«Сугыш һәм тынычлык»
Академик А.К.Быстровның күргәзмә уңаеннан әйтелгән сүзләре: «Әлеге рәссамнар үз картиналарында караңгылык белән яктылык арасындагы көрәш темасын яктыртырга тырышты».
Россиянең халык рәссамы, профессор, И.Репин исемендәге сәнгать академиясе укытучысы, Россия сәнгать академиясе академигы Александр Быстров һәм аның укучылары, И.Репин исемендәге дәүләт сәнгать академиясенең монументаль сәнгать остаханәсен тәмамлаган рәссамнар: Роман Абдуллин, Чермен Гугкаев, Марат Кесаев, Сергей Некрасов әсәрләреннән гыйбарәт яңа күргәзмә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында август уртасына кадәр эшли. Роман Абдуллин иҗатын былтыр газетабызның май санында яктырткан идек. Ниһаять, татарстанлылар аның картиналары белән шәхсән соклана ала. Күргәзмә моңа кадәр Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Екатеринбургта зур уңыш белән узды.
А.К.Быстров – студентлары монументалист-рәссамнар булсын өчен күп көч салучы педагог, ул аларны чын ватанпәрвәрләр булырга да өнди. Аның кичәге студентлары – инде югары профессионализмга ия иҗатчылар, күптөрле һөнәри бүләк ияләре. 34 яшьлек Чермен Гугкаев Санкт-Петербург дәүләт университетында укыта, Россия сәнгать академиясенең көмеш медаленә, Россия Рәссамнар берлегенең «Духовность. Традиции. Мастерство» алтын медаленә лаек. 37 яшьлек Марат Кесаев – шушы ук медальләр иясе. 39 яшьлек рәссам Сергей Некрасов мондый бүләкләрдән тыш, 2021 елда «Гаилә – Россия җаны» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән. Әңгәмәдәшем – 30 яшьлек талантлы рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Роман Абдуллин исә 2021 елда Россия сәнгать академиясенең алтын медале һәм «Духовность. Традиции. Мастерство» алтын медале белән бүләкләнде. 2021 елдан башлап, үзе тәмамлаган академиядә укыта. Барлык рәссамнарның да әсәрләре илебездән кала, чит дәүләтләрдә дә саклана. «Һәр рәссамның төп иҗади темасы була. Мин менә бик кечкенәдән рәсем ясыйм, шул чакта ук инде дошманны бомбага тотучы совет очкычларын сурәтли идем, – диде Роман Фарист улы әңгәмәбез барышында. – 1990 елларда туган безнең буын өчен патриотизм темасы актуаль түгел иде, әмма безнең нәселдә дә сугышта катнашучылар бар... Менә дәү әтиемнең абыйсы Феогент Карнаухов сугыш турында сөйләргә яратмады, төгәлрәге, безгә, балаларга, бөтенләй сөйләмәде. Минем өчен Бөек Ватан сугышы хакындагы гаилә хатирәләре чыганагы дәү әтием Иван Самойлович булды. Феогент Самойлович вафат булгач кына, ул аның 1943 елда Харьков янындагы сугышта каты яраланган булганы хакында әйтте. Алар бик зур кукуруз басу аша үткәннәр һәм аны чыкканда фашист пулеметчылары утына эләккәннәр, взводтан нибары берничә генә кеше исән калган. Шулчак командир аңа танкка каршы коралны, авыр булганга күрә, ташлап калдырырга һәм тылга барып җитү ягын карарга әмер биргән. Чолганыштан чыкканда, ул күп кан югалткан һәм ярым аңсыз хәлгә җиткәндә, каршына бер кеше килүен күргән, якынайгач кына аның иңенә автомат аскан немец солдаты икәнен аңлаган. Ул чакта курку да, көч-куәт тә, һәм кулда корал да булмаган... Федя бабабыз үлемнән куркып, сукмактан читкә дә тайпылмаган. Немец хәлсез совет солдатына карап, тыныч кына атлый биргән. Алар тигезләшкән, бер-берсенең күзләренә караганнар һәм немец солдаты туктамыйча узып киткән. Федя бабабыз да аркасына ядрә килүенә әзер булган. Ату яңгыраган. Әмма немец бабабызның аркасына түгел, һавага аткан да ары атлаган. Феогент Самойлович безнекеләргә кадәр чыга алган, аны, Свердловск өлкәсендә яшәүче әнисе һәм энеләре шатлыгына, Свердловск госпиталенә җибәргәннәр. Сугышка башка алмаганнар, кулы терсәк сөяге турысында бөгелми-тураймый торганга әйләнгән. Ул исәп-хисапчылар курсын тәмамлаган һәм лаеклы елга кадәр Староуткинск металлургия заводының баш хисапчысы булып эшләгән. Безнең өчен ул чын герой, җиңүче, тик беркайчан да сугыш турында сөйләмәүче, аны искә алмаучы кеше иде!
Бу күргәзмәдә эшләре куелган һәр рәссамның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары бар. Һәрберебез үз иҗатында шушы теманы яктырта. Укытучым Александр Быстров бервакыт әйтте: «Иң мөһиме – бирешмә! Бары алга бар – бер адым да артка чигенмә!» Мин шулай эшлим дә. Менә хәзер шушы күләмле күргәзмәбезне Казанга, тарихи Ватаныма алып килдем! (Әтием нәселе – Татарстаннан). Аны тамашачылар ошатып карар дип өметләнәм».
Академик А.К.Быстровның күргәзмә уңаеннан әйтелгән сүзләре: «Әлеге рәссамнар үз картиналарында караңгылык белән яктылык арасындагы көрәш темасын яктыртырга тырышты. Рәссамнарыбыз – туры юлда, әлеге осталарның әсәрләре тирән патриотик рухта, милли рухта, аларда үткәннәргә дә һәм күбрәк дәрәҗәдә киләчәккә дә караш салынган. Алар кыю рәвештә алга бара, бу искиткеч рәссамнарның картиналарында реализмның бөек көче һәм Санкт-Петербург академия мәктәбе традицияләре көче бар!»
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев