Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Тальянга җан өрүче

Җидеяр останың шәкерте бүген Татарстан белән Башкортстанда гармун ясаучы бердәнбер оста диярлек.

Шәһәр үзәгендә урнашкан иркен остаханә. Ул түгәрәк шәкелдә пыяладан ясалган, кояш нурлары белән туп-тулы! Монда останың эш җайланмалары тора, киштәләрдә – үзенә тылсымлы бармаклар кагылып, янәдән җан өргәнне көткән иске гармуннар, алар янәшәсендә – ялт-йолт килеп нур чәчеп утырган өр-яңа тальяннар… Менә даланың ихласлыгын һәм морза бабаларының затлылыгын да бердәй үзенә җыйган нурлы йөзле Оста, кулына бәләкәй чүкечен алып, яңа гармунга дигән җиз телләрне чүки башлый. Чең-чең, чең-чең… Аннары бер кыңгыраулы тальянны ала да, яңгыратып уйнап җибәрә. Шәһәр үзәгенә күңелләрне җилкендереп татар моңы түгелә. Казан кунаклары, туристлар һәм Останың могҗизалы шөгылен карарга, гармун тавышын тыңларга килгән кешеләр кызыксынып, гаҗәпләнеп, ләззәтләнеп тамаша кыла...


Тик бу җанга ятарлык күренеш хыялда гына шул. Җырлап торган таль­ян гармуннар ясаучы оста гына чын. Без шәһәребезнең сәнәгать зонасындагы складлар арасында урнашкан салкын остаханәсендә әңгәмә корып утырабыз. Киштәләрдә – төзәтелүне яисә хуҗалары килеп алганны көтеп яткан иске һәм өр-яңа гармуннар тезелешеп тора. Өстәлләрдә – музыка коралының төрле өлешләренә әвереләсе фанера, күн, катыргы, җиз һәм тагын әллә ниләр. Агач исе, җилем исе, күн исе кушылмасы остаханәне тутырган. Без бүген җиз телле тальян ясаучы берәмтекле осталарның берсе – Айрат Харисовта кунакта. Аның сәнгать әсәре иҗат итү кебек үк, илһамлы да, мәшәкатьле дә бу шөгыльгә илткән юлларын барлыйбыз.

Әтисе оста гармунчы булса да, Айрат балачакта музыка белән әллә ни кызыксынмый. Ул күбрәк рәсем ясарга ярата, чын рәссам булырга хыяллана. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа педагогика институтының сәнгати-графика факультетына барып керә. Соңгы курска җиткәч, рәсем сәнгате буенча дип­лом эше сайлар вакыт җитә. Әтисенә хөрмәт йөзеннән, ул киндердә гармунлы бабай образын ясамакчы була. Тәвәккәлләп эшкә дә тотына, тик үзе дә көтмәгәндә ниятен үзгәртә: һөнәрчелек сәнгате бүлеге җитәкчелегендә ул тальянның үзен ясап карарга була! Әйтергә генә җайлы, ә гомердә бер шөгыльләнмәгән эш бит ул! Тик максат куйгансың икән, аңа инде ирешергә кирәк. Айрат та шулай уйлый һәм Уфаның танылган гармун ясаучы остасы Җидеяр Мухаяровны эзләп таба. Оста аңа үз янына килеп йөрергә рөхсәт итә. Шулай итеп, Җидеяр оста кул астында егет башта әтисенең чормада яткан иске гармунын реставрацияли, аннары үзенең беренче тальянын эшләп чыга. Әлбәттә, останың ярдәменнән башка булмый. Эшнең нәтиҗәсе дә сөендерә: дипломны әйбәт итеп яклый. Ә беренче тальянның язмышы да кызык кына була. Башта аны диплом эше буларак, кафедрада калдыруны сорыйлар. Тик егетнең күз нурлары түгеп, җан җылысы салып ясаган тәүге гармуныннан һич тә аерыласы килми – ул аны үзе белән алып китә. Шуңа күрә озак кына дипломын да бирмичә йөртәләр әле. Ләкин соңрак, илдә дефолт белән бәйле авыр бер чорда кызыл агач белән затлы итеп ясалган ул гармунны бер Чистай кешесенә сатып җибәрергә туры килә. 

Дипломлы белгечне Дүртөйле районының Исмәгыйль авылына музыка мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Мәктәптә моңарчы рәсем сәнгате бүлеге булмый, шуңа күрә дә Айрат үзе балалардан төркем җыя. Музыка мәктәбенең баян, гармуннарын көйләү, ремонтлау эше дә аңа йөкләнә. Осталыгы шул рәвешчә чарлана бара. 

Соңрак язмыш юллары аны кабат Җидеяр остазы белән очраштыра һәм Айрат моның очраклылык түгел, ә үзенә тиң иҗат юлы икәнен чамалый. Бу вакытта Җидеяр ага инде Чаллы шәһәрендә эшли. Аны Уфадан Чаллының ул чактагы хакиме Р.Алтынбаев чакыртып кайтара, өч бүлмәле фатир, остаханә бирә. Айратның ике елы музыка мәктәбе белән Чаллы арасында йөреп уза. Аның төп максаты – таль­янның җиз телләрен үзе ясарга өйрәнү ләбаса. Чын оста җиз телләрне нәкъ менә үзе ясый белергә тиеш, ә музыка кораллары фабрикалары чыгарган әзер телләрне генә куярга түгел. Җидеяр ага исә алтын куллы оста гына түгел, ә виртуоз гармунчы да. Ул югары музыкаль белемгә һәм абсолют ишетү сәләтенә ия. Җидеяр оста ясаган гармун дигән сүз иң югары сыйфат билгесен аңлата. Аның белән аралашып үткән кыйммәтле ике ел эчендә Айрат тальяннарны реставрация­ләү, ясау, көйләү буенча осталыгын чарлап кына калмый, ниһаять, бу искиткеч уен коралында үзе дә уйнарга өйрәнә. 

 2004 елдан ул музыка мәктәбен җитәкли. Өстәмә инструмент рәвешендә, таль­ян дәресләрен кертәләр. Балалар белән тальянчылар ансамблен төзеп, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Оста кечкенә малайларның кулларына яраклы итеп нәни тальяннар ясый, тиңсез ансамбльне Уфага, Мәскәүгә, Казанга да чыгыш ясарга чакыралар. 7 ел музыка мәктәбен җитәкләгәч, танышлары чакыруы белән Айрат әфәнде Казанга кайтырга тәвәккәлли. Шәһәребез җитәкчеләре татар мәдәнияте өчен никадәр файда китерә алачагын чамалап, социаль ипотека юлы белән фатир мәсьәләсен хәл итәргә булыша. Башта оста өендә эшли. Тик гармун ясау – мәшәкатьле эш, телләрен чүкегәндә тавыш та чыга. Җан биргәнгә җүн бирер дигәннәр бит, Айрат янына бер халык иҗатчылары күргәзмәсе вакытында илбашы Рөстәм Нургали улы үзе туктала. Тальяннарны кызыксынып карый, хәлләрен, проблемаларын сорый. Шулай итеп, остаханә кирәклеген әйтергә җай чыга. Президент кушуы буенча, ике республикага бердәнбер булган остага эшләр өчен, шушы остаханәне бүлеп бирәләр. Безгә салкын һәм шыксыз урында урнашкан булып тоелса да, Айрат үзе аңа шөкер итеп туймый. Мәдәният министрлыгы да игътибарсыз калдырмый: республиканың 100 еллыгы алдыннан авыл клублары өчен 100 тальянга заказ бирә. Әлбәттә, мондый зур заказга җиз телле тальяннар ясап утырып булмый, «фабричный» әзер телләр куеп эшләнә. Тик санкцияләр җиле үз остаханәсендә тыныч кына гармун ясап утырган Айрат оста Харисовка да кагылган: Чехиядәге йөз еллык тарихлы музыка кораллары фабрикасы белән элемтәләре өзелгән. Тула белән Шуяның гармун ясаучы фаб­рикалары да әзер телләрне шуннан сатып алган. 

Тальяннарга заказлар килеп тора, оста эшсез тормый. Тик ул бу һөнәрнең гомумән югала баруына, үткәндә генә кала баруына борчыла. Яшьләр бу шөгыльгә әллә ни кызыксыну күрсәтми шул. Аннары соң теләсә кем гармун ясау остасы була да алмас иде, чөнки ул музыкаль тоемга, сәнгати зәвыкка да ия, тагын агач, тимер, күн, пластик белән эш итә белерлек алтын куллы да булырга тиеш. Яңа гармунны ясау фанерадан корпусын ясау­дан башлана. Аннары катыргыдан күрек ясала. Ул күн белән, сатин белән тышлана, почмаклар куела. Корпусның милли бизәкләр уелган кайбер детальләрен оста хәзер лазер станогында кисә. Мондый җиһазны Мәдәният министрлыгы биргән грант хисабына алган. Гармун ясауда иң четереклесе – телләрен ясау һәм уен коралын көйләү. Менә шунда кулларның осталыгы да, көйне ишетү сәләте камил булуы да күренә инде. 

Җидеяр останың шәкерте бүген Татарстан белән Башкортстанда гармун ясаучы бердәнбер оста диярлек. Дөрес, аның үзенең дә берничә шәкерте бар, тик бу шөгыльдә камиллеккә ирешүе вакыт һәм эзлеклелек таләп итә. Ике республикага бер гармун остасы калу әлеге милли уен коралыбызның киләчәге өчен борчылырга, чаң сугарга кирәген аңлата. Хәзер кай­чандыр гөрләп эшләгән гармун заводларыбыз юк, Җидеяр агалар да китеп бара. Ә бит тальян гармун – татар тормышының нәзакәтле бер бизәге, ул ике гасырга якын милләтебезнең шатлыгын да, хәс­рәтен дә бүлешкән. Тальянда уйнап сугышка чыгып киткәннәр, тальянда уйнап мәҗлесләрдә җырлашып утырганнар, тальянсыз сабан туйлары үтмәгән. Таль­ян гармун халкыбызның милли моңы белән үрелгән газиз бер уен коралына, аның дәртле дә, моңлы да күңел көзгесенә әверелгән. Айрат оста: «Башкортстанда курай-кубыз нык почетта. Җыр­ласалар да, биесәләр дә, башкортлар милли чалым итеп курайларын кушып җибәрәләр. Ә безнең тальян моңы онытылып бара. Югыйсә, ул бит татарның җанын ачып бирә. Теләк булса, тальяныбызны милли үзенчәлек итеп мәдәни тормышыбыз­да рәхәтләнеп кулланып булыр иде», – ди. Татарны татар иткән рухи байлык­ларыбызны кыйпылчык­лап җуеп бетермәсәк иде.

Эльмира СИРАҖИ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев