Мәдәни җомга

Татар милли күлмәге - мәңгелек

Тугызынчы дистәсен ваклаучы бу ханым башкалар өчен һәрьяклап үрнәк булып тора. «Миңа - 87 яшь. Бик күпләр лаеклы ялга чыккач эшсез калу мәлен авыр кичерә, моңаеп, сагышланып, күңел төшенкелегенә бирелеп, дөньяга кирәк булмауларына зарланып көн күрә башлый. Гомерем буе укытучы һөнәрендә булдым: баштарак гомуми белем бирү мәктәпләрендә, соңрак - техникумда,...

Тугызынчы дистәсен ваклаучы бу ханым башкалар өчен һәрьяклап үрнәк булып тора. «Миңа - 87 яшь. Бик күпләр лаеклы ялга чыккач эшсез калу мәлен авыр кичерә, моңаеп, сагышланып, күңел төшенкелегенә бирелеп, дөньяга кирәк булмауларына зарланып көн күрә башлый. Гомерем буе укытучы һөнәрендә булдым: баштарак гомуми белем бирү мәктәпләрендә, соңрак - техникумда, ә аннан соң укытучыларның квалификациясен арттыру институтында гуманитар фәннәр буенча укыттым. Эшләп йөргән елларымда ук Уфага, Мөнәвәрә дустыма кунакка барып, бер ай буе макраме бәйләргә өйрәнеп кайткан идем. Иң беренче кул эшем - макраме ысулы белән бәйләнгән муенса. (Флүрә апа аны кадерләп муенына тагып та күрсәтә). Икенчесе - озын баулы сумка! Шуларга күз салдым да, бер мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына дәресләрдән соң өй эшләрен әзерләү вакытында макраме ысулы белән эт, мәче, куян бәйләргә өйрәтә башладым. Уку елы тәмамлануга, аларның әти-әниләре миңа бер кочак чәчәк бәйләме бүләк итте. Соңрак башка мәктәпләрдә дә кечкенә балаларны кул эшенә өйрәттем.
Лаеклы ялга чыккач, Үзбәкстанның кечкенә шәһәрчегенә барсам, бер ир-ат (ә мин инде 1980 елларда ук озын, бәби итәкле милли күлмәкләр киеп йөри башлаган идем) яныма килеп: "Зинһар өчен, миңа татар түбәтәе тегеп бирсәгезче!" - дип үтенде. Кибетләрендә алтын җеп белән чигелгән үзбәк түбәтәйләре күп булуын искәртсәм дә, "Минем бит чын татар түбәтәен киеп йөрисем килә!" - дип үзенең җирсү хисләрен белгертте. Түбәтәйне тегеп, чигеп үк бирдем .
Гомумән, бер генә көн дә эшсез торганым булмады. Менә өстәл өстендәге сәйлән белән чигүле бәрхет тиздән янчык итеп тегелеп бетәчәк. Кул эшләнмәләрем хакында хәтта Иран телевидениесе махсус тапшыру да әзерләде. Телевидение хезмәткәрләре стенада эленеп торучы шәмаилләргә дә игътибар итте. Бу шәмаилләр - Бакый Урманченыкы. Флора ханым Әхмәтова-Урманче аларны яшел бәрхетләргә күчереп чигүемне үтенгән иде, ә соңрак ул аларны Себер һәм Мәскәү мәчетләренә бүләк итте. Үзем өчен тагын бер тапкыр кабатлап чиктем дә бер туйда бүләк итеп тапшырдым. Ул чакта Каюм Насыйри музеенда оештырылган гарәп теле курсларында бер ел буе гарәпчәгә өйрәндем. Чөнки гарәп телен белми торып, шәмаилләргә тотыну минем күңелемә туры килмәс иде. "Йәсин" сүрәсен дә гарәпчә уку бәхетенә ирештем!"
Флүрә Әнәс кызы, лаеклы ялга чыгу белән, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы халык иҗаты үзәгенә барып, калфак һәм түбәтәйләр тегү-чигү курсын тәмамлаган, аннан соң җияк (коклюшка) инәсе белән нырты бизәкләре кулланып челтәр бәйләргә өйрәнергә тотынган. Иренмичә, барлыгы шундый унбер түләүле курста белемен арттырган.
Күн мозаикасы белән дә кызыксынып киткән һәм, Арча фабрикасына кадәр барып, директорга үз гозерен әйткән. "Директор мине тыңлап бетергәч, тегү цехына кертеп утыртты. Авыр булса да, күннән әйберләр тегәргә өйрәнеп кайттым. Ә аннан соң инде бу өлкәдәге нечкәлекләргә дустым, остазым Татьяна Шилинцева төшендерде. Хәзер дә "Казан җөе" ысулын кулланып мендәрләр, сумкалар, акча һәм кесә телефоннары янчыклары, паннолар иҗат итәм. Берничә ел буе киндергә майлы буяулар белән картиналар язырга өйрәнеп йөрим", - ди тынгысыз җан.
Әнисе Вәсимә апа да төрле кул эшләре белән күп шөгыльләнә торган булган. Кадерләп сакланучы ак челтәр - аның истәлеге. Бишенче сыйныфта гына укучы кызына әнисенең матур тукымадан күлмәк тектереп каравын да хәтерли Флүрә апа. Кызлары - Асия белән Фәридә исәп-хисап өлкәсендә хезмәт куйган, ә хәзер инде әниләре үрнәгендә үзләре дә иҗат белән шөгыльләнә. "Асия күн белән эшли. Ә Фәридәнең сәйлән белән чигүле театр сумкалары күп. Үзем дә быел гына биш милли күлмәк тектем әле. Күлмәк ике көндә әзер була. Тегәргә теләге булганнарга күрсәтеп, өйрәтеп бирәм".
Флүрә Калмурзина тегеп, чиккән камзулларга күз төшерү белән үк сокланып куясың. Аның "Казан шапкасы" коллекциясе генә дә ни тора! Ул ун-унбиш бүректән гыйбарәт һәм кайберләрен инде Мәскәүгә үк алып киткәннәр. Коллекциягә сәйлән белән чигүле, бәрхет бияләйләр дә өстәлгән. Алтын куллы останың 2010 елны Казанда үткәрелгән II Бөтендөнья Ислам модасы бәйгесендә өченче урынны яулавы - гадәти күренеш. Флүрә ханымның иҗат фантазиясе хәтта хатын-кызлар өчен кышкы түбәтәйләр тегүгә кадәр үстереп җиткергән. Бу - аның яңалыгы! "Кыш көне әлеге түбәтәйне нечкә Оренбург яулыгы өстеннән киеп йөрим. Ә милли күлмәкләргә әйләнеп кайтканда, минем башка төр күлмәкләрем юк та. Татар милли күлмәге - мәңгелек! Аның матурлыгына исләре китеп, сокланып торучылар күп. Санкт-Петербургка барсам, андагы музей заллары буйлап үткәндә, мине туктаусыз фотога төшерәләр. Кайсы милләт вәкиле булуым белән кызыксыналар", - ди ул. Ә аның бу шәһәрдә яшәүче яшьлек дусты Рәйсә ханым Гыйльфанова болай дип ачыклык кертә: "Флүрәнең күңеленнән иман нуры бөркелә, шул нурлар белән ул безгә озак еллар дәвамында терәк, таяныч булып тора". Санкт-Петербург дигәннән, киштәгә куелган китаплар арасында Дауд Абдуләхәт улы Әминовның "Санкт-Петербург татарлары" китапчыгы да бар. Китап битләренең берсендә өстенә килешле күлмәк, озын камзул, башына калфак кигән чибәр зат, 1898 елны Петербург балында үткәрелгән татар күлмәге бәйгесендә җиңеп чыккан Зөләйха туташ Халитова да сурәтләнгән. "Хәзер инде татар милли күлмәге бәйгеләре оештыру мөмкин дә түгелдер, - ди Флүрә Әнәс кызы көрсенеп. - Әмма барыбер соңгы вакытларда татар милли өс-баш киемнәренә игътибар артты. Хәзерге яшьләребез өчен күптөрле татар милли костюмнары тегелсә, балигълык яшенә җиткән балаларына ата-анасы тарафыннан милли кием бүләк итү гадәте дә керсә, бик яхшы булыр иде. XIX-XX гасыр башында ясалган фотоларга карагач, милли, ыспай киемле ир-атлар, башларына калфак яисә кәттәши таккан, бәби итәкле күлмәк кигән хатын-кызлар соклану хисе уята. Традицияләрне яңарту мөһим. Шуңа күрә дә милли гореф-гадәтләрне ныгытуга үз өлешемне кертүем белән горурланам". Аның хасиятләп тегелгән кул эшләнмәләрен Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Америкада, Финляндиядә һәм Франциядә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп сатып ала. Берничә эше илебез музейларында саклана. Ул - Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасының иң өлкән осталарының берсе, Дижонда узган "72 нче Халыкара күргәзмә"дә дә, 2003 елгы Париж ярминкәсендә дә күп мактауларга лаек булган!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: