Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәнгать

Шигърияттә – рәссам, рәсемдә шагыйрь ул

Хәмит Латыйпов картиналарының – шигърият, шигырьләрен исә рәсем сәнгате күзлегеннән карап өйрәнү дә кызыклы булыр иде.

Бериш иҗат ияләре олыгайган саен яшьлегендәге иҗат алымнарын кабатласа, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Х.Латыйповның иҗаты һаман яңара гына бара. Моңа кадәр Хәмит аганы агачны кисеп-уючы, балчыктан әвәләүче, фәлсәфи уй-фикерләрен кыс­ка гына юллар белән әйтеп бирүче шагыйрь буларак белсәк, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәсем сөючеләр аны яңа яктан ачты. Хәер, шул ук Латыйпов ул, күңеленнән ургыган милли хис тә, олы иҗатына карамыйча, үзен әллә кемгә куймыйча гади сөйләшүе дә, балаларча самимилеге дә шул ук. Бары хис-тойгылары агачта, балчык эшләнмәләрдә түгел, бүтәнчә рәвеш алган. 


Дөрес, Хәмит аганың төсле картиналарын элек тә күргән бар иде. Әмма шулкадәр зур күләмдә, барысын берьюлы тамаша кылгач, рәссамның иҗат куәсенә хәйран калырлык. Әле күп иҗат эшләре экспозициягә сыймый калган. Урын юктан да түгел. Х.Латыйповның һәр эше шулкадәр зур тәэсир көченә ия ки, аларны янәшә, бер-берсенә якын урнаштырып булмый. Юкса Л.Толстойның «Анна Каренина» һәм «Сугыш һәм солых»та күтәрелгән темаларны, геройларны бер романга берләштергән кебек күренеш килеп чыгар иде. Рәссамның бөтен картина, скульптураларын күрсәтәм дисәң, искиткеч зур мәйдан кирәк! 

Бүген байтак рәссамнарның иҗатында пейзаж, натюрмортлар өстенлек алды, билгеле бер темага багышланган картиналар, бигрәк тә тарихи жанр, аеруча яшь рәссамнар иҗатында сирәк күренешкә әйләнде. Дөрес, яза белеп язсаң, алары да катлаулы. Әмма каен, миләш агачлары, алма-әфлисүн сурәтләре белән милләтнең йөзен чагылдырып булса икән. Х.Латыйпов исә бернигә дә карамыйча, милли тормыш турында уй-фикерләре белән сәнгать чаралары ярдәмендә уртаклашуын дәвам итә. Хәмит аганы башка төрле итеп күзалдына китереп булмый.

Латыйпов тиз бирешеп, җиңелрәк жанр­ларга күчә торган түгел, күңеле нечкә булса да, тормышта ачыны-төчене күп татыган. Җиде айлык чагында әнисе җан биргәч, дүрт ел фашист лагерьларында интеккән үпкә чирле әтисе тәрбиясендә калу, алты яшендә әтисе белән бергә өй күтәрү, һәркайсы унышар сутый ике бакча карау аны физик һәм рухи яктан чыныктыра. Тугыз яшендә әтисе яңа хатын алып кайткач, баш бирмәс Хәмит өйдән кача. Әтисе вафатыннан соң унике яшендә бөтенләйгә – өйдән, унбиш яшендә авылдан чыгып китә. Шул гомердән бирле дөньяда берьялгызы яшәп, нык булырга да, эшкә дә өйрәнә. Халык бишегендә тирбәлеп үскән рәссамның иҗаты бүген шундый кимәлдә – чит бер планетада яшәүчеләрне татар милләте белән таныштыру кирәк булса, беренчеләрдән булып рәссам Хәмит Латыйповның картиналарын очырырлар иде. 

Сурәттән-сурәткә яңа төсмер ала барган хатын-кыз, ана, туган җир, ата-ана йорты образлары рәссам Х.Латыйпов иҗатының милли асылын билгели. Балалар рәсемнәрен хәтерләтсә дә, картиналарны наив сәнгатькә карый дип әйтү дөрес булмас, чөнки һәркайсының анык идеясе, фикере, катгый төзелеше, композициясе бар. Бу хакта сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова белән фикер алышабыз. «Хәмит Латыйповның иҗаты – гаҗәеп күренеш. Картиналар милли эчтәлекле, ләкин самими сәнгатькә якын булса да, рус рәсем сәнгате гадәтләре буенча хәл кылынган. Туган йорт, ана, хатын-кыз образлары исә аны дөнья сәнгате югарылыгына күтәрә. Фигураларның яссы сурәтләнешендә кыпчак балбаллары белән охшашлык бар һәм сурәтләрдәге геометрик сызыклар, фигуралар рун язуын хәтерләтә. Хәмит аганың шигырь иҗат итүен белмәсәм дә, сызымнар, төс-төсмерләр, якты-караңгы, җылы- салкын буяулар каршылыгына корылган ритм аша аның шагыйрь икәнен барыбер чамалап булыр иде. Шигърияттә – рәссам, рәсем сәнгатендә шагыйрь ул. Аның керамикасы, агач эшләнмәләре, төсле картиналары бер-берсеннән аерылгысыз, бербөтен тәшкил итә. Бөтен эшләрендә гасырлардан килгән татар-мөселман мәдәнияте сәнгате традицияләре ярылып ята».

Х.Латыйповның 2003 елда Казанның «Матбугат йорты» нәшриятында үз рәсемнәре белән бизәлеп басылган «Күңелем сурәтләре» һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында сынлы сәнгать әсәрләрен һәм шигырьләрен үз эченә алган «Галәми гамь – Вселенский лад» җыентыкларыннан тыш бер-ике данәдә үз акчасына китаплар чыгарганы билгеле. Шулай итеп, ул рәссам буларак кына түгел, педагог, остаз сыйфатында да тирән эз калдырды. Ул китапларның әлегә кадәр нәшриятләрдә күп тираж белән басылмавы күңелне әрнетә. Мәсәлән, агач ую сәнгатенә багышланган китабы – сәнгать мәктәпләре, училищеларда белем алучы яшьләргә әзер һәм бәһасез уку әсбабы. Х.Латыйпов картиналарының – шигърият, шигырьләрен исә рәсем сәнгате күзлегеннән карап өйрәнү дә кызыклы булыр иде. 

Рәссам Х.Латыйповның сәнгать китап­ларын кулына алган кеше авторны бүген түгел, ерак үткәндә яшәгән һәм бакыйлыкка күчкән дип уйларга мөмкин. Шулкадәр талантлы агач уючыбыз, балчык әвәләүчебез була торып, аны сувенирлар ясауда файдаланмавыбызны тагын ничек аңлатырга? Хәмит ага осталыгын Мәскәү өлкәсенең «Богородская резьба» курсларында да, Туймазы шәһәренең фаянс-фарфор заводында да, Суфия Хәйбрахманның «Туран» фондында милли сувенирлар җитештерүче буларак та, сәнгать мәктәпләрендә белем биреп тә төрле өлкәләрдә сынаган. Әллә безнең агач кисеп-ую сәнгате бик алга киткәнме, яисә керамика, милли тәлинкәләр белән мактана алабызмы? Калфак-түбәтәйдән, каюлы күннән кала тагын нинди милли һөнәрләребез чәчәк ата? Х.Латыйповның исә кулыннан килмәгән эш юк. Иҗаты ургып чыга. Үзенә иркен остаханә биреп, яхшыдан-яхшы агач, балчык китереп торсаң, берүзе бөтен респуб­ликаны сувенирлар белән тәэмин итәрдәй эскизлар тудыра алыр иде! Янәшәсенә сәнгать белән җенләнгән унлап баланы китереп утырт. Тагын 40-50 елга агач, балчык сувенирлар өчен кайгырмасак та булыр иде. Ә безнең әлегәчә Хәмит агага Бакый Урманче премиясен дә биреп сөендергәнебез юк. Латыйповның уйга баткан карт скульптурасына карасаң, һичшиксез, Урманченың шул рухтагы мәшһүр агач скульптурасы белән уртаклык барлыгын сизәсең. Шул ук образлы фикерләү, импровизация, гомумиләштерү осталыгы. Хәмит агага да булмагач, кем өчен генә соң Урманче премиясе?! Мәдәният министрлыгының бу премиясенә күптән лаек булып һәм дәүләт дәрәҗәсендәге югарырак бүләкләр алыр кимәлдә өлгереп җитсә дә, рәссамның кадерсез булып калуы үзәкне өзә...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев