Мәдәни җомга

Үҗәтлек һәм сәләт 

Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче рәссам Ренат Фәрһат улының  картиналары инде йөздән арткан.

Ул аларны йә кылкаләмне тешләре белән кысып тотып, авызы белән, йә башына кигән махсус җайланма булышлыгында ясый. “Рәсем ясый торгач, тешләрен сындырды, шуңа күрә шушындый җайланма кулайрак булыр дидек”, – дип аңлата аның әти-әнисе, Нәкыя һәм Фәрһат Мусиннар. Алар улларын туганнан бирле тәрбияли, чөнки Ренат тумыштан авыру – Ренатның куллары да, аяклары да параличланган. Әмма шуңа да карамастан ул, өй шартларында укып, урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә бетергән һәм “рәссам-бизәүче” белгечлеге буенча Яр Чаллының 57 нче һөнәри училищесын да тәмамлаган. “Улыбыз күңел төшенкелегенә бирелүчеләрдән түгел, аның юмор хисе дә җитәрлек. Балачакта башта табигать материалларын ябыштырып, рәсемнәр ясап карады, моңа аны  укытучысы Нина Батинкова өйрәтте, аннары Светлана Куликова улыбызның рәсем ясауга һәвәс булуына игътибар итте һәм шушы сәләтен үстерә башлады.

Шулай итеп, балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сараеның “Мәрхәмәтлек балалар ордены” социаль укытучысы Светлана Куликова булышлыгы белән Ренат рәсемнәрне көннән-көн яхшырак ясады, әүвәл акварель һәм гуашь белән иҗат итте, ә хәзер инде майлы буяулар белән генә эш йөртә”, – ди аның әти-әнисе. 

Ренат өчен иң якын тема – пейзажлар. Ул аларны көненә уникешәр сәгать ясарга да әзер. Алар арасында зур күләмлеләре дә шактый, ә бит бу картиналарны язу өчен тагын да күбрәк көч, сабырлык, тырышлык, куәт таләп ителә. Билгеле, авыру кеше буларак, телевизор карап кына да утыра алган булыр иде, ләкин ул тырыш, үҗәт. Шуңа күрә иҗат процессында башы белән бихисап хәрәкәтләр ясаганда, төп хезмәт муенына, муен мус­кулларына туры килеп, зур киеренкелек тудырса да, түзә.

Аның иҗаты белән чаллылылар гына түгел, Казан, Мәскәү һәм хәтта Бельгия дәүләтенең Льеж шәһәре тамашачылары да таныш. Рәссам 2010 елны сәламәтлекләре чикле булган адәм балаларына тапшырылучы “Филантроп” премиясенә дә лаек булган. 

Ренатның ата-анасы табигать күренешләрен фотоларга еш төшерә, чөнки уллары аларны соңрак бик теләп киндерләргә күчерәчәк. Табигатьне сурәтләү аңа җиңелрәк бирелә. Ак теплоходлы мәгърур Идел хозурлыгы да шушы рәвешле туган. 

Быел исә сәләтле рәссам тагын да матуррак сурәтләр язган. Кайсыларын үз фантазияләрен эшкә җигеп, ә кайберләрен –сәнгатьсөярләр үтенече буенча. Мәсәлән, Венеция урамы күренеше башкалар үтенеч-теләге буенча туган хезмәт. Рәссам бары тик якты төсләр кулланып иҗат итә. Ул тудырган зәңгәрсу биналар да, кояш нурларында коенып, күпләрнең күңелләрендә сак­ланучы Италияне искә төшерәчәк!

Ренат Мусин гел рәсем ясауда гына түгел-түгелен, дуслары белән төрле чараларга барыр­га да вакыт таба, арбасына утырып кибеткә дә юл ала. Шашка уены ярышларында теләп катнаша, мондый ярыш­ларда призлы урыннарга да лаек булган ул. 

Кайчак Ренатка осталык дәресләре дә үткәрергә туры килә. Һәрбер озын юлның кечкенә адымнардан башлануын ул яхшы белә. “Һәрбер саллы киңәшне истә тотып рәсем ясаучы гына алга таба бара ала. Иҗат эше миңа бик ошый. Кайбер кешеләр юктан гына да үзләрен начар хис итеп, кәефләрен төшерә. Алар үзләренең сау-сәламәт булуын, бәхетле булуын аңламый”, – ди Ренат. Ул елдан-ел берсеннән-берсе камилрәк картиналар ясый. Ә инде янында һәрвакыт һәрбер карашын, һәрбер сүзен аңлау­чы газиз әти-әнисе, энесе Илшат булуы аның күңелен үсендерә. 

Сүз уңаеннан, авызы йә аяк бармаклары булышлыгында картиналар иҗат итүчеләрнең 1957 елдан бирле эшләп килгән Халыкара ассоциациясе дә бар. Ул Лихтенштейн кенәзлегенең Шан шәһәрендә урнашкан һәм төрле илләрдә яшәп иҗат итүче йөзләрчә үзенчәлекле рәссамнарны берләштерә. Оешма бу рәссамнарның күргәзмәләрен дә оештыра һәм аларның иң яхшы хезмәтләрен сатуга чыгара. Бәлкем, безнең илдә дә мондый оешма булдырырга вакыт җиткәндер.  

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.                       
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: