Татарча шоколадлар
Интернет дөньясында бервакыт татар хәрефләре белән бизәп эшләнгән шоколад җыелмаларына күз төште. "Әниемә", "Туган көнең белән", "Изге теләкләр белән, дустым Айгөлгә" - әнә шундый җылы котлаулар язылган иде анда. Әлеге "тәмле" эшләрнең иясен - Энҗе Гарифуллинаны да эзләп таптым. Чистай районының Гаделша авылында туып-үскән кыз Казанда КФУның чит телләр факультетын...

Әлеге "тәмле" эшләрнең иясен - Энҗе Гарифуллинаны да эзләп таптым. Чистай районының Гаделша авылында туып-үскән кыз Казанда КФУның чит телләр факультетын тәмамлаган. Бүген ире Алик белән 2 яшьлек уллары Алмазны үстерәләр. Декрет ялындагы буш вакытында менә шундый тәмле дә, матур да, "татарча" булуы белән аерылып та торган шоколад җыелмалары ясау эшенә керешкән.
Бу урында чигенеш ясап, шоколад турында бераз мәгълүмат бирик. Какао агачы Көньяк Америкада үсә, аны беренче тапкыр индеецлар куллана башлый. Хәзерге шоколад - какао җимешләреннән ясала торган кондитер эшләнмә. Ул өч төрле була: әче, сөтле һәм ак шоколад. Әчесенең төсе - куе-көрән, каракучкылланып тора. Шоколадта какао микъдарының - иң күп, шикәрнең иң аз дәрәҗәдә булуы сәбәпле шулай бу. Индеецлар ясый торган шоколадка шикәр салынмый, шуңа күрә ул туры мәгънәсендә әче килеп чыга. Бүгенге әче шоколад белән аны чагыштырырлык та түгел.

Россиядә составында какао ризыклары (какао мае һәм какао порошогы) 25% тан ким булмаган татлы ризык кына шоколад дип атала. Шулай ук аны җитештергәндә какао мае алмаштыргычы куллану рөхсәт ителми. Өстәмәләр кушылмаган шоколадның төп ингредиентлары булып какао порошогы, какао мае, шикәр, эмульгатор (лецитин), хушисләткечләр тора. Өстәмәләр сыйфатында сөт ризыклары, чикләвек, йөзем, вакланган цукатлар, күпертелгән ярмалар һ.б. кулланылырга мөмкин. Шоколадның әче сортларында шикәр азрак, сөтле сортларында сөт мае күбрәк була. Әгәр шоколад составында төп продукт булып саналган какао мае юк икән, бу шоколад дип түгел, ә татлы плитка булып санала.


- Баланы да карарга вакыт калырлык һәм күңелгә ятышлы шөгыль булды бу. Бик яратып башкарам. Иремнең апасы да шоколадлар ясау белән шөгыльләнә. Мондый җыелмалар ясый башлавыма инде бер елга якын. Шоколадларның барысы да хәләл. Спиртлы эчемлекләр кушмыйча да, бик тәмле килеп чыга, - ди Энҗе.

Иң беренче эш итеп, килограммлап сатып алынган шоколадны Энҗе сулы савытта кайнатып эретә. Әзер массаны тиешле формаларга салып чыга. Аннары аларны суыткычка куя. Шоколад өчен формалары бик күп. Нигездә, хәрефләрне күбрәк кулланырга тырыша. Җыелмага матурлык бирер өчен йөрәк, чәчәк, кекс кебек формалар белән дә тулыландыра. Аларны ул махсус тартмаларга салып, матур тасма белән бәйләп куя.
Эльза ГАЗИЗОВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз