Мәдәни җомга

Татар чигүен кайтарыйк!

Чын-чынлап чигә башлау теләге исә Мәскәүдә яшәгәндә, җирсү, сагыну хисе белән бергә килде.

Нурислам Сираҗи – гаҗәеп матур чигешләр остасы! 2019 елны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Нурислам Рәис улына Рәхмәт хаты тапшырган һәм анда шундый юллар бар: «Удмуртия Республикасында яшәгән татар халкы бүгенге көндә борынгыдан якты мирас булып калган телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур традицияләрен, гореф-гадәтләрне саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә сезнең кебек фидакярләрнең хезмәте зур. Халкыбызның шундый ул-кызлары барында, татарлар кайда гына гомер кичерсәләр дә, татар булып кала бирерләр. Сезгә милли яшәешебезне саклап, киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә эшләгәнегез өчен зур рәхмәт!» 

XIX гасыр татар хатын-кызларының «Алтын каурый» бизәкле укалы калфагына кем генә сокланмады икән! «Аны озак та чикмәдем, егерме көн чамасы. Үзем тектем, үзем чиктем! – ди Нурислам. – Мине, гомумән дә, чигү сәнгатенә беркем дә өйрәтмәде. Әти-әнием Казан мотор төзү заводы эшчеләре иде, хәзер лаеклы ялда, әнием дә, сеңлем дә һичкайчан чикмәделәр, әбиләремнең дә чигеп утырганнарын күрмәдем. Бервакыт миңа татар шәхси күчмә театрында уйнарга туры килде. Гастрольләр белән төрле авылларга барып чыктык һәм шунда, без тукталган Балтач, Арча якларында чигеш­ле кирәк-яракларга озаклап сок­ланып карап утырганымны бик яхшы хәтерлим. Ә Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында дәресләр биргәндә, миңа чигеш­ле сөлгеләр, тастымаллар да бүләк иттеләр.

Чын-чынлап чигә башлау теләге исә Мәскәүдә яшәгәндә, җирсү, сагыну хисе белән бергә килде. Ана телемне бик сагынгач, башкаладагы Әсәдуллаев йортында, Татар мәдәни үзәгендә оештырылган хорга барып җырладым. Теләге булганнарга, төп эшемнән соң, татар телен дә өйрәттем. Казанны сагынган саен, күңелемне чигү чигеп тынычландыра башладым. Әүвәл тамбур чигүе белән мендәр тышы чиктем, аннары зуррак әйбер чигеп карыйсым килде... яшел бәз алып, татар ашъяулыгын чигә башладым. Бу эш белән кызыксынып китүем татар чигүе белән генә бәйле булгач, интернет аша шушы темадагы мәгълүматлар эзли башладым, ләкин бер-ике язмадан башка берни дә тапмадым. Шуннан соң Вконтактеда татар телендә «Татар (каю, укалап) чигүе» төркемен булдырдым, аның язмаларын, нигездә, хатын-кызлар укый, алар миңа эшләрем, чигү ысуллары белән бәйле төрле сораулар бирә, киңәшләр сорый, схемалар урнаш­тыруымны үтенәләр, осталык дәресләре ач әле, диләр. 

Кайчак эшләнмәләремне илебез татарлары гына түгел, АКШ, Германия кебек чит дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләребез дә теләп сатып ала. Бәлкем, эшләрем музейларда да эленеп торыр дип хыялланам. Мин инде 10 елдан артык татар чигү сәнгатен пропагандалыйм. Элекке ысулны кулланып, баштагы традицияләр буенча гына иҗат итәм. Барлык тегү эшен дә кулдан гына башкарам. Тегү машинасын кулланмыйм. Башта энә белән җеп ярдәмендә тышлык белән эчлекне сырып чыгам. Араларын 0,5 см калдырып, энәне эре-эре атлатмыйча гына тегәм. Менә шушы эшемне башкарганда ике меңнән артык мәртәбә энә белән кадап, тегеп чыгарга туры килә. Нәтиҗәдә, ике йөздән артык юл-сыр барлыкка килә. Бу эш мәшәкатьле, әлбәттә, бер татар түбәтәен тегергә кимендә 5-7 көн вакыт кирәк. Ука белән чигеп тексәң – бу хезмәткә 2-3 атна китә. Шушылай эшләгәндә генә дөрес Казан түбәтәе хасил була. Әмма әлеге ысул белән тегелгән түбәтәйләрнең үз уңайлыгы бар: алар бик җиңел, баш өчен дә рәхәт. Көнозын киеп йөрсәң дә, мондый түбәтәй маңгайны кысмый, башны тирләтми. Мин бары тик табигый, чын тукымаларны гына кулланам. 

Кул эшләнмәләренә ихтыяҗ бар, бирнә өчен дә сорыйлар. Татар милли бизәкле түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар, янчыклар, сөлгеләр, эскәтерләр, зур һәм кечкенә ашъяулыклар... Кайчак хатын-кызларга: «Әйдәгез, өйрәтәм, үзегез чигеп киегез! дисәм, алар: «Юк, бездә ул кадәр түземлек юк!» – диләр. Шуңа күрә һәрдаим иҗатта мин. Шома чигү, тутырып чигү, сәйләннәр, Сваровски кристалларын кушып, каеп, укалап чигү... Кайчан да булса чын энҗеләр кушып чигелгән татар калфакларым да булыр дип уйлыйм! 

Менә чәчәкле бизәкләр белән чигелгән алъяпкыч Мари Иленең Волжск шәһәрендә яшәүче хуҗабикәсенә китте. Кул эшләнмәләремне Башкортстанга, Пермь краена, хәтта Ханты-Манси төбәгенә кадәр җибәреп торам. Сатып алучыларымның берсе үтенеп сораганнан соң, кул эшләнмәләремә тамга-туграмны да чигеп куя башладым. Мин рокко чигешен, француз төеннәрен, Бразилия җөйләрен, укалы-алтын чигешне өйрәндем, һәрберсен кулланып карадым... 

Минем өчен иң беренче нәүбәттә дөнья күрке –татар милли бизәге! Дөрес, башка чигүне дә эшли алам. Мәсәлән, чит илдән, туй күлмәгенә бизәм өлеш чигеп бирмәссезме дип үтенгәннәр иде. Бизәкләрне люневиль ыргагы белән люневиль чигү ысулында юка челтәрдә башкардым. Бу арада чемче ысуллы калфак иҗат итәм. Мин үзенчәлекле, аутентик чигүләр яклы. Девизым да шул: «Күп түгел, ә үзенчәлекле булсын».  

Инстаграм сәхифәмне (@tatar.artsshop) күбесенчә хатын-кызлар укый, әмма арада ир-атлар да юк түгел. Ука белән чигүчеләр бик аз. Җиде миллионнан артык татар арасында андыйларны санап чыгарга бер кул бармак­лары да җитәр. Мәгәр моннан бер гасыр гына элек диярлек татар осталары бу өлкәдә әйдәп баручылар булган югыйсә! Шуңа күрә без бу мирасыбызны югалтмаска, торгызырга, дәвам иттерергә тиешбез!»

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: