Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Үз тамырларыңны белү – иң мөһиме

Германиядә яшәп иҗат итүче, татар рәссамнары нәселе дәвамчысы Җәмилә ханым Гергенредер белән әңгәмәбез аның остазы, әтисе Әнвәр Нәзиров һәм гомумән нәселе белән бәйле истәлекләрне барлаудан башланды.

“Әтием – театр рәссамы, сынлы сәнгать, плакат, китап графикасы остасы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Әнвәр Нәзиров (1918-1990) турындагы истәлекләрне, аның эшләрен кадерләп саклыйм, – дип башлады сүзен Җәмилә ханым. – 2015 елны Висбаденда әтием һәм минем әсәрләремнән бик мөһим шәхси күргәзмә ачылган иде. Шуннан бирле юбилейлар уңаеннан мәдәни проект әзерли башладым. 2018 елны Висбаденда әтиемнең тууына 100 ел тулу һәм үземнең дә 60 яшьлек юбилеема багышланган “Вакыт нәрсәне аера, сәнгать шуны берләштерә” күргәзмәсе уздырдык. Аннары шушы ук, әмма киңәйтелгән күргәзмә “Диалог” исеме белән Франкфурт-на-Майне шәһәрендә дә ачылды. Аны оештырырга шәһәр хакимияте дә булышлык итте, зур музейның иң төп галерея залына әтиемнең – алт­мыш, үземнең илле әсәремне экспозициягә куйдык. Немец сәнгатьсөярләре дә соцреализм юнәлешендәге әсәрләрне һәрчак ошата, безнең ил сәнгатен ихтирам белән кабул итә.

1958 елда Ташкент каласында туганмын, мин үскән чорда үзбәк сынлы сәнгате үсеш кичерә иде һәм, миңа өч яшь тулгач та, әтием мине рәсем ясарга өйрәтә башлады, моңа ул күп вакытын багышлады, бу тырышлык юкка булмады, рәссам һөнәрен сайладым. 1982 елны Ташкенттагы Низами исемендәге педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлау белән үк төрле күргәзмәләрдә катнаша башладым. Мәктәптә рәсем укытучысы булып эшләдем. Немец милләтле балачак дустым, көрәш остасы, шигырьләр иҗат итүче, җырларга яратучы Виктор Гергенредер белән гаилә кордым һәм 1994 елда без, балаларыбыз белән бергәләп, Германиягә күчендек. Контейнерларга салып, әтиемнең картиналарын да алдым. Бүген мондый гамәл мөмкин булмас иде, чөнки моннан илле-алтмыш ел элек язылган сәнгать әсәрләрен ил чиге аша чыгаруга рөхсәт алу хәзер бик мәшәкатьле, ә 1994 елны моңа игътибар бик аз иде... Шулай да, 2018 елгы шәхси күргәзмәләргә туганым Мурат Ташкенттан әтинең биш-алты картинасын җибәрә алды. 

Ил белән хушлашу җиңел бирелмәде. Миңа инде 36 яшь иде, бар дусларым Үзбәкстанда калды, мин дә, Виктор да телне белмибез, чит менталитет, эшкә урнашу бик кыен... Шундый моңсу көннәрдә ирем миңа: “Җәмилә, рәсем сәнгатенә кайт, ясый башла!” – диде” . 

Шул киңәштән соң рәссам ханым Веймар шәһәренең Ильм паркына чыгып, акварель рәсемнәр ясый башлый. Барыннан да элек немец шагыйре, дәүләт эшлеклесе Иоганн Вольфганг Гетеның XVI гасыр ахырында ук төзелгән бакча йортын ясауны ошата ул. Гете яшәп иҗат иткән мохиткә еш килә, аның иҗаты белән кызыксынучы немецлар да табыла, рәсемнәрен сатып алалар. Беркөнне ул Сильвия Фоль белән таныша, һәм анысы Җәмилә ханымны шәһәрнең “Веймар хатын-кызларының мәдәни үзәге”нә алып килә. Андагы немецларга аралашучан ханым бик ошый. Алар: “Җәмилә, син нәрсәләр эшли беләсең? Кулың нигә ята?” дип сораштыра. “Мин рәсемнәр ясыйм”, – дигәч, “Алайса син башкаларны рәсем ясарга өйрәтерсең”, – диләр. Ул кыз балалардан торган төркем өчен бушлай рәсем дәресләре алып бара башлый. Алар белән курчак театры да оештыра. Шушы үзәктә рәссамның тәүге шәхси күргәзмәсе дә ачыла. Өч елдан соң үзәк вәкилләре аңа кызлар клубы җитәкчесе дигән эш урыны булдырып, хезмәт хакы да түли башлый. Ә Виктор “Веймар 1999” интеграция иҗтимагый оешмасы ача һәм ул үз эшчәнлеген 2005 елга кадәр дәвам итә. Бу оешмада бихисап күргәзмәләр ачалар, концертлар үткәрәләр һәм телләргә өйрәтү курсларын да оештыралар. Веймарда ун ел гомер узып та китә, балалар җирле мәктәптә белем ала. 

“Остазларым - әтием һәм күренекле рәссам Чыңгыз Әхмәров иде. Әнием Рәйсә Сәлимова – гамәли сәнгать остасы. Ул җирле сувенир фабрикасында савыт-сабалар бизәде, батик белән шөгыльләнде, – ди әңгәмәдәшем. – Мин инде яшүсмер чакта ук агач савыт-сабаларга милли бизәкләр төшерергә, батик ясарга өйрәндем. Абыем Мурат та сәнгать өлкәсен сайлады. Ул – ювелир, бүгенге көндә Ташкентта яшәп иҗат итә. Гаиләбез татар зыялылары белән бик дус булды. Татар рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре, драматурглары – Ташкентка кем генә килсә дә, бездә тукталды. Әнием аш-су әзерләргә бик оста иде.

Әтием Иркутскида туса да, Үзбәкстанда үскән һәм: “Яшүсмер чактан ук гел зыялы иҗат кешеләре арасында булдым”, дип сөйли иде. Ул талантлы рус рәссамнары белән дә аралашып торган. Әйтик, әтиемнең пейзажлар ясый башлавына И.Репинның укучысы, танылган, рәссам П.Беньковның йогынтысы зур булган. 1937-1941 елларны Ташкентның сынлы сәнгать училищесында укып, аны тәмамлагач, әтием Хорезм өлкә театрында баш рәссам булып эшли башлый. Сугыш чыкса да, спектакльләр дәвам итә. Алар өчен кирәк-ярак та, буяулар да җитми, әмма әтием югалып калмый. Тукымаларны кыргый үләннәрдәге буяу матдәләрен кулланып буйый башлый. Мондый төрледән-төрле табигый буяулар белән буялган тукымалар тагын да җетерәк килеп чыга. Сугыш беткәч, 1949 елны әтием Ташкентка кайта. Һәм ул егерме ел буе инде китап графигы булып хезмәт куйды, күргәзмәләрдә теләп катнашты. Ташкентта яшәвеннән канәгать иде. Әтиемнең әтисе, Абдулхай Нәзиров Иркутскида тире эшкәртүче булган. Идел буеннан Себергә бик ярлы хәлендә бәхет эзләргә чыгып киткән. Тырышкан, шәһәр уртасында йорт төзегән, Зиһнекамал Кашафетдинова белән гаилә корып, биш бала үстергәннәр. Әмма дәү әтиебез илдәге сәяси ыгы-зыгы башлануга ук, бу афәттән ераккарак, Семипалатинскига күченгән, аннан соң, 1931 елны, гомумән дә, Ташкентка юл алган. Аның Иркутскидагы өен китапханә итеп үзгәрткәннәр.

Әтием балачактан бирле музыка белән кызыксынганга күрә, аңа скрипкада уйнарга өйрәтүче музыкантны да яллаганнар. Әти әүвәл тимер юл техникумында укый башлаган, әмма һәр көн рәсем ясаган. Шул рәсемнәрен күреп алган рәссам-укытучы А.Солтанаев аңа шушы юнәлештәге техникумга керергә киңәш иткән. 

Әтиебез безгә татар көйләрен, татар җырларын, мәдәниятен яратуны васыять итте. Өйдә дә һәрчак татарча гына сөйләштек. Ул әле мине аккордеонда уйнарга  өйрәтте, бер­ара музыка мәктәбенә дә йөреп алдым. Ул безгә татар классик шагыйрьләренең шигырьләрен яттан укый иде. Татар телен белү – безнең өчен катгый канун булды. Өйдәге импровизация­ләрне, концертларыбызны һәрчак рәссамнар Чыңгыз Әхмәров, Әнвәр Балканов, Ташкентның баш архитекторы Мидхәт Булатов яратып тыңлады... Әтиемнең олуг ихтирамга лаек дуслары арасыннан тагы бер шәхесне атап үтәсем килә: ул – Шакир Мөхәммәдьяров (1883-1967), сәясәт эшлеклесе, мәгърифәтче, публицист һәм артист. Үзенең 1905-1906 елларда, студент чагында ук сәяси каршылыклар эшчәнлегенә кушылуы, Гаяз Исхакый белән берлектә “Таңчылар” партиясен төзүе, юрист булу өчен ничек тырышлык куюы, ә иң мөһиме – үзенең Габдулла Тукай белән таныш булуы хакында сөйләгән ул әтие­мә... Без яшәгән Иске шәһәргә һәр шимбә-якшәмбе көннәрне диярлек трамвайга утырып кунакка килгән, газета киоскыннан француз телендәге газета алып, шуны трамвайда укып барганда, барысы да бик тә гаҗәпләнгән. Әйе, ул француз телен бик яхшы белүче зыялы зат булган. Исемдә, әти аның портретын да язды әле. Әти-­әниемнең җырчы, композитор Сара Садыйкова, рәссам, сынчы Бакый Урманче һәм Флора ханым, шагыйрь Мостафа Ногман белән чәйләр эчеп, озын-озак әңгәмәләр корулары да истә калган. Бакый Идрис улы бик матур итеп җырлый, әтием күп төрле музыка коралларында, скрипкада да, фортепианода да, аккордеонда да уйный иде. Безнең гаиләдә тел, милли традицияләрнең кадерләп сак­лануы шушыннан килә. Бу очрашулар әле дә минем күңелем түрендә. “Иң мөһиме – телебез саклансын!” – дия иде әти. Мин моны балаларыбыз: кызыбыз Динарага һәм улыбыз Альфредка да васыять иттем. Шунысы да булды: әтиемә немец милләтле ир-ат белән гаилә корырга теләвемне әйткәч, ул шулай диде: “Рус милләтле бәндәгә чык­мыйсың, немецка чыксаң була”. Викторны да чакырып әйтте: “Әгәр дә татар телен өйрәнсәң, татарча сөйләшәчәкмен, дисәң, Җәмиләгә өйләнерсең”. Виктор риза булды. Моны ишеткәч, әтием: “Син безнең өчен Вахит”, – диде. Һәм ирем: “Ярый, әти. Мин – Вахит”, – дип җавап бирде. Татарча хәйран яхшы гына сөйләшә башлады. Туйдан соң кулына гитара алып, бернинди акцентсыз татарча “Урман кызы” җырын да җырлап күрсәтте. Әтиемнең күңеле йомшады: “Җәмилә, кызым, рәхмәт! Мин сине аңладым”, – диде. 

Без Үзбәкстанда 35 ел яшәдек. Бирегә килгәч, минем татарча һәм үзбәкчә белүем төрек­ләр белән дуслашырга, аларны аңларга булышты. Инде рәсем дәресләрен алып бара башлагач, татар мәдәнияте, тарихы белән кызыксынучылар саны күбәйде, алар миңа бихисап сораулар бирде, гел үзбәк яисә татар халкы тарихы, татар сәнгате белән танышырга телиләр иде. Мин әле укучыларым сорауларына тулырак җавап бирү өчен, күп китаплар укыдым. Ирем дә татар тарихын бик яхшы белә. “Татарлар Дойчланд” оешмасын без унбер кеше җыелышып ачтык. Бу оешманы ачуга ирем дә бик булышты. Хәзер без Берлин, Франкфурт-на-Майне шәһәрендә һ.б. калаларда яшәүче татарлар белән дә бик дус. Бу оешма уздырган мәдәни чараларга Европаның башка илләрендә яшәүче татарлар да килә. Беренче Сабантуй бәйрәмнәрен оештыручылар да без идек. Хәзерге еллардагы Сабан туйлары да, Бад-Хомбургтагы Көзге татарлар очрашулары да – барысы да бик күңелле итеп үткәрелә! 

Миндә әтиемнең картиналары, графика рәсемнәре, декорация һәм китап эскизлары байтак. Аларда – Үзбәкстанның бай, борынгы архитектурасы күренешләре, портретлар, кояшлы, хозурлы табигате, натюрмортлар... 1950-1980 еллардагы эшләрендә бары соцреализм юнәлеше, чөнки рәссамнар иҗатындагы әүвәлге авангардлык юнәлешен партия Көнбатышка табыну дип тапкач, авангард өлкәсе онытылган. Ул әле акварель белән дә, офорт эшләр ясау белән дә кызыксына иде. Әтием әсәрләре Үзбәкстанның Әдәбият музеенда, Япония музейларында, Россия, Германия, Франция, Ирландия, АКШ һәм башка дәүләтләрендәге шәхси тупланмаларында саклана. Хәзерге көндә мондый, совет чорында язылган картиналар бик популяр. 

Без менә инде 16 ел Франкфурт-на-Майне шәһәрендә гомер кичерәбез. Биредәге DJR иҗтимагый оешмасына (Россия­дән Германиягә күченгән яшьләр оешмасына) кердек. Виктор андагы яшьләрне спортка өйрәтте, ә мин бу оешмада сынлы сәнгать студиясе оештыр­дым һәм балаларга, яшьләргә рәсем ясарга, картиналар язарга өйрәттем. Аларның төрле форма, буяулар, төсләр, линияләр ярдәмендә туган эшләреннән торган күмәк күргәзмәләрне оештырдым. Хәзер балалар бакчасында эшлим, әмма барыбер, вакыт табып, шушы үзәктә осталык дәресләре бирәм. Кызыбыз Динара Гете институтын тәмамлады, педагог. Улыбыз Альфред исә ресторан бизнесында менеджер. Өч оныгыбыз бар. Безнең тагын бер шөгылебез бар, ирем белән татарча җырлар җырларга яратабыз. Хәзер менә сезгә дә җырлап бирәм. (Җәмилә ханым Мостафа Ногман сүзләренә иҗат ителгән “Оныта алмыйм” җырын башкара). Бу җырны ирем бик теләп русчага да тәрҗемә итте. Үз иҗатымны дәвам итәм. Татар милли колориты өстәлгән эшләрем бар. Германиядән алган тәэсирләрем буенча язылган картиналарым да җитешле. Акварельне, су белән буяулар дуслыгын, бик күптәннән үз итәм, өстәвенә, мондый картина әле бик тиз ясалырга тиеш. Пленэрларга чыкканда да, иң яраткан техникам – акварель белән ясау. Мондый әсәрләремне, башкаларын да Германия шәһәрләрендәге күмәк һәм шәхси күргәзмәләргә куям. Халыкара күргәзмәләрдә дә катнашканым бар”, – ди әңгәмәдәшем.

Рәссам ханым заманча сәнгать панорамасы булган биенналеларда да катнашып килә. Чөнки аларда, беренчедән, күп ил рәссамнарының эшләре белән танышсаң, икенчедән, аларның әсәрләрендә кулланылган яңа ысулларга, мәгънәви акцентларга, күләмле форматларга сокланасың! Бу чаралар вакытында академик, рәссам А.Бенуа җитәкчелегеннән башланып киткән Санкт-Петербург акварель мәктәбе осталык дәресләрен дә бирмичә калмый. Җәмилә Әнвәр кызы былтыр Алабугада узган Заманча сәнгать буенча “Дуслык калейдоскобы” халыкара арт-симпозиумына да бер хезмәтен җибәргән. Шунысын да искә алыйк: Алабугадагы мондый чаралар, проектлар күп рәссамнарны шатландыра. Бу мәдәни чараларда инде 29 илдән 889 рәссам катнаш­ты, алар иҗат иткән 1548 әсәр бүген Алабуга дәүләт му­зей-тыюлыгы фондларында саклана. “Күперләр салу” дигән хезмәтемнең Татарстанда саклануы – минем өчен зур дәрәҗә”, – ди Җәмилә Әнвәр кызы.

Рәссам иҗатында – порт­ретлар, шәһәр пейзажлары, натюрмортлар... Аларда Үзбәкстанның җете төсләрен барлап була, эшләрнең күбесе балачак истәлекләре белән дә бәйле. Әйтик, “Бәллүр вазадагы сирень”  картинасындагы сирень балачакта, өй түрендә шау чәчәк аткан агачны сагынуга барып тоташа. 

– “Ә менә “Амариллис” кышын гына чәчәк ата, аның чәчәкләре дүрт таҗлы, шушы таҗлар миңа дөньяның дүрт ягын хәтерләтә... Алар бит шулай ук шулкадәр җете кызыл төстә була. Мин һәрчак әтием киңәшләрен истә тотып иҗат итәм, ә ул миңа иҗатыңда төсләрнең бар куәтен куллан, ди иде. Әмма әтием тарафыннан әйтелгән иң мөһим сүзләр шушыдыр: “Сез үз милләтегезнең тарихын бик яхшы белергә тиешсез! Үз тамырларыгызны белү зарур. Бары шул очракта гына кеше рухи яктан ярлы булмый”. Исемдә,  дүртенче сыйныфта укыганда башка милләт балалары мине “татар-монгол” дип үрти иде, бер көн кайттым да еладым. Әти: “Кызым, елама, бу китапларда дөрес тарих язылмаган”, – диде дә  абыем Мурат белән мине үз каршына утыртып, башка китаплар ачып, безгә чын тарихыбызны укыды. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев