Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Зур корабка – киң диңгез

Әлеге талантлы скульптор миңа 14 яшеннән бирле таныш. 14 яшендә ул Казан сынлы сәнгать училищесының яңа гына ачылган скульптура бүлегенә укырга керде һәм… бик тиз арада яшьтәшләреннән аерылып, үз иҗат үҗәтлеген һәм булганлыгын күрсәтә дә башлады. Булганлык дигәндә, бу сыйфат аңа әтисе Әлтаф Гыйният улыннан күчкән. «Мин Казахстанның Җамбул шәһәрендә...

Әлеге талантлы скульптор миңа 14 яшеннән бирле таныш. 14 яшендә ул Казан сынлы сәнгать училищесының яңа гына ачылган скульптура бүлегенә укырга керде һәм… бик тиз арада яшьтәшләреннән аерылып, үз иҗат үҗәтлеген һәм булганлыгын күрсәтә дә башлады. Булганлык дигәндә, бу сыйфат аңа әтисе Әлтаф Гыйният улыннан күчкән. «Мин Казахстанның Җамбул шәһәрендә тудым һәм анда җиденче класска кадәр белем алганда, шәхси сынлы сәнгать мәктәбенә дә йөрдем. Без әлеге мәктәптә ике генә бала укыдык, рәсем һәм сыннар ясарга өйрәндек. Балтачка күченеп кайт­кач, сынлы сәнгать мәктәбенең өч классын ике ел эчендә укып бетердем. Әтием - бар Җамбулга мәгълүм агач әйберләр ясау остасы булганлыктан, балачагымны мин гел аның янында үткәрдем, һәрдаим булыштым. Остаханәдә агачтан кораблар, ягъни күләмле әйберләр ясау белән дә мәшгуль булдым. Үз кулларым белән ясалган һәм беренче тапкыр сатып җибәргән эшем дә агач яхта иде. Бик ошатып, аны классташым сатып алды.
Казан сынлы сәнгать училищесының ул дәвердәге директоры Мәхмүт Әхәт улы Ваһаповка чиксез рәхмәтлемен. Чөнки әү­вәл мин рәссам булырга кыҗрый идем, ә ул: «Мин сиңа сынчы булырга тәкъдим итәм», - диде. Беренче курстан соң шуны аңладым: сынчылык миңа бик ошый һәм җан таләбемә туры килә булып чыкты. Хәзер стенага эленгән дипломнар һәм грамоталар «келәм»енә карыйм да, тормыш юлымның уңышлы башлануына тагын бер кат инанам».
Билгеле, Фәнил Вәлиуллин бу юлны зур тырышлык аша сала. Менә аның В. Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалын тәмамлагандагы диплом эшен генә алыйк. «Нудлинг» дип аталучы әлеге эш беренче карашта ук кызыклы композициясе белән үзенә җәлеп итә. «1990 елларда АКШта балык тотуның яңа ысулы барлыкка килә. Ул бүген дә күпләрне җәлеп итә. Чынлыкта исә әлеге балык тоту ысулы - бик борынгы ысул, балык тоту җайланмалары уйлап табылмаган вакытларда ук кулланылган. Нудлинг җәен балыгын ялан куллар белән генә тотып алудан гыйбәрәт. Тирән сулыкларда, үз өннәрендә качып яшәүче, кайвакыт бик көчле һәм бик авыр җәен балыгын тоту өчен нудлинг балык авызына кулын тыгырга һәм аскы теш казнасына туры китереп, эләктереп аны өненнән тартып чыгарырга тиеш, ә балыкның тешләре бик үткен һәм куркыныч, кеше үзен шушы катлаулы хәлгә куеп үзенчәлек­ле көрәш алып бара, үз холкын ныгыта. Диплом эшем җанлы һәм дөрес килеп чыксын өчен, күчермә булган ир-атны хәтта махсус ясалган җайланмага беркетеп идәннән өскәрәк күтәртергә дә туры килде. Чөнки диплом каһарманы су астындагы гәүдә торышында булырга тиеш иде. Эшемне бәяләүче комиссиягә кергән мөхтәрәм сынчыларның берсе: «Композиция билгеле бер вакытка бәйле түгел. Аны яхшылап ясап бетереп, берәр җиргә урнаштырырга да мөмкин», - дип ассызыклады».
Фәнил диплом эшен үзе дә ошата. Әлегә ул үзле балчыктан ясалган килеш. «Күләме зур булганлыктан аны бронзадан кою турында уйламыйм, югыйсә бик авыр булып чыгачак», - ди сынчы. Укыган чакта ук заказлар белән мәшгуль, төгәл сүзле, җитди һәм һәр эшенә карата үтә дә җаваплы егеткә бүген - 31 яшь. Ул - «Казан-Арт» ширкәте директоры. Фәнил Вәлиуллинның сайты аша аның белән танышкан эшмәкәрләр: «Сез - бик яшь, ә инде никадәр хезмәт куйгансыз, шуңа күрә без сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык», - дип сүз башлыйлар. Мәсәлән, Казанның Чернышевский белән Профсоюзная урамнары кисешкән чатка урнаштырылган «Ышаныч» композициясен «Городская стоматология» җәмгыяте заказы буенча нибары ике ай эчендә эшләгән. Канәгать калган табибләр аны Казан каласына бүләк рәвешендә тәкъдим итеп, үз биналары каршында урнаштырып шатланса, әлеге композиция 2016 елны Казан шәһәренең иң яхшы объекты конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы кече архитектура формасы» номенациясендә җиңеп, Фәнилнең үзен дә сөендергән. Казанның «Таттелеком» бинасы янындагы «Элемтәче»не дә ул нибары бер ай эчендә ясап өлгерткән. Фәнил Әлтаф улына «НовМонолитСтрой» оешмасы Түбән Новгород шәһәре өчен Жюль Вернга багышланган һәйкәл ясарга тәкъдим иткән һәм ул 2015 елны аны шәһәр уртасына урнаштырып та кайткан. (Сүз уңаеннан, әлеге язучыга дөньяда нибары алты-җиде һәйкәл куелган, бу - Россиядә аңа багыш­ланган бердәнбер сын). Һәйкәл үзенчәлекле: менә һава шарына беркетелгән ком салынган капчыкларны чишеп җибәрерләр дә, язучы үзе дә, кәрзингә кергән туристлар да биеклеккә таба юл алыр төсле!
Төрле симпозиумнарга барып кышын - боздан, җәен - комнан, ә Тувада хәтта аю белән балык сынын таштан гәүдәләндереп тәҗрибә туплаган, осталыгын камилләштергән сәләт иясе хәзер нәрсә генә иҗат итми: даруханә өчен гипстан Геракл һәм Венера фигуралары, «Үзгәреш җиле» җыр фестивале статуэткасы, «Годоны көткәндә» спектакле өчен тимер агач рәвешендәге декорацияләр, Тәтештә кырпы балыкка багышланган биш метрлы һәйкәл дә, 2013 ел Универсиадасы символы моделе һәм Конфедерацияләр кубогы символы моделе дә - аның хезмәте. «Кырымда узган «Туран иле» Халыкара симпозиумына барып, Алып сынын ясарга да җитештем. Минем «Алып» торып китәргә җыена. Ул «Туран иле» тәкъдим иткән темаларның берсе белән килеште. Легендалар һәм әкиятләр белән бәйле, кайчандыр Җирдә яшәгән алыплар турында кешеләр хәбәрдар булса да, аларны оныта да башлаган иде, менә шул хакта тагы бер кат искә төшерүне кирәк дип таптым», - ди оста. Фәнил үз иҗатының алга китәчәгенә институт филиалының өченче курсында укыганда ук ышангандыр дип уйлыйм. Чөнки Тукай- Кырлай музееның төп аллеясына аның ике фигуралы - «Былтыр һәм Шүрәле», «Батыр һәм Кисекбаш», «Су анасы һәм малай», «Кәҗә белән Сарык» һәм «Бала белән күбәләк» дип аталган биш композициясе урнаштырылуы инде сынчының осталыгын тану дигән сүз.
«Мәшһүр дирижер Фуат Мансуровның каберенә истәлек тактасы куярга теләгән дуслары һәм туганнары мөрәҗәгать иткәч, Марина Фуат кызы: «Әйе, бу - минем әти!» - дигәнче тырышып ясадым», - ди Фәнил. Гомумән, аңа мемориаль такталарга скульптура портретлары ясау җиңел бирелә. Һәр очракта да портретлардагы шәхесләрнең охшаш килеп чыгуы белән барысы да канәгать кала! Россия Федерациясе Герое М. Әхмәтшин, «Органик синтез» берләшмәсенең беренче директоры В. Лушников, галим, педагог һәм журналист Флорид Әгъзамов, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Айрат Арсланов хөрмәтенә ачылган мемориаль такталардагы скульптура портретлары - шундыйлардан.
«Һәр уңышлы хезмәтем матди файда китермичә калмады. Институтның соңгы курсында укыганда «Күбәләк - балык» («Мотылек-рыба») дип аталган эшемне Мәскәүгә күргәзмәгә куйган идем. Аны Дарвин музее бар чыгымнарымны капларлык бәһамә риза булып, сатып алды. Төрле бюстлар, бакча-парк композицияләре дә ясарга туры килде. Хәзер дә шулай дәвам итә. Нинди генә иҗади эшкә алынсам да, заказчыларның минем сүзгә колак салырга ният-теләге бар икән, аларга һәрвакыт фауна темасын тәкъдим итәм, - ди Фәнил. - Чөнки йорт хайваннарын да, кыргый җәнлекләрне дә бик яратам. Укыганда, көч һәм уңыш символы - мөгезборынны да бик килешле кыяфәттә килеп чыгарлык итеп ясап караганым булды. Менә узган ел Саба районыннан кондызлар иҗат итәргә тәкъдим алган идем. «Өч кондыз эшләнсә, бик яхшы булыр иде», - диделәр. Әткә-әнкәсе һәм кечкенә кондыз баласыннан торган дус гаиләне сурәтләдем. Паркка бит гаиләле кешеләр килә, ә әлеге сыннар парк­ны ямьләндереп җибәргәндер дип өметләнәм. Тәтешнең флора һәм фаунасына багышланган яңа музее өчен дә төрледән- төрле балыклар ясадым. Түбән Кама каласы паркы өчен тагын бер кат «Бала һәм күбәләк» эшен, Арча паркы өчен «Су анасы»н сайлап алдылар. Хәтта 2015 елда берничә ай тәүлек буе эшләгәнмен кебек тоелды. ТР Президенты сарае өчен зур күләмле, яктырткыч утлар белән көйләнгән «Казан» рельефын иҗат ителүен дә өсти алам…»
- Фәнил әфәнде, Казанда урнаштырылган һәйкәлләр арасында кайсы иң уңышлы, дип саныйсың?
- Һичшиксез, бөек Кол Галигә багышланган һәйкәл. Дөрес, ул әлегә буш парк эчендә. Бу паркны, анда башка шәхескә багышланган тагын берәр һәйкәл куймыйча да, кешеләрнең күңеленә ятышлы килеп чыгарлык парк скульптуралары белән тулыландырырга мөмкин булыр иде.
- Даши Намдаков иҗатына карашың?
- Аның Казандагы күргәзмәсен карарга ике тапкыр бардым. Моңа кадәр Казан яисә Мәскәү сынчылары авторлыгындагы һәйкәлләрне генә күрергә күнеккән һәм күп вакыт аларның бераз ашыгып ясалуларын күзаллаган күңелем Дашиның хезмәтләрен күргәч, бик канәгать калды. Красноярск шәһәренә баргач, ул укыган институтка кереп, студент елларындагы эшләрен күреп чыктым. Гади генә эшләр. «Ул укуын тәмамлагач, башкача, көчле иҗат итә башлады», - дип аңлаттылар. Бүгенге студентлар арасында Дашиның иҗатына охшатып ясарга теләүчеләр күбәйгән. Намдаковның эшләре туристлар өчен үтә кызыклы.
- Казанда тагын кайсы иҗат эшлеклесенең хезмәтләрен күрер­гә теләр идең?
- Мин дәүләт заказларының һәрчак бер яисә берничә сынчыга гына тапшырылуына каршы һәм һәйкәл эскизларының кирәкме, кирәк түгелме дип, шәһәр халкы белән киңәшләшеп, аларның фикерләрен исәпкә алып кабул ителү тарафдары. Чөнки бездә яхшы сынчылар юк дәрәҗәсендә, ә уртакул сынчылар буа буарлык.
- Татарстанга һәм аның башкаласына нинди һәйкәлләр җитми дип саныйсың?
- Бездә арба җигелгән атлар белән бәйле композицияләр хәтсез, ә иярләнмәгән атлар сурәтләнгән яхшы эшләр юк. Мин Казанда атларга багышланган композиция куяр идем, әмма ул тарих белән дә бәйле булырга тиеш. Узган җәйдә туып-үскән җирем - Казахстанга барып кайттым һәм шуңа игътибар иттем: Казахстанда атлы һәйкәлләр искиткеч күбәйгән! Анда үз тарихларына, үз ханнарына игътибарлы, аларны пропагандалауның көчәюен, үз тарихларына хөрмәтнең киң таралган булуы сокландырды.
- Сынчылыкка өйрәнергә теләүче яшьләргә киңәшең?
- Бу бик яхшы, кызыклы һөнәр! Аны сайлаган кеше, моңа тотыныйммы яисә тегеңә алыныйммы дип уйланып торырга тиеш түгел, иң мөһиме - үз алдыңа максат куеп, ахыргача бара белергә кирәк. Минем дә гаиләм бар, ләкин заказны вакытында үтәү өчен көне-төне остаханәдә булырга туры килә. Бу - һөнәр дип әйтүдән битәр, яшәү рәвеше. Кайвакыт алсыз-ялсыз эшлим. Мондый тормышка риза булганда гына ошбу хезмәт юлын сайларга мөмкин.
- Үзең өчен дә иң кызыклы эшең?
- 91 яшьлек әбиемә карап ясаган, бронзадан коелган «Әбием» скульптура портреты. Әбием олы тормыш юлы узган, чирәм җирләрне күтәрешкән, ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстергән. Аның белән соклануымны чагылдырган әлеге портретны әти-әнием дә бик ошатты. Алар да, Фәния апам да иҗатым белән даими кызыксынып тора. Әниемә аеруча рәхмәтлемен! Чөнки ул миңа һәрчак булышты, хыял-теләкләремә ышанды һәм хәзер дә минем өчен ныклы терәк булып тора.
- Фәнил, Казанның мөхтәрәм берәр ханына һәйкәл куелырга тиеш дип саныйсыңмы?
- Мондый һәйкәл булырга тиеш! Әгәр бәйге игълан ителсә, бик теләп катнашачакмын.
- Ханны атка утыртмыйча гына сынлаштырырга буламы?
- Мин иҗат иткән хан ат өстендә булачак!
- Аны урнаштыру урынын да күзаллап кара инде.
- Казансу елгасының Казан Кремленә каршы ярында, карашын Кремльгә таба төбәп сурәтләнгән образ буларак күзаллыйм.
- Буш вакытыңда нәрсә белән мәшгульсең?
- Миңа тарих кызык. Тарихны бездә һәр ел төрлечә сөйлиләр, шуңа күрә альтернатив тарих белән кызыксынам.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
. Сынчы Фәнил Вәлиуллин.
. Фәнил Вәлиуллин, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм "Город кая стоматология" АҖ генераль директоры Рәсүл Шакиров.
."Әбием".
."Бала белән күбәләк".
."Былтыр һәм Шүрәле".
."Ышаныч".
."Элемтәче".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев