Мәдәни җомга

Сәйлән бизәү остасы

Гөлнара Сәйфетдинова сәйлән бизәнү әйберләрен ясау остасы буларак танылган ханым. Яраткан шөгыле аның төп һөнәренә әйләнүе дә яшүсмер чакта нәкъ менә сәйлән муенса чәчелгән көнгә барып тоташа. Бүләк ителгән купшы муенса чәчелгәч, ул аны җыеп ала да үзенә бер төр схема буенча тезеп куя. Аннан соң әнисе Фәүзия Әхмәт кызы...

Гөлнара Сәйфетдинова сәйлән бизәнү әйберләрен ясау остасы буларак танылган ханым. Яраткан шөгыле аның төп һөнәренә әйләнүе дә яшүсмер чакта нәкъ менә сәйлән муенса чәчелгән көнгә барып тоташа. Бүләк ителгән купшы муенса чәчелгәч, ул аны җыеп ала да үзенә бер төр схема буенча тезеп куя. Аннан соң әнисе Фәүзия Әхмәт кызы белән Мәскәүгә баргач, сәйләннәр сатып ала. 1983 елны әле алар сатуда юк дәрәҗәсендә, махсус китаплар да басылмый. Ләкин бу хәл кызга үзе уйлап чыгарган схемалар буенча муенсалар ясарга комачауламый. «Инде менә 1985 елдан башлап, ниһаять, сәйләннәр, кул эшләнмәләре ясарга өйрәтүче китаплар сатуга чыкты. Һәм мин үзем уйлап таптым дип йөргән схемаларымның… инде күптән билгеле булуларын күреп гаҗәпләндем. Китап аңлатмаларына карап, башта гади әйберләр ясадым. Аннары катлаулыларына алындым. Тора-бара хәтта әнием дә сәйлән белән матурдан-матур картиналар чигә башлады. Үзем дә балалар бакчасында эшләгәндә нәниләргә беләзекләр ясарга өйрәттем. Шәһәрдә сәйләннән бизәнү әйберләре ясарга өйрәтүчеләрнең иң беренчесе мин идем, - ди мөлаем ханым. - Хәзер инде мондый осталар бик күп».
«Һәрнәрсәнең - үз бизмәне, һәр шөгыльнең - үз катлаулыгы бар. Бу очракта ул нәрсәдән гыйбарәт?» - дип кызыксынам аннан. «Бик күп күргәзмәләрдә катнашабыз, шуңа күрә бу өлкәдәге аермалыкларны күрәбез. Күп кенә осталар үз эшләнмәләрен махсус кечкенә станоклар ярдәмендә башкара, ә мин сәйләннәрне һәрвакыт кулдан җыям. Билгеле, мондый хезмәт озаграк вакыт таләп итә. Бизәнү әйберләре ай ярымнан алып ике айга кадәр ясалырга мөмкин, ләкин бу ысулдагы эшләнмәләрнең сыйфаты югарырак. Башта заказларны интернет аша җыя идем, хәзер инде бу ысулдан баш тарттым. Чөнки заказ бирүче хатын-кызларның күбесе көйсез булып чыкты. Аларга йә бер ягы ошамый, йә икенче як… Хәзер заказчылар туры кибетебезгә килә. Алар белән әңгәмә кора-кора, өчәр-дүртәр кат үлчи-үлчи, барысын да килешеп эшлим», - дип аңлата оста. Ә аның кул эшләнмәләре арасында ниндие генә юк: сәйлән путалар, якалар, чәчәкләр, уенчыклар, картиналар, муенса, беләзекләр… Җаның ни тели, шуны ясап бирә ала ул. Эш сыйфаты инде республика бәйгесе йомгаклары буенча да югары бәяләнгән: Гөлнара Сәйфетдинова 2011 елны үткәрелгән «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары» конкурсында җиңеп чыккан. Гаиләсе бик күп шәһәрләрдә үткәрелгән мәдәни чараларда катнаша.
Гөлнара белән Ирек Сәйфетдиновларның муенсалар, беләзек, алкалар, кул эшләнмәләре өчен кирәкле фурнитуралар сатыла торган «Сәйлән бөртеге» («Бусинка») кибетен ачып җибәрүнең дә үз сәбәбе бар. 2009 елны алар икесе дә бер үк вакытта эшсез кала. Киров районының халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә теркәлергә баргач, бу гаиләгә: «Бизнес планы төзеп, үз эшегезне ача аласыз, моның өчен сезгә хөкүмәт илле мең акча бирә», - дип аңлаталар. «Мин - педагог, иремнең белеме финанс һәм экономика өлкәсе белән бәйле. Уйлаштык та кибет ачып, шунда үз кул эшләнмәләребезне сатарга ниятләдек. Беренче елда бик авырга туры килде. Әле өстәвенә ел ярым кибетебезгә башкалар килеп йөрде, чөнки без үзәк аша үз эшебезне башлап җибәрүчеләрнең иң беренчеләре рәтендә идек. Эш башларга теләүчеләргә киңәшләребезне бирдек, күп нәрсәләрне аңлаттык. Яңа кибет өчен үз акчаларыбыз да хәйран кереп китте. Ә хәзер илле меңгә инде эш ачып җибәрермен димә. Сатуда иремнең әнисе - Суфия Салих кызы да бик булышты. Бүген Ирек асылташларны муенса итеп тезә, мин дә һаман үз шөгылемдә. Бу минем өчен хобби да дияр идем. Сәйлән белән эшләү күңелне тынычландыра. Балаларыбыз кечкенә булганлыктан, аларны әле бу шөгыльгә өйрәтү иртәрәк. Инде өйрәнергә теләүчеләр килә икән, аларны кире бормыйм. Күргәзмәләр белән Алабуга, Яр Чаллы, Мәскәү, Түбән Новгородка, Киров һәм Иваново өлкәләренә, Мордовия, Чуашстан, Марий Элга баргач та киңәш сораучылар табыла.
- Муенсаларыгыз өчен татар бизәкләрен дә еш кулланасыз икән, - дим остага.
- Әйе, - дип сүземне җөпли Гөлнара ханым. - Мин соңгы вакытларда сәйләннән гердан һәм гайтан бизәнү әйберләре ясау белән мәшгульмен. Төс гаммасына яшел төсне күбрәк кертәм, шәрык модельләрен кулай күрәм һәм менә нәрсәгә игътибар иттем: украин һәм карпат халкы милли бизәкләре татар милли бизәкләренә тартым, араларында охшашлыклар бар. Татар хатын-кызлары өчен «Тәңкә» герданын җыям. Ул күкрәкнең өске өлешен каплап торырлык итеп ясала. Бик үзенчәлекле. Ни гаҗәп, казанлылар мондый бизәнү әйберләрен сатып алырга әллә ни ашык­мый, әмма Мәскәү, Түбән Новгород, Киев, Марий Элдан килгән туристлар аларны бик ярата. Бәяләрне кыйммәт итеп куймыйм. Гәрчә, бу эшләнмәләрне ясау өчен күп вакыт сарыф ителә һәм алар бары чех сәйләнен кулланып ясала. Чөнки кытай сәйләненең сыйфаты түбән, ә япон сәйләненең бәясе шактый югары.
Бервакыт күп энҗеләр һәм сәйләннәр тезеп зур шәл дә үргән идем әле. Аның үзкыйммәте дүрт мең ярымлык килеп чыкты. Нәтиҗәдә, ул шәлне Мәскәүдән килгән ханымга, үз хезмәтем өчен бер сум да өстәмичә, шул ук бәягә сатып җибәрдем. Кешеләрне шатландырырга яратам. Шөгылем - минем өчен зур сөенеч!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Сәйфетдиновлар гаиләсе һәм алар ясаган сәйләннәр.
.Р.ХУҖИНА фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: