Татар олы сәнгать сараена мохтаҗ
Ирек (Ирик) Рәшид улы Мусин яңа картинасын Интернет битенә куйгач бирелгән бәяләмәләр ахырында - бары өндәү билгеләре. Яңа гына фотога төшерә башлаучыга: "Син башта табигатьне фотога төшер, һәрхәлдә, ул сиңа үпкәләмәс", - дип киңәш бирәләр. Аны яңа гына яза башлаган рәссамга да бирергә мөмкиндер. Тик менә табигать күренешен җанга үтеп...

Ирек Төньяк Казахстанның Петропавловск шәһәрендә туган. Рәсем дә ясаган, нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнгән, самбо буенча спорт мастеры да әле. "Мин һәрвакыт сайлау алдында тордым: спортмы яисә сынлы сәнгатьме? Соңгысы җиңде. Кечкенәдән рәсем ясавымны күреп, әнием: "Син зур рәссам булачаксың!" - дип канат куя иде", - дип искә ала ул балачагын. Ирек Петропавловск сынлы сәнгать мәктәбен, аннары Чаллыдагы сәнгать училищесын тәмамлаган, андагы укытучыларның яхшы белгечләр булуын әле дә ассызыклый. "Энем Илһам да башта заводта йөз илле сумга эшләп йөрде, беркөн остаханәмә килде дә картина ясап карарга булды. Икенче көнне үк картинасын сатып алдылар - йөз сумга. Шуннан бирле ул да ясый, - ди рәссам. - Ә минем иҗади язмышымда төрле чаклар булды. Әтием - Җәнәйдән, әнием - Елыштан. Бу авылларның арасы нибары бер чакрым. Һәр җәй саен Казахстаннан Саба районына кайтып йөрдем һәм авыл тормышы белән кечкенәдән бирле таныш. 1991 елны училищены тәмамлауга ук Санкт-Петербургка яисә Мәскәүгә барып укуымны дәвам итәргә теләдем, әмма имтиханнарны бирергә соңга калдым. "Бер елдан кил, имтихан бирүең мөһим дә түгел", - диделәр. Ә бер елдан соң... гашыйк булдым да өйләндем. Хәзер өч улым һәм бер кызым бар. Берничә мәртәбә гаилә корырга туры килде. Бәяләмәләр язуын олы улым Эмиль: "Искиткеч! Әтием мин синең белән горурланам!"-дип тәмамлый. Мин дә балаларым белән горурланам, аларның барысы да сәләтле.


"Бәхет кошы" атлы картинамда аның койрыгыннан да тота алмыйча, каурыйларын гына тузгыткан баланың ачынуын күрсәтеп бирдем. Ләкин безнең һәрберебезнең үз бәхет кошы бар. Мин дә депрессиядән чыктым. Дусларым Казанга кайтырга өнди башлады. "Рәссам өчен тамашачы булу зарур, зур күргәзмәләрдә катнашу мөһим", - дип туктаусыз үгетләделәр. Кайттым, өйләндем, хатыным - Ләйсән Каюмова, мөлаемлеген күп кенә эшләремдә сурәтләдем инде, ул - артистка. Йосыф исемле улыбыз үсә һәм аның булышлыгы белән дә яктыдан-якты, матурдан-матур картиналар язылды. Күп күргәзмәләрдә катнаштым, тамашачылар да, сынлы сәнгать тәнкыйтьчеләре дә картиналарымны күреп алды, беренче ике елда алар аз сатылды, ә соңрак, Россия буенча оештырылган күчмә күргәзмәләрдә эленеп куела башлагач, тормышым алга китте... Чөнки мин әсәрләремнең һәрберсен кешеләрнең күңелләренә үтеп керерлек итеп язам."



- Инде Казандагы арт-базарга килгәндә... "Чынбарлыкка карасак, бу базар өчен биредә мәйдан юк. Талантлы рәссамнар бар. Алар күп. Ә аларның эшләрен сату өчен яхшы зал юк. Рәссамнар - шул ук шагыйрьләр, җырчылар бит, аларга да булышлык таләп ителә. Казанның илдәге өченче башкала булуын исәпкә алып, үзәк - зур күргәзмә залы төзелергә тиеш. Биредә никадәр стадионнар төзелде, ә бит сынлы сәнгать, әдәбият һәм музыка өлкәләренә, кешеләрнең җаннарын яктылыкка илтүче өлкәләргә дә игътибар бирү мөһим!" - дип җавап бирде.
Ирек Мусин - Татарстан һәм Россия рәссамнары берлекләре, "Хәзерге заман сынлы сәнгать альянсы" берләшмәсе әгъзасы. Әгәр дә "Реализмның халыкара гильдиясе"нә кабул ителергә теләсә, аны анда да бик теләп кабул итәчәкләр. Төрле конкурсларда җиңеп чыккан, 2014 елны Россия сынлы сәнгать академиясенең Н.Фешин исемендәге премиясенә лаек булган рәссамның эшләре Татарстан һәм Россиядән кала АКШ, Бөекбритания, Греция, Кытай, Төркия, Германия, Румыния һәм Франция илләре шәхси тупланмаларында саклана. Билгеле, чит илләрдәге күргәзмәләренә киләчәк сәнгатьсөярләр аның яңа әсәрләре каршында да озак басып торачак, сокланачак һәм "Мондый шедеврны ничек язарга мөмкин булуын күз алдыма да китерә алмыйм!" - дип язып калдырачак. Ә ул картиналарны язу дәрәҗәсенә җитү өчен иҗатчыларның мөмкинлекләрен чикли алган вакыт, өстәлдә бер телем икмәк булмаган көннәр аша да узылган. Талантлы рәссам Ирек Мусин алга, үз уңышларына таба барудан туктамаган.
Аннан үзенчәлекле фотосы хакында сөйләвен дә үтенәм. Бу фото килеп чыксын өчен озак әзерләнгәндер инде, янына бер чиләк солы сипкәндер... "Һич юк. Мин атларны бик яратам, - ди. - Бер олы яшьтәге бәндә әйтмешли: "Атлар - алар иң яхшы кешеләр!" Атлар да моны сизә. Ә әлеге күренеш Елышның ат көтүчеләрен дә нык гаҗәпләндерде! Мин атларның көтү башлыгын яныма чакыра беләм. Аның артыннан башкалары да иярә". Һәм бу мәлдә Ирек ат кешнәгән тавышка туры китереп һәм суши-бар хуҗасы чыгып карарлык итеп әңгәмә корган залны тутырып, дөнья яңгыратып кешнәп күрсәтте. Аңладым: театр училищесын тәмамласа, күптән халык артисты булыр иде. Аңладым: атлар аны ярата. Чөнки алар Ирекнең җаны хөр икәнен тоя. Рәссам күңелендәге шушы сокландыргыч хөрлек хисе, хиссиятле холкы һәм җан игелеге аның һәрбер әсәренең энергетикасы аша да чагыла.
Чыннан да, " гомер - кыска, сәнгать - мәңгелек". Татарстан рәссамнары өчен зур мәйданлы күргәзмә залы төзелерме? Ә киләчәктә талантлы татар рәссамы Ирек Мусинның дөньяда иң яхшы реалистик картиналар язучы оста буларак сынлы сәнгать тарихына керәчәге көн кебек ачык.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Ирек Мусин.
.Эскәмиядә.
.Шырпы.
.Бер ел узгач (годовщина).
.Карлы челтәр.
.Басу капкасын чыккач.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз