Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Зилә СӨНГАТУЛЛИНА: “Талантларга маяк шәхес кирәк”

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театрының киләчәге өчен борчыла, татар эстрадасына үз бәясен бирә һәм Казанда милли музыкаль драма театры булмавы өчен ачына. - Зилә ханым, нинди теләк-ниятләр белән янасыз, сезне нинди...

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театрының киләчәге өчен борчыла, татар эстрадасына үз бәясен бирә һәм Казанда милли музыкаль драма театры булмавы өчен ачына.
- Зилә ханым, нинди теләк-ниятләр белән янасыз, сезне нинди эшләр көтә?
- Проектлар күп, барысы турында да алдан сөйләп булмый. Иң якын киләчәктә Нәҗип Җиһановның "Түләк һәм Сусылу" операсын Мәскәүгә алып барабыз (әңгәмә шушы сәфәр алдыннан узган иде - Ред.). Ул ГИТИС (Россиянең театраль сәнгать институты) бинасында куелачак. Тик иң аянычы - анда бер генә татар кешесе дә булмаячак. Әсәребезне шунда аңлата белергә дә кирәк. "Түләк һәм Сусылу" операсында безнең оркестр көллияте хоры һәм студент-җырчыларыбыз чыгыш ясый. Ул опера бездә, Зур концертлар залында, ике мәртәбә үтте инде. Сөенечлесе шул, безнең опера студиясенә йөри торган үзебезнең тамашачыбыз бар. Яшьләр бик ярата! Аларның "штамп"­лары юк, алар үзенчәлекле, үзләрен табигый тоталар, ясалмалык сизелми. Яшьләр, матурлар, тавышлары чиста... Менә шул як халыкны үзенә тартып тора.
- Консерваторияне тәмамлаган профессиональ җырчыларга Татарстанда ихтыяҗ бармы?
- Без елына сигез генә кеше алабыз. Әле аларның да һәркайсы бишенче курска кадәр барып җитә алмаска мөмкин, чөнки безнең консерваториядә уку җиңел түгел. Әгәр дә дәресләрен калдырмыйча йөриләр икән, аларга укырга җиңелрәк. Әмма яшьләр, әти-әниләреннән аерылып безгә киләләр дә, онытылып, Казанның матурлыгын карап, төрле-төрле җирләргә йөреп, уку турында оныталар. Менә шул ягы бар. Ә укып бетергәннәр бөтен Россиягә тарала, театрлар күп бит. Без ел саен яңа чыгарылыш студентларын Санкт-Петербургка алып барабыз. Карыйлар, тыңлыйлар һәм театрның директоры яки дирижёры шунда булса, үзләренең театрларына чакыра. Мәсәлән, минем Аксёнов дигән бер тенорым бар иде. Бишенче курстан соң аны Санкт-Петербург Мария театрның җитәкчеләре күреп үзләренә алды. Безнең Казаннан Мария театрында да эшләрлек тенор чыккач, әлбәттә, бик сөендек. Хәзер ул егет Россиядән китте, Мария театрында контракт белән генә эшли. Бер студент кызым Германиядәге операда җырлый. Литвада, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта җырлаучылар бар...
- Сез барысы ничә профессиональ җыр­чы әзерләп чыгардыгыз?
- Санаганым юк, илледән арткандыр. Чөнки мин театр белән параллель рәвештә консерваториядә дә эшли башладым. Мин студентлардан бер-ике яшькә генә олырак идем. Яшьли килеп, 1983 елдан бирле укытам. Шуңа күрә миндә укып бетергәннәр бихисап. Беләсездер, җыр һәм бию ансамблендә солист булып Илнур Гайниев эшли, ул концертлары белән дә күренә, эшеннән бик канәгать. Консерваториягә кергәндә бер нота да белмичә (ул вакытта андыйларны да ала идек), җиде ел буена хәзерлек курсларында укыды. "Зилә Даяновна, русча гына җырлатмагыз", - диде. Ә хәзер инде берьяклы гына укытмыйбыз. Татар бүлегендә укыйсым килә дип керсәләр дә, алар бөтендөнья классикасын да өйрәнергә тиеш. Бахмы ул, Бетховенмы, Италия композиторымы, Германиянекеме, Франциянекеме - шул ил телләрендә, шул исәптән, русча да ария, романслар җырлый белү зарур. Халыктан аерылмыйм дигән татар җырчылары үз юлын сайласын, әмма консерваториядә уку олы җаваплылык йөкли. Безнең консерваторияне тәмамлаган кешеләр күпкырлы талант ияләре булырга тиеш.
- Казанга милли музыкаль драма теат­ры кирәк. Бу фикер белән килешәсезме?
- Егерме еллап элек үк без бу хакта Минтимер ага Шәймиев белән сөйләшкән һәм бу гамәлне хуплап кул да куелган иде.Ул кәгазьләргә "яшьләр өчен урын булуын телибез", дип язылды. Консерватория генә түгел, Мәдә­ният һәм сәнгать университеты да бар бит әле. Бездә укып бетергәннәргә эш кирәк. Барысы да опера театрына, филармониягә сыеп бетә алмый, инде аерым татар музыкаль театры да оешса, ул бигрәк тә матур булыр иде. Элек-электән музыкаль театрлар эшләгән, мәшһүр Салих Сәйдәшев күпме драма, комедияләргә музыка иҗат иткән. Җәүдәт Фәйзи дә нәкъ шулай. Элек безнең татар халкы көйле-җырлы драмалар, комедияләрне бик яраткан. Оперетта, музыкаль драма һәм комедия - алар бөтенләй аерым жанр, кеше аны операга караганда җиңелрәк кабул итә. Кабат шуны кайтарырга кирәк. Миңа калса, дәүләтнең программасы булырга тиеш. Күпме сөйләсәң дә, күпме язсаң да, файдасы юк. Опера театрында 40 ел, консерваториядә 30 елдан артык эшләү дәверендә һәрдаим яза, әйтә бардым. Барчасы да синең белән ризалаша, әмма алга китеш юк, сүз боткасы һәм вәгъдәләр шул ук урында кала бирә.
Хәзер бар тарафта Татарстанның лаек йөзе булган "Созвездие-Йолдызлык" фестивале бара, анда биш яшьлек балалардан егерме ике яшьлекләргә кадәр чыгыш ясый. Аларның кайберсе ун ел дәвамында катнашып, үсеп, чын музыкантка әверелә. М.Шәймиев кул куйган кәгазь буталып йөри торгач, Алафузов йортын "Созвездие-Йолдызлык"ка бирер­гә булдылар. Ул йорт - кечкенә опера театры шикелле. Киров районында урнашкан, гаҗәеп архитектуралы төзелгән бина, әмма аңа зур ремонт кирәк иде. Ниһаять, аны төзекләндерә башладылар. Ул яшьләр өчен чын музыка театры булып китәр сыман. Шул ук "Созвездие-Йолдызлык"та катнашкан балалар да киләчәктә ГИТИСны, консерваторияне тәмамлар, алар өчен дә эш урыны булсын иде. Казан тамашачысы да музыкаль спектакльләр көтә.
- Бер әңгәмәдә Сез: "Татар операсын яшәтү өчен заманында җырчы һәм режиссёр Нияз Даутов безне бөртекләп җыйды. Аның заманында Казан театрында дистәләгән татар опера һәм балетлары сәхнәгә куелды", - дигән идегез. Сезнең фикерегезчә, хәзерге опера театрына Нияз Даутовлар кирәкме?
- Нияз Даутов - җырчы гына түгел, ә режиссёр буларак та зур шәхес. Безнең Опера һәм балет театрына Академия исеме бирдергән кеше иде. Кызганыч, ул үзе андый бәхет-шатлыкны күрмәде. Мәскәүгә барып, шул исемне яулаган җырчылар - безнең буын җырчылары - башкалада матур опералар күрсәтеп, театрыбызның дәрәҗәсен күтәреп кайттык. Ә Нияз Даутов кебек шәхесләр һаман кирәк. Хәзер театрга төп режиссёр һәм төп дирижёр гына түгел, ә художник һәм балетмейстерлар да кирәк. Бүген аларның барысы да читтән чакырыла. Читтәге кеше килә дә, акчасын эшләп китеп бара. Ә театрның киләчәген һәм аның язмышын алар хәл итми. Шуңа күрә, чын татар җанлы, үзебезнең музыкабызны, милләтебезне, татарларны һәм татар талантларын яраткан шәхес зарур.
- 17 ел элек "Татарстан" радиосына баргач, Сез "Опера театрында милли репертуар юк дәрәҗәсендә", дип әйткән идегез. Унҗиде ел узды. Уңай якка үзгәреш булдымы, әллә барысы да үз урынындамы?
- Булды. Яңа опералар да язылды бит. Күреп торасыз, Резеда Әхиярова бу өлкәдә бик яхшы эшли. Опера язу - җиңел гамәл түгел. Әгәр дә чит ил классик композиторларын карасак, кайберләре бер операны гына да егермешәр ел буе язган, ә кайберсе өч атна эчендә иҗат иткән. Менә шундый даһилар бар. Опера сәнгате - ул бик катлаулы жанр. Иҗат итәләр икән, без моңа сөенәбез. Ә хәзер Резеда "Сөембикә" дигән опера яза, анысы да кирәк. Берничә балет чыкты, Леонид Любовский да язды. Бу темага карата битарафлык кимеде шикелле.
- Бүген Резеда Әхиярова, Луиза Батыр-Болгари дәрәҗәсендәге яшь композиторлар бармы?
- Эльмир Низамовны телгә алырга була, ишеткәнегез бардыр. Ул "Алтын Казан" операсын язды. Эльмира Галимова дигән композитор да бик тырышып эшли. Ике композитор татар музыкасын күтәрергә уйлый икән, анысы да зур этәргеч.
- Татар операсының киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
- Опера нинди гасырда язылуына, кайсы чорга туры килүенә карап, аның бөтен бизәлеше дә, киемнәре дә, тарихтан читкә тайпылмаска тиеш. Имеш, заманча дип, либреттода бер төрле, ә күренешләр бөтенләй икенче була. Кануннарны сак­лап калсыннар иде, дигән фикердә мин.
- Дөньякүләм чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясарлык опера җырчылары бармы?
- Бар, безнең консерваториядә дә бар. Без елына сигез генә кеше алабыз, дип әйттем, алар арасында талантлылар күп. Тик консерватория тәмамлау гына ул әле - бөтен дөньяда җырларлык артист, дигән сүз түгел. Аңа әүвәл үзебезнең театрда шомарырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Опера җырчысы театрда җиде еллап җырлагач, аннан соң гына чын опера җырчысына әйләнә. Моның өчен аңа дирижёрларның, режиссёрларның, балетмейстерның күпме көче керә. Бу - бик озак хезмәт. Театрда бер көндә генә кеше зур җырчы була алмый.
- Сез яраткан опера партиясе?
- Күпме балаң бар, һәрберсен дә яратасың бит дип, мин гел әйтәм, операларны да шулай. Кырыктан артык опера партиясен җырладым. Башкарганда һәр партия сиңа иң якыны, иң яратканы булып тоела. Югыйсә, ул уңышлы булып та чыга алмый. Һәр опера: татар операсымы, русчамы, чит ил классикасымы... алар барысы да минем өчен бик кадерле.
Опера җырчылары өчен даһи композитор - Джузеппе Верди. Тавышның арыган вакыты була, чөнки аена унбишәр опера җырлаган чаклар да бар иде, тавыш өчен бик зур йөкләмә ул. Хәзер, әйтик, елына биш спектакль җырлыйлар. Без эшләгәндәге кебек йөкләмә юк. Тавышыңны дөрес юлга куям дисәң, Вердиның операсын җырларга кирәк! Ул тавышны дөрес эзгә юнәлтә.
- Опера сәхнәсендә эшләгән дәвердә кайсы партнёр Сезгә аеруча тәэсир итте? Үзенчәлекле, кабатланмас тавышлы партнёрлар булдымы?
- Тавышлар, безнең йөзләр шикелле, беркайчан да кабатланмый. Һәр тавышның үзенең тембры, матурлыгы, алымнары бар. Партнёрлар, әлбәттә, артист өчен зур роль уйный. Минем иң беренче партнёрым - Геннадий Лазько дигән шәп тенор иде. Ул Киевта укып, безгә килде. Яшь җырчыга булыша торган ягымлы, чибәр егет иде. Мин каушап калганда да, арты белән тамашачыга борылып, миңа елмаеп, "әйдә, Зилә" дигән шикелле, "канат" куя иде. Бездә Шаляпин исемендәге фестивальнең тәүге катнашучыларының берсе мин идем. Төрле-төрле опералар белән егерме ел дәвамында катнаштым. Бу дәвердә нинди генә партнёрлар булмады! Олег Клёнов, Атлантов, Архиповалар, Зур театрдан Синявская да килде. Безнең опера солистлары белән беррәттән алар да чыгыш ясады. Алар бит танылган җырчылар! Минем иң яраткан тенорым - Владимир Атлантов иде.
Ә үзебезнекеләргә килгәндә, Хәйдәр Бигичев белән күп җырладым. Татар, итальян, француз операларында һәм концертларда бергә үстек, безне Нияз Даутов шулай үстерде. Мәскәүгә дисеңме, чит илләрдә дисеңме, безнең Татарстанны күрсәтергә бергә йөрдек, минем иҗат елларым Хәйдәр Бигичев белән узды. Отеллога хәтле барып җиткән җырчы гади генә җырчы була алмый, чөнки Отел­лоны башкаручылар дөньяда бармак белән генә санарлык. Нияз Даутовның артистлар белән ничек эшләве шуннан күренә. Гади генә авыл малаен Отелло партиясен җырларлык дәрәҗәдә әзерләде бит! Менә бүгенге яшьләр белән дә шулай эшләргә кирәк.
- Сезне хәзерге эстрада җырчыларының иҗаты канәгатьләндерәме?
- Минем улым консерватория канаты астындагы сигезьеллык мәктәптә фортепиано, флейта классларында укыды. Ул опера театрында үсте. Туры әйтмәс өчен, улымның теле белән әйтәсем килә. Ул әсәрнең ике нотасыннан нинди опера икәнен таный, чын җырчылар, чын сәнгать нинди була икәнен аңлый. Сәхнәгә менү өчен ниндидер хокук, ягъни белем кирәк. Улым телевизорны кабызып, сәнгать каналларын аз гына карый да сүндерә: "И, мескеннәр", - ди. Менә шул ике сүз белән аңлатырга була. Мескеннәр, чөнки укымаганнар, наданнар. Без бит начар табибләргә түгел, ә югары квалификациялеләренә барабыз. Нишләп әле тамашачы менә шундыйларга барып, тыңларга тиеш? Әгәр дә артист сәхнәгә чыга икән, ул үзенә зур таләпләр куярга бурычлы. Артист, актёр дәрәҗәсен аклау өчен, аңа гаять күп эшләргә кирәк.
- Яшь җырчыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Беркайчан да хезмәт активлыгын, эшләрен туктатмасыннар, дип әйтер идем. Хәтта пенсиягә чыккач та җырчы булып калырга кирәк, чөнки шул чакта да чакырулары мөмкин әле. Дистә еллар консерваториядә яшьләрне укыту дәверендә күрәм: яшь җырчыларның күбесе мактаулы исемнәр яулый да аннары тир түгүдән, үзен камилләштерүдән туктый. Әмма үзен җырчы дип санаган кеше ахыр­гача формада булырга тиеш. Театрдан китүемә алты ел, бик дөрес эшләгәнмен, чөнки хәзер консерватория эшенә бар игътибарны юнәлтә алам.
- Ял вакытларыгыз ничек үтә?
- Мин табигатьтә булырга яратам, ләкин буш вакытым бик аз. Гаилә белән булырга тырышам, вакыт чыккан саен оныклар, балалар белән күрешергә йөгерәм. Биш көн буе консерваториядә эшлим, ә ике көн ял урынына мине каядыр жюри әгъзасы булырга яки концертка чакыралар. Чакырган җиргә барам инде, юк дип әйтмим.
- Сез план-хыяллардан туктамассыз сыман.
- Планнар бар. Безнең консерватория­дә елына өч-дүрт опера премьерасы була. Ул спектакльләр Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында бара. Киләчәктә "Аршин мал алан" операсын куярга хыялланып йөрим. Татар халкына да ул билгеле тема, музыкасы да матур. Җиңел музыкаль комедия.
Әңгәмәдәш: Зилә МӨБӘРӘКШИНА.
Intertat.ru газетасыннан.
.Диплом тапшыру тантаналарыннан.
.Вокал сәнгать кафедрасы.
.Р.Яхин исемендәге Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсында жюри (2015 ел).
.Нина Петровна Варшавская белән.
Фотолар Казан дәүләт консерватория­сенең матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев