Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

ТЕАТР ТАНТАНАСЫ

22 декабрь кичендә татар театры үзенең 110 еллык юбилеен бәйрәм итте. Зур бәйрәмне тәмсезләүдән түгел, ә күңел әрнегәннән дәшмичә генә калып та булмый. Үзен бөек милләт дип мактанырга яраткан татар халкы бу кичтә милли театрның ким дигәндә 140 еллыгын билгеләп үтәргә дә лаек иде. Илдә җан исәбен алу дигән зәхмәт...

22 декабрь кичендә татар театры үзенең 110 еллык юбилеен бәйрәм итте. Зур бәйрәмне тәмсезләүдән түгел, ә күңел әрнегәннән дәшмичә генә калып та булмый. Үзен бөек милләт дип мактанырга яраткан татар халкы бу кичтә милли театрның ким дигәндә 140 еллыгын билгеләп үтәргә дә лаек иде.

Илдә җан исәбен алу дигән зәхмәт якынайдымы, "Без - бердәм һәм Кырым, Себер, Әстерхан, нугайларга бүлешмәс татар халкы!" - дип күкрәк сугарга бик тә яратабыз, шулай бербөтен булып яшәргә омтылабыз. Без бер үк милләт кавемнәре икән, алайса, Бакуда яшәүче Кавказ татарлары һәм нугайлар (андагы кардәшләр "әзәрбайҗан" атлы милләт исемен рәсми рәвештә фәкать 1936 елда, Сталин "миһербанлыгы" нәтиҗәсендә генә алган) Мирза Ахундовның "Хаҗи кара" исемле тәүге комедиясен инде 1873 елда ук сәхнәгә куйган бит. (Аннары Касыйм каласындагы татарларның 1890 елларда ике спектакль куюы, Уфаның "Госмания" белән "Галия" мәдрәсәсендә шәкертләрнең 1901 елда ук спектакль уйнавы мәгълүм. Ахыр чиктә, Казанның үзендә дә тәүге спектакль булуы турында "Тәрҗеман" газетасы 1901 елда ук язып чыга!). Нәкъ шушындый ук тармаңгайлык белән "Петербургта "Нур" атлы беренче татар газетасы 1905 елда, тәүге рус революциясе тәэсирендә чыга башлаган, милли матбугатыбызга да 110 ел", - дип җанны юатабыз. Асылда исә Бакудагы туганнарыбыз ошбу өлкәдә дә Казан татарының борынына чиерткән. Хәсән бәк Маликов 1875 елда ук шушы калада тәүге төрки-татар газетасын нигезләгән. Бөек Исмәгыйль Гаспралы үзенең атаклы "Тәрҗеман" газетасын Кырымның Бакчасарай каласында инде 1883 елда ук нәшер итә башлаган, ул Төркия, Кавказ, Урта Азия, Идел буе, Себерләрне урап ярты җиһанга таралган, турыдан ярып әйткәндә, аның кебек уңыш вә данга ирешкән газета бүтән булмаган да. Әгәр бөек булуны, бердәмлекне дәгъвалыйбыз икән, татар милләтенә үз театры һәм матбугатының 140 еллыгы белән мактану күпкә мәртәбәлерәк. Шул очракта, күрше-тирә милләтләр арасында да, Мәскәү каршында да дәрәҗәбез бермә-бер артыр сыман...
Ә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узган 110 еллык тантанага тел-теш тидерерлек түгел. Күп бәйрәмнәр-юбилейлар күрдек, әмма барча театр коллективын сәхнәгә тезеп утыртып, кич буена һәркайсын сортларга яки кода-кодачага аермыйча алкышлауны карап соклану тәү мәртәбә тәкъдим ителде шул һәм ошбу зурлау күңелгә үтә дә һуш килде.
Татар театрының 100 еллыгын бәйрәм итүдән соң узган 10 ел эчендә камаллылар 52 спектакльнең премьерасын үткәргән. 110 еллык бәйрәм кичәсендә шулар арасыннан унысын сайлап, өзекләр күрсәттеләр. Кәрим Тинчуринның яңача, заманлаштырылып куелган "Зәңгәр шәл"е, газиз Туфан абый Миңнуллинның "Дивана" һәм "Мулла"сы, Зәки Зәйнуллинның "Арбалы хатыннар"ы, Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты", Илгиз Зәйниевнең "Әрем исе" һәм "Бабайлар чуагы" һ.б. спектакльләрне тамашачыбыз чыннан да үз итеп өлгергән, сәхнәдәге һәр күренеш алкышларга чумды.
Өзекләр тәмамланудан соң, яшьләренә һәм тәҗрибәләренә карап, сәхнәгә Камал артистларын чакыра башладылар. 5, 10, 30, 40 ел стажлылар. Пәрдә артыннан Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Гөлсем Исәнгулова, Әзһәр Шакиров чыга башлагач, залдагы тамашачылар, урыныннан кубып, театр маякларын алкышларга күмде. Сокланмаслык, баш имәслек түгел, әлеге даһи артистларыбызның 55 ел гомере Камал театры сәхнәсендә үткән бит!
Барча труппа сәхнәгә тезелешкәч, алар уртасына Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер ага Шәймиев чыгып басты. Ул мондагы һичбер артист өчен чит-ят түгел, беренче Президент булган чагында театрның һәрбер премьерасына ялындырмый килеп җитә иде. Шуңа күрә аның Туфан абыйны югалтканнан соң канатлары сынган Нәҗибә ханымны килеп кочуы да, Дания ханым Нуруллинаны гомер бәйрәме белән котлау сүзләре дә чын күңелдән, ихлас яңгырады.
Бөек Герценның "Театр соры гавамнан милләт тәрбияли", дигән сүзләрен ятлап кую хәер. Безнең республика буйлап таралган 11 милли театр да нәкъ менә шушы зур эшне башкара. Россия­нең башка бер генә өлкәсендә дә бу чаклы театр юк. Сез гомер буе безне бер гаилә сыман туп­лап яшәтә белгән кайнар учак булдыгыз. Сезгә чиксез рәхмәт!
Камал театры, әлбәттә, татар милләтенең мактаныч-горурлыгы. Даны да күптән кыйтгаларга таралган. Аның артистлары да гастрольләр белән җиһанның дистәләгән илен урап чыккан инде. Шуңадыр, видеотасма яки хатлар аша Россия мәдәният министры В.Мединский, ЮНЕСКОның театр институты, шулай ук Мәскәү һәм Петербург театрлары исеменнән А.Калягин, О.Табаков, Ю.Соломин, В.Дудин котлауларын ишетү бик урынлы иде. Германия, Норвегия, Италия театрларыннан килгән режиссерлар котлавын моназара кылып та, һичшиксез, мәмнүн калдык.
Камаллыларны хөрмәт итмәгән театр гомумән юк. Шуңадыр, ахрысы, Уфаның М.Гафури исемендәге театрдан, Оренбург каласы, Чувашстан, Алтай, Тыва җөмһүриятләреннән килгән күренекле артист һәм җитәкчеләр, Татарстандагы барча драма театрлары исеменнән чыгыш ясаган Фәридә Исмәгыйлова, Казанның Качалов исемендәге рус театры режиссеры А.Славутский, "Таттелеком" берләшмәсе исеменнән котлаган шагыйрь Рөстәм Зәкуанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д.Салихов, "Әкият" балалар театры вәкилләре - һәммәсенең чыгыш-котлаулары ихлас, кайнар иде. Бәйрәмне матурлау өчен килгән Резидә Галимова, Артур Исламов, аеруча Салават Фәтхетдиновның соңгы елларда театр югалткан бөек шәхесләрнең исемнәрен телгә ала-ала җырлавы да тәрбияви, лаек яңгырады. Гомумтеләк ачык - татар театрының якты учагы һич сүнмәсен, милләтебез кабат аягына торып бассын иде.
Вахит ИМАМОВ.
М.КОЗЛОВСКИЙ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев