Мәдәни җомга

Тынгы белмәс Миләүшә

Озак югалып тормады тиктормас Миләүшә, ул «Оста татар» проектын оештырып җибәрде дә яшьләрне дөрес татарча сөйләшергә, камерадан курыкмаска, сәхнәдә асыл зат булып күренергә өйрәтә башлады. 

Үзе чая, үзе зыялы, телебезнең тәмен, нечкәлекләрен белеп сөйли торган Миләүшә Сибгатуллина берзаман «ТНВ» каналының иртәнге тапшыруларыннан юкка чыкты. Аны иртәнге тапшыруларның алыштыргысыз алып баручысы буларак белә, ә ул исә ягымлы елмаюы, күңел күтәренкелеге, нур чәчеп торуы белән сокландыра иде. Озак югалып тормады тиктормас Миләүшә, ул «Оста татар» проектын оештырып җибәрде дә яшьләрне дөрес татарча сөйләшергә, камерадан курыкмаска, сәхнәдә асыл зат булып күренергә өйрәтә башлады. 

Миләүшә Теләче районының гүзәл табигатьле Алан авылында укытучылар гаиләсендә кадерле бала булып үсә. Әти–әнисе тормыштан ямь-тәм табып яши, алма бакчасы утырта, умарта тота. Әтисе – яхшы рәссам да, бөтен мәктәпне ул бизи – матурлый. Балаларын да ирекле итеп үстерәләр, Миләүшәне «фәлән сәгатькә кайтып җит», «нигә болай эшләдең?» кебек сораулар белән борчучы булмый. Аннары - Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы, шәрык телләре факультетында уку еллары, аспирантура, кандидатлык диссертациясе… «Дулкын» радиосында, «Казан» милли мәдәният үзәгендә эшләү, 90 нчы елларның мәдәни күтәрелеш казанында кайнау… Милли-мәдәни үзәктәге меңәр кеше җыелган татар дискотекаларын алып барып, чирканчык алу. 

Беркөнне Миләүшә очраклы рәвештә генә телевизордан иртәнге тапшыруда котлау хаты укып утыручыга колак сала. Басымнарны дөрес куймавы, сүзләрне дөрес әйтмәве эчен пошыра: Бу фикерен танышы, телевидение алып баручысы Гөлнара Зиннәтуллинага да әйтә. Анысы озак уйлап тормый, кызны җитәкләп телевидениегә алып килә – нәкъ менә иртәнге тапшыруда хат укырга кеше җитми икән. Берничә хатны укытып, яздырып карагач, аны эшкә алалар. Милли-мәдәни үзәктә эшләвен дәвам итә, шимбә-якшәмбеләрне телевидениедә туры эфирда котлау хатлары укый. Хатларны җылы итеп, андагы язмышларны күз алдына китереп, каршында утырган кешегә сөйләгән кебек укырга тырыша ул.

Аннары телевидение дөньясына баш-аягы белән кереп төпләнә. Ул чакта инде «ТНВ» каналы оешкан, яңа иртәнге тапшыру проектына команда җыялар. Миләүшә әнә шул «Хәерле иртә!» тапшыруына баш мөхәррир булып килә. Иртәнге 4 тә торып, киенеп-­ясанып китеп, туры эфирда эшләү башлана. 20 ел гомер шулай татар телевидениесендә кайнап уза. Шул еллар эчендә гаиләле була, ике угыл алып кайтырга да өлгерә. Тәҗрибә дә туплана, әмма Миләүшә үзен бер урында таптанам, дип хис итә башлый. Ләкин балалар үскән чак, гимназия телевидение белән янәшәдә генә, аларга якынрак буласы килә. Ә бәлки «уңайлылык биләмәсе»ннән чыгасы ­килмәгәндер… 

Әлбәттә, эштә үзгәрешләр дә булгалый анысы, иртәнге тапшыруларның вакыты озая, 2 сәгатькә җитә. Ике сәгать буе туры эфирда утырырга кирәк: арка туры, күзгә софт лампалары яктырта. Ике сәгать буе кешенең дикъкатен тотып тору таләп ителә. Яныңда утырган кешене дә эшләтергә кирәк. Кайчагында чакырган кунагың килмичә кала. Әйтик, билгеле бер язучы эфир башланыр алдыннан гына: «Минем бүген кәефем юк, килә алмыйм», - дип шалтырата. Ә син ул 15-20 минутны теләсәң ничек тутыр. Белгән шигыреңне сөйлә, конкурс оештыр, ишектән башын тыгып караган Айдар Фәйзрахмановны студиягә кертеп ­утырт! Җан бирердәй буласың андый чакларда. Ярый ла яныңда теләктәш кешең, командаң булса... Бер заман Миләүшә сизә - менә шул команда дигән нәрсә, бер-береңә теләктәшлек күрсәтү югала башлый. Татар белән рус редакцияләрен бер бүлмәгә кертеп утыртудан башлана бу. Татар редакциясенең бердәм, дус булып эшләве кайберәүләрнең эчен поштыра. Таяк тыгып болгатучылар ярдәме белән команда рухы юкка чыга. Тапшыруың белән бергә-бер торып каласың һәм син аны эшләп чыгарга тиеш. Теләсәң ни уйлап тап, ике сәгать эфирыңны тутыр. 

Миләүшә үзенең бер урында таптана башлаганын сизсә дә, җиңел генә карар кабул итә алмый әле. Чөнки телевидение экраныннан тиз генә баш тартып булмый. Ләкин тамчы тама-тама таш тишә, ди. Ипотекага алган фатирлары байлар йортыннан туры килә, һәркөн иртәнге 4-5тән үкчәле туфлидән шак-шок йөргәнен астагы байбичә ханым ишетеп аптырый башлый. Түзми, беркөнне менеп ишекне шакый. «Сез әче таңнан үкчәле туфлидән нигә йөгереп йөрисез?» дип сорый ул. «Эшкә җыенам, эшкә барам», - ди Миләүшә. «Болай иртә китәсе булгач, миллионнар түлиләрдер инде сезгә…Кайда эшлисез соң?» - дип кызыксына. Телевидениедә эшләгәнен әйтә, нинди миллионнар инде, дип уфтанып кына куя. Чөнки озак еллар 6500 сумлык окладка эшләгәнен әйтсә, ханым барыбер ышанмас иде. Аның кебек ханымнар үз-үзләрен карап кына, йокысы туйганчы йоклап, салоннарга, фитнес-бассейннарга йөреп кенә яши бит. 

Соңгы тамчы эфирдан алынганын белгәч тама. Татар телен мәктәпләрдән куган көннәрдә студиягә Роберт Миңнуллинны чакыртып, туган телне яклап язылган шигырен укыткач кылына бу. Дөрес, эфирдан алынуының сәбәбен аңлатучы да булмый. Эфирда эшләү - ул сазлык кебек. Һичшиксез, шунда һәркөн чыгып утырырга кирәк, матур киенергә, матур итеп сөйләргә… Югыйсә, бу эштән энергия дә алмыйсың, күбрәк бирәсең генә… Миләүшәне әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясенә мөдир итеп куялар. Гомер буе үз тапшыруларын эшләгән, ватык-җимерек аппаратура белән дә коры энтузиазмда аз гына хезмәт хакына эшләп йөргән бу кешеләргә минем мөдирлегем нигә кирәк инде? – дип уйлый Миләүшә, хезмәттәшләренә карап. Һәм гариза яза. Моңа иң шатланган кеше – ире була. Әмма үз урынына калдырырлык кеше юк бит. Миләүшә кастинг оештырырга була. «Манзара» тапшыруы аңа үз баласы кебек. Кастинг аша Луизаны сайлап алалар да аны үз урынына калырга әзерли башлый. Шуннан соң «Оста татар»  проекты барлыкка килә. Миләүшә үзенең чираттагы “баласы” булган бу проект турында рухланып сөйли:

– Без үзебез белгәнне башкаларга өйрәтмибез икән. Проектның төп максаты – аудитория алдында курыкмыйча чыгыш ясарга өйрәтү. Бер юнәлеше – камера каршында, бер юнәлеше сәхнәдә өйрәтүне күздә тота. Бу – үз тәҗрибәмә таянып ясаган авторлык курсы. Хәзер проектымда 5 яшьтән 55 кәчә кешеләр шөгыльләнә. Алар арасында 55 яшьлек сатучы ханым да бар. Ул үзенең кибетен ачты, максаты – сатып алучыларга ышанычлы итеп үз товарыңны тәкъдим итәргә өйрәнү. «Оста татар»да кешенең ихтыяҗына карап, кемгәдер бер дәрес алу да җитә, кемдер ай буена йөри. Проектны әлегә үзем генә алып барам, ләкин дәүләт тарафыннан кызыксыну булса, аны киңәйтергә дә мөмкин булыр иде.

– Син «Туган тел» исемле татар телеканалының Казан бүлеген дә җитәклисең, дип беләм. 

– «Туган тел» – тәүлек буена татарча эшләүче спутник телеканалы, ул Башкортстаннан трансляцияләнә. Хуҗасы – Азат Галинур улы Вахитов, эшкуар, милли җанлы, сәнгатьне яратучы кеше. Бу канал Башкорт­станда бик популяр, аны 12 млн кеше карый. Татарстанда да танылып килә, аны популярлаштыру, таныту өчен концертлар оештырабыз. Аларны бик матур, җылы залларда төшерәбез. Әйтик, «Тантана» кафесының Ак залын яратабыз. «Туган авылым»да да төшергән бар. Иң мөһиме – кызыклы сценарийлар. Әйтик, Яңа ел кичендә тамашачыга никах күренеше тәкъдим иттек. Килен төшерүнең, никах мәҗлесен бөтен нечкәлекләре белән күрсәттек, киявебез дә, кәләшебез дә булды. Хәзрәт вәгазь дә сөйләде. Яңа елда татарга шампан шәрабе тотып утырганны гына карарга димәгән, үзебезнең гореф-гадәтләрне, халыкның чын рухи байлыгын күрсәтик, дидек. Узган елгы Яңа ел кичендә исә Аулак өй оештырган идек. Равил Галиев белән Резеда Шәрәфиева ир белән хатын булды, «кызларын» өйдә калдырып, «кунакка китеп» бардылар. Яшьләр аулак өйдә нишләгән, өлкәннәр ниш­ләгән, барысын да күрсәттек. Җыр да, гармун да, кара-каршы бию, йөзек салыш уеннары - бары да булды. Телевидение халкыбыз мәдәнияте, тарихы хакында белем, информация дә бирергә тиеш. Гореф-гадәтләрне онытмаска, дәүләтчелекле халык икәнебезне искә төшереп торырга кирәк. «Оста татар» проекты тапшыруларын да төшерәм. Теләсә кайсы өлкәдәге оста, булдыклы милләттәшләребез турында сөйлибез, үз иҗат командам бар...

Миләүшә ханымның тагын бер сәләте ачылып килә: ул җырларга клиплар төшерә башлаган. Алар арасында иң уңышлысы – Сәидә Мөхәммәтҗанованың «Кайтуыңны сагынырмын» җырына (Л.Батыр-Болгарый көе) эшләнгәнедер, мөгаен. Сценарийны Миләүшә үзе язган, ул иске татар тормышында чынбарлыкта булган вакыйгаларга корылган. Анда без үткән гасыр башындагы бай татарның затлы йортын, гүзәл туташ белән приказчик егет арасындагы саф мәхәббәт тарихын күз алдыннан үткәрәбез. Клипны төшергәндә шул берничә минутлык җыр эчендә татар тормышының затлы, борынгы катламын күрсәтергә омтылганнар. Миләүшә һәр детальне нечкәләп эшләргә тырыша: Сәидә саф көмештән коелган чын милли алкалар кия, бай әфәнде «Вакыт» газетасының чын нөсхәсен укып утыра. «Тамашачы татарның ул вакытта ук газета чыгарганын белергә тиеш! Татар ничек затлы киенгән, зиннәтле йортларда яшәгән, балаларына яхшы белем биргән – шуны да күрсәтергә теләдек. Югыйсә, татар халкын тарихта гел фәкыйрь, мескен, ярлы итеп күрсәтергә тырышу бар. Милләтнең бит байлары, зыялылары, алдынгы карашлы кешеләре дә күп булган. Максатым – шул генетик хәтерне аз гына булса да уяту, – ди Миләүшә, – Чабаталы, алъяп­кычлы гына түгел, хәзерге Корбан гаетендә бушлай өләшенгән ит өчен талашып ята торган халык түгел син, синең бабаларың алтын сәгатьләр таккан, затлы читекләр кигән, газета-китаплар нәшер иткән, дәүләтләр тоткан халык, диясем килде». 

Шушы көннәрдә Сәидә Мөхәммәтҗанова башкарган – Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыренә язылган җырга клип төшергәннәр. Бу клип та бөртекләп җыелган, Казанның тәэсирле җирләрен эзләп тапканнар. Җәлил кызы Чулпанның оныгы Лиза Сәидәнең аккомпаниаторы булган. Тамашачы бу иҗат җимешен дә күрә алды инде. Сәидәнең гүзәллеге, саф тавышы, нәзакәтлелеге, Миләүшәнең очкынлы йөрәге, эзләнүчәнлеге, һөнәри осталыгы белән берлектә дөньяга танылган шагыйребезнең фаҗигале бөек иҗаты өр-яңача ачылып китә анда.

Эльмира СИРАҖИ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: