Мәдәни җомга

Җуелган хәситә эзеннән...

Илдар Гатауллин белән җәйнең соңгы көннәрендә уздырылган халыкара «Алтын хәситә» конкурсында очраштык.

Чираттагы коллекцияне  күрсәткәч, чибәр кызлар, сәхнәдән төшеп, тамашачыларга нәни генә сувенирлар өләшеп йөрде. Миңа уч төбенә генә сыярлык чулпы эләкте. Әйе, чып-чын чулпы, ләкин бик кечкенә һәм пластиктан ясалган. Әлбәттә инде, толымга тагып йөрү өчен түгел, магнитлы сувенир рәвешендә. Исем китеп, чулпының нәфис бизәкләрен өйрәнгәндә, янымда басып торган мәһабәт гәүдәле  ир-ат сүз кушты: «Матурмы? Аларны мин ясадым, чын чулпының копиясе бу, 3–D принтерда ясалган сувенир», – диде ул. Таныштык –  Илдар Гатауллин, Башкортстаннан, татар костюмын торгызу-реставрацияләү белән шөгыльләнүче белгеч, Казанга үз хезмәтләрен күрсәтү, тәкъдим итү өчен килгән. Ул үзенең «Милли хәситә» исемле брендын булдыруын әйтте, мин исә гаҗәпләнеп аю кебек олы гәүдәле ир-атның нәфис зәркән бизәнү әйберләре белән эш итүен, затлы милли камзулларның нәкышләрен чигүен күз алдына китерергә тырыштым…

Бүген исә Илдар каршыбызда утыра, ул – редакциябез кунагы. Илдар Уфада туып-үскән, кечкенәдән шәһәрнең сәнгать училищесында үз кеше булган, чөнки әтисе шунда слесарь булып эшләгән. Үсеп җиткәч, үзе аунап үскән училищега укырга керә, аннан  дизайнер белгечлеге алып чыга. Аннары Уфа сәнгать академиясендә шул ук белгечлек буенча белемен арттыра. Милли костюмнар тарихын әле училищеда укыганда ук өйрәнә, берара урта гасырлар костюмнары, гаскәри киемнәре белән дә мавыгып ала. 2008 елдан башлап исә башкорт милли костюмнарын реставрацияләү, тегү белән шөгыльләнә. Башкортстанда төшерелгән милли кинофильмнарның барысын да диярлек («Беренче республика», «Сеңелкәш»…) Илдар  «киендерә». Башкорт милли костюмы өлкәсендә көндәшләрсез зур белгеч булып танылган оста быел кинәт эш юнәлешен бераз үзгәртергә була һәм… татар милли костюмын торгызу юнәлешендә эшкә тотына. «Мин бит татар кешесе, шуңа күрә үз халкымның мирасын кайтаруга өлешемне кертергә телим», – дип гади генә аңлата ул бу карарын. Ләкин бу карарыннан соң аңа кырын карашларны да шактый тоярга туры килә. Кайберәүләр хәтта башкортның бизәнү әйберләрен, милли киеме чалымнарын татарныкы итеп күрсәтмәгәе, дип тә шөбһәләнә. Ләкин бу өлкәдә озак еллар эшләгән белгеч кайсы элементлар башкортка, кайсылары татарга караганын, кайсына кемнән кергәнен бик яхшы белә.

«Башкортстанда бүген милли киемнәрне кире кайтару модасы бара, – дип сөйли ул. – Иҗат кешеләре дә, Башкортстан миссы да, модельләр дә милли бизәнү әйберләрен киң куллана, милли киемнәр модасы башлану зәркәнчеләрне дә җанландырып җибәрде. Татарстанда да шушы эшне кузгатып җибәрәсе иде». Танылган шәхесләр, сәхнә йолдызлары, медиа персоналар татар милли костюмнарын киеп дөньяга чыкса, төрле вакыйгаларда күренсә, фотосессияләрдә катнашса, клипларда төшсә, алар гади халык арасында да популярлашачак, дип саный оста. Казанга  үзе белән алып килгән коллекциясе артык зур түгел: 6 хәситә (икесе реконструкцияләнгән, берсе реплика), өчесе  3-D форматта эшләнгән. «Казанда хәситәне онытканнар, ничек киелгәнен дә белмиләр. Билгә бәйләнә торган дип уйлыйлар, чынбарлыкта ул хатын-кызларның күкрәк тирәсенә бәйләнә торган бизәнү әйбере булган. Әлеге бизәнү әсбабы Милли музейда нибары 5 данәдә саклана, «Казан» милли мәдәният үзәгендә берәү, күрше республикалар музейларында бер-ике бар. Коллекционерларда да очрамый, 15 елга берне дә тапмадым… Хәситә башкортларда, мишәрләрдә, керәшеннәрдә дә бар. Алар нигездә тәңкәләрдән торган, арада бер-ике-өч кыйммәтле ташлы брошь булган, Казан хәситәсе исә затлылыгы белән аерылып тора. Казан хәситәсендә кулланылган ташлар хәзер бик кыйммәт йөри, аларны табып та булмый. Тапкач та, аны дөрес итеп җыю, ясау өчен тәүлекләр буе утырырга кирәк…»  

Илдарны тыңлый-тыңлый хыялым бер-ике гасыр артка чигенә дә Казан Сабан туена килеп төшә.

«Казан костюмы бик затлы булган, – дип дәвам итә оста, – аның бәясе хәзерге Мерседес белән тиңләшер иде! Музейларда сак­ланган нөсхәләргә карап шушы нәтиҗәне ясыйбыз. Хәзер борынгы татар костюмын торгызу бик авыр, чөнки ул чордагыга туры килердәй тукымаларны табуы бик читен. Ә костюмның бөтен байлыгы тукымасыннан тора бит. Башкортта да, татарда да элек киеменә карап кайсы ырудан, кайсы нәселдән, нинди байлыкка ия икәнен әйтеп булган. Әйтик, Казан Сабан туена чыккан хатын-кызның кием-салымы аның кем хатыны икәнен, дәрәҗәсен, байлыгын, аның белән ничек сөйләшергә кирәген күрсәтеп торган. Ирләр киеме алай нык аерылмаган, ә хатын-кыз өстендәге кием аның паспорты кебек булган… Хәзер киемгә салынган бу мәгънәләр кодының күбесе җуелган, аны кайтару эше бара. Бу нигездә китапларны өйрәнү аша башкарыла. Костюмнар тарихчысы булырга туры килә».

– Милли киемнәребез дигәндә күз алдына гадәттә биючеләр кия торган сәхнә костюм­нары килеп баса: камзуллы, кәләпүшле җегет, алъяпкычлы, бераз ирдәүкәрәк кыз… Бу киемнәрне көндәлек тормышта ничек киеп йөргәннәренә ышанып та булмый кебек. Чыннан да, татар шулай киенгәнмени соң? – дип Илдарга “бәйләнү”емне дәвам итәм.

– Татар-башкорт костюмнары ислам дине кануннарына туры килгән: алар тәнне тулысынча каплаган. Ләкин совет чорында, 30 нчы елларда милли костюмнар биюләр өчен яраклаштырып үзгәртелә. Башкортның төрле ырулары булган кебек, татарның да төрле типлары бар һәм аларның һәркайсының киеме үзенчәлекле булган. Ләкин бу үзенчәлекләрне сакламыйлар, бер уртак стильләштерелгән образ ясала, шул образ халыкның хәтеренә кереп утырган да хәзергәчә саклана. Ул образларның чын башкорт, татар киемнәре белән уртаклыгы аз. Әйтик, хәзерге  башкорт милли киемендә  кызларның башы яртылаш ачык, муены ачык, киемнәр билле итеп тегелә. Чынбарлыкта милли киемнәр бөтенләй башкача, күпкә баерак булган. Милли киемнәр өлкәсендә стилизация бик белеп, нечкәлекләрен аңлап кына ясалыр­га тиеш. Костюмның чынбарлыкта нинди булганын төгәл белү мөһим. Мин үзем стилизация белән шөгыльләнмим, бары тик киемнәрне чынбарлык­та булган хәлендә торгызу эшен башкарам.

– Зәркән эшләнмәләрен 3-D форматта эшләү нинди файда бирә?

– Костюмнарны тегү, 3-D принтерда бизәнү әсбаплары ясау эшен әнием алып бара. Беренчедән, әлеге сувенирларны сатудан азмы-күпме акча килә. Икенчедән,  гади халык өчен милли бизәнү әйберләренең бәясе буй җитәрлек түгел. Шуңа күрә аны ул бәягә ансамбльләр, фольклор коллективлары  ала алмый. Зәркәнчеләр бик аз. 3-D форматлы эшләнмәләр ясау исә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү өчен кирәк. Әлбәттә, кешеләр бу пластик бизәнчекләрне киеп йөрмәячәк. Ләкин кыяфәте нинди буласын күзаллагач, тотып карагач, аны зәркәнчегә заказ биреп ясата алачак.

– Илдар, Казанны «яуларга» нинди ният-планнар белән килдегез?

– Казанга килгәнче, ике айлап әзерләндем. Беренче проектым «Алтын унлык» дип атала, ул традицион халык җыры, классик музыка өлкәсендә эшләүче сәхнә кешеләре, җырчылар  (Сәидә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина һ.б.) өчен әзерләнә. Икенче проект исә татар милли костюмнарын реконструкцияләп, 7-10 комплект әзерләүне күздә тота. Бу проект­ларны тулысынча үз хисабыма эшлим. 3-D ысул белән сувенирлар ясау­дан килгән акча шушы коллекцияләргә әсбаплар алу өчен тотыла. Реконструкциянең исә үз таләпләре бар: XIX гасыр­да кулланылган парча, ефәк, жаккард, бәрхет тукымалардан әзерлибез, заманча тукымалар кулланмыйбыз. 

Казанга килгәч, Илдар әфәнде Кремльдә узган күргәзмәдә катнашырга, Милли музейның яңартып ачылышына реставрацияләнгән татар костюмын эшләргә, Сәидә Мөхәммәтҗанованың яңа клибын төшерүдә катнашырга, хәситәләр белән яхшы фотосессия үткәрергә җитешкән. «Алтын хәситә»дә исә ул кунак буларак катнашып, үз эшләрен күрсәтте.

«Казанга кайтыр идегезме?» – дип сорыйм остадан, аның дәрәҗәсендәге белгечләрнең бер кулның бармаклары санынча да булмавын уйлап. «Казанга кайтырга теләгем бар. Әгәр минем проектларым монда хуплау тапса, нигә әле кайтмаска, ди?» – дип җавап бирә ул гади генә итеп. «Алтын хәситә»дә Илдарны татар костюмы буенча эшләүче яшь модельерларга остаз итеп билгеләгәннәр. Ул үзенең Казанда кирәклеген аңлаган, илһамланган. Илдар инде ачык аңлаган – татар костюмын милләткә кире кайтаруны дәвам итәчәк. Хәзер ул Казан татарлары киемнәре темасында җентекләп эшли, соңрак татарның башка типларының (Әстерхан татарлары, Себер татарлары, Пермь татарлары һ.б.) милли кием байлыгын торгызып, барлап, кире кайтарырга планнары бар. 

Халкыбызның югалткан, җуелган байлыклары чиксез күп. Бәхеткә, моның өчен кайгырган, җаны сызлаган, җуелган рухи зиннәтләрне милләткә кире кайтарырга җан-фәрман тырышкан  энтузиастлар, фидакяр осталарыбыз табыла тора. Бәяләсәк, кадерләсәк иде аларны.

Эльмира СИРАҖИ.

Фотолар И.Гатауллин архивыннан алынды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: