Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать

Табигать мизгелләре

Васил Заһретдинов Чабаксар шәһәрендә гомер кичерә, әмма туган ягын һәрчак бик сагынып кайта, аның табигать күренешләрен киндерләргә теләп төшерә.

Рәссам Васил Заһретдинов 1966 елны Буа районының Әлки авылында туа. Буаның А.В.Луначарский исемендәге урта мәктәбен тәмамлый. Хәзерге көндә ул Чабаксар шәһәрендә гомер кичерә, әмма туган ягын һәрчак бик сагынып кайта, аның табигать күренешләрен киндерләргә теләп төшерә.

Рәссам булу өчен, ул 1985 елны Казанның сәнгать-төзелеш училищесында укып декоратор-бизәүче һөнәрен үзләштерә, 1994 елны Чуашиянең И.Я.Яковлев исемендәге дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. 2008 елны шушы ук югары уку йортының аспирантурасын да бетергән. Башта Чабаксарның балалар сәнгать мәктәбендә укытса, аннары шәһәр рекламасы буенча баш белгеч, сәнгати-конструкторлык эшләре төркеме җитәкчесе һәм шәһәр хакимиятендәге дизайн бүлеге җитәкчесе булып  хезмәт куйган. Ландшафт дизайны буенча проектлар иҗат иткән. Васил Вагыйп улы үзен мөгаллимлектә дә сынап, педагогика университетында озак еллар буе студентларга сәнгать һәм дизайн серләрен төшендергән. Һәм менә инде ун ел Чабаксар нәфис сәнгать училищесында белем бирә.

Васил Вагыйп улы буш вакытларында майлы буяулар белән картиналар яза, күп санлы күргәзмәләрдә катнашып килә, үз шәхси күргәзмәләрен оештыра. Төрле шәһәрләрдә оештырылган пленэрларга да теләп юл тота. Мәсәлән, ул  2006 һәм 2013 елларда Украинаның Чугуев шәһәрендә узган Халык­ара пленэрларда катнашкан. Оренбург өлкәсендәге “Бузулукский Бор”, Киров өлкәсе Яранск шәһәрендәге “Вятская провинция” пленэрларында да булган. Васил Заһретдинов 2001 елда Россия рәссамнар берлегенә кабул ителгән. 2004 елдан шушы берлекнең И.Е.Репин исемендәге Академия дачасында стажировка да үтә. Шушы көздә генә дә аны, башка татар рәссамнары белән берлектә, Бакчасарайга һәм Феодосиягә “Кырым – минем йөрәгемдә” дип аталган пленэрга чакырганнар. Әлеге пленэр нәтиҗәләрендә туган әсәрләре белән тамашачылар Бакчасарайдагы Исмаил Гаспринский мемориаль музеенда, Феодосиянең Борынгылык музеенда ачылган күргәзмәләрдә таныша.

Пейзажлар остасының әсәрләре илебезнең күп кенә музейларында,  картина галереяларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.

“Картиналар төрле уй-фикерләр аша иҗат ителә... Бу нисбәттән мәшһүр рәссамнарның табигатьнең чиксез матурлыгын күреп, бар тирәлектә Бөек Затны сиземләп, шушы олуг кичерешләрне үтә дә төгәл итеп сурәтләп бирә алмауларыннан газапланулары хакында күп тапкырлар укыганым бар, әмма бу кадәр борчылулар олуг талант ияләре фикер сөрешенә генә хастыр. Илдә һәрдаим пейзажлар иҗат ителә килә, ә аларны җыючы коллекционерлар: “Юеш майлы буяулар рәссамның энергетикасын үзләренә сеңдерә һәм аннары озак вакытлар, хәтта гасырлар буе шул энергетиканы тирә-юньгә нурландыра икән, чыннан да, рәссам язганда, иҗат иткәндә, үз сәнгате белән чын-чынлап мавыга һәм аның күңелендәге уңай импульслар киндерләрдә кала”, – дип үзләре өчен “ачыш” ясый. “Билгеле, шулай. Менә үзем дә табигать күренешләрен үз ысулым белән сурәткә төшергәндә, – ди сәләт иясе, – уңай хисләрдә, күтәренке кәефтә генә булам. Күп рәссам-пейзажистлар яктылык остасы булырга омтыла, мин дә бу нисбәттән искәрмә түгел. Үз пейзажларымда кичләрне түгел, ә якты көн халәтләрен яратып чагылдырам!”

Әгәр дә әңгәмәдәшемнең иҗатын барласак, анда, чыннан да, нинди генә ел фасылы тас­вирланмасын, барыбер яктылык хөкемдар: күк галиҗәнап­лары ачык төсләрдә сурәтләнгән, болытлар да аксыл, картиналардагы сулыклар да тонык түгел. Аның композицияләрендәге ераклыклар, камилләшкән яктылык һәм гомумиләштерелгән формалар, сәнгати идеяләр – һәммәсе дә рәссамның югары зәвыгын раслый. Шуңа күрә дә Васил Заһретдиновның картиналары төрле тамашачының күңеленә хуш килә!

Ул туган ягы – Буа районы табигатен дә бик теләп сурәтли. Берничә әсәре Буада кадерләп саклана. Һәр рәссам Ватаныбыз табигатенең күп төрлелеген үз җаны, күңеле теләгеннән чыгып, үзенчә тасвирлый. Үз карашлары, үз палитрасы аша, табигать образларын колорит, динамика һәм игелек белән дә тулыландырып... Кылкаләм остасы әйтүенчә, ул күңеленә бик якын туган якларны сурәтләп, аларны башкалар игътибарына тәкъдим итүдән үзе дә рухи канәгатьлек хисләре кичерә. “Россиянең башка калаларында булып кайткач, Татарстан яме, матурлыгы тагын да ачыграк булып күренә!” – ди оста.

Күп кенә иҗатчылар дөньядагы матур күренешләрне сурәтләү өчен меңнәрчә чакрымнар уза. Әмма бездәге табигатьне дә музыкаль әсәрләрдәй көйгә салып, киндергә төшереп була. Илдәге талантлы рәссамнарның пейзаж жанрындагы эшләре арасында татар осталарының әсәрләре дә һәрчак уңай бәяләмәдә. Алар арасында тырышлык үрнәге һәм киләчәктә үзләре талантлы рәссамнар булачак укучыларның олуг ихтирамына лаек шәхес – Васил Вагыйп улының хезмәтләре дә бар!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев