Мәдәни җомга

Тывалар музыка ярата

Казанда гастрольдә В.Кок-Оол исемендәге Тыва Республикасы дәүләт музыкаль драма театры булып китте. Беренче көнне күрсәтелгән «Торналар» спектаклендә тывалар Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләренә дан җырлый. Чөнки тывалар Җиңүгә керткән өлешләре белән бик горурлана. Алар СССР составына 1944 елда гына керә. 1941 елда ук беренчеләрдән булып Советлар Союзы ягын алып, Германиягә...

Казанда гастрольдә В.Кок-Оол исемендәге Тыва Республикасы дәүләт музыкаль драма театры булып китте.
Беренче көнне күрсәтелгән «Торналар» спектаклендә тывалар Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләренә дан җырлый. Чөнки тывалар Җиңүгә керткән өлешләре белән бик горурлана. Алар СССР составына 1944 елда гына керә. 1941 елда ук беренчеләрдән булып Советлар Союзы ягын алып, Германиягә сугыш игълан итә. Үз авызыннан өзеп йөзәрләгән тонна ит, май, он, бал җибәреп тора. Һәр тыва гаиләсеннән СССРга 10-100 баш терлек китә. Ул елларда бер гаиләгә уртача 130 баш терлек туры килә. Тывалар сугышка 8 меңгә якын баһадирын, 50 мең сугыш аты бирә. Бөек Җиңү турында төкерекләр чәчә-чәчә сөйләгәндә, әллә кая география читендә яшәгән тываларны кем искә алып торсын? Шуңа күрә «Торналар» спектаклен куйганнар да инде. Шул сәбәпле татары, казахы, хакасы, якуты, башкорты, чуашы бергә җыелган «Нәүрүз» фестиваленә алып килгәннәр дә. Һәр халыкка үз каһарманнары газиз. Әле күптән түгел генә башкортлар 1812 елгы Ватан сугышында онытылмаслык батырлыклар кылган Кахым Мурзашев турында спектакльләрен күрсәтеп китте. Опера театрларында да Кахым-түрәгә дан җырлап опера куйганнар. Россиянең исәпсез-сансыз сугышларында татар каны да елга булып акты. Театрларыбызда исә каһарманнарыбызны данлаган нинди спектакльләребез бар? Ерак җирләргә чыгып, төрки кардәшләребезгә, башкасына күрсәтерлек, татарның батырлыгын данлаган спектакльләребез юк бит. Опера театрында Җиңү бәйрәме уңаеннан «үттеме-үтте» өчен елга бер тапкыр башкарылган «Җәлил» операсы турында зурлап әйтеп торуның кирәге юк. Чөнки анда сәхнәгә овчарка этләрен алып чыгып улатудан башка берни белән дә шаккатыра алмадык. Яшьләрдә милли рух тәрбия­ләр өчен исә, тываларның «Торналар»ы, башкортларның «Кахым-түрә»ләре бик кирәк.
Икенче көнне тывалар танылган грузин драматургы А.Цагарелиның әсәре буенча куелган «Ханума» музыкаль спектаклен күрсәтте. Дөресен әйткәндә, тыва театры сценография сәнгатендә алга киткәнгә охшамаган. «Ханума» спектакле дәвамында, мәсәлән, сәхнә бизәлешләре үзгәрми диярлек. Аның каравы, Камал театры залын тутырып килгән тамашачы артистларының «терелеген», темпераментын, музыкага-җырга осталыгын бик яратты, рәхәтләнеп көлде, алкышларын кызганмады.
Хушлашыр алдыннан Казан тамашачысына сугышчы кызның батырлыгы турында борынгы риваятьләргә нигезләнеп куелган, «Кан-Кыс» исемле спектакль тәкъдим ителде. Әле генә якутларның Олонхо театры башкаруында «Сугышчы кыз - Джырыбына» спектаклен карап шаккаткан идек. Якутларның әйтүләренә караганда, хатын-кызлар турында дастаннар-олонхолар сирәк очрый, әмма алар барыннан да югарырак бәяләнә. Гомумән, бу халыкларда буыннарны дәвам итүче, милләт анасы буларак хатын-кызга хөрмәт зур. Бөтен сулыклар - күл, елгалар хатын-кыз исемнәре белән атала. Тываларның «Кан-Кыс» спектакле - шул хөрмәтнең тагын бер матур үрнәге.
Тыва театры турында сөйләгәндә, репертуарларында музыкаль спектакльләрнең күп булуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. «Бременские музыканты», «Моцарт һәм Сальери», «Ханума» да шулар рәтендә. Чөнки директорлары - «Тываның алтын тавышы» Станислав Ириль. «Чадаган» безнең ятаганга охшаган чиртмә кыллы музыка уен коралына багышланган спектакль. Беренче караганда, анда хәйран калып сөйләрлек вакыйга да юк кебек. Хан, әллә ничаклы хатыны өстенә, яшь чибәр хатын эзли. Ханга кияүгә чыгарга теләмәгән кызның карышулары, карт хатыннарның көнләшеп, аңа аяк чалулары, яшь хатынның сөймәгән иреннән туган баласын имезергә теләмәве мавыктыргыч итеп бәян ителә. Вакыйгаларның иң кызган, иң киеренке чагында чадаган «телгә килә». Аның тавышын ишеткәч, хатын-кыз күңеле үзгәрә, йомшый, анда кабат мәхәббәт уяна һәм ул нарасыен сөеп бага башлый. Музыканың көчен әнә шундый самими вакыйгалар аша тасвирлап, авторлар тываларга гына түгел, бүтән төрки халыкларда да кулланылган музыка уен коралының тарихын бәян иткән. Спектакльдә Тыва милли оркестры катнаша. Бу оркестр тыва милли музыка уен коралларында уйнап кына калмый, тамак белән җырлауда да алга киткән. Ә тамак белән җырлау - Тыва Республикасының үзенә бер символы.
Тываларның бүген дә милли музыкага шулкадәр игътибарлы булуының сере шул - аларда Мәдәният министрлыгын милли музыка уен коралларында уйнау­чы музыкант, чадаган, игил, шоорларны (тываларның музыка уен кораллары) үзе ясаган, музыка мәктәпләрендә, училищеда, институтта балалар, яшьләр укыткан, кыскасы, милли музыканың торышын һәрьяклап өйрәнгән Алдар Тамдын җитәкли. Әле генә якутларның театрларын күрдек - танылган актер, режиссер Андрей Борисов 25 ел буе Мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгын җитәкләгәч, ә бүген Дәүләт киңәшчесе вазифасын башкаргач, якут театры нинди зур үрләр яулаган! Дилбегәне мәдәниятебезне төптән белгән шәхесләргә тапшырса, татар да рухи үсешкә ирешер әле.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Тываның Кызыл шәһәрендә 18 августта - "Җанкисәккәем" (Т.Миңнуллин), 19 августта - "Банкрот" (Г.Камал) спектакльләрен күрсәтәчәк.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотолар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: