ИЛНАЗ ГАРИПОВ ӘНИСЕН СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТТЫ
Яшь җырчы Илназ Гарипов гаиләсендә зур кайгы. Бүген ул әнисе Галиябануны соңгы юлга озатты. Әнисенә нибары 62 яшь булган.
Мәрхүмәне бик җылы искә алалар. Илназ Гариповның сәхнәдәш дусты, җырчы Илсөя Бәдретдинова да Инстаграм челтәрендәге шәхси битендә түбәндәге сүзләрне язган:
- Бер көнлек дөньяда яшибез... Каядыр йөгергән булабыз... Планнар корабыз... Иртәгә...