Татарстан Рәссамнар берлегенә 80 ел
Шагыйрь Гәрәй Рәхим аның газета-журналларда басылган хикәяләрен мактап, үсендереп җибәргәч, сынчы һәм рәссам Кадим Җәмитев роман язарга керешә. Укучылар хөкеменә китабын "Килмешәк" (Казан, 2014) дигән исем белән тәкъдим итә. Бәхеткә, кибеттә тузан җыеп ятмыйча, ул берничә айда таралып бетә. Әдәби-нәфис басма Татарстан Милли китапханәсе уздырган...
Татарстан Рәссамнар берлегенә 80 ел
Шагыйрь Гәрәй Рәхим аның газета-журналларда басылган хикәяләрен мактап, үсендереп җибәргәч, сынчы һәм рәссам Кадим Җәмитев роман язарга керешә. Укучылар хөкеменә китабын "Килмешәк" (Казан, 2014) дигән исем белән тәкъдим итә. Бәхеткә, кибеттә тузан җыеп ятмыйча, ул берничә айда таралып бетә. Әдәби-нәфис басма Татарстан Милли китапханәсе уздырган "Ел китабы" бәйгесендә иң укылышлы чәчмә әсәрнең берсе булып таныла. Күрәсең, җәмәгатьчелекнең татар әдәбиятындагы яңа автор иҗаты белән тизрәк танышасы килгәндер. 303 битле язманың серле-табышмаклы исеме үзенә җәлеп иткәндер. Сирәк һөнәр иясе булып саналган сынчы язмышындагы кеше ышанмаслык, гыйбрәтле вакыйгалар үз дөньясына бөтереп алгандыр. Монда эчтәлек тә күпләрнең яшәешенә турыдан-туры кагыла кебек. Өй, ишегалды, урам, мәктәп, мәхәббәт, эш урыны... кыйссалары һәркемнең тормышында югалмаслык эз калдыра бит. Шуңа күрә укучы: "Мондыйрак хәлләр безнең баштан да узды", - дип, язылганнарның күбесен хуплый. Яисә: "Болай ук түгел лә инде", - дип әйтелгәннәрнең кайберләрен кире кага. Шул рәвешле язучы белән укучы арасында дустанә әңгәмә башлана.
Ә үзе белән очрашкач сакаллы автор: "Язылганнарның 80 проценты минем гомер агышына тәңгәл килә", - дип гаҗәпләндерә. Хыялый Кадим Җәлил улы Җәмитев, нәкъ китап герое кебек, 1946 елның 15 гыйнварында Германия тоткынлыгында дөньяга килә. Әмма таныклыгында туу урыны итеп Саба районының Олы Арташ авылы күрсәтелә. Моның тарихы турында аңа укытучысы сөйли.
Имеш, аның әтисе Җәлил Германиягә барып төпләнгән Кырым татары токымыннан була. Офицер. Хатыны немец милләтеннән. Ике балалары үсә. Тик Җәлилнең катнаш никах белән генә гомерен үткәрәсе килми. Татарлык тамырларын ныгытырга тели. Тоткынлыктагы милләттәшен - Гамиләне лагерьдан өйләренә алып кайта. Нәселне дәвам итәрлек татар малае - Кадим туа. Әмма тоткыннарны азат итү турында карар чыккач, ана баласын атасына калдырып Германиядән кайтып китәргә җыена. Тик аның иптәш кызы - күрше авылдагы якташы малайны чит җирдә калдырырга теләми. Украинада немецләргә әсир төшкән ахирәтенә: "Мин Кадимне үзем карармын, әмма үлеп китсәм, аны ятим калдырмассың", - ди. Малай урман хуҗалыгына эләгә. Үги әти янәшәсендә үсә. Ул үлгәч, үстерүче әни кияүгә чыга. Шуннан асрамага алынган җан артык кашыкка әйләнә, кулдан-кулга күчә. Мәрхәмәтле берәү, аны кагылу-сугылулардан араларга теләп, Германиядән Кадимне алып кайтучы ханымны эзләп таба. Чын ананың кем икәнлеген белә, баланы Олы Арташка китерә.
Мондый шартларда, "Килмешәк" романында язылганча, малай яман гадәтләргә бирелеп, гарип булып үсә. Сөйләшә белми. Елмаймый. Яшьтәшләре белән вакытында сабакка бармый. Кушамат йөртеп яши. Кызлардан читләшә. Малайлардан рәнҗетелә. Олылардан кимсетелә. Чегәннәр арасында югалып тора. Әле ярый, әбисе Кәфия Миңнеханова оныгының дөньядан артта калуы, йөгәнсезләнүе белән килешергә теләми. Тыңлаусызлыкка карата кырыслык күрсәтә. Яхшы сыйфатлар күрсә, назлап: "Улым!" - дип эндәшә, сыйпап ала. Кадим мондый йомшаклыктан, ягымлылыктан эреп китә. Тәртип кысасына кереп, эзгә төшеп, сабакташларын куып җитә яза. Олы Арташта җидееллык мәктәп тәмамлагач, Иске Икшермәдәге урта белем йортына бара. Капкага, коймага, ишеккә, өстәлгә, мичкә, баскычка... карандаш һәм акбур белән төрле рәсемнәр ясап илһамлана.
Укучы күңелендәге канәгатьсезлек хисен, ризасызлык тойгысын исә кәгазьгә төшерә. Аеруча иске йортта үзәккә үткән уңайсызлыкларны тәфсилләп сурәтли. Дәфтәрен гел кесәсендә йөртә, өстәмәләр кертә.
- Язганнарыңны карарга буламы? - ди аңа физика укытучысы Габделхак абыйсы.
- Юк, күрсәтә алмыйм. Совхоз директоры исеменә адресланган ул.
- Алайса, Сабитовка тапшыр!
Кадим дөньяга ачуы бәреп чыккан 24 битле дәфтәрен җитәкченең сәркатибендә калдыра. Нәтиҗәдә гаиләгә Иске Икшермәдә кирпечтән төзелгән ике катлы йорттан ике бүлмәле фатир бирелә.
11 сыйныфта укып аттестат алганда, Кадимнең кем булырга теләве дә ачыклана. Әлбәттә, рәссам! Укытучылар сурәт ясау осталыгы күзгә бәрелеп торган, мәктәптәге төрле фән кабинетларын бизәгән үсмерне: "Сине белем алырга имтихансыз кабул итәчәкләр!" - дип очындыра. Ул үзе дә моңа ышана. Казан сәнгать училищесына ныклы адым белән барып керә. Әмма рәсемнән "ике"ле билгесе куелгач, кире борыла, авыр кичерешләрдән кайгырып, кабат авылына кайтып төшә. Бер ел клубта мөдир була. Гармун тарта, һәвәскәрләрне биетә һәм җырлата, төрле кичәләр оештыра.
Ә күңелдә рәссамлык хыялы тынгылык бирми. Шул турыда бер авылдан икенчесенә... күчеп элмә такталар, шигырьләр язып йөрүче бизәкче белән дә сөйләшә. Ул: "Укырга керү өчен сәләт кенә җитми, әзерлек тә кирәк, - ди. - Шәмәрдәннән Вил Гарифов әнә Ижау педагогика институтының сәнгать-графика факультетында укый. Эзләп тап әле син аны. Киңәшләрен тыңла".
Хыялына якынаерга теләп, Кадим илле чакрым ераклыктагы төбәккә юл ялгый. Җәйге каникулга кайтучы Вилне эзләп таба. Укырга керү өчен әзерлек дәресләре үткәрүне сорый. Икәүләшеп табигать кочагына чыгалар. Болында этюд ясыйлар. Өйдә натюрморт булдыру серенә төшенәләр. Кулларына карандаш, йә буяуга манылган пумала алып мәш киләләр. Ике якташ үҗәтләнеп рәсем ясауның үзенчәлекләрен үзләштерә.
- Имтихан вакытында боларны эшләп күрсәтсәң, сине уку йортына кабул итәрләр, - ди остаз шәкерткә.
Чынлап та, юраган юш килә. К.Җәмитев Ижаудагы пединститутның сәнгать-графика факультеты студентына әйләнә. Рәсемнән тыш, балчыктан һәм пластилиннан, гипстан, таштан сыннар ясау белән мавыга. Ике курсны төгәлләгәч, скульптура укытучысы Андрей Волков тырыш, булдыклы егеткә:
- Кадим, мин синең белән үземдә булган белемемне бүлештем, - ди. - Инде алга таба үрмәләү турында уйларга кирәк. Скульптурага кагылышлы өстәмә гыйлемне алу өчен Мәскәүдә уку сорала.
Шулай итеп, Югары сәнгать-сәнәгать училищесына, рәссамнар телендәге "Строгановка"га юл ялгана. Монда 7 урынга 60 кеше дәгъва кыла. Укырга керергә теләүчеләр СССРдан гына түгел, чит илләрдән дә җыела. Арада атаклы рәссам балалары да күренә. Билгеле, өстенлек түрә егетләренә бирелә. Ятим К.Җәмитев, гәрчә сәләте күзгә бәрелеп торса да, конкурстан узмый. Егерме алты яшьлек Кадим армиягә китеп бара. Солдатта чакта исә аның "Моң" дигән әсәре "Манеж" күргәзмә залында күрсәтелә. Курайда уйнаучы татар бабае сынына күпләр сокланып карый. Соңрак киң җәмәгатьчелеккә билгесез авторның бу әсәре Третьяков исемендәге галереяның фондын тулыландыра. Әмма хәрби хезмәттән кайткач, икенче талпыныш вакытында да, ул барыбер укырга кабул ителми. Шулай да Ижауда укыткан, фатир бирелмәү сәбәпле яңадан Мәскәүгә әйләнеп кайткан скульптор Владимир Айзикович Табах остаханәсендә (1979) сыену урыны таба. Зур казанышы күзәтелмәсә дә, яһүд белгече педагог буларак скульптура ясау, урнаштыру серләрен аңлата белә. Иң мөһиме - ул, институттагы кебек, иҗатчыны фәндә билгеләнгән катгый кысаларга куып кертми, үзенчәлекле карашка урын калдыра. Күңелгә береккән ирек саклангач, Кадим Җәмитев сәнгатьтә үз йөзен югалтмый. Төп казанышын - миллилеген - татарлыгын гомер буе саклый.
Баксаң, үз остаханәсен булдырганчы, тулай торакта яшәп, ул озак еллар "Мослифт" берләшмәсендә эшли әле. Пыяла һәм калай кисә. Балта белән агач-такта юна. Тимерне электр белән эретеп ябыштыра. Электромонтер штатына кабул итеп, бизәкче вазифасын башкара. Ә төп хезмәтен төгәлләгәч, Табах янына йөгерә. Остазына булыша. Үзе дә күргәзмәләрдә күрсәтерлек сыннар ясый. СССР Рәссамнар берлегенең яшьләр бүлегенә кандидат (1980) һәм әгъза (1982) итеп кабул ителә. Шулай танылып, үзенең шәхси хезмәт урынын булдыра. Аерым заказлар кабул итә башлый.
Аларның берсе - кайбер рус басмалары тарафыннан "Хурри" дип каһәрләнгән, ә татар халкы өчен ирек, азатлык, мөстәкыйльлек символы булган "Хөррият" һәйкәле. "Казан" милли мәдәният үзәген хәзер аннан башка күз алдына китереп булмый. "1990 елларда Ирек мәйданыннан кул сузымындагы Ленин музее стеласына сын кую мәсьәләсе күтәрелде, - дип үткәннәрне искә төшерә К.Җәмитев. - Казан шәһәре мэры Камил Исхаков конкурс игълан итте. Шуннан тышкы кыяфәте буенча халык телендә "крематорий" исемен алган бина каршындагы "төтен торбасын" бизәү башланды. Бәйгедә җиде автор катнашты. Аларның күпчелеге бизәкне стеланың диварына беркетүгә өстенлек бирде. Ә мин җиде метр биеклектәге Җир-ана сынын шул багананың өстенә урнаштыру фикерен хупладым. Бу уй комиссия әгъзалары күңеленә дә хуш килгән иде. Җиңүемне танып, Мәскәүгә хат юлладылар. Гипстан эшләнгән сынны бронзадан кою өчен Казанга җибәрдем. Әмма ул юлда челпәрәмә килеп вакланып бетте. Моны күреп, аңымны югалттым. Инде билгеләнгән вакыт кысасына ничек сыешырга? Өстәмә көчләр җәлеп итеп, көне-төне эшләп, мөстәкыйльлегебезне гәүдәләндерүче сын Казанда бер атнада яңабаштан торгызылды. Коючыларга тапшырылды. Бронзага әйләнеп, мәйданны бизәде".
Хәтерне уята башласаң, һәрбер скульптураның ясалу тарихы күңелдә яңара. Мондый эшләнмәләрнең саны берничә йөздән артып китә. Аларның күпчелеге урамнарны, биналарны, бүлмәләрне бизи. Ә кайберләре, йөрәк ярасы булып, остаханәдә, яки берәр тын почмакта моңаеп тора. Мәсәлән, татар театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский Галиәсгар Камал исемендәге театрга килүчеләрне урамда сәламләп торырга тиеш дип күзаллана. Элекке директор Шамил Закиров шундый хыял белән яна. Әмма ул дөньядан китеп баргач, әзер һәйкәл фойе бизәгенә әйләнеп кала. Композитор Салих Сәйдәшев сыны, конкурсның икенче турына чыкса да, тукталышка юлыга. Туфан Миңнуллин скульптурасын эшләүгә бер ел вакыт сарыф ителсә дә, драматургның туган җире Кама Тамагы районында кечкенә бюст кую белән генә чикләнәләр. Канатлы атка - "Тулпар"га һәйкәл ясау, аның тирә-ягына төрле чорлардагы татар дәүләтләре җитәкчеләренең җиде сынын урнаштыру турында сөйләшү югары дәрәҗәдә узса да, астыртын каршылык әлеге матур уйны гамәлгә ашырырга да комачаулый. Татарстанның өч районында тыл хезмәтчәннәрен мәңгеләштерүгә акча табылмый. Сәнгать иясен кысрыклап, шабашчылар белән өлешкә керү башлана. "Игенчеләр сарае", ягъни Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында куелачак һәйкәл проектының да язмышы билгесезлектә кала. Монда да әсәргә түгел, таныш-белешлеккә өстенлек бирелерме икән инде?
"Хәзерге заман сәнгате" битлеге белән ни генә кыйланмыйбыз, - дип уфтана Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. - Мәгънәсезлек сазлыгына кереп баттык. Күргәзмәләрдә карарлык нәрсәләр бик аз. Чын сәнгатьнең кадере кимеде. Өйрәнчекләр тантана итә башлады".
Менә шуңа күрә дөньяга билгеле сынчы Кадим Җәмитевнең 70 яшьлеге Казанда да, Мәскәүдә дә тыныч кына үтеп киткән. Сәнгать остасын котларга да онытканнар. Әмма игътибарсызлык салкынлыгы иҗатны барыбер туктата алмый. Сыннарның яңалары ясалып тора. Ә тормышта үзәккә үткән хәлләр турында "Ахырзаман" романы языла.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
.Кадим Җәмитев.
.Нурлаттагы ат һәйкәле.
."Хөррият".
.Муса Җәлил һәр татарның йөрәгендә. Оренбург.
.Хыялдагы образ. Чыңгызхан (эскиз).
.Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай.
.Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевнең сынын ясаган вакыт.
Нет комментариев