Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Терелтәсе иде дөньяны

Бүген илебезнең төрле шәһәрләрендә танылган җырчыбыз Зәйнәб Фәрхетдинованың концертлары уза. Моннан утыз еллар элек нәкъ шулай шәһәрдән-шәһәргә йөреп иҗат юлын башлап җибәргән иде, күңелләребезгә юл салган иде ул. Укучыларыбызга җырчының юбилее уңаеннан журналист, язучы Гөлгенә Кәримованың «Зәйнәб Фәрхетдинова: Терелтәсе иде дөньяны» дип исемләнгән китаптан өзекләр тәкъдим итәбез. Сабый чагым болыннары...

Бүген илебезнең төрле шәһәрләрендә танылган җырчыбыз Зәйнәб Фәрхетдинованың концертлары уза. Моннан утыз еллар элек нәкъ шулай шәһәрдән-шәһәргә йөреп иҗат юлын башлап җибәргән иде, күңелләребезгә юл салган иде ул. Укучыларыбызга җырчының юбилее уңаеннан журналист, язучы Гөлгенә Кәримованың «Зәйнәб Фәрхетдинова: Терелтәсе иде дөньяны» дип исемләнгән китаптан өзекләр тәкъдим итәбез.
Сабый чагым болыннары
Сарлы, Сарлым… Кеше өчен туган як ничек якын булса, Сарлы да минем өчен иң кадерле, изге җир, аңа урын да күңелемнең иң түрендә бирелгән. Ләкин ул туган җирем, туган авылым түгел. Әнкәм-әткәм төсе булган, үзенә сагындырып дәшүче, балачагым истәлекләрен кадерләп саклаучы йорт та туган нигезем түгел. Якты дөньяга мин нәкъ биш дистә ел элек Үзбәкстанда, Красногорск-2 бистәсендә аваз салганмын, әнинең беренче, дөресрәге, икенче, ә әтинең өченче баласы булып. Ник алай дим? Әти беренче хатыны белән аерылганда гаилә төгәл икегә бүленә, ике балага да Сак белән Сок язмышы насыйп ителә. Гомер дистәләренең әле беренчесен дә вакларга өлгермәгән олы ул әнисе белән Өфе каласында калса, кечесен, дүрт яшьлек сабыйны, язмыш аты, үз арбасына утыртып, әти белән Татарстанга, Азнакай районының Сарлы авылына, әби нигезенә кайтара. Әти, балага ана кирәк дип, кабаттан өйләнергә ниятли. Шундый максат белән тирә-юнь авылларны урап кайтырга ният кыла. Ык елгасының икенче ягында урнашкан Башкорт Урманаендагы бер танышы аңа авылларында бик тә ипле гаиләдә исеме - Мәрҗәнә, күңеле мәрҗәнгә тиң берәүнең барлыгын әйтә. «Тик риза булыр микән үзе? - ди ул. - Кемнәр генә яучы җибәрмәде бу йортка, йә әнисе, йә үзе ризалашмады. Яратып көткән егете сугыш кырында ятып калган иде, шуны да оныта алмый, диләр. Яше дә бар инде аның, синнән олырак ул. Моңарчы кияүгә чыкмаганны, хәзер генә, белмим, ай-һай, уңай җавап ала алырсың микән?! Ләкин күндерсәң, балаң өчен аңардан да яхшырак әни таба алмассың. Ак кәгазь кебек аның күңеле…» Әти башка кешеләрдән дә әни турында сораштыра, аның үзен дә читтән генә күзәтә. Баласына - әни, үзенә хатын алып кайту максаты белән юлга чыккан ир, чыннан да, әнидән дә яхшырагы булмас дип, тимерне кызуында сугарга була: танышыннан урамга чакырттырып чыгара да урлап алып китә. Инде утыз тугызын тутырган, дөньяның әчесен җитәрлек татырга өлгергән әни, нык ачуы килеп, башта качып китәргә дә уйлый. Ләкин кечкенә Гайнетдиннең күзләре белән очрашкач, йөрәге түрендә бу сабыйга карата җылылык хисләре уяна. «Күзенә карадым да, мин китеп барсам, тагын кемне алып кайтыр микән бу ир балага әни итеп, дип уйладым. Гайнетдин генә тотып калды мине. Үземнән яшь, артык чибәр, олпат гәүдәле Фазлетдиннең, беренчедән, мине яратып торырына да ышанмадым, аннары минем кияүгә чыгу инде уемда да юк иде», - дип, миңа да сөйләгән иде ул күңел түрендә җыелганнарын актарган мизгелләрнең берсендә. Яңа корылган гаилә бераздан, бәхет эзләп, Үзбәкстанга юл тота. Анда инде шактый еллар әнинең бертуган апасы яши, фатир тапканчы тукталыр, яшәр урын да бар. Тормыш җайланып киткәч, әби янында вакытлыча калдырылган Гайнетдин абыйны да алып киләләр. Аннары инде, Ходай кушып, мин туганмын. Шушында телем ачылган, тәүге адымнарымны ясаганмын, балалар бакчасына йөргәнмен, беренче класска барганмын.
Әтисез кала яздык
Красногорскида башта без, акча түләп, кеше фатирында яшәгәнбез. Урыссу ГЭСы кебек гигант төзелешкә мәйданнар әзерләүдә бульдозерчы буларак тәҗрибә туплап өлгергән оста механизаторлар монда алтын бәһасенә тиң икән. Үзбәкстанда тигез җир юк дәрәҗәсендә, ул - таулар, калкулыклар ягы. Тимер атларны иярләүчеләр өчен шартлар бер дә уңайлы түгел биредә. Көннәрдән бер көнне әти бик тә катлаулы участокта җир эттергәндә, кинәт коеп яңгыр ява башлый. «Тамчылап түгел, хәтта чиләкләп тә түгел, мичкәләп ява башлады. Мин аңышмыйча да калдым, тракторым нык кына селкенеп алды да аска таба оча башлады.
Җитезлегем генә коткарды, вакытында ишекне ачып сикереп төшеп калырга өлгердем. Ташкын бульдозерны - бер, үземне икенче якка алып ыргытты», - дип сөйли иде әти бу хакта. Ул көнне әти үзе чак кына исән кала, ә менә тимер атын югалта. Бу вакыйга болай да эссе якның климатына өйрәнеп бетә алмаган, балалар тормышына куркыныч тудырып бистә урамнары буйлап шуышучы еланнарга да эче пошып йөргән әти өчен Үзбәкстандагы тормышка нокта куярга соңгы этәргеч булган, күрәсең. Ул гаиләнең киләчәген хәл итә дә куя. Кызу канлы ир ике сөйләми, бер генә әйтә: «Бәхетне читтән табып булмыйдыр, мин китәм, иртәгә үк. Син, Мәрҗәнә, Зәйнәб белән бөтенләйгә монда каласыңмы, соңрак, мин эшкә урнашкач, авылга кайтырсызмы, үзең хәл ит. Гайнетдинне үзем белән алам, әни карашыр». Фатирның тагын да зуррагын алу чираты җитеп, менә-менә күченәбез дип канатланып йөргән көннәрдә иреннән шундый кискен борылыш көтмәгән әни аптырап кала. Шулай итеп, миңа алты яшь тулгач, әти белән абый Сарлыга кайтып китә...
Талантлы, матур, кырыс әтиебез
Әти, әтиебез… Мин аны, зур итеп, «Әтием!» дип әйтә алмыйм, ул безнең белән параллель генә барды. Әнием белән яшәсә дә, ул аныкы гына һәм безнеке генә түгел иде. Әти, зинһар, кичер, боларны мин язмый булдыра алмыйм. Әниемнең күргәннәрен оныта алмыйм, гафу ит. Үзбәкстаннан да әни юкка гына мине, җаныннан өзелеп төшкән нарасыен ташлап, балалар ятим булмасын дип кайтып китмәде бит. Ике балаң ятим булу өстенә чак кына мине дә ятим итмәгәнсең: авылга кайтуга ук башка хатын белән тора башлагансың. Әниебезнең батырлыгы мине, абыемны ятим итмәде, ләкин синең бу чираттагы хатаң җир йөзенә тагын бер үксезне тудыр­ды. Ләлә сеңлем, аның гаебе юк, без кечкенә чакта бергә уйнадык, аралаштык. Ул безгә килеп йөрде, мин аларга бара идем. Бүген дә, Аллага шөкер, туганнар икәнебезне аңлап, багланышларны өзмибез… Әти үзе бик матур, олпат гәүдәле ир иде. Ходай аңа талантны бар яклап биргән: сыздырып баянда, Саратов гармунында уйный, оста итеп бии. Матрос биюен биегәндә, аңа сокланмый мөмкин түгел иде. Ул Кырымда, диңгез ярында хезмәт иткән, бу биюне җиренә җиткереп башкара. Шулар өстенә әтиебез искиткеч матур итеп җырлый да. Артист булып китсә, һичшиксез, зур җырчы булыр иде. Җырчы булырга фатиханы, зурлап әти бирде, үсмер чагымда ук ул мине зур җырчы итеп күрде. Бәлки, үзенең чынга ашмаган хыялын минем аша күрергә теләгәндер. Ул миңа үз-үземә ышаныч уятырга ярдәм итте, моның өчен әтигә бүген дә чиксез рәхмәтлемен!
Сарлыма кайттым әле мин
Әни дә Сарлыга кайтып киткәч, мин, беренче сыйныфта укып йөргәнлектән, Красногорскидагы туганнарда яшәп калам. Мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, әти мине Сарлыга алып кайтты. Мин кайтканчы, әти йорт та күтәртеп куйган. Колхоз рәисе эшкә батыр механизаторга җирне дә бик тә гүзәл урыннан - Ык буеннан биргән. Йорт җыйнак кына, гади бер авыл өе булса да, минем өчен аңардан да кадерлерәк, матуррак нигез юк: аның түбәсе астында без бөтенебез бергә!
Русча да, татарча да, һинд, чех телләрендә дә...
Мәктәптә концертлар оештырылганда, мин - үзенә күрә бер табыш. Ник дигәндә, бернинди акцентсыз, тартынмыйча, рус җырларын да сузам:
Солнечный круг,
Небо вокруг…
Шулай ук «Песня Красной Шапочки», «Лесной олень»нарны да яратып башкарам. Бигрәк тә укытучылар яратып кабул итә мондый чыгышларымны. Интернациональ рух көчле булган заман өчен бу бик тә мөһим. Ләкин минем күңел инде күбрәк татар җырларына тартыла башлады, грампластинкалардан, радиодан яңгыраган көйләр арасыннан моңлыракларын сайлап алам, әни белән әтинең «репертуарларыннан» да үземә ошаганнарын җыр сандыгыма салып барам. Илдә һинд җырлары популярлаша башлады, мин дә заманадан артка калмыйм, аларын да өйрәнәм. Алай гына да түгел, бераз алгарак та киттем: чех җырлары пластинкасы кулга төшеп, аннан да берничәне алдым. Шулай итеп, репертуарымны көннән-көн баетам.
Табибмы, җырчымы?
Ә минем уйда бары Казан! Ничек тә шунда укырга керү! Кем булырга дигәндә, миндә, Такташ әйтмешли, ике «мин». Җырчы булыргамы, табибмы - тәгаен хәл итә алмыйм. Документларны мәдәният институтына бирдем. Институтның стенасына эленгән булачак студентлар исемлегендә үземнең фамилиямне күрү минем өчен иң зур бәхет иде ул көнне. Ур-ра, Казан, мин синеке! Исәнме, яңа тормыш!
Мин - студент
1985 ел, августның соңгы көне. Азнакай-Казан автобусында миннән дә бәхетле кеше юк, бу юлы башкалага студент (!) буларак барам бит. Укуның беренче көннәреннән үк, Мехчылар мәдәният йорты каршындагы «Иделкәем» җыр ансамбленә йөри башладым. Аның белән Марат Гомәр улы Яхъяев җитәкчелек итә.Ул безнең вузда хатын-кызлар хорын да алып бара. Шулар өстенә яраткан укытучыларыбызның берсе дә, хорда дирижёрлык дигән фәнне укыта. Без бит хор-дирижёрлык бүлегендә белем алабыз.
«Иделкәем»
«Иделкәем» безне дүрт ел буе Казаныбыздагы иҗат казанында кайнатты, сәхнәләрдән төшермәде. Мехчылар мәдәният сараенда да, башка җирләрдә дә концертлар бирәбез. Зал тутырып халык килә. Моң белән тулы күңелләргә тагын ни кирәк?! Безнең өчен тормыш яме - чыгышларыбызда. Тамашачыларның алкышларыннан тагын да ныграк илһамланабыз. Тавышыңны яратып, синең өчен генә чәчәк бәйләмнәре күтәреп килүчеләр дә юк түгел. Мехчылар фабрикасының бер генә чарасы да бездән башка узмый. Казаннан ерак түгел районнардагы бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда да катнашабыз. Тугандаш һәм күрше респуб­ликаларга да барып, үзебезне күрсәтәбез, аларны карыйбыз, үзебез белән чагыштырабыз. Уфада да чыгыш ясап кайттык. Минем репертуарда бик яратып башкара торган моңлы җырларым белән беррәттән дәртлеләре дә бар. «Авылымның айлы кичләре», «Кайту», «Сусау», «Гармун сайрый сандугачтай», «Әнисә», «Гармун алыйк әле, дуслар» кебек тәүге җырларымны халык бик яратып кабул итә. Һөнәри осталыкны чарлауда «Иделкәем»нең роле, һичшиксез, зур булды. Иҗади гаиләбез белән матур планнар корабыз, алга зур максатлар куябыз, яңа үрләр яулыйбыз. Безнең коллектив чыгышларын Татарстан каналы да төшерә, зәңгәр экраннардан күрсәтә. Минем үземнең генә җырлаганны да эфирга чыгаралар.
Ак кышларда ак вәгъдәләр
Без укый торган төркемдә күпчелеге - кызлар. Егетләребез алтау гына. Җәйге каникуллардан соң икенче курска килүгә, карыйбыз: аудиториядә үзебезнекеләрдән тыш тагын бер матур гына егет утыра. Әлбәттә, төп игътибар яңа егеткә: «Кем?», «Кайдан?», «Безнең белән укыячакмы?». Без генә түгел, ул да җайлы гына утырган җиреннән, сиздерми генә, һәрберебезне тикшерә. Минем якка да карап-карап ала. Мин моны күрсәм, тойсам да, үзенә күрсәтмим, ул арабызда булмагандай, «дөньямны онытып», кызлар белән чырык-чырык киләм. Тик, керфек астыннан гына булса да, егетне күз уңыннан югалтмыйм. Бермәлне, бу читкә борылган арада, мин дә, аны яхшырак карау теләге белән, тиз генә карашымны шул тарафка ташладым. Ул, шуны гына көтеп торгандай, кинәт кенә кабат безнең якка борылып, туп-туры миңа карады. Күзләр очрашты. Шырпы сызып, күңел түрендә очкын кабыздылармыни!.. Мин, башкалар аны-моны сизә күрмәсен дип, тиз генә карашымны икенче якка күчердем, кызлар белән сөйләшүемне дәвам иттем. Яңа егет, чынлап та, безнең белән укыячак, исеме Зөфәр икән. Ике ел элек, институтның беренче курсын тәмамлагач, армиягә алган булганнар. Хәзер менә студент тормышын безнең белән дәвам итәчәк. Укуларга ныклап керешкәнче, безне группабыз белән Лаеш районына бәрәңге алырга җибәрделәр. Шундый җирләрдә күренә инде кемнең кемлеге. Зөфәрнең уңганлыгын мактап туя алмый кызларыбыз: тырыша-тырыша ташый бәрәңге капчыкларын. Күренеп тора, эштән курка торганнардан түгел. Кызлар, күрәсең, колхозда эшләүнең беренче көнендә үк сизенгән: «Зәйнәб, ул сиңа карый да, сиңа карый, күзе сиңа төшкән, ахры», - диләр. Мин Зөфәрнең карашларыннан көне буе качып йөрсәм дә: «Сөйләмәгез булмаганны», - дигән булам. Ә беркөнне, Казанга кайткач, кичен тулай торакта бөтенебез бер бүлмәгә җыелып тамакларны ялгап алгач, Зөфәребез баян сузып җибәрде: «Әйдәгез, кызлар!». Ул җыр башлады, без кушылдык. Аннары кызлар: «Утыр, әйдә, җырчы кызыбыз янына», - дип, егетне минем янга ук утыр­тып куйдылар. Икенче көнне эшкә барганда да, кире Казанга кайтканда да, автобуста рәхәтләнеп туйганчы җырладык. Өч атна буе шулай дәвам итте. Егетнең асыл сыйфатлары, талантлары бер-бер артлы ачыла торды. Ул миңа инде игътибар билгеләрен җитәрлек күрсәтсә дә, ашыкмыйм. Мин бүлмәдә булмаганда ишекне салдырып, чәчәк бәйләмнәре кертеп куюлар, тулай торак кәрнизеннән үрмәләп балконга менеп шаккатырулар да - берсе дә калмады. Көз айларында мин аңа читтәнрәк карап йөрсәм, кышын инде икәүдән-икәү генә Казан урамнарын урый, киноларга, театрларга бара башладык. Без инде институт аудиторияләрендә дә, төрле чараларда да бергә. «Иделкәем»гә дә бергәләп йөрибез, бергәләп җырлыйбыз. Безгә инде пар итеп карыйлар... Ул миңа тәкъдим ясады. Мин, әлбәттә, риза булдым. Әни дә, әти дә аны бик яратты. Үзе ачык, үзе эшкә, булышырга атлыгып торучы егетне ничек ошатмасыннар?! Зөфәрнекеләр белән танышу бөтенләй үзенчәлекле булды. Аларның авылына - Олы Елгага концерт белән кайттык. Клубка, әлбәттә, әти-әнисе, туганнары да килгән. Зөфәр өйрәтеп куйгандырмы, мин сәхнәгә чыгар алдыннан, алып баручыбыз, мине һәр яклап мактаганнан соң: «Кулларыгызны кызганмый чабыгыз, сәхнәгә хәзер чыгачак гүзәл кызыбыз сезнең авыл килене дә булмагае әле», - димәсенме! Оялуымнан кып-кызыл булып, көчле алкыш­лар астында сәхнәгә чыктым, зал белән ничек исәнләшүемне дә хәтерләмим. Аннары Зөфәр белән дуэт җырладык. Авыл халкы, безне тагын да ныграк алкышларга күмеп, яшь парга үзенең фатихасын бирде… Ноябрь бәйрәмендә никах укыттык. 1988 елның 17 декабрендә Зөфәрнең туган нигезе - Балык Бистәсе районының Олы Елга авыл советында язылыштык. Аннары бәйрәмне дәвам итәргә Зөфәрнең туган йортына кайтып киттек. Минекеләр шикелле, Зөфәрнең әти-әнисе, туганнары да җыр-биюне ярата. Группадашлар, курсташлар да тулы программа белән килгән туебызга. Зөфәр белән безне дә сорый-сорый җырлаттылар. Шимбә көнне шаулатып бәйрәм иттек, икенче көнне төштән соң Казанга китеп бардык, укуларны калдырып булмый бит. Бездән соң да, бездән башка, туй өч көнләп дәвам иткән әле. Каядыр бергәләп ял итәргә китү, ширбәт ае уздыру уйда да юк. Ул чорда андый сәфәрләр булмый да иде шикелле. Тулай торакта икебезгә аерым бүлмә бирделәр, шунысына куанып бетә алмадык.
Гаилә булгач, алда йөкләмәләр дә зурайды, күбәйде. Якын-тирә авылларга «шабашкалар»га Зөфәр белән ял көннәрендә дә чыгып китәбез. Икәү генә дә, курсташ дуслар белән берләшеп тә. Кыш дип тормыйбыз, күрше республикаларга да юл тотабыз. Безне, «хәерче», машинасыз студентларны, поезддан төшүгә, барлык җирдә дә атлар, йөк машиналары белән каршы алмыйлар. Еш кына авылларга юлда машиналар туктатып барып җитәбез. Кунар урыннарны да алдан әзерләп торучылар сирәк. Безне, әле танылмаган җырчыларны, әйдәгез безгә, диючеләр дә бик күренми. Салкын кышларда, көзләрдә мичләре юньләп ягылмаган яисә бөтенләй җылытылмаган мәдәният учакларында да концертлар аз бирмәдек. Андый чакларда кая инде ул матур күлмәкләр, биек үкчәле туфлиләр кию? Өстә пальто, аякта киез итек - шулай чыгабыз сәхнәгә. Микрофон тоткан кул өши; әлбәттә, анысына гына түзәсең!
«Зәңгәр кыңгыраулар»
Уку бетеп, кулыбызга диплом алгач, Зөфәр, белем алуын дәвам итү теләге белән, документларын консерваториягә тапшырды. Ирле-хатынлыларны исә бер-берсеннән аермыйлар, шулай итеп без Казанда калдык. Калдык калуын, ләкин яшәргә урын юк. «Иделкәем»дә җырлап йөрүнең бу проблеманы хәл итәргә дә ярдәме тиде, мехчылар фабрикасының тулай торагыннан бүлмә бирделәр. «Иделкәем» белән Казанда, башка җирләрдә дә концертлар куябыз, әлбәттә, ял көннәрендә үзебез генә дә районнарга чык­калыйбыз - ләкин болар гына аз минем өчен, күңел киңрәк, зуррак мәйданнар таләп итә… Тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә дә җырчы буласым килә… Радиодан «Зәңгәр кыңгыраулар»ны тыңлыйм да, еламыйм гына. Минем дә бу җырны зур сәхнәләрдән профессионал буларак башкарасы килә. Зөфәр шулай өзгәләнгәннәремне кү­реп түзмәде: «Филармониягә барып кара әле, Зәйнәб, бәлки эш бардыр», - диде. Ә миңа шул гына кирәк, филармониягә икенче көнне үк очтым. Зөһрә Шәрифуллина декрет ялына киткән, аның урынына кеше кирәк икән. «Әй, Ходаем, Зөһрә апа үзе дә, улы да сау-сәламәт кенә булсыннар берүк тә, мине эшкә генә алсыннар!» Җырчы булып урнашырга теләүчеләрне Илһам Шакиров үзе (!) тыңлап карый. Илһам Шакировның фатихасын алдым бит! Икенче көнне үк документларны кадрлар бүлегенә кертеп тапшыр­дым да тиз арада баш-аягым белән филармониядәге җыр атмосферасына чумдым. Мин эшкә кергәнче, Асаф Вәлиев үз төркемен оештырган, анда җырчы кыз кирәк булгач, мине шунда билгеләделәр. Ул вакытта тәртип шундый иде. Асаф белән бергәләп дуэт җырлыйбыз. Җырларымны яздырырга радиоларга да чакыра башладылар. Ул чакта таләп­ләр нык, башта «худсовет» дигән иләк аша узарга кирәк. Бер генә бөртек «көрпә» тапсалар да, фатиха бирмиләр. Эфирдан яңгыраган иң беренче җырым «Бер егет гармун сайлый» булды. Аннары «Мин сине яратам», «Зәңгәр кыңгыраулар», «Сусау» һәм башка җырларым белән дә радиоалгычлар аша җыр сөючеләремнең күңелләренә үтеп кердем. Шулай итеп, «Зәңгәр кыңгыраулар» чыңлавы хыялларымны бер-бер артлы чынга ашыра, ерак-еракларга, яңа киңлекләргә дәшә…
«Авыл»ыма «Сусау» җиңү китерде
Мин төрле фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашам, җиңүләр яулыйм. Әлеге чор өчен үземә иң кадерлесе исә 1991 елда «Татар җыры»нда беренче урынны яулап, төп җиңүче булу. Бу чара - ул чакта татар җыры өлкәсендәге бердәнбер зур конкурс. Ул Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла, дәрәҗәсе бик зур. Бәйге берничә этапта һәм әллә ничә көн бара. Мин анда ике җыр белән катнаштым. Икесе дә катлаулы, озын, моңлы көйләр. Беренчесе - Гамил Афзал белән Рәис Нәгыймов иҗат иткән «Авыл». «Татар җыры»на алган икенче җырым - татарны бөтен галәмгә таныткан шәхесләребез Сибгат Хәким белән Сара Садыйковаларның уртак иҗат җимешләре, минем иң яратып башкара торган көем - легендар «Сусау».
Туксанынчы еллар башы. Зөфәр белән икебезне дә Милли мәдәни үзәккә эшкә чакырдылар. Ләкин монда да хезмәт хакы шәптән түгел, шулай ук фатир бирәбез дип торучы да юк. Икебезнең дә башта мең төрле уй. Беркөнне кич утырып сөйләштек тә ныклы фикергә килдек, дөресрәге, күптәнге хыялыбызны чынга ашыру өчен тәвәккәлләргә булдык: үз төркемебезне булдырабыз! Шулай итеп, боз кузгалды. Төркемгә «Аваз» дип исем бирдек. Беренче көннән үк үзебезгә нык таләп куйдык: бары тик тере тавыш белән җырлыйбыз! «Иделкәем» моңа безне өйрәткән иде инде.
Беренче концертлар
Беренче концертны Чаллыда куярга булдык. 1992 елның февраль ае. Казан автовокзалыннан аппаратуралар белән бергә автобуска төялеп киттек. Чаллы безгә канатлар куйды. Нибары бер көнгә - бер концерт куярга барган җиребездән, безне ун көн буе җибәрмәгән, чыгышларыбызга шундый зур бәя биреп, киләчәгебезгә якты өметләр кабызган, үзебезгә карата олы ышаныч уяткан Чаллы каласына, аның җыр-моң сөючән халкына мең рәхмәт! Төркемебез иҗатына фатиханы биредә алдык. Ак каладан соң Түбән Камага юл тоттык. Ул сезонда без Татарстанның барлык шәһәрләрен, район үзәкләрен йөреп чыктык. Акча бераз туплангач, автобусны шәһәрләрдәге предприятиеләрдән арендага ала башладык. «Уфа һәм Башкортстанның башка калалары да безне көтә», дип, администраторыбыз төркемебезне күрше республикага да алып китте. Башкортстанда да безне бик җылы кабул иттеләр. Төркемебез оешканга бер ел тулу уңаеннан Мәскәү, аннары Петербургка да киттек. Ул елны безне һәм «Сор­най» ансамблен чыгыш ясарга Финляндиягә дә чакырдылар. Бардык. Алар - безне, без аларны ошаттык. «Тагын килегез, көтәбез!» - дип калдылар.
Бер-бер артлы ике бәхет
Ниһаять, безгә фатир бирде­ләр. Чистай урамында. Ике бүлмәле! Тулай торактан соң ул - безнең өчен хан сарае. Болар өстенә тагын да зуррак куанычыбыз бар. Күптәнге иң зур хыялыбызны тормышка ашырырга йөрибез: бәби көтәбез! Улыбызга Булат дип исем куштык.
Мыеклы няня
«Нишләргә, өйдә генә уты­рыр­гамы, чыгышларымны дә­вам итәргәме?» кебек сораулар эчендә янып йөргәндә, аларга җавапны бәбиебезнең хәлен белергә көнаралаш килеп торучы Зөфәрнең апасы Сөембикә апа белән җизнәсе Фәрит абый тапты. Безгә чираттагы бер килүләрендә: «Без апагыз белән уйлаштык та, мондый фикергә килдек. Алыгыз мине төркемегезгә. Аппаратурагыз­ны ташырмынмы, башка эш табарсызмы, үзегез карарсыз. Иң мөһиме, Зәйнәб сәхнәдә чакта мин Булатны карап торырмын. Нарасыйны чит кеше кулына тоттырасыбыз килми. Мин балалар яратам, кечкенә сабыйларны карый беләм, ышаныгыз…» - дип сүз башлады... Җизнине ут яктыртучы итеп алдык һәм, әлбәттә инде, русча әйткәндә, по совместительству няня да. Мәктәпкә укырга кергәнче, улыбыз күбесенчә безнең белән булды. Теле дә сәхнәдә ачылды, беренче адымнарын да сәхнәдә ясады. Алтынчы сыйныфта укыганда, Булатны беренче тапкыр телевидение төшерде. «Татарстан - Яңа гасыр» каналының «Артист баласы» исемле музыкаль тапшыруында үзен генә җырлаттылар. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Гаилә бәйрәме уңаеннан кабул итүе тантанасында, Булат соңгы сыйныфта укыганда исә, беренче тапкыр дүртәүләп, гаилә квартеты буларак чыгыш ясадык. Бүген Булат - Казан федераль университеты студенты, үзебезнең «Аваз» төркеме әгъзасы. Аның инде татар, төрек, инглиз, рус җырларыннан торган үз репертуары, үз җанатарлары бар. Шунысы аеруча куандыра: үзенә җырларны үзе эзли, таба, үзе әзерли. Көйләре, сүзләре өстендә дә үзе утырырга ярата. Чит телләрдән дә тәрҗемә итә. Җырларын заманчалаштыруга, Европаныкына якынайтуга да омтылышы шактый сизелә. Улыбыз бер эштән дә куркып тормый, кызыксынучан. Төркемебездә яктылык, техник як, нигездә, аның өстендә.
Олы рәхмәт, Истанбул!
Үзебезнең татар илендә уздырылучы бәйгеләрдән тыш, миңа башка республика, өлкә, шулай ук чит илләрдә оештырылганнарында да катнашырга, җиңүләр яуларга насыйп булды. Шундыйларның берсе - «Тюрквизион-1996» дипломанты исеменә, җиңүчесе дәрәҗәсенә ирешү. Бу төрки дәүләтләр һәм гомумтөрки эстрада җырының беренче халыкара бәйгесе 10 август көнне Истанбулда узды. Җыр ярышында егермеләп ил катнашты. Европа һәм Азия илләрендә яшәүче төрек артистлары, төрки халыклар вәкилләре дә чыгыш ясады монда. Төркия­нең үзеннән тыш Голландия, Гыйрак, Кипр, Гагауз, Сербия, Әзәрбайҗан, Урта Азия, Казахстан, Башкортстан җырчылары катнашканы да истә калган. Азат Хөсәенов һәм Мансур Шиһапов иҗат иткән «Өлешемә тигән көмешем» җырын башкардым һәм икенче урынны яуладым. Беренче урынны ут күршеләребез - башкорт егете Вахит Хозуров яулады. Чит илләрдә катнашкан чаралардан былтыр - 2016 елда Венгрия башкаласы Будапештта узган Сабантуйга да тукталып китәсем килә. Кырыкка якын ил вәкилләре җыелган иде. Германия, Индонезия, Япония, Кытай һәм башка дәүләтләр белән беррәттән Татарстаныбыз да үз мәйданчыгын тәкъдим итте. Аннары шул дүрт дистәгә якын милләтнең җырчылары - бөтенебез бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Чаралар узгач та кайтарып җибәрергә ашыкмадылар, атна буе кунак иттеләр. Югары даирәләрдә безнең өчен махсус төрле дәрәҗәдәге кабул итүләр дә оештырдылар. Анда яшәүче татарлар белән дә рәхәтләнеп аралаштык.
Балалар, балалар - йөрәктә, бәгырьдә...
Яңа меңьеллыкка яңа өметләр, олы максатлар белән аяк бастык. Булатка мәктәпкә барырга да озак калмады. Икенче бала алып кайтырга дигән хыялыбыз да юк түгел. Беренчебез, Ходайга шөкер, бик тере булып үсеп килә. Туачак бәбиебезгә дә менә дигән абый булыр, иншалла, үзе дә энекәш сорап аптырата. Аның берүзен генә дә калдыру ярамас бит, киләчәктә бер-берсенә терәк булып яшәрләр, дип уйлыйбыз. Шулай итеп, 2000 елның 25 ноябрендә якты дөньяга икенче балабыз да аваз салды. Бу улыбыз да чын ир-ат булсын дигән теләк белән тагын «ат»лы исем сайладык. Фоат. Фоатның да музыкаль сәләте кечкенә чагыннан ук ачылды. Берничә ел музыка мәктәбендә дә белем алды. Аңарда, русча әйткәндә, абсолют «слух» - ишетү сәләте, дип әйтер идем. Киләчәктә сәхнә юлын сайлармы, анысын вакыт күрсәтер. Хәзергә игътибарны күбрәк спортка - футболга юнәлтә. Анысы да кирәк егет кешегә. Ул - максатчан, команда рухлы. Яраткан футбол командасы, сыйныфы өчен бөтен җаны-тәне белән янып-көеп, яуланган җиңүләре өчен сөенеп яши белә. Сәхнә тормышыннан да читләшеп бетми. Ул дүртенче сыйныфта укыганда, «Татар җыры-2011»дә икебез бергә «Баланнар»ны башкардык. Ә инде дүрт ел элек «Балалы солянка» телевизион тапшыруында тамашачылар игътибарына «Туган як» җырын тәкъдим иттек. Улыма ул вакытта 11 яшь иде. Дуэтыбыз­ны бик җылы кабул иттеләр. Фоат мөстәкыйльлекне ярата, булдыра алганча акча эшләргә дә омтыла.
Утыз елдан артык сәхнәдә...
Сәхнәдәге эшчәнлегемә өч дистәдән, профессиональ җыр­чы буларак танылуыма чирек гасырдан артык гомер узып киткән. Дүрт йөзгә якын җыр, илледән артык альбом дөнья күргән. «Аваз» төркеме белән генә дә ун меңнән артык концерт бирелгән. Зөфәр белән икебез, бары үзем генә чыгыш ясаганнарын да кертсәң, белмим, күпмегә җыеладыр. Утыз елдан артык сәхнә тормышында төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә яуланган җиңүләрне дә санап бармадым. Иҗатымны югары бәяләгән бу чараларны оештыручыларга, мине яраткан халкыма мең рәхмәтлемен! Татар халкында «Сабыр төбе сары алтын» дигән әйтем бар. Без Зөфәр белән икебез дә сабыр булып, үзебезгә тиешлене тыныч кына көтә белдек, бүген дә шулай. Фатир, мактаулы исемнәр даулап, беркайчан да түрәләр бусагасын таптамадык. Барысын да вакыты җиткәч кенә, бәлки, бераз соңлабрак та алдык. Шуңа да алар безнең өчен бик кадерле, чөнки ничә кат тир түгеп, көтеп алынды. «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исемен 1999 елда Зөфәр белән икебезгә бер үк көнне бирделәр. Аның таныклыгын, күкрәк билгесен беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Кремльдә үз кулы белән тапшырды. Төгәл ун елдан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зөфәр белән икебезнең күк­рәкләребезгә «Татарстанның халык артисты» дигән мәртәбәле исемнең медален такты. Бу бүләкләрне алган мизгелләребез хәтердә иң истәлекле көннәребез булып уелып калды…
Йөрәкләр яшь булса да, бүген инде без - өлкән артистлар рәтендә. Безнең буын җырчылар… Без ул кадәр күп булмаганбыз икән, һәрхәлдә, санап, исемнәребезне атап чыгарга була. Ә яшь буын җырчыларны күзаллаганда, алай дип әйт­мәс идем, күбесен без, сәхнә кешеләре дә белмибез, кайберләренең йөзләре дә, исемнәре дә таныш түгел. Тавышларын, җырларын алдан компью­терда эшкәртеп, яздыртып, сәхнәдә авыз ачып, йомып кына торучылар да күбәеп китте. Кайберләренең тере тавышка чыгыш ясауларын ишетсәң, җырлый дип әйтергә тел дә әйләнмәс иде. Мин моны «алдашу һәм адашу» дип атыйм. Юк, ул тамашачысын гына түгел, үзен дә алдый. Болар - барыр кыйбласын югалткан, үз юлыннан тайпылып, сәхнәгә адашып кына килеп кергән кешеләр. Ялгышларын вакытында аңлап, тормышта үз урыннарын табарлар дип ышанасы килә.
.Зәйнәбнең тәүге җыр укытучысы - әтисе.
.Әнисе Мәрҗәнә ханым белән.
.Зөфәр белән Зәйнәб.
.Әлфия ападан хәер-фатыйха алып...
.Билаловлар гаиләсе: Булат, Зәйнәб, Фоат, Зөфәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев