Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Язмышны үзгәрткән сәяхәт

Рәссамнар бармы дип сорауга, менә мин ул, дидем, ә үзем... юньләп ясый да белми идем әле.

Рәссам Альберт Марат улы Шинибаев иҗаты белән 2018 елны Казанның Халыклар дуслыгы йортында ачылган аның «Дала тарихлары» күргәзмәсе аша таныштым. Бер хезмәте «Зур Идел» күргәзмәсенә дә куелганыннан хәбәрдармын.


«Сәнгать юлын үзем сайладым. Мин Казахстанның Кызылорда каласыннан, әнием Рәйсә – укытучы, әтием Марат – машина йөртүче. Шулай килеп чыкты, без, балалар, дүртебез дә матурлык өлкәсе белән бәйле һөнәрләрне сайлап алдык: энем Батыр – хатын-кыз чәчтарашы, абыем Серык – ир-ат чәчтарашы, апам Аида да – визажист һөнәрендә. Ә минем күңелем һәрчак Россиягә тартылды. 15 яшьтә әти-әнием мине Пензага алып барды, анда сәүдә училищесын тәмамладым. Аннары – армия хезмәте. Менә шунда инде беренче көнне үк: «Син үзеңне: «Мин – рәссам» дип таныштыр, рәссамнарга армиядә хезмәт итү җиңелерәк!» – дип киңәш бирделәр. Рәссамнар бармы дип сорауга, менә мин ул, дидем, ә үзем... юньләп ясый да белми идем әле. Авыр булды, ләкин бераздан яхшырак ясый башладым. Соңрак бер офицер хәтта: «Сиңа сәнгать академиясенә укырга керергә кирәк!» – дип күңелемне үсендереп җибәрде һәм аның бу сүзләре колакка кереп калды. Рәссам булыр өчен 1996 елны янә Пензага кайттым һәм К.А.Савицкий исемендәге сәнгать училищесын тәмамладым. Югары белем алыр өчен, Мәскәүгә юнәлдем, әмма дизайнерлыкка укырга керсәм дә, укуымны дәвам итмәдем, эшкә кердем. Беркөн дусларым: «Әйдә, Казанны күреп кайтабыз! Меңьеллыктан соң ул бик матурайган икән!» – диделәр. Казанда сынлы сәнгать мәктәбе өчен инкыйлабка кадәр үк махсус төзелгән мәһабәт бинаның эчке интерьерын да күрәсебез килде. Бинага кердек, анда миңа: «Бик тиздән биредә В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сәнгать институтының Казандагы филиалы эшли башлаячак. Филиалга керергә мөмкинлек бар», – диделәр. Әлеге тәкъдимнең киләчәктәге җитди адымым өчен бер өндәү булганын башта аңламадым да, ә менә гаиләбездәге һәркем: әнием дә, апам һәм ир туганнарым да бер фикергә килде: «Бар, Казанда укы!» Шушы филиалда бик тырышып укыдым, 2011 елны хәтта Россия сәнгать академиясенең «За успехи в учебе» алтын медале белән бүләкләндем. 2015 елны уку йортын кызыл дипломга тәмамладым, – дип искә ала Альберт. – Дип­лом эшем авыр теманы яктырт­ты. Казахстанда туып-үскәнгә күрә, илебездәге кореялыларның тәгаен тарихын якыннан беләм. Казахстандагы күп дусларым да шушы милләттән. «Депортация» диплом эшем 1937 елның августында чыккан хөкүмәт карары үтәлешен чагылдыра. Безнең хөкүмәт японнар белән кореялылар төс-биткә бик охшаш һәм шул сәбәпле япон шпионнарының илебезгә үтеп керүләре бик мөмкин дип фикер йөрткән ул вакытта. Һәм Гражданнар сугышыннан соң аерым бер милләткә карата кулланылган беренче депортация карарын кабул итеп, аны тормышка да ашырган. Депортация хакында кореялыларга кинәт кенә әйткәннәр, җыенырга да бик аз вакыт биргәннәр. Алар үзләре белән бик аз кирәк-ярак кына алырга өлгергән. Товар вагоннарына дыңгычлап тутырылган килеш, алар поездда бер ай чамасы барганнар. Бар вагоннардан улап елау тавышлары ишетелеп барган дип тә язылган әле. Юлда үлгән кешеләрне поезд барышында вагоннардан тотып-тотып кына атканнар. Депортация 170 меңнән артык кореялыга кагылган. Поезд Казахстанга һәм Үзбәкстанга килеп җиткәч, туган якларыннан сөрелгән кешеләрне буш далага бушатканнар. Үзләре дә авыр хәлдәге казах һәм үзбәк гаиләләре килгәннәргә мөмкин кадәр булышкан. Кореялылар үлән белән тукланганнар, беренче чорда бик авырга туры килгән бу милләткә: чит, кискен континенталь климат, ачлык, хәерчелек, әүвәлге чорда бернинди дә медицина хезмәте булмау сәбәпле кырылган халык... Бу  фаҗига хакындагы хезмәтләрдә депортация карарының, нигездә, халыклар дуслыгы җимерелә башлауның бер сәбәбе икәнлеге әйтелә. Диплом эшемне тагы бер кат күчереп язган идем, анысы хәзер Ташкент шәһәрендә саклана. Ул Үзбәкстандагы кореялылар диаспорасына бүләк ителгән. Бу милләт вәкилләре хезмәтем өчен миңа ихлас рәхмәтләрен белгертте». 

 Альберт Марат улы, үз хыя­лын тормышка ашырып, Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсендә өч ел стажировка үтә. Яңа хис-тәэ­сирләр алу, ә кайвакыт үз иҗат көчен сынап карау өчен, Черногория, Сербия, Төркиягә дә сәяхәт кыла. «Альберт, даһи архитектор Гаудига: «Син нигә үз архитектура корылмаларыңның иң биек өлеш­ләрен дә бик тә зәвыклы итеп ясыйсың?! Алар бит барыбер кеше күзенә күренә торган биеклектә түгел!» – дигәннәр, ә ул аларга: «Әлеге биек өлешләрне фәрештәләр күрәчәк бит!» – дип җавап биргән. Синеңчә ничек, бар иҗатчылар да могҗизаи күренешләргә ышанамы?» – дим рәссамга. «Барысы да диярлек ышаналардыр дип уйлыйм. Рәссамнар, әйтик, иң әүвәл үз картиналарындагы төсләрнең башкаларга карата көчле, могҗизаи тәэсиренә ышана, шуңа күрә дә күп вакытларын төсләр сайлауга сарыф итәләр. Алар белемнәрен тагын да арттырырга омтылып, могҗизалар өлкәсенә караган мәгълүматларга, китапларга да еш мөрәҗәгать итә. Мин үзем дә бик күп укыйм. Тарихи урыннарга сәяхәт итәргә дә яратам. Мәсәлән, Төркестан каласында Әхмәт Ясәви мавзолее бар. Аннан халык өзелми. Үземнең дә әлеге мавзолейга берничә тапкыр барганым булды һәм мавзолей тирә-юнендәге күренешләрне дә теләп ясадым. Бу шәхесне әүлия булган диләр. 

Рәсемнәргә килгәндә, минемчә, рәссам һәр көн иҗат итәргә тиеш. Уңыш нигезе  тырышлыкта. Чын  рәссамнарга, оста дизайнерларга «иҗади кризислар» хас түгел».
 
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев