Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Яшьнәп яшәгән Шамил Нигъмәт

Җәмәгать тормышында кайнап яшәгән рәссам Шамил Нигъмәтне әйбәт беләбез кебек иде, әмма белеп бетермәгән яклары да байтак икән.

Буа районында Килдураз исемле хикмәтле авыл бар. Казан ханлыгы чорында ук билгеле булган бу авылның тарихы 500 елдан да артып китә. Янәшәсеннән Зөя елгасы ага. Иделгә капма-каршы якка агучы гаҗәп елга ул. Әллә Зөя елгасында су кереп үскәнгә, Килдураз кешеләренә аерата үҗәтлек, максатчанлык хас, диләр. Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Шамил Нигъмәт тә шундый үҗәт, тырыш, теләсә нинди эшне булдыра торган кеше иде. Ни кызганыч, нибары 52 яшендә бакыйлыкка күчте. Аннан соң егерме ел үтсә дә, сәнгать сөючеләр һәм бигрәк тә авылдашлары рәссамны онытмаган. 4 гыйнварда, нәкъ туган көнендә, Килдуразда рәсем остасы Шамил Нигъмәтнең картиналар галереясы ачылды.


Галерея ачылу – тарихта калырлык вакыйга. Республикабызда андый музейлар бармак белән генә санарлык. Казанда Илдар Зарипов галереясы күз алдыбызда таралып ята. Константин Васильев һәм Түбән Камада Әхсән Фәтхетдинов галереялары бар һәм вәссәлам. Үз байлыгыбызны үзебез үк әрәм-шәрәм итеп бетерәбез. Һәр районда күренекле рәссамнарның бер-ике галереясын ачып, аны туристик маршрутка кертсәң һәм шуның тирәсендә балалар сәнгать мәктәбе оештырсаң, матур да, файдалы да булыр иде.

Килдуразда галерея ачу матур бәйрәмгә әверелде. Галерея үзе авыл мәдәният йортының икенче катында урнашкан. Кунакларны клуб бусагасыннан ук җыр-бию белән каршы алдылар. Аннары Люция Әхмәтҗанова рәссамның иҗаты белән таныштырды. Шамил Нигъмәтнең хезмәт кешесенә дан җырлаган картиналары, бигрәк тә «Чөгендер игүчеләр»е, Сабан туена багышланган сурәте, солдатны Бөек Ватан сугышына озату мизгелен тасвирлаган картинасы күпләргә таныш, алар Татарстан рәсем сәнгатенең классикасына әверелде. Бу сурәтләрдә – тормыш дөреслеге. Авторның хезмәт кешесенә тирән ихтирамы ярылып ята. Әлмәт, Лениногорск нефтьчеләре, Лаеш, Тәтеш балыкчылары, Буа чөгендер игүчеләрен сурәтләсә дә, рәссам композицияләрне оста корган. Хезмәт турында байтак картиналары күп фигуралы. Бу шулай ук рәссамнан осталык сорый. Шул ук вакытта эшчеләрнең портретлары да байтак. Галереяда хезмәт батыры портреты янында озаклап уйланып торган бер абзый игътибарны җәлеп итте. Сурәттә тасвирланган батыр Җәүдәт Гыймранов үзе икән. Картина 1984 елда иҗат ителгән. Җәүдәт ага моннан кырык ел булган хатирәләрне күңелендә яңарта булса кирәк. Бүген сурәт бар, рәссам үзе исә арабызда юк. Икәүләп, бер парта артында утырып мәктәптә сабак укыган вакытлар кичә генә булган кебек. Җәүдәт Гыймранов уңыш җыюда гына батыр түгел, бер дигән балалар үстерә. Бүген аның улы Ринат районның мәдәният идарәсен җитәкли һәм ошбу галереяны ачу өчен күп көч куйды.

Җәмәгать тормышында кайнап яшәгән рәссам Шамил Нигъмәтне әйбәт беләбез кебек иде, әмма белеп бетермәгән яклары да байтак икән. Мәсәлән, аның иҗат юлын сәхнә рәссамы буларак башлавы һәм атаклы «Зәңгәр шәл» спектакленә декорация эскизлары иҗат итүе турында кайсыбыз белә? Бу хәл болай була. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, рәсемгә гашыйк Шамил Казан сәнгать училищесына укырга килә. Әмма рәсем сәнгате мәктәбендә укымаган, дип егетне кире борып җибәрәләр. Икенче елга үҗәт Килдураз баласы кабат училище бусагасын таптый. Өченче елга да шул ук хәл кабатлана. Казанга дүртенче килүендә Ш.Нигъмәт университетка укырга керә һәм училищеда калган эшләрен алырга юнәлә. Горький урамыннан узганда күзе бер игъланга төшә. Ул вакытта Камал театры Горький урамында урнашкан була һәм анда сәхнә рәссамнары кирәк икән. Шамил Нигъмәт университет турында бөтенләй онытып, ике дә уйламыйча, театр­га эшкә килә. Ә сәхнә рәссамы буларак бераз тәҗрибә туплагач, дүртенче тапкыр сәнгать училищесына бара һәм театр рәссамнары бүлегенә укырга керә.

Рәссам Шамил Нигъмәтнең Рәссамнар берлеге эшендә актив катнашып, кылкаләм осталарын берләштерү өчен хәттин күп эшләр башкаруыннан аның киң колачлы шәхес буларак тормышны бербөтен итеп күрә белүен чамаларга була. Күп фигуралы композицияләре дә талантының колачлылыгын раслап тора. Җыеп кына әйткәндә, Шамил Нигъмәт – бөтен холкы, таланты белән койган да куйган монументальчы рәссам. Һәм дөрестән дә, Мәскәүдә Суриков институтында театр декорациясе бүлегендә укый башлаган рәссам, озак та тормыйча, монументаль сәнгать бүлегенә күчә һәм Третьяков галереясының генераль директоры Ю.Королев җитәкчелегендә аны уңышлы тәмамлап чыга. 1980 еллар башы була бу. Ш.Нигъмәткә үз белгечлеге буенча иҗат итү бәхете бик аз эләгә, чөнки берничә елдан илдә үзгәреш җилләре исеп, завод, предприятиеләрдән заказлар туктатыла, монументаль сәнгать кирәксез булып кала. Шуңа күрә Ш.Нигъмәтнең Казан авиация институтының өченче уку бинасында темпера буяу белән төшерелгән «Беренче очучылар» һәм «Профессор Одинцов мәктәбе» рәсемнәрен, Казандагы спорт сараенда, Чаллыдагы кунакханә өчен витраж эскизларын кем күрде, кем юк. Дөньялар бертөрле торса, ­Ш.Нигъмәтнең колачлы монументаль әсәрләре, һичшиксез, рес­публикабыз шәһәрләренең иң матур бизәкләренә әвереләчәк иде. 1990 елларда рәссам күбесенчә картиналар иҗат итә һәм тормышны бөтенләе белән күрү сәләтен һәм колачлы талантын җәмәгать эшләрендә эшкә җигә.

Килдураз галереясының кыйм­мәте шунда – анда күпләребез белгән картиналар янәшәсендә рәссамның сирәкләргә генә мәгълүм булган театр эшләре һәм монументаль сәнгать әсәрләренең эскизлары урын алган. Бу җәһәттән Ш.Нигъмәтнең гаиләсенә бик зур рәхмәт белдерергә кирәк. Хатыны Рәфидә ханым, уллары Бәхтияр һәм Булат Ш.Нигъмәтнең һәр эшен кадерләп саклаган, бериш кылкаләм осталарының, үзләре үлгәннән соң, зур затлы картиналары әрәм-шәрәм булып йөргән заманда, эскизларга кадәр җыя барган. Бүген рәссамның галерея­сын ачабыз икән, бу гаиләсенең егерме ел буе мираска сакчыл карашын күрсәтә, чөнки галереядагы кырык иҗат әсәре дә – Нигъмәтләр гаиләсенең милке.

Рәссам Ш.Нигъмәтнең сәнгать сөючеләр белеп бетермәгән якларын Килдураз галереясы ачык күрсәтте. Әмма эш моның белән генә тукталырга тиеш түгел, рәссамның иҗатына багышлап затлы альбомнар чыгару кирәк, мондый колачлы, чын мәгъ­нәдә милли иҗат онытылыр­га тиеш түгел.

Галереяда рәссамның картиналары һәм шәхси әйберләре белән танышкач, тантанага җыелган халык клубның тамаша залына күченде. Анда Буа районы хакимиятенең Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләп, Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновка һәм мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймрановка рәхмәтен белдерде. Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев сүз тотты. Казаннан сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, плэнерлар үткәрү остасы Мөдәррис Минһаҗев җитәкчелегендә Буа районында туган, укыган, үскән бер төркем рәссамнарның кайтуы ямь өстенә ямь булды. Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегендә яңа гына рәис итеп сайланган Анатолий Крылов та биредә иде. Рәссамнар барысы да Ш.Нигъмәтнең берлек идарәсендә катнашкан кеше буларак эшләгән эшләрен, рәис урынбасары булып торган елларда кылган хезмәтләрен зур итеп сөйләде. Шундый талантлы, абруйлы, милли җанлы шәхесләребез аз булуына уфтанды. Кылкаләм осталарының бишкә-алтыга бүленеп дошманлашып яшәүләреннән үзләре үк туйганы күренеп тора. Тел төпләрендә берләшү, ярдәмләшү теләге шәйләнә. Галерея ачу яңа елның беренче чараларыннан иде. Ш.Нигъмәт галереясы рәссамнарны үзенә җыеп, берләшү турында уйландырган кебек, якын киләчәктә биш-алты рәссамнар берлеге дә бергә кушылып куймасмы әле...

Килдуразда галерея ачу Илшат Хәлиуллин һәм Рәшит Фәсхетдинов чыгарган «Килдураз: заман һәм кеше» китабының презентациясенә туры килде. Килдураз авылы турында өченче бу китапта тарихка һәм шәхесләргә зуррак урын бирелгән. Киләсе елга мәшһүр рәссамыбыз Бакый Урманченың 125 еллыгы уңаеннан әлегә кадәр берәүгә дә мәгълүм булмаган шигырьләрен һәм тормышына вә иҗатына багышланган китап бастырып чыгарга җыенулары турында әйтеп сөендерделәр. Аннан да куанычлысы – Урманчега багышлап Буада музей ачуны һәм һәйкәл куюны сорап Президент Р.Миңнехановка хат язулары һәм хуплау табулары. Килдураз турындагы китапны исә республикабыз китапханәләренә таратканнар, тантаналы кичәдә алдынгы мәктәп укучыларына бүләк итеп бирделәр. Тантаналы очрашу җыр-музыка белән үрелеп барды. Композитор Илһам Байтирәк туып-үскән авылда җыр-моңсыз буламыни?!

Ахырдан рәссам Ш.Нигъмәт турында кыска гына фильм да күрсәтелде. Тамашачы рәссамның һәр сүзен йотлыгып тыңлады, үзен күргәндәй, тын калып карады. Бу җәһәттән тагын рәссамның гаиләсен рәхмәт сүзләре белән искә алмыйча мөмкин түгел. Ошбу фильмны да уллары төрле елларда төшерелгән видео­лардан җыеп, цифрлаштырып үзләре ясаган икән! Шамил абый безгә бай картиналар галереясын гына түгел, акыллы, инсафлы балалар калдырды. Олысы Бәхтияр – табиб, кечесе Булат – архитектор. Алар ике батыр кебек икесе ике яктан әниләре Рәфидә апага ярдәм итеп тора, яшәргә көч бирә. Мондый акыллы, инсафлы балаларга сокланмыйча мөмкин түгел.

Фильмны караганда, мәшһүр шәхесләребез турында кыска гына булса да документаль фильмнар төшерү кирәк, дигән уй тынгы бирмәде. Язучы, шагыйрь, рәссам, композитор, җырчыларыбыз турында мөмкин кадәр күбрәк төшерәсе иде. Һәркайсының да Бәхтияр һәм Булат кебек төннәрен утырып видеолардан кадрлар җыячак нәсел дәвамчылары булмаска да мөмкин...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Буа районының матбугат хезмәте фотолары. 
файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев