11 февраль 2022 яңалыклары
-
Тинчурин театры тамашачысын бинаның серле урыннары буйлап экскурсиягә чакыра
Татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Тинчурин театрында «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дип аталган экскурсияләр үткәрелә башлый.
-
Суррогат әни булып фатир алган Розалия Мәмәтова: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым"
Узган ел Чаллыда өч гаилә суррогат ана ярдәме белән балалы булган. Әйтергә кирәк, Россиядә түләү хисабына суррогат ана булу закон белән тыелмый. Соңгы елларда ул хәтта бик популяр. Ил буйлап бер-бер артлы чит кешеләргә бала табып бирергә риза хатын-кызларны эзләүче яңа агентлыклар ачыла. Чаллыда да шәхси игъланнар күп. Кемдер донор, кемдер суррогат әни булырга тели, хәтта гонорар суммасын да яшерми язалар. Ел саен статистика буенча 20 меңнән артык суррогат ана бала таба. Без шундыйларның берсе белән сөйләштек.
-
Ачык дәрес, мастер-класс һәм матбугат конференциясе – Казанның 98 педагогы «Ел укытучысы» конкурсында катнаша
Иң яшь катнашучыга – 21, иң олысына 35 яшь.
-
Казанда КАМАЗ маркалы түбән идәнле берничә секцияле автобус сынала
Яңа транспортны шәһәр Мэры Илсур Метшин карап чыкты.
-
Казанда Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция үтәчәк
Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.
-
Казанга эш визиты белән Казахстан Президенты килде
Халыкара аэропортта аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
-
Фоат Уразай: Киләчәккә төбәлгән мөнәсәбәтләр
Бүген зур спортта гел дә сәясәтсез булмый, күрәсең. Пекинда кышкы Олимпиада ачылуга багышланган тантаналар алдыннан Кытай һәм Россия лидерлары Си Цзиньпин һәм Владимир Путин, форсаттан файдаланып, бүгенге чорның актуаль проблемалары хакында өч сәгатьлек сөйләшү үткәргән.
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 5 (2022)
Камиллекнең чиген билгеләргә Күкләр татар кызын яраткан!