Сыннарда да милләт язмышы
Казан Рада Нигъмәтуллинага канат куйган булса, иҗатыннан көнләшүче хөсетләр аны сындырырга маташа. Нигъмәтуллина-Рогожиннарга иҗат юлында күп киртәләр аша үтәргә туры килә. Киләчәккә зур ниятләр баглап, канатланып кайткан яшьләргә әүвәл ачык чырай күрсәтәләр. Кайтуларына бер бүлмәле фатир бирәләр. Үзләре дә буш кул белән түгел, контейнерга төялгән зур-зур эшләр белән кайтып керә....

Киләчәккә зур ниятләр баглап, канатланып кайткан яшьләргә әүвәл ачык чырай күрсәтәләр. Кайтуларына бер бүлмәле фатир бирәләр. Үзләре дә буш кул белән түгел, контейнерга төялгән зур-зур эшләр белән кайтып керә. Шунда ук күргәзмә оештыралар. Чәчәк бәйләмнәре дә, котлаулар да күп була. Ул вакытта профессиональ сынчыларыбыз бармак белән генә санарлык аз әле. Казанда мондый зур скульптура күргәзмәсенең оештырылганы да булмагандыр, бәлки.
Яшьләргә күрсәтелгән кадер-хөрмәт кемнәрнеңдер үтенә тигән булса кирәк, озак та үтми Нигъмәтуллина-Рогожиннар тормышында кара көннәр башлана. Сынчының канатларын каерам дисәң, остаханә бирмә. Картиналарны шәһәр фатирында да иҗат итәргә мөмкин, ә таш белән эш итүче скульпторга зур мәйдан кирәк. Рада ханымнарның унбиш еллап (!) юньле остаханәләре булмый. Эш тә бирүче юк. Әмма бу вакытны алар бушка уздырмый. Зур булмаган сын-сурәтләр эшли, балаларын сәнгать юлына бастыра. Олы кызлары Бэлла да, төпчекләре Марина да консерватория каршындагы сәләтле балалар өчен махсус музыка мәктәбен тәмамлый. Бэлла консерваториядә осталыгын камилләштерә. Аннары икесе дә Казан сәнгать училищесында укый. Алгарак китсәк, Бэлла һәм Марина Мәскәүдә Суриков исемендәге институтта скульптор белгечлеге алып кайта. (Олы кызлары аспирантура да тәмамлый әле). Шулай итеп бер гаиләдә дүрт скульптор барлыкка килә.

Аптырагач, Нигъмәтуллина-Рогожиннар Яшел Үзән районының Октябрьский авылындагы иске генә дачаларын үз көчләре белән тышлый, җылыта да, 1992 елда шунда яшәргә күчә. Шул вакытларда Мәскәүдә укуларын тәмамлап кызлары да кайтып җитә һәм алар бергәләр иҗат эшенә чума. Бу авылда яшәгәндә төп әсәрләре - Шаляпин, Сәйдәшев, Камал, Садыйкова, Сәлимҗанов һәйкәлләренең проектлары, Зур концерт залы өчен композиторларның портретлары һәм барельефлары, 45 сын-сурәттән торган Тукай, 300 гә якын сыннан гыйбарәт Сабан туе шәлкемнәре, татар театрына багышланган триптих һәм башка күп кенә эшләр иҗат ителә.


Менә шул вакытта, Рада Нигъмәтуллинага, "акчага сатылмый" дигән мөһер сугыла һәм кая барса, нәрсәләр иҗат итсә дә, "кара сакалы" үзеннән калмый. Сынчы аңа бик күп тапкырлар абыначак әле.

Шаляпин һәйкәл проектының тарихы да Вахитов, Шишкинныкына охшаган. Эш берничә елга сузыла. Аның өчен бер тиен акча түләмиләр. Аерма шунда - иҗат гаиләсе икегә бүленә, хатыны һәм ире һәркайсы үзенең һәйкәл проектын иҗат итә. Нәтиҗәдә, Рада ханымныкы арада иң яхшысы дип табыла. Әмма сынны хәлиткеч утырышка алып барганда боларны алырга килгән машинага икенче бер машина килеп бәрелә. Сын челпәрәмә килә. Аны саклап барган Марина Нигъмәтуллина авыр хәлдә реанимациягә эләгә. Бу хәбәрне ишеткәч, аяклары авырту сәбәпле ул көнне өйдә калган Рада ханымга инфаркт була. Машинаны махсус бәрдергәннәр, диючеләр дә бар. Ул кадәресе безгә мәгълүм түгел. Әмма Рада һәм Марина Нигъмәтуллиналар дүрт ай хастаханәдә үлем белән көрәшкән арада яңа бәйге игълан итүләре имеш-мимешләргә ышанырга берникадәр нигез бирә. Чөнки мәскәүле Андрей Балашовның һәйкәлен Казан уртасына китереп бастырырга ашыкканнары сизелә.
Композитор Салих Сәйдәшев һәйкәле - Рада Нигъмәтуллинаның мәңге төзәлмәслек күңел ярасы. Бала чагында ук Сәйдәшкә карата туган хөрмәт һәм соклану хисләре гомере буе останың йөрәк түрендә саклана һәм иҗатын яктырта. Сәйдәш - Рада Нигъмәтуллина тормышында төп тема дияргә дә була. Шуңа күрә аның һәйкәл проектының конкурста җиңеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел. 1993 елда телемарафон үткәреп, Сәйдәш һәйкәленә халыктан акча җыялар. Милли үзаң уянган вакыт. Ә композитор Салих Сәйдәшев музыкасы милли җанлы һәр кешенең бәгыренә уелган. "Җыелган акчага алтын һәйкәл куярга мөмкин иде", - ди Рада ханым. Әмма тавыш тына, акчалар каядыр юкка чыга. Р.Нигъмәтуллина гына һаман күңеленә тынгы тапмый. Хәзер инде ул Салих Сәйдәшев һәйкәлен музыкаль комедия, драма геройлары арасында күрә (барлыгы 30 сын-сурәт). Әйтерсең лә композитор алар белән дирижерлык итә. 1997 елда оста Илбашын һәм хакимият вәкилләрен нәкъ менә яңа проектын күрсәтергә дип өенә чакыра да инде. Бу юлы да Рада ханымның эшен ошаталар, хуплыйлар һәм... оныталар. Чираттагы конкурс Салих Сәйдәшев музеенда үтә. Мәсхәрәле уеннардан туеп, инде бер җиңгән килеш кабат бәйгедә катнашырга теләмәсә дә, Рада ханымның эшен мәҗбүриләп диярлек китертәләр. Нәтиҗәдә, бүген без Казаныбыз уртасында Сәйдәшебезне түгел, татарга чит-ят, моңсыз-аһәңсез бер затны күрәбез.
Җырчы Сара Садыйкова һәйкәле тирәсендәге хәлләр, гомумән, акылга сыймый. 2006 елда республикабыз хөкүмәте һәйкәлне Иске Татар бистәсендәге фабрикант һәм сәүдәгәр Юнысовлар мәйданында кую турында карар кабул итә. Әмма татарга кагылгач, хөкүмәт карарлары да эшләми икән. Әзер һәйкәл тузан җыеп ята. Гранит пианиносы юкка чыккан. Аны күптән инде бер түрәнең каберенә илтеп куйганнар, ә Юнысов мәйданын, гомумән, чит-ятларга сатып җибәргәннәр, дигән сүзләр йөри. Р.Нигъмәтуллинага, һәйкәлем Юнысов мәйданында түгел, бүтән җирдә куелса да риза, дигән кәгазьгә кул да куйдырмакчы булганнар. Рада ханым моңа риза түгел, әлбәттә, чөнки "Җидегән чишмә" композициясе, андагы матур фонтаннар, көянтә-чиләк тоткан татар кызлары сыннары тар урамга сыймаячак.
Ә Галиәсгар Камал һәйкәле? Аны режиссер Марсель Сәлимҗанов, Мәскәүдә Малый театр каршында Островскийныкы сыман, Камал бинасы каршында куйдырту өчен күпме тырышып йөрде! Аннары ул салган сукмакны театрның элеккеге директоры Шамил Закиров ничә тапкырлар таптады. Моннан ике ел элек режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм директор Илфир Якупов чираттагы мәртәбә Камал һәйкәлен куюны сорап хатлар юллады. Нәтиҗәдә, татар театрының 100 еллыгы да, 110 еллыгы да үтеп китте, ә һәйкәл һаман юк. Театр тирәсендә болай да һәйкәлләр күп, имеш. Ә Кол Шәриф мәчетенең тау итәгенә бала-чага төялгән арба китереп бастырырга башлары җитте.
Бездә Әлмәндәр бабайны да санга сугучы юк. Р.Нигъмәтуллина 2008 елда ук, татарның җаны булган Әлмәндәребезне сынландыруны сорап, Илбашына мөрәҗәгать итә. Шолоховның "Тихий Дон"ына, Твардовскийның "Василий Теркин" әсәренә, Лесковның "Блоха"сына, Гогольнең "Нос"повестена һәм башка күп кенә әдәби әсәрләргә һәйкәлләр куелган бит. Әмма Әлмәндәребезне урысның бетеннән дә түбән күрәләр шул. Сүз уңаеннан, болай булса Әлмәндәргә түгел, Туфан Миңнуллинның үзенә дә һәйкәл куюны көтәсе юк. Кама Тамагында питерлы Венера Абдуллина иҗат иткән билдән киселгән гарип Туфан сынына карап калачакбыз әле.
Гомумән, иҗатчыларыбыз Сара Садыйкова, Галиәсгар Камал, Әлмәндәр һәйкәлләрен куюны сорап министрлыклар бусагаларын таптаган бер дистә ел эчендә шәһәребездә Казан су ташучысына, хәйриячегә, Казан элемтәчеләренә, сыра кайнатучыларга, мәчегә, ата үрдәккә һәйкәлләр куелды. Җыен ыбыр-чыбырга юл ачык, татар мәшһүрләренең сыннарына гына киң мәйданнарда урын юк, димәк.
Соңгы елларда Казаныбызда куелган сыннарның авторлары турында да әйтмичә түзеп булмый. Никтер гел Мәхмүт Гасыймов һәм Асия Миңнуллина иҗат иткән һәйкәлләр генә куела башлады. Аның берсе олуг художник Бакый Урманчены башмакчы сыман кара эш киеменнән урамга чыгарып мәсхәрә итте, Сәйдәшебезне моңсызландырды. Икенчесенең су ташучылары, хәйриячеләре сәнгать әсәрләренә якын да килмәгән. Әмма шулар ярый, шулар кинәнеп яши.
Мондый җәмгыятьтә Сөембикәләргә һәйкәл куюны көтәсе дә түгел. Кемнәр куйсын аны? Кичә ханбикәне үз куллары белән дошманга чыгарып биргән монафыйк затларның бүген Сәйдәшләребез, Сараларыбызны саткан оныкларымы яисә ханбикәбез белән бергә тарихыбызны да, байлыгыбызны да үзләренә алып китүче кавемме?! Сөембикәгә бернинди бәйге игълан итүче булмый, әлбәттә. Рада Нигъмәтуллина аны намусы кушканга иҗат итә. Менә, ул көймәгә утырган килеш сөекле халкына, мәгърүр Казанына соңгы тапкыр тутырып карый.
Рада Нигъмәтуллинага хәзер 85 яшь. Аяклары сызлаганга күрә, биш-алты ел инде Казанны барып күргәне юк. Бөтен тормышы - балконда. Аннан ул, тилмереп-тилмереп, Казан ягына карый. Үзем исән чакта Сарамны, Камалымны, Әлмәндәремне, Галимҗан Ибраһимовымны ... куймаслармы икән дип көтә...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
."Сөембикә һәм Үтәмешгәрәй".
."Галиәсгар Камал".
."Салих Сәйдәшев".
."Сара Садыйкова".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз