Мәдәни җомга

«Шомбай» кая бара?

Казаныбызда икенче тапкыр "Шомбай-фест" халыкара курчак театрлары фестивале узды. Быел анда үзебезнең Татарстаннан, Саха (Якутия), Белоруссия, Төркмәнстан, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Оренбург, Белгород, Екатеринбург, Владимир, Самара өлкәләреннән курчак театрлары катнашты. Фестиваль артистларга тәҗрибә уртаклашу, нәни тамашачыларга кызыклы спектакльләр карау мөмкинлеге бирсә олы абый-апалар да хәл итеп бетерә алмаслык проблемалар ачты. Иң...

Казаныбызда икенче тапкыр "Шомбай-фест" халыкара курчак театрлары фестивале узды. Быел анда үзебезнең Татарстаннан, Саха (Якутия), Белоруссия, Төркмәнстан, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Оренбург, Белгород, Екатеринбург, Владимир, Самара өлкәләреннән курчак театрлары катнашты. Фестиваль артистларга тәҗрибә уртаклашу, нәни тамашачыларга кызыклы спектакльләр карау мөмкинлеге бирсә олы абый-апалар да хәл итеп бетерә алмаслык проблемалар ачты.
Иң күзгә бәрелгәннең берсе - милли республикаларда тел мәсьәләсе. Фес­тивальдә татарча спектакль күрсәтсә дә, кызганыч ки, "Әкият" курчак театрын авыз тутырып татарныкы дип әйтә алмыйбыз, чөнки милли спектакльләребез айга берничә мәртәбә генә һәм кече залда гына күрсәтелә. Татар ата-аналары да күбрәк рус тамашаларына билет алу ягын карый, үзебездә дә милли хис җитенкерәми, димәк.
Фестивальгә килгән коллективлар да милли спектакльләргә тамашачы җыя алмыйча интегә икән. Чуваш дәүләт курчак театрында, мәсәлән, милли спектакльләр айга якынча дүрт тапкыр гына күрсәтелә. Башкорт дәүләт курчак театры да елына дүрт премьера чыгарса, шуның берсе генә башкорт телендә була.
Мөстәкыйль дәүләтләрдә хәл бөтенләй башка. Төрк­мәнстан курчак театрының җитәкчесе Н.Ходжаевның әйтүенә караганда, аларда, киресенчә, елына дүрт премьера сәхнәгә чыкса, шуның өчесе үзләренең милли телләрендә була. "Шомбай-фест"ка алар төркмән халык әкиятләренә нигезләнеп куелган спектакль алып килгән иде, тамашачыны милли төсләр балкышы белән шаккатырдылар. Фестивальдә Белоруссиянең "Лялька" театры да белорус телендә тамаша күрсәтте. Һәм иң яхшы спектакль төрендә бүләккә ия булды.
Өлкәннәр өчен спектакльләр курчак театры өчен гадәти күренеш, алар элек-электән куелган. "Огниво" Мытищи курчак театрының сәнгать җитәкчесе Станислав Железкинның әйтүенә караганда, бүген шул бер театрда гына да өлкән тамашачы өчен унсигез спектакль бара. Фестивальдә дә алар байтак иде. Әмма барыннан да бигрәк якутларныкы һәм, конкурстан тыш күрсәтелсә дә, Чаллы курчак театрыныкы хәтердә калды. Чөнки анда күпләрне борчыган ялгызлык темасы күтәрелгән. Адәм баласының үз эченә бикләнүе, туганның - туганга, күршенең - күршегә, милләттәшләребезнең бер-берсенә битарафлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки, хәтта курчак театрлары бу теманы читләтеп үтә алмый.
Чаллы театрының спектакле турында аерым әйтмичә мөмкин түгел. Чаллыларның кыю тәҗрибәләр яратуы байтактан билгеле. Алар "Сак-Сок" бәетен татарча куярга була. Коллективлары зур түгел, татар телен белгән артистлар икәү генә. Шуңа да карамастан татар спектаклен куярга алынулары мактауга лаек. Үзебездә курчак театрлары режиссерлары аз, булганнарының иҗат алымнары күп­ләребезгә билгеле, ә спектакльне яңача хәл кыласылары килә. Шуңа күрә, драма театрында иҗат итсә дә, режиссер Илгиз Зәйниевне чакыралар. Курчакларыбыз яңача фикерли белгән яшь режиссерларны көтә икән бит. Кечкенә мәсьәлә түгел бу. Чөнки Россиянең халык артисты С.Железкинның әйтүенчә, артист халкы дәүләт тарафыннан кайгыртылган булса да, төрле режиссерлар белән эшләп осталыгын камилләштермәсә, аны иҗади үлемнән берни коткара алмаячак.
"Сак-Сок" - ата-аналар һәм балалар каршылыгы, буыннар арасында бәйләнеш эзелү, иҗат кешесенең җәмгыятьтә ялгызлыгы һ.б. турында уйландыра торган фәлсәфи спектакль. И.Зәйниев бәетне ничек бар шулай гәүдәләндермәгән, "Сак-Сок" темасына яңа әсәр иҗат иткән.
Фестивальдә, әлбәттә инде, жюри һәр спектакльне уртага салып сөйләште. Конкурска кермәсә дә, "Сак-Сок"ка да тукталдылар. Шунда татар мәдәниятен өстән-өстән генә белгән кешеләрнең "Сак-Сок"ка карата тискәре мөнәсәбәт белдерүләре ачуны китерде. Шуннан күңелдә сорау туды: фестивальне нинди максат белән үткәрәбез? Икенче тапкыр зурдан кубып театр бәйрәме оештырганбыз икән, инде аның кыйбласын билгеләргә вакыт җиткәндер. Беткәнмени Россиядә "Карлик нос", "Дюймовочка", "Пиноккио"ларны байрак итеп күтәргән курчак театры фестивальләре?! Хәер, фестиваль милли тамашаларга йөз тотса, бәяләүчеләре дә бүтән булырга тиештер. Мөселман киносы фестиваленең жюриенә юкка гына Әфганстаннан режиссер, сценарист Ситдыйк Бармакны, Төрк­мәнстаннан режиссер, кинооператор Усман Сәпәровны, Үзбәкстаннан режиссер, сценарист Юсып Разыковны чакырмаганнардыр, шәт. "Шомбай"ны да шундый жюри караган булса, "Әкият" театры күрсәткән "Таңга -Чулпан, Айга - Зөһрә"спектакленең матур музыкасын, Башкорт дәүләт курчак театрының "Алтынчәч"ендә таң калырлык сәхнә бизәлешләрен, Төркмәнстан дәүләт курчак театрының "Әбекәйнең кәҗәсе" спектаклендә ярылып яткан милли мәдәнияткә мәхәббәтне билгеләми калмас иде...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фестивальдән күренешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: