арсланбәкнең биш әсәре 27 фотографның ике мең хезмәте арасыннан сайлап алынган.
-
2 нче июльдән Казанда трамвай маршрутлары хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк – гомуми челтәр бер ярым тапкырга диярлек артачак
Яңа тариф ярдәмендә пассажирларның трамвайдан трамвайга бер сәгать эчендә бушлай күченеп утыру мөмкинлеге бар.
-
9 июль – Корбан бәйрәме
Татарстан Республикасы Президентының «2022 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 9 апрель, 256 нчы номерлы Указы нигезендә, 9 июль – Корбан бәйрәмен үткәрү көне – эшләми торган бәйрәм көн булачак.
-
Балтачта Россия күләмендә рекордлы бәлеш пешерделәр
Балтачта бәлеш пешерү буенча Россия күләмендә рекорд куйдылар - 71 килограммлы борай бәлеше пешерделәр.