Татар бизәге яңара
Татар дизайны дигәч тә, әбиләребезнең чигелгән алъяпкычлары, челтәрләп бәйләнгән тәрәзә пәрдәләре, нәкышле мендәр тышлыклары, өстәл япмалары, күн читекләребез, уелып бизәлгән агач капкалар күз алдына килә. Кызганыч ки, бәбәй итәкле күлмәкләр, алъяпкычлар бүген сандыкларда тузан җыеп ята. Агач капкаларны күптән инде тимерләр алмаштырды. Күн читекләрне музейда гына күреп була. Сатуда куелганнарының...

Өстебезгә кигән күлмәгебез - кытайныкы, түфлиебез - вьетнамныкы, хушбуебыз французларныкы булгач йөрәгебез, әлбәттә инде, "татар" дип типмәячәк. Милли хис, милли горурлык йөрәкләрдән китмәсен өчен татар теле, моңы белән бергә милли дизайнны да тормышыбызга кайтару сорала. Бу өлкәдә ирле-хатынлы Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннар оештырган "Mardesign" студиясенең эшчәнлеге әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә - аның эшләнмәләре татар яшьләрендә көннән-көн зуррак кызыксыну уята. Татарстан гербы төшерелгән яисә республикабызның байрагы төсләренә буялган телефон тышлыклары, милли бизәкләр белән нәкышләнгән киемнәр, ачык хатлар (открытка), чынаяклар, милли ризыкларыбызны әзерләү ысуллары язылган, авыз суларын китерерлек рәсемнәр белән бизәлгән календарьлар һәм башкаларны Интернет аркылы Америка, Англия, Япония, Франциядә яшәүчеләр дә сатып ала икән. Гомумән, татар бизәкләре белән кызыксынучыларның 50 проценты бүтән халык кешеләре, ди.

Чит-ят җирләрдә белем алганда да, Мәрданшиннар милли рухларын яңартып тора. Санкт-Петербургта гомер кичерүче милләттәшләребез тормышын өйрәнеп, лазер-тәлинкә чыгара. Аннары Айдар Мәскәүдә Разумовский исемендәге технология һәм идарә дәүләт университетында укытканда бер укучысына татар комиксларын эшләтә. Бүген балалар һәм яшьләр арасында киң таралса да, татар мәдәнияте өчен комикслар - ят нәрсә. Шуңа күрә эшне иң популяр татар әкиятләре - "Шүрәле" һәм "Су анасы"ннан башларга булалар. Комикста рәсем күп, сүзләр аз. Балаларга һәм телне белмәгән чит ил кешеләренә татар әсәрләре белән танышырга әйбәт мөмкинлек бу. Чыннан да, былтыр Мәрданшин шәкертенең диплом эшләре нигезендә ике комикс китабы басылып чыккач, чит ил кешеләреннән сорау күп булган икән.

Бүген кызлары Сөембикә белән Сәфирә дә әти-әнисенең кул астына керергә маташа - яратып рәсем ясый, төсләрне оста катыштыра. Сөембикәнең кайбер иҗат җимешләре телефон тышлыкларында, балалар киемнәрендә кулланыла да башлаган.
Булган белән генә түгел, булганны саклый, үстерә белергә дә кирәк. Әйтик, дизайн буенча зур дәүләт заказларын чит-ятларга таратмыйча, үзебезнекеләргә бирсәләр, Казаныбызның йөз-чыраенда да милли төсләр, милли бизәкләр күренә башлар иде.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз