4 октябрь 2018 яңалыклары
-
4 октябрь 2018 - 18:59“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 39 (2018)Гел исәйтеп, гел кисәтеп торсын Сөембикә рухы безләрне!
-
4 октябрь 2018 - 18:55Ташкент: «Сезне зарыгып көттек!»Ниһаять, озын-озак тәнәфестән соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Үзбәкстан башкаласында гомер сөрүче милләттәшләребез белән очрашып, аларга дүрт спектакль күрсәтеп кайтты. Соңгы тапкыр, моннан 33 ел элек, 1985 елда булган гастрольләр ай буе дәвам итә һәм бу – совет чорының театрлар һәм тамашачылар өчен булган бер уңай күренеше иде. Инде менә Татарстан һәм Үзбәкстан республикалары җитәкчелегенең турыдан-туры ярдәме нәтиҗәсендә, хыялдагы бу иҗади сәфәр янә тормышка ашты.
-
4 октябрь 2018 - 18:48Рәмис АЙМӘТ: Уйларыма һич юк киртәләр дә Бәллүр кебек садә иртәләрдә…Бәллүр кебек садә иртәләрдә Бәллүр кебек садә иртәләрдә, Ак биләүдә чакта бар җиһан, Иңнәремә килеп кунар кебек, Канатларын җәеп ак илһам. Уйларыма һич юк киртәләр дә, Бәллүр кебек садә иртәләрдә.
-
4 октябрь 2018 - 18:36«Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!»Гаяз Исхакый бу сүзләрне инде узган гасыр башында ук әйткән булган, ягъни, бары тик көрәшеп кенә үз хакыңны табарсың, дигән. Һәм гомер буе шушы өндәмәсенә тугры булып калган – үз хакын хаклап та, милләт хокукларын яклап та тартышкан, көрәшкән.
-
4 октябрь 2018 - 18:30Хыяллар тормышка ашкандаАңа карагач, бар булдыклы Алинәләр дә елмаючан икән дип уйларсың! “Хыяллар тормышка аша, югыйсә, Җиһан безгә хыяллану халәте бирмәс иде!”, “Торгач, таулар күчерәчәкмен!” Йөзеннән һич елмаю китмәгән, туачак көнгә алдан ук позитив караш юллаган чибәркәй генә үз Интернет сәхифәсенә шундый сүзләрне яза ала. Иншаллаһ, Алинә дә шөгыленең популярлыгы нәтиҗәсендә үз иҗат остаханәсен яисә үз кибетен ачар! Аның кебек французларча сутаж чигүе осталары Казанда нибары берничә генә. Алинә Камалова Чиләбедә туып-үскән, сервис белгече һөнәрен алу өчен Көньяк Урал дәүләт университетын тәмамлаган.
-
4 октябрь 2018 - 18:25Айга кырын карама (6-12 октябрь)6 октябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.31 сәгатьтә калка, 16.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11 сәгать.
-
4 октябрь 2018 - 18:22Әгъзам Фәйзрахманов: Бәяләр сәясәтеӨлкән буын кешеләре, бәлки, хәтерлидер әле, Бөек Ватан сугышыннан соң, Яңа ел алдыннан азык-төлеккә, киң куллану товарларына бәяләр төшерелә иде. Күрәсең, шунлыктандыр, халык Яңа елны һәрчак көтеп алды, үзенә кирәкле әйберләрне җыярга тырышты.
-
4 октябрь 2018 - 15:47Татарстанда "Бердәм урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башлана300 гектар мәйданда 1,3 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла.
-
4 октябрь 2018 - 15:41Euroskills 2018 медалисты: Мондый җиңүдән соң безне “Татнефть”кә эшкә чакырырга тиешләрEuroskills Budapest 2018 чемпионатында эшмәкәрлек өлкәсендә җиңгән Карина Халеева үзенең кичерешләре белән уртаклашты.
-
4 октябрь 2018 - 15:39“КАМАЗ” яңа газ двигателе эшләп чыгара башлаячак12 литрлы яңа двигатель 450 ат көченә тиң булачак, диде “КАМАЗ” генераль директоры.
-
4 октябрь 2018 - 13:25Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативына грантны 70 миллионга кадәр арттырырга җыеналарБыел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сум грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.
-
4 октябрь 2018 - 13:21Казанда Dahua Technology Кытай компаниясенең Идел буендагы вәкиллеге ачылачакКытай компаниясе Татарстанда “акыллы” видеокамералар җитештерә башлаячак.
-
4 октябрь 2018 - 13:11Татарстанның IT-паркы Кытайда вәкиллек ачуны планлаштыраШэньчжэнда Huawei, Hikvision һәм Dahua Technology кебек компанияләр эшли.
-
4 октябрь 2018 - 13:07Татарстанда Малазияның Джохор штаты солтаны килүен көтәләрРөстәм Миңнеханов Ибраһим Исмаил әфәнде белән Малазиягә эш сәфәре вакытында очрашкан һәм аны Татарстанга чакырган.