Мәдәни җомга

Татар рухлы якташым

Кирәк вакытта Геннадий үзе уйнап, үзе җырлап та җибәрә. Матур итеп сөйләү остасы, конферансье да, хәтта теләсә нинди мәҗлесне үзенә каратып торучы алыштыргысыз тамада да.

Геннадий Максимов инде менә дүрт дистә елдан артык милли-мәдәни тормышыбызның үзәгендә кайный, беренче чиратта, баянчы-музыкант буларак халкыбызның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә үзеннән сизелерлек өлеш кертеп килә. Өстәвенә әле ул Фәтхерахман Әхмәдиев, Марс Макаров, Рифгать Гомәров, Рамил Курамшин кебек гармунчылар шикелле күпләгән көйләрнең авторы — композиторы да. Кирәк вакытта Геннадий үзе уйнап, үзе җырлап та җибәрә. Матур итеп сөйләү остасы, конферансье да, хәтта теләсә нинди мәҗлесне үзенә каратып торучы алыштыргысыз тамада да. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә дә ия. Бу талантлы, уңган-булган затыбыз «атказанган артист» дәрәҗәсен алуга да инде күптәннән лаек.

Г.Максимовның тормыш сукмаклары, сәнгатькә килү юллары, бу өлкәдәге күпкырлы эшчәнлеге дә шактый кызыклы, үзенчәлекле һәм гыйбрәтле. Ул – чыгышы белән элек-электән Болгар – Хәзәр, Алтын Урда, Казан ханлыклары чорында ук халкыбызның тарихи, үз җирләре булган гаҗәеп матур табигатьле, урман-кырлары, елга-чишмәләре, шактый биек тау­-калкулыкларга бай, Таҗеддин Ялчыгол, Гурий Тавлин, Николай Дунаев, Батулла, Мөдәррис Әгъләмовларны биргән Зәй тарафыннан. Бу якларга, ханлык­лар бетерелгәч, шактый гына урыслар да күчеп утыра. Мөселман татарларының да бер өлеше чукындырыла. Шул сәбәпле хәзерге Зәй районы җирләрендә инде берничә гасыр буе татар, «керәшен», урыс авыллары үзара аралашып, дустанә яшәп килә. Шундыйларның берсе – Пидәр (Федоровка) дигәне –Генаның (без аны шулай дип атарга күнеккән) туган карь­ясе. Ул минем өчен дә бик тә якын, үз. Чөнки Пидәр минем туган авылым Апач (Сармаш-по- Ирне) янәшәсендә генә. Аралары ике генә чакрым. Мин үзем, туганнарым һәм гомумән авылдашларым, башлангычтан соң, Пидәр мәктәбендә белем алдык. Сеңлем Хәнифә биредә озак еллар химия-биология укытып, «Россиянең атказанган укытучысы» дәрәҗәсенә иреште, «Халыклар дуслыгы» орденына лаек булды [Кызганыч ки, заманында тирә-юнь өчен үзенә күрә бер мәркәз кебек булган бу авыл хәзер бетеп бара. Мәктәбе дә инде узган гасыр ахырларында ук ябылды].

Гена бик абруйлы нәселдән. Буй-сын, төс-кыяфәт белән дә күркәм нәсел. Бу сыйфатлар булачак музыкантыбызда да чагылыш тапкан. Генаның әтисе – Григорий Семенович (1919-1958) узган гасырның урталарында Пидәр мәктәбенең директоры булып эшләде. Мин әле аның тарих дәресләрен алып баруын да хәтерлим. Күкрәге орден-медальләр белән тулы, йөзе балкып торган бу фронтовик мөгаллимне барыбыз да ярата, хөрмәт итә иде. Өстәвенә ул республика сабантуйларындагы атаклы көрәшче дә. Оста шахматчы да. Хәтта мәшһүр Рәшит Нәҗметдинов белән көч сынаша. Ни үкенеч, бу могтәбәр зат төс-кыяфәтләре белән үзенә охшаган кечкенә улын һәм кызы Светлананы ятим калдырып, кырык яшенә дә җитмичә бакыйлык­ка күчте. Генаның әнисе Ксенья апа (1926 елгы) шулай ук затлы гаиләдән. Ул гомер буе диярлек авыл китап­ханәсендә эшләде, кешеләрне аңлы, белемле, тәрбияле итүгә үзеннән зур өлеш кертте. Шунысы куаныч: туксанның аръягына чыккан бу мөхтәрәмә шәхес әле хәзер дә исән-сау, Казанда гомер кичерә. Гена әнисен бик тә ярата, хөрмәт итә. Сер итеп кенә шунысын да әйтим: ул 10-15 ел эчендә йөрәгенә берничә мәртәбә операция ясатты (аның беренчесен Мәскәүдә президент Б.Ельцинга операция ясалган атаклы Ринат Акчурин эшли торган клиникада ясыйлар). Үзенә операцияләр булганын әнисенә белгертмәде дә. Ул гомумән зарланырга яратмый, кешеләрнең күңелен күтәрергә омтыла. Югыйсә, йөрәккә берничә операция ясаткан кешегә 13 килолы авыр баяннарны күтәреп сәхнәдә сәгатьләр буе уйнап торулар бик җиңел түгелдер. Гена телне, әдәбиятны, аеруча татар шигъриятен яхшы белә. Элеккеге һәм хәзерге шагыйрьләрнең (аеруча Г.Тукай, С.Хәким, Ш.Бабич, Һ.Такташ, Г.Афзал, Ә.Атнабаев...) әсәрләрен еш кына матур итеп яттан да сөйли. Аның әдәбиятны яратуында, сүз сәнгате белән гомере буе дус булуында, әлбәттә, китапханәче әнисенең роле искиткеч зур.

Гена әүвәл белемне үзенең туган авылында ала. Бу елларда Пидәр Сарман районы составында була. Үсмер егет укуын район үзәгендә дәвам иттерә. Пидәр белән Сарман арасы 25 чакрым тирәсе. Күпчелеге – урау юл. Урманнар аркылы да чыгасы бар. Булачак көйче-музыкантка ул араларны җәяүләп (еш кына йөгереп), ялгыз гына моңая-моңая, күп мәртәбәләр узарга туры килә. Бүреләр дә очрый. Төнгә дә калына. Мәктәп интернатында яши. Әмма нинди генә кыенлыклар булуга да карамастан, үсмер егет яшәүдән тәм табып, дәртләнә-дәртләнә укый. Аеруча физиканы ярата. Биредә, әлбәттә, бу предметны укытучы, атаклы мөгаллим Мәхмүд абый Газдаловның йогынтысы да көчле булгандыр. 

Сарман – гадәти генә район үзәге түгел, ә күренекле әдип-галимнәрне, сәнгать әһелләрен, шул исәптән Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина һ.б. затларны биргән татарның бер мөһим төбәге да. Булачак музыкантыбыз, әле мәктәп укучысы булуына да карамастан, әнә шундагы милли-мәдәни тормышта кайнаша. Параллель рәвештә Сармандагы музыка мәктәбендә дә укый, ноталар белән эш итәргә өйрәнә.

«Кайчан гармунда уйный башладың?» дигән сорауга Геннадий: «Үземне белә-белгәннән бирле», – дип җавап бирә. Әүвәл хромкада уйный, 8 яшьләрендә инде баянны тарткалый башлый. Тиз арада ул мәҗлес-кичәләрнең, төрле уеннарның даими кунагына, катнашучысына әйләнә. Сарманда уку елларында инде үсмер егетебез тәмам баянчы буларак таныла. Хәтта мәктәп директоры Нәҗип Гарипов, район мәдәният бүлеге җитәкчеләре дә аның белән кул бирешеп исәнләшә башлый. Бервакыт Сарманга филармония артистлары концерт куярга килә. Баянчылары авырып китә. Нишләргә? Кыен хәлдән Геннадий Максимов коткара. Тирә-юньдәге авыл сәхнәләрендә дә әле ул Казан артистлары белән концертлар куеп йөри. Бу хәл Пидәр егетенең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә. Менә ул урта мәктәпне төгәлләп, аттес­татын тотып, 1973 елда Казанга килеп төшә. Мин Генаны бәләкәй чакларыннан, балык тотып йөргән елларыннан ук азмы-күпме беләм. 

Казанга килгәч тә, Гена туп­-туры безгә керде. Хатыным Рәмзия­нең: «Карале, синең керәшен энекәшең дә бармыни?» – дип тә әйткәне истә калган. Ул вакытта без тулай торактагы бер бүлмәдә яши идек. Сөйләшеп киттек. Моның нияте музыка училищесына да, консерваториягә дә керү түгел икән,  ә университетның физфагына ниятли. Бу факультетка ул елларда конкурс бик зур иде. «Ярдәм итәрмен» –дигән идем, Генабыз тәмам үпкәли язды. «Хатыйп абый, якын да килмәгез, мин үзем, үз көчләрем белән керәм», – дип бик ышаныч белән әйтеп куйды. Чыннан да физика, математикаларын бик яхшыга бирде. Әмма, урысның исем-фамилиясен йөртсә дә, урыс теленнән алган икелесе аңа студентлык юлларын бу елга ябып куйды. Егетебез аптырап калмады: ТЭЦка электрик булып урнашты, тулай торакта урын тапты. Гена барыбер үзенең теләк-ниятенә иреште. Бер елдан соң югары балл җыеп, гәрчә көндезгегә үтү мөмкинлеге булса да, физика факультетының кичке бүлегенә укырга керде һәм биш елдан аны бик тә дәрәҗәле «радиоэлектроника» белгечлеге алып тәмамлады. Геннадий берничә эш-гамәлне параллель рәвештә алып барыр­га да күнеккән. Аның көндезге бүлектә түгел, кичкедә укуы да, мөгаен, шуның белән аңлатыладыр. Әлбәттә, биредә матди якның да мөһим роль уйнавын онытырга ярамый. Егетебез университетта уку елларында һәм аннан соң да төрле урыннарда эшләде. Хәтта мин аның бераз вакыт геология институты хезмәткәре булып йөрүен дә хәтерлим. Ул телестудия янындагы атаклы 10 нчы татар интернат мәктәбендә (хәзерге 2 нче татар гимназиясе) ике-өч еллап директор урынбасары (завуч) вазифаларын да башкарды, физика да укытты. Анда төрле түгәрәкләр, конкурс­лар оештыруы, мәдәни-мәгърифәти чаралар уздырып йөрүе дә истә калган.

Совет чорында университетның татар бүлеге студентлары уку-укыту планы нигезендә халык иҗатын, телен, рухи мирасын өйрәнү буенча җәен ике атналык практика уза иде. Фольклор, диалектологик экспедицияләр исеме астында йөргән бу чаралар Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Чиләбе, Курган, Оренбург һәм гомумән татарлар яши торган күп кенә төбәкләрдә үткәрелеп килде. Шул практикалар кысасында студентлар халык­ка, мәктәп балаларына концертлар куеп, мәдәни, мәгърифәти хезмәт тә күрсәтеп йөрде. Безнең бу экспедицияләрдә еш кына яшь җырчылар, музыкантлар, аеруча консерватория, мәдәният, педагогика (музфак) студентлары да катнашты. Болар арасында соңрак мәшһүр артист булып киткән Мирсәет Сөнгатуллин, Айдар Фәйзрахманов, Газинур Фарухшин һ.б. бар иде. Геннадий бу төр практикаларның күбесендә катнашты. Мин әле аның М.Мәһдиев, М.Бакиров, Ш.Садретдинов, Ф.Ганиева, Х.Сәлимовлар җитәкчелек иткән отрядлар белән йөрүен дә хәтерлим. Минем белән генә дә ул Нижгар, Пермь, Ульяновск, Башкортстан (Яңавыл, Борай, Караидел...) тарафларына оештырылган дистәләгән экспедициядә булды. Концерт-кичәләрдә Пидәр егете сыздырып баянын да уйнады, матур итеп биеде дә, шигырьләр дә сөйләде, скетч­ларда да катнашты, җырлады да. Ул безнең концерт-мәдәни чыгышларның дәрәҗәсен күтәрде, студентларның матди ягына (ашау-эчү, тору, транспортка) да шактый файда китерде. Иң мөһиме шунда: бу төр сәфәрләр вакытында Геннадий халкыбызның рухи байлыгы (җыр-моңнары, теле, фольклоры, биюләре, гореф-гадәтләре) белән дә нык­лап танышты, аларны күңеленә, зиһененә сеңдереп барды, иҗатында да уңышлы файдаланды. Ул университетның татар бүлегендә рәсми рәвештә укымаса да, без аны үзебезнең студент, хезмәттәш кебек хисаплый идек. Озак еллар бергә кайнау, аралашу нәтиҗәсендә Геннадий татар филология фәненең дә күп серләрен төшенде, әдәбиятны, сүз сәнгатен тагын да ярата төште. Хәтта әдәби иҗат белән шөгыльләнүен дә активлаштыр­ды. Аның аерым шигырьләре, публицистик язмалары хәзер дә күренгәләп тора. Геннадийның аерым көйләре аның үз сүзләренә язылган.

Якташымның соңгы 30-40 еллык эшчәнлегендә сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итү мөһим урынны били. Хәзерге вакытта халыкка яхшы мәгълүм булган «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамблен нигезләүче, аның белән берничә ел җитәкчелек итүче дә Геннадий Максимов булды. Мәгариф хезмәткәрләре йорты каршында эшләп килүче «Ветераннар хоры» да якташымның тырышлыгы ярдәмендә тамашачылар арасында популярлык казанды. Ул хәзер дә сәнгать коллективлары белән эшләвен дәвам итә. Әле 2021 елның башларында гына «Северный» мәдәният сарае каршында Г.Максимов җитәкчелегендә эшләп килүче вокаль ансамбль республикакүләм конкурста призлы урынга лаек булды.

Геннадий Григорьевичның төп эшчәнлеге, әлбәттә, филармония, аның артистлары белән бәйле. Ул баянчы сыйфатында катнашкан концерт бригадалары, Татарстаннан тыш, элеккеге СССРның төрле төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә (мәсәлән, Төркиядә...) күп мәртәбәләр чыгышлар ясый. Габдулла Рәхимкулов, Вафирә Гыйззәтуллина, Галина Казанцева, Гали Ильясов, Таһир Якупов, Хәния Фәрхи, Зөһрә Сәхабиева, Мирсәет Сөнгатуллин һ.б. җырчыларның аккомпаниаторы була. Соңгы вакытта еш кына Георгий Ибушев белән берлектә чыгыш­лар ясый. Рәсми чараларда, хөкүмәт концертларында да актив катнаша. Геннадий әдип-шагыйрьләрнең, галим-голәманың юбилей кичәләрендә еш чыгыш ясый. Аны радио-телевидение дә үз итә: аның уйнавын, җырларын тамашачыларга ишеттереп, күрсәтеп тора.

Мәгълүм ки, һәр кешенең эш-гамәле күп дәрәҗәдә аның гаиләсенә дә бәйле. Бу яктан Геннадий шактый уңды. Яшьтән үк Арча кызы Наилә белән гаилә корды. Күз тимәсен, матур гына яшиләр. Оныклары Лиза бабасы юлыннан бара: төрле музыка коралларында оста гына уйный, татар көйләрен дә еш башкара, төрле конкурсларда катнашып, уңышлы гына чыгышлар ясый, Геннадий бабасын куандырып тора.

* * *

Геннадийны халык күбрәк баянчы буларак белә. Әмма ул күп кенә көйләр авторы – композитор да. Бу табигый да. Чөнки кечкенәдән үк җыр-моң дулкынында яши. Халыкның, аеруча туган якларының, «керәшен» кардәшләребезнең моңнары аның күңеленә яшьтән үк сеңеп килгән, аны дулкынландырган, куандырган һәм сагыш­ландырган. «Мин, – ди Геннадий, – кечкенәдән үк аңлы-аңсыз рәвештә көйләр чыгара идем. Әмма, нотаны белмәгәч, аларның күпчелеге онытыла, юкка чыга барды. Бары соңгы дистә елларда гына мин көйләр язу, аларны нотага салу белән ныклап шөгыльләнә башладым. Якынча исәп белән, мөгаен, инде 200 ләп көй-җыр иҗат ителгәндер». Болар арасында халыкта инде шактый популярлашып киткәннәре дә бар («Тургайлар», «Зәй гүзәле», «Белсәң иде», «Үпкәлисезме миңа, якташларым?», «Моңлану», «Китмә сөю», «Килерсең әле, килерсең», «Тагын кайттым»...). Геннадий Максимов җырларын безнең күп кенә артистлар (Зилә Сөнгатуллина, Галина Казанцева, Мирсәет Сөнгатуллин...) теләп башкара. Болар арасында аеруча Георгий Ибушев мөһим урынны били. Гомумән, бу ике мөхтәрәм зат яшьтәш, «кавемдәш» булулары белән генә түгел, ә рухи якынлык белән дә аерылып тора. Шуңа күрә дә аларның «тандемы» һәрчак халык тарафыннан яратып кабул ителә.

Мин музыка белгече түгел. Шуңа күрә Г.Максимовның көйләре, башкару осталыгы хакында гадәти тамашачы буларак кына фикер йөртеп, бары берничә сүз әйтергә генә җөрьәт итәм. Безнең шактый гына көйләрнең сүз текстларына камиллек, сәнгатилек җитми. Бу яктан Г.Максимовның күп кенә җырлары уңай яктан аерылып тора, бигрәк тә сүзләрнең көй белән тәңгәл килүе күзгә ташлана.Аның иҗат мирасында Сибгат Хәким, Әнгам Атнабаев, Гөлшат Зәйнашева, Зәки Нури, Резедә Вәлиева, Гәрәй Рәхим, Шәмсия Җиһангирова, Гарифҗан Мөхәммәтшин һ.б. каләм әһелләренең сүзләренә язылган көйләр бар. Геннадий үзенең музыкаль иҗатында халкыбызда гасырлар буена туплана килгән рухи-мәдәни байлыкка таяна, андагы традицияләрне яңа шартларда дәвам иттерә. Чор тормышына аваздаш булган яңарак элементларны да үз әсәрләренең тукымасына табигый рәвештә кертеп җибәрә. Аның җырлары арасында дәртле һәм моңсулары да, лирик һәм иҗтимагый-социаль яңгырашлылары да бар. Туган якка, туган табигатькә багышланганнары да яратып кабул ителә.

* * *

Геннадий Максимов чыгарган көйләрнең, гәрчә ул әсәрләр сәхнәләрдә, радио-телевидение аша яңгыраса да, ноталары белән әле бер генә китап рәвешендә чыгуын хәтерлим. Аларның махсус бер тулы җыентык 2 нче кисәк рәвешендә укучыларга тәкъдим ителүе бик тә файдалы гамәл. Ул, бер яктан, Геннадий Максимовның композитор буларак иҗатын тулырак күзалларга, аңларга ярдәм итсә, икенче яктан, рухи мирасыбызны баетачак, халкыбызның сәнгати ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә сизелерлек роль уйнаячак.

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ, филология фәннәре докторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: