Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

ХАЛЫКНЫҢ БЕР АЛМАЗЫ

Алмаз Хәмзинне белмәгән татар юктыр. Ә кем соң ул шулай да: сүз остасымы, җырчымы, әллә язучымы? Бар якны да булдыра бит үзе – сөйли башласа, авызына карата, баянын уйнап җырлап җибәрсә, кайбер җырчы аты күтәреп йөрүчеләр көнләшерлек!

Каләм иясе дә бит үзе, Язучылар берлеге әгъзасы, «Чаян» журналы мөхәррире. Димәк, Алмаз Хәмзиннең татар дөньясында, татар күңелендә яулаган үз урыны бар. Борынгырак заман булса, аны чичән дип йөртерләр иде. Чөнки Алмаз – халкыбызның хакыйкатьне шаян-шук сүзгә төреп әйтә торган, җор һәм җырлы күңелле бер чичәне! Ә чичәннәр картаймый, алар яшәгән саен шомара, остара гына бара. Аңа карап, тиздән шушы ир солтаны 75 ен тутыра дип кем әйтсен инде? Әмма үзе белән кара-каршы утырып гәп корырга кулай сәбәп. Сүзен ерактан, балачактан ук башлады ул.


ТАШЛЫК - БӨТЕН АВЫЛГА БАШЛЫК

Түбән Кама районының Ташлык дигән авылыннан бит мин. Без балачакта «Ташлык - бөтен авылга башлык» дип мактанып йөри идек. Разил Вәлиев белән бер авылдан без. Күрше авыл Шәңгәлче дип атала, анысы Зөлфәт Хәким, Рафаэль Сәхәби авылы. Табигать шәп, Зәй елгасы ага, әрәмәлек, күлләр, балык, урман, җиләк, чикләвек… Иң яхшы болытлар безнең авыл өстенә килеп туктый. Иң якты йолдызлар монда атыла. Кол Гали ягы бу, аны шунда туган, шунда җирләнгән, диләр. Гаиләдә без дүрт малай үстек, мин өлкәне. Хәзер төп йортта энекәш яши. Кайчагында әни ачулана да иде, ичмасам, ник берегез кыз булып тумаган шунда, дип. 

Әни башлангыч классларда укытучы булып эшли. 4 сыйныфка кырыклап бала, мәчеттә урнашкан мәктәптә укыйбыз. Әти партком секретаре булса да, мәчеттәге манара исән торды, беркайчан да кистермәде. Шулай беркөн әни эштән кайттты, әти чүпләргә дип бәрәңге казып калдырган иде. Кара болыт килә, әни казылган бәрәңгене тизрәк чүплик, дип ашыктыра. Ә минем уйнарга чыгасы, эштән таясы килә. Әни шунда үсеп утырган көнбагышны төбе-тамыры белән йолкып алды да сыртка китереп кундырды. Мин шул минутта ук, җирдән капшый-капшый, бәрәңгене җыя да башладым. Азрак аң керде, әнигә күпме борчу китерүемне аңлагандай булдым.

ЯЗАМ ДА ЕРТЫП АТАМ… 

Унбер ел буе Разил белән бер партада утырдык. Өчәр кешелек парталар, карага манып язабыз. Ул чакта әле матур язу дәресләре бар, шуңа ахры, почерк яхшы минем. Дүрт сыйныфны авылда укыгач, Шәңгәлчегә йөреп 8 не бетердек. Түбән Кама шәһәрен сала башлаганнар иде, укуны дәвам итәргә шунда киттек. Авылда гел дүрткә-бишкә укып йөргән малайлар «өчкә» төшеп беттек. Русчабыз өчле-тугызлы гына, математиканы аңлатып бирүе бигрәк читен. Өйрәндек. Буйга озын шәһәр малайлары волейболны оста уйный, ә без төптән нык, эшләп үскән авыл малайлары, 110га 10 белән җиңеләбез. Тик чыгарылыш елны без аларны шул ук исәп белән җиңә башладык, чөнки безнең сулыш киң. Укытучылар белән дә дуслашып беттек. Класс җитәкчебез Зыятдин абый баянда шәп уйный иде. Хорда бөтен Сәйдәш репертуарын җыр­лыйбыз, мин башлап җибәрәм. Разил миннән күреп баянга өйрәнде, мин аңа ияреп шигырь яза башладым. Яз җиткәч, мәхәббәт шигырьләре бигрәк тә шәп языла иде. Тик язганны кешегә күрсәтү юк, оялам, кеше күргәнче дип ертып ата идем. Шулай итеп мәктәпне тәмамладык һәм… авыл хуҗалыгы институтына керергә дип Казанга киттем. Ни өчен авыл хуҗалыгынамы?..

ӘТИ САЙЛАГАН ЮЛ

Әти минем документларны авыл хуҗалыгы институтыннан килгән инструкторларга биреп җибәргән. Элек шулай авыллардан укырга кеше җыеп йөриләр иде. Әти мине колхоз рәисе итәргә тели. Ә минем Культпросветка керәсе килә… «Җүнле һөнәр түгел, йөрмә», - диде әти һәм мин аны тыңлап, институтка имтиханнар бирергә чыгып киттем. Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына барып кердем. Ел ярым укыдым анда. Баянда уйнау, һаман җыр, бию белән мавыктым. Бию буенча фестивальләрдә җиңеп кайттык әле. Күңел ятмый бит укуга, ярты ел эленке-салынкы йөрдем дә, төзелеш институтына күчтем. Ике институт арасында балта остасы булып цирк та төзеп йөрдем әле. Бабай белән шабашкага йөреп тупланган тәҗрибә бар иде... Ел ярым укыган идем, повестка килде. Бар, Хәмзин, җүләр, армиягә барып акыл җыеп кайт! Киттем армиягә. Тәмамланмаган югары белем белән мине ракета гаскәрләренә алдылар. Грузиядәге космик үзәктәге хәрби учреждениедә секретчик булып хезмәт иттем. Ягъни космик объектларның очышы белән бәйле яшерен документлар өчен җаваплы кеше. Стройга җырларга кирәк булса гына чыга идем. 

ҮЗЕМ САЙЛАГАН ЮЛ

Ике елны хезмәт итеп кайтсам, сөйгән яр кияүгә чыккан, көмәнле. Киттем пединститутның музфагына. Мин солдат киемендә, чәч тә коелып бетә язган. Музыкаль белемем юк, нота танымыйм. Баянда уйнаттылар, күптән тотмагач, әллә ни шәп чыкмады бугай. Җырларга куштылар. Армиядә Илһам абыйның «Кара урман»ын өйрәнеп яткан идем, шуны сузып җибәрдем. Әзерлек курсына алдылар. Уку йорты тарихында музыкаль белемсез кабул ителгән бердәнбер кешедер әле мин, бәлки. Шулай итеп, 26 яшемдә нота танырга өйрәндем. Укыдым да, концертлар белән дә йөрдем. Бала-чага арасында укып чыктым шулай, гомергә минем дуслар да бала-чага булды. Укыганда ук «Саз» ансамблендә дә җырлыйм бит әле. Анда 13 ел җырладым. Бервакыт шулай «Саз» белән Мәскәүгә, Бөтенсоюз конкурсына киттек тә, институттагы чыгарылыш имтиханына чак кына кайтып өлгердем. Ансамбльдә җырлаганда консерваториягә дә чакырганнар иде, тик инде өченче уку йортын ташлап китмим, музфакны укып бетерәм дип, анысыннан баш тартырга туры килде. Баш та пеләшләнгән инде, консерваториядә тагын җиде ел укысам, пенсиягә дә ерак калмый, дидем.

СОҢЛАГАН ФАТИХА

Әти минем персидәтел булып кайтудан өметен өзгән иде. Шулай бервакыт ул Казанга килеп төште, ә минем кич белән концертта чыгыш. Аңа әйтмичә чыгып китә алмыйм, «Әти, минем кич белән концерт, барасыңмы?» – дим. Бармаганын белеп әйтәм бит, гомерендә йөрмәгән кеше. Ләкин «барам» диде бу. Коелдым да төштем. Сәхнәгә чыкканчы, бик дулкынландым, тик ничектер Ходай ярдәм итте, чыгар алдыннан тынычландым да әйбәт кенә җырладым. Тәнәфестә чыктым, әтине эзлим. Әти – Ватан сугышы инвалиды, протез белән йөри. Фойе буйлап протезларын шыгырдатып килә бу. Кулын бирде дә: «Улым, мин сиңа гомер буе комачаулаганмын икән...» – диде. Теге чакта ук Культпросветка киткән булсам, инде симфонияләр язып яткан булыр идем, бәлки. 

ӨЙЛӘНҮ ТУРЫНДА

Укып бетергәнче, 32 яшемдә өйләндем мин. «Саз»дагы яңа килгән Тәнзилә исемле кызга күзем төште. Мин бер кешене генә ярата торган ир-ат, бишәр ел бер кешене оныта алмый йөри алам… Моны күрдем дә, бу кыз минеке, дидем. Мин филармониягә эшкә күчтем. Гастрольләргә яз көне китәм, көз кайтам. Киткәндә, кыздан сорыйм: миңа кияүгә чыгасыңмы? «Юк, минем егетем бар», – ди. Кайтам, янына барам, тагын сорыйм: миңа кияүгә чыгасыңмы? Җавап шул ук: «Юк». Тагын китеп барам гастрольләргә. Кайтам, сорыйм. «Чыгам», – ди бу өченчесендә. Үзем дә аптырап киттем, бу җавапны көтмәгән бит. Ярар, минәйтәм, менә сиңа акча, күлмәк, туфли, балдаклар ал, мин кайтуга әзер булып тор, дидем дә, тагын гастрольгә чыгып киттем. Кайтышыма барысын да алып куйган. Язылыштык та, 5 апрельдә дусларны җыеп (Рафаэль Сәхәби, Разил, Римма Ибраһимова, энекәшләр, хатынның туганнары), апаның 17 кв. метрлы коммуналка бүлмәсендә туй кебек мәҗлес үткәреп алдык. Рафаэль тамада булды. Өйләнүен өйләндем, ә яшәргә урын юк. Икебез ике тулай торакта. Болай булмый, аралар суыныр алайса дип, Киров районындагы бер апа белән бүлмә сөйләшеп, аңа өйдәш булып яши башладык. Бернәрсәбез юк. Миченә яга торган гади генә йорт. Беренче бала Алия дә, икенчесе Гадел дә шунда туды. Аннары гына Губкин урамындагы тулай торактан 9 кв метрлы бүлмә бирделәр. Филармониядә минем бригадада булачак халык артистлары: Хәнәви Шәйдуллин, Рабига Сибгатуллина, Нәфисә Васыйловалар… Җитәкчелеккә кереп фатир сорап караган идем, әлегә күренми, берәр җае чыгар әле, китмә, диделәр. Ләкин мин юк инде, фатирсыз килеш гас­трольләрдә йөри алмыйм, дип филармониядән китеп бардым. Җиде ай үтмәде, филармониягә Батыршин урамындагы йорттан кооператив фатирлар бирделәр. Мин исә 10 елдан соң гына фатирлы булдым. Тугыз квадратлы бүлмәдән башта шул ук тулай торактагы 17 метрлысына күчтек. Беркая ялынып та йөрмәдем, беркемнең ишеген дә шакымадым. Фатирны исә «Комсомольское» мәдәният сараенда 10 ел эшләп алдым, 3 бүлмәлене.  43 яшемдә генә фатир ачкычын кесәгә салдым. Өч бала үстердек: Алия, Гадел, Алсу. Олылары музыка белемле, шул өлкәдә эшлиләр. Кечесе – икътисадчы, гаиләле. Сәид һәм Сәминә исемле ике оныгым бар. Хатыным заводта эшләде. 

ОЗЫН ТЕЛ ӨЧЕН «КЫЕН» АШЫЙМ… 

«Саз»да эшләгәндә концертларны алып баручы юк. Рифкать әйтә, үзең алып бар, ди. Шулай итеп, конферансье өчен кызык­лар, юмор яза башладым. Шул кыска гына әйберләрдән башланып китте язу. Монологлар язам, үзем сәхнәдән укыйм. Аннары филармониядә режиссер булып эшләгәндә, сценарийлар күп язылды. Күп типкәләнгән кеше мин. Типкәләнмичә, сатира берничек тә туа алмый. Озын тел өчен «кыен» да ашарга туры килде, әлбәттә. Һаман да тыярга тырышалар: сәхнәгә чыксаң, чамалап сөйлә, телевидениедә артыгын ычкындыра күрмә! Хәзерге заманда эндәшмичә буйсынып яшәү милләтнең үлеменә якынаю ул. Мин бит революция ясарга маташмыйм, шушы хәзерге җитәкчеләрне бераз денгә кертәсе, алга барасы иде бит, дим. Үзең чиста булып, башкаларны да шуңа өндәргә, сүзеңне әйтергә кирәк. Ельцинның Казанга килгән чагы, чәкчәк тотып каршы алган кызларның арт якларын чәп-чәп иткән бу, янәсе шаяра. Мин исә моны сәхнәдә сөйләдем: депутатлар президентны мактар, президентлар кызлар капшар, дидем. Халык ду килеп кул чапты. Ахырдан мәгълүм бер җитәкче сәхнә артына керде: «Син нәрсә лыгырдыйсың? Кем булдың әле? Безнең президент турында әйтәсеңме син?» - ди. «Әгәр син аны безнең президент дип уйласаң, ялгышасың. Ул Татарстанныкы түгел», - дидем. Кулын селтәде дә чыгып китте. Артында торган тән сакчысы исә күкрәккә китереп ямады, сулышсыз калдым. Сүз әйтә алмыйм. Сәхнәгә чыгып әйтергәме икән мине кыйнадылар дип? Тик халык Хәмзин тагын шаярта дип шаркылдап көләр генә иде… Минем тел аркасында үзем генә түгел, балаларымның да проблемалары булганы бар. 

МИЛЛӘТКӘ ЗАТЛЫ ЮМОР КИРӘК!

Мин телевидениедә күптөрле юмор тапшыруларын эшләдем: «Шаян-шоу», «Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә»… Миңа алар популярлык, режиссерларга акча китерде. Аннары «Биш татар»ны оештырдык: Шәрәфи, Шамкай, Х.Җәләлов, Р.Сабиров, мин. Без чын, «элитный» юмор сөйли идек, ләкин мин киткәч, анда билдән түбән юмор башланды, акча эшләү юлына керделәр. Шулай берчак опера театрында «Бер кичтә 5 бенефис» дигән программа эшләдек, бер тамаша эчендә үзебезнең бенефисларны үткәрәбез, ягъни. Һәркайсыбызга 25 әр минут. Шамкайны да кысада тотам, бозык нәрсә сөй­ләтмим. Халык егылып кул чаба, кабат-кабат чакыра. Шамкай әйтә шунда: тагын бик сөй­ләр идем дә, сәхнә артыннан Хәмзин йодрык болгый, ди. Татарны күтәрер өчен затлы юмор да кирәк бүген. 

Миннән еш кына: «Сез шулай да күбрәк кем: артистмы, җырчымы, язучымы?» – дип сорыйлар. Мин үземне Аз-маз Хәмзин дип йөрим. Аз-маз язучылыгы да бар, артистлык та, җырчылык та. Әле балачакта рәссам булыр­га да теләгән идем… Хәтта җиде ел стенада эленеп торган тальянда да үзлегемнән уйнарга өйрәндем. «Умырзая» көен чыгара гына башлаган идем, әти «Булдырасың, улым» дип, икенче көнне үк хромка алып кайтып тоттырды… 

 Эльмира СИРАҖИ әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев