22 июнь 2021 яңалыклары
-
22 июнь 2021 - 15:10Баулы районының бер авылында илле елдан артык Әбиләр сабан туе үткәреләСабан туйлары күп хәзер – ниндиләре генә юк: колачлы, зур итеп, танылган артистлар чакырып үткәргәннәре дә, фейерверклы, тамашалы кичке авыл сабан туйлары да бар. Һәрберсе үзенчә матур. Әмма мәйданының һәр метры күңел җылысы белән сугарылганы кайсы дип сорасалар, бер икеләнми “Әбиләр сабан туе” дияр идем.
-
22 июнь 2021 - 12:10Диния Нәзарәте корбан чалу урыннарын билгеләдеКазан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.
-
22 июнь 2021 - 10:27Казанда электр самокатлар куллану кагыйдәләре үзгәрде60 зонада тизлекне чикләү гамәлдә, самокатлар дөрес куелмаган 16 участок бетерелгән. Казанда шәһәр Мэры кушуы буенча электр самокатлар прокаты буенча хезмәтләр күрсәтүче компанияләр эшчәнлеген көйләүче кагыйдәләр эшләнде һәм кабул ителде.
-
22 июнь 2021 - 08:56Милли музейда беркайда күрсәтелмәгән Коръән, шәмаил, намазлыклар күргәзмәсе ачыла«Мөселман раритетлары» күргәзмәсендә татар сәүдәгәрләре һәм муллалары кулланган мөһерләр, XX гасыр башы шәмаилләре альбомын күреп булачак.
-
22 июнь 2021 - 08:46Галим: Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри якын торсалар да, аралашып яшәмәгәнСөләйман Рәхимов сүзләренчә, татар галимнәре бер-берсенең яңа чыккан хезмәтләре белән танышып барган.