1 июль 2022 яңалыклары
-
Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин музей-йорты кунаклар кабул итә башлады
Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинның музей-йорты тулы көченә эшли башлаган – июнь аеннан ул рәсми рәвештә кунаклар кабул итә.
-
«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео
Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.
-
Эшләп үскән авыл баласы
Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров үз йорты белән Казан үзәгендә яши. Алмагачлар шау чәчәктә утырган чак. Легендар җырчы бүген дә формасын югалтмый, тавышы элеккечә күркәм. Хуҗа 70 яшен тутырган димәссең!
-
Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчә һәм шикәр комы арзанайды
Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән.
-
Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр көнендә татар музыкасы булмады диючеләргә җавап бирде
Казанда Яшьләр көнендә чыгыш ясаучы хедлайнерларны федераль оештыручылар билгеләгән.
-
Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак
Кол Шәриф мәчете 8 июльнең 16:00 сәгатеннән 9 июльнең 9:00 сәгатенә кадәр ябык булачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Рүзәл Юсупов: Телебезне кадерсезләмик
Тел ул үзеннән-үзе генә бозылмый, аны без үзебез – бу телдә сөйләүче һәм сөйләшүче гади кешеләр дә, төрле һөнәр ияләре, шул исәптән журналистлар да – бозабыз, моңа хәтта туган телнең сафлыгы сагында беренче чиратта торырга тиешле язучылар һәм укытучылар да күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертә.
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 25 (2022)
Якынайтып ерак араларны, Ут күршеләр булып яшик әле!