Әлфия Айдарская: «Мин яшәргә тиеш әле»
Редакциябезгә еш килеп чыга Әлфия апа. Шаяру катыш сәбәбен дә әйтеп куя. «Мин монда рухи азык эзләп киләм. Чордашларым, нишләптер, ашау-эчү турында гына уйлый башладылар», – ди. Үзе кет-кет көлә. Тик менә аның чордашларына ничә яшь икәнен генә белеп булмый. Үзенә 25 майда 95 яшь тула. Балерина булгангадыр инде, орчык шикелле ул, бер урында утырып торганы да юк. Сөбханалла, баш та шәп эшли, күз дә яхшы күрә. Мин яшәргә тиеш әле, дип нәтиҗә ясый да эшлисе эшләрен санап китә.